kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Математик кич? "Математик поездда с?ях?т"

Нажмите, чтобы узнать подробности

2014 нче ел Татарстанда “М?д?ният елы” ??м “Математика елы”  буларак билгел?п ?тел?. Без б?ген сезне? бел?н математик кич?г? ?ыелдык. Кич?безне “Математик поездда к??елле с?ях?т” дип атадык. Сезне? к?бегез математика бел?н кызыксына, к?п белерг? тырыша. Д?рес, кайбер??л?р математиканы “коры ф?н” дип саный. ?мма аны? ?з матурлыгы, г?з?ллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер й?ртерг? ?йр?т?. Ул сезг? читен м?сь?л?л?рне х?л ит?рг?, башка ф?нн?рне ?зл?штерерг?, тир?-юньд?ге к?ренеш ??м вагыйгаларны? асылына т?шенерг? ярд?м ит?р.

Бу ф?н тормышта ??ркемг?: эшчег?, галимг?, терлекчег?, эшкуарга, врачка ??м башка ??н?р иял?рен? д? кир?к. Шу?а к?р?, кил?ч?кт?, ?зегезг? белгечлек сайлаганда , аны? ярд?ме тияч?к.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Математик кич? "Математик поездда с?ях?т" »


Тема. Математик кичә “Күңелле сәяхәт”

Максат:

– балаларда математика фәненә карата мәхәббәт тудыру;

– аларны бу фән белән тагын да кызыксындыру;

– аларда фикерләү тизлеген, җитезлекне, уйлап табучанлыкны арттыру;

– сыйныф коллективының ныгуына һәм үсүенә ярдәм итү;

–укучыларның бер-берсенә карата ихтирам итү, дуслык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: “Кассалар” залы, “Белешмәләр” бюросы, “Көтеп тору” залы, талоннар, билетлар, кроссворд, плакатлар, карточкалар

Кичә барышы:

Кичәдә балалар һәм район математика укытучылары катнаша.

Кереш сүз.

Укучылар, 2014 нче ел Татарстанда “Мәдәният елы” һәм “Математика елы” буларак билгеләп үтелә. Без бүген сезнең белән математик кичәгә җыелдык. Кичәбезне “Математик поездда күңелле сәяхәт” дип атадык. Сезнең күбегез математика белән кызыксына, күп белергә тырыша. Дөрес, кайберәүләр математиканы “коры фән” дип саный. Әмма аның үз матурлыгы, гүзәллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсьәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә-юньдәге күренеш һәм вагыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр.

Бу фән тормышта һәркемгә: эшчегә, галимгә, терлекчегә, эшкуарга, врачка һәм башка һөнәр ияләренә дә кирәк. Шуңа күрә, киләчәктә, үзегезгә белгечлек сайлаганда , аның ярдәме тиячәк.

Ә хәзер, укучылар , сүзне сезгә бирәбез. (Укучылар математикага кагылышлы шигырьләр сөйлиләр)

Хәтереңдә яңарт әле, Архимедны-

Бар гомерен шушы фәнгә багышлаган,

Авыр булган тик сынмаган ,сыгылмаган-

Куәт алган табышлардан – ачышлардан.


Я булмаса мәшһүр Виет! Юк белмәүче

Тигезләмә тамырлары формуласын.
Бөек Декарт!Мең ел элек файдаланган

Хезмәтендә координата системасын.



Рус халкының бөек улы Лобачевский,

Шаккатырган ачышлары – чын Коперник!

Ковалевская, Чебышевлар...Күпләр алар,

Бар да титан, бар да даһи,бар да бөек.


Чын талантлар,тирән фикер ияләре,

Гасырларга бер туучы асылташлар!

Иеләләр бу затларга сокланудан

Беркайчан да иелмәгән горур башлар.

Математикага гимн.

(Өйрәтәләр мәктәптә көенә)


Тигезләмәләр чишү,

Радикаллар исәпләү –

Кызык та соң математика дәресе.

Чыгарылма алырга,

Интеграллар табарга –

Мавыктыргыч искиткеч бит һәрберсе дә.


Геометрия кирәк,

Камил белүче сирәк –

Бихисап сер яшерелгән һәр җисемдә.

Аксиомалар белсәң,

Теоремада йөзсәң,

Гөрләп барыр эшләреңнең һәрберсе дә.


Ул – фәннәрнең патшасы,

Санлый аны барчасы,

Буыннардан – буыннарга ул калачак.

Камилләштерү аңны,

Бөтен максаты аның,

Шулай булган, шулай булыр һәм булачак!


Булдырдыгыз, балалар! Игътибар!


МИКС ФРИЗ ГРУП

Хәзер сезнең тапкырлыкны, җитезлекне сынап карыйбыз.Бу структураның ничек башкарылуын сез инде беләсез.Башладык.(Көй уйнала, туктагач, балалар катып калалар һәм укытучы соравына җавап буенча группаларга берләшәләр).

Сораулар:

1.Квадратның ничә ягы бар? (4)

2. Өчпочмакның түбәсе ничә? (3)

3. Кисемтә барлыкка килсен өчен ничә ноктаны тоташтырырга кирәк? (2)

Игътибар! Хәзер үзегез белән торган иптәшегез белән “бишле биреп” парлашыгыз. Һәм шул парларыгызны югалтмагыз.

Кадерле укучылар! Күңелле математик кичәнең беренче өлешен уңышлы гына үттек. Поездга утырып, сәяхәткә кузгалыр алдыннан билетлар алырга кирәк. Парларыгыз белән өстәл янына киләсе, пардаан бер ккеше билет ала. Бераз гына уйлыйсыз һәм җавап бирәсез.

Игътибар! Башладык !

Игътибар! Сорауларга җавап бирә башлыйбыз.

1. 2 кулда 10 бармак. 10 кулда ничә бармак? (50 бармак)

2. Гаиләдә җиде малай. Һәр малайның сеңлесе бар. Гаиләдә ничә кыз бала бар? (1)

3. Урамнан әтисе белән малай, бабасы белән онык бара. Урамнан ничә кеше бара? (3).

4. Тавык бер аякта басып торганда 3 кг, ике аякта торса нинди авырлыкта булыр? (3)


Безнең поездга утырып бару бәхетенә ирештегез. Пассажирларның үз урыннарына утыруларын сорыйбыз...” (Көй уйнала). Поезд кузгалып китә. Сезгә хәерле юл һәм уңышлар телибез.

  1. “Пассажирлар игътибарына! Поездыбыз “Кызыклы саналмыш” станциясенә килеп тукталды.

  • (1 дән 20 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә табып уку)

(Слайдта саннар бутап күрсәтелә, сез тәртип буенча санарга тиешсез)

  • Җавап дөрес булырлык итеп җәя куясы:

7*9+12 : 3-2=23

Җавап: (7*9+12):3-2=23 (Җаваплар слайдта күрсәтеп барыла)

Бу биремнәрне дә башкарып чыктыгыз. Молодцы!

“Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математик” станциядән поездыбыз кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала.

(Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә.
Поезд рәсеме күрсәтелә.)

“Пассажирлар игътибарына! Поездыбыз “Күңелле уеннар” станциясенә килеп тукталды. Бу станциядә күңелле уеннар үткәреләчәк.

  • Мин сезгә анаграммалар язылган карточкалар бирәм. Анаграмма– берничә яки бөтен хәрефләре дә үзгәртелгән сүз. Сезгә бу сүзләрне табарга һәм мәгънәсе буенча артык сүзне сызарга кирәк.

ӘЛНӘЙӘ, КӘГҮТӘР, ДАВКТАР, УАЛ

(әйләнә, түгәрәк, квадрат, алу)

Кайсы сүзне артык дип уйлыйсыз?(алу)

Ни өчен?(башка сүзләр геометрик фигуралар)

  • Икенче бирем мондыйрак булыр. Геометрик фигуралардан төрле предмет рәсемнәрен төзергә.(Конвертка салынган)

  • ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

  • “Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математик” станциядән поездыбыз кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала. Сак булыгыз, ишекләр ябыла!

(Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә.
Поезд рәсеме күрсәтелә.)

“Пассажирлар игътибарына! Поездыбыз Математик табышмакларстанциясенә килеп тукталды. Бу станциядә сездән кроссворд чишү сорала.



1. Җ

О

2. М

Г

А


А


Е


В

Т

3. К

В

А

Д

Р

А

4. Т

У


П


А

Ш



П

5. Т

У

Г

Ы

З

К



Ы


Р


6. М

Ә

С

Ь

Ә

Л

Ә



А


У

Горизонталь буенча:

1. Атнаның бишенче көне (җомга)

3. Дүрт ягы да тип – тигез булган геометрик җисем (квадрат)

4. 3 кә 3 не тапкырлагач... (тугыз)

5. Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)

Вертикаль буенча:

1. Озынлык үлчәү берәмлеге (метр)

2. Математик гамәл (кушу)

3. .... + тапкырлау = тапкырчыгыш (тапкырлау)

Менә, кадерле пассажирлар, бу станциябездә дә уеннар бетте. Барлык катнашучылар да мине таң калдырды. Үзләре уңган, белемле, җитез һәм тапкыр укучылар җыелган икән монда.

“Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математик” станциядән поездыбыз кузгалып китә. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала.

(Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә.
Поезд рәсеме күрсәтелә.

“Пассажирлар игътибарына! Поездыбыз Бөек математикларстанциясенә килеп тукталды. Бу станциядә без кадерле укытучыларыбызны сынап карарга булдык.

Бөек математиклар” конкурсы.


1. Ул юрист яки философ булырга хыялланган, ләкин математик булып киткән. Ул математикага турыпочмаклы координаталар системасын керткән. Кем ул?

(Р.Д.)

2. “Башлангычлар” исемле китап авторы. Бу китапта геометрия фәненең төп принциплары язылган. Кем ул?

(Е)

3. Математиклар мәктәбен оештырган галим. Бокс буенча олимпия чемпионы. Аның теоремасын белмәгән кеше юктыр.

(П)

4. Әйләнә озынлыгының диаметрга чагыштырмасын тапкан галим. Ул дошман корабльләрен көзгеләр ярдәмендә яндырган.

(Арх)

5. Геометрия турындагы фикерләрне кискен үзгәрткән, Казан шәһәрендә яшәгән галим.

(Н.Л)


Молодцы! Тырыштыгыз. Безнең мәктәбебезнең математика укытучылары да, шулай ук Сез дә, хөрмәтле укытучылар, бөек математиклардан бер дә ким түгел. Рәхмәт!



“Тыңлагыз! Тыңлагыз! “Математик поездда күңелле сәяхәтебез” шуның белән тәмам.Станциядән поездыбыз мәктәбебезгә юл ала. Пассажирларның үз урыннарына утырулары сорала.

(Слайдта поездның кабынып, кузгалып китү авазы ишетелә.
Поезд рәсеме күрсәтелә.





















Әтнә муниципаль районы

Түбән Көек гомуми урта белем бирү мәктәбе





Математик кичә

Математик поездда күңелле сәяхәт”











(район семинарында үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

2, 4 сыйныф






2014 ел









Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Математик кич? "Математик поездда с?ях?т"

Автор: Шакирова Венера Ильгизаровна

Дата: 22.11.2014

Номер свидетельства: 134148


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства