kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кошлар - безнең, дуслар! Класстан тыш чара.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хәзерге көндә кошларның 8600 чамасы төре билгеле. “Кызыл китап” та 287 төр кош теркәлгән. Бөтенләй юкка чыгарга торган кош төрләре дә бар, ләкин без аларны саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышабыз. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кошлар - безнең, дуслар! Класстан тыш чара.»

Кошларны саклагыз, дуслар!


(класстан тыш чара)


1 а. б. Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк.

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.


2 а. б. Концерт номеры “Яз җитә” җыры башкарыла.


1 а. б. Кышның салкын бураннары үтте

Менә кабат җиргә язлар җитте

Таллар бөре ачар, кояш көлә

Кошларыбыз җиргә тавыш бирә.


2 а. б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар һәм укытучылар! Без бүген яз бәйрәме – “Кошлар көне”н билгеләп үтәргә җыелдык. Хәзерге көндә кошларның 8600 чамасы төре билгеле. “Кызыл китап” та 287 төр кош теркәлгән. 17 гасыр ахырыннан безнең көннәргәчә 76 төр кош кырылып беткән. Бөтенләй юкка чыгарга торган кош төрләре дә бар, ләкин без аларны саклап калу өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Канатлы дусларыбыз безнең бик кечкенә ярдәмебезгә дә шатлана. Җимлекләр кую, өстәмә ашату, бала чыгару чорында оялар ясап элү дә алар өчен бик кирәк.

Бүген без кошларны сәламлибез һәм шушы матур бәйрәмебезне аларга багышлыйбыз.


1 а. б. 1 – тур сайлап алу туры дип атала. ә сораулар кошлар дөньясындагы рекордларга багышлана.

  1. Хәзерге замандагы иң зур кошны атагыз. Моңа дәлилләр китерегез. Җавап: (Тәвә кошы – буе 2,7 м, массасы – 130 кг, түземле, тиз чаба, 1 сәг. 70 км тизлек белән, зур йомырка сала, авырлыгы 1,6 кг, озынлыгы 13,5 см.)

2 а. б.

  1. Иң зур су кошын атагыз. Җавап: (император пингвины. Аның буе 122 см, күкрәк йөзгечләре арасындагы киңлеге 1,3 м, авырлыгы 45 кг, 265 м тирәнлеккә чума ала)

1 а. б.

  1. Безнең илебездә яшәүче иң зур кошның исеме ничек? Җавап: (Дүдәк, авырлыгы 16 кг. )

2 а. б.

  1. Иң зур тизлек белән очучы кошны атагыз. Җавап: (яр карлыгачы, сәгатенә 17 км тизлек белән оча)

1 а. б.

  1. Иң нәни кошның исеме ничек? Җавап: (Чебенкош, русча – колибри дип атала, аны чәчәк кошы дип тә атап йөртәләр)

2 а. б.

  1. Иң зур эре ерткыч кошның исемен атагыз. Җавап: (Гриф)

1 а. б.

  1. Чыпчыксыманнар отрядыннан нинди иң зур кошны беләсез? Җавап: (Козгынча)

2 а. б. Беренче турда җиңүчеләргә нота билгеләре язылган эмблемалар беркетелә.

Менә алар җиңүчеләр! Үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

  1. До – (укучы исемен, фамилиясен атый)

  2. Ре –

  3. Ми –

  4. Фа –

  5. Соль –

  6. Ля –

  7. Си –

1 а. б. Җиңүчеләрне котлап бию башкарыла.

2 а. б. Ә хәзер жюри членнарын чакырабыз. Аларга урыннарын алуларын сорыйбыз.

1 а. б. Ә хәзер уенның икенче өлешенә күчәбез. Һәр җиңүчене үз нотасының беренче хәрефенә башланган кош исемнәрен язып тапшырыла.

2 а. б. Кара карга очып килде ерак җирдән,

Курыкмыйча, ачы салкын җилдән

Яз хәбәрен китерде ул безгә

Хәзер менә оя ясап , тизрәк

Бала – чага аңа үрчетергә кирәк.


1 а. б. Нәфис сүз.

2 а. б. Сүзне укучыларга бирәбез, ә жюри членнары балларны дөрес итеп билгеләсен иде.

1 а. б. Кызлар башкаруында сыерчык турында җыр

2 а. б. Икенче бирем “Табышмак - кошлар” турында дип атала.

1. Койрыгын алса – башы ябыша,

Башын алса – койрыгы ябыша. (саескан)

2. Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка. (карабүрек)

  1. Кара атым җитә килә

Юл уңае тибә килә (бөркет)

4. Биек каен түбәсендә

Ах – ух итәдер. (көртлек)

5. Агач башында йорты

Эшендә яши җырчы. (сыерчык)

6. Урманнан чыгар, түше чуар

Борау башлы, яр канатлы. (тукран)

7. Бер – кошым бар тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе – җирдә, җыры – күктә. (тургай)

  1. Җәй шакылдый, бу чүкеч,

Кыш шакылдый, бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (тукран)

  1. Үзе йомырка басмый.

Баласын да бакмый. (күккүк)

10. Өе ак, баганалары – кызыл

Суга керә, коры чыга. (күгәрчен)

11. Язын килсә, көзен китә,

Оя ясасаң үз итә. (сыерчык)

12. Җәен далада, кышын – калада. (саескан)

13. Урмый, чәчми, ил өстендә көн итә. (чыпчык)

1 а. б. Рәхмәт барыгызга да. Ә хәзер өченче биремебезне тәкъдим итәбез. “Бу кошларны беләсезме?” – дип атаучы биремдә һәрбер укучыга 1 кошның исемен дөрес әйтергә кирәк.


Концерт номеры

Ай - былбылым”


2 а. б. Ә хәзер катнашучыларыбызны кош рәсемен, матур итеп ясап бирүләрен сорыйбыз.

1 а. б. Кошлар турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр, легендалар да бар. Хәзер сез аерым кошлар турында риваятьләр дә ишетерсез, игътибар белән тыңлагыз. Аларга сүз нинди кош турында бара?

2 а. б. 1 нче риваять. Мөган, бер генә кош турында да шулкадәр күп легенда язылгандыр. Аерым, халыклар аны олылый, икенчеләре исә аның каргый. Кытайлылар бу кошны муллык билгесе, ә полинезиялеләр аны “төнге явыз алла” дип санаган. Борынгы греклар аны акыл символына тиңләгән. Бу нинди кош? (ябалак)

1 а. б. Ябалак борынгы заманнардан ук инде кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән: тавышсыз очуы, куркыныч тавышы, төнлә ауга чыгуы күпләрне куркуга салган. Кешеләр аларны юк итәргә керешкән һәм, әгәр фән якламаса, яблакларны һаман да кырырлар иде.

Кошлар арасында бары ябалакларның гына күзләре, кешенеке кебек алга карап, бит яссылыгында урнашкан. Шул ук, вакытта гәүдәсеннән башка да башын 180 0 бора ала. Тавышсыз очуы аның каурый төзелешенә бәйле. Ябалак шулай корбаннарын ауларга җайлашкан.

2 а. б. 1 нче риваять. Төнге тормыш алып баручы бу кошның тышкы кыяфәте үк гадәти түгел: күзләре зур һәм акаеп тора, аяклары кечкенә һәм йөрергә җайлашмаган, иң мөһиме, авызы зур. Кич җиттеме, бу кош көтү өстендә оча башлый, сыер, кәҗәләр тиресендә әйләнә. Испаниядә бу кошны “көтүчеләрне алдаучы кош”, дип йөртәләр. Бездә әлеге кош ничек атала? (төн күгәрчене)

1 а. б. Төн күгәрченнәре, терлекләр тирәсендә әйләнеп очып, бөҗәкләрне аулый. ә төнге күбәләкләр һәм коңгызлар эре булганга, бу кошларның авызлары да зур. Төн күгәрченнәре көндез бөтенләй очмый ботакларда яки җирдә ышыкланып утыра. Каурыйлары да агач кәүсәсен хәтерләтә - чуар. Янына ук килеп җитсәң дә, аны күрә алмыйсың.

2 а. б. Ә хәзер сезгә Хәйдәр Сәлим шигыръләрен тәкъдим итәбез .

Күгәрчен авызыннан...”

  • Гөлдергү – ү, чөлдергү – ү!

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Тарап үргән чәчләре,

Өсте – башы бик ару.

  • Гөлдергү – ү, чөлдергү – ү!

Бер әдәпле кыздыр бу.

Мәктәп дигән бакчада

Чәчәктер бу, гөлдер бу!


Карга белән чәүкә”

Карга әйтә: “Карр – карр!”

Гариф укый начар ...

Өсте – башы тузанлы,

Китаплары буяулы.

Чәүкә әйтә: “Чарр – чарр!”

Гарифта да дәрт бар,

Ялкаулыгын ташлады,

Хәзер укый башлады.

1 а. б. Алдагы биремебез сорау – җавап дип атала.

  1. Кошларның йөрәге ничә камералы? (4)

2 а. б.

  1. Нинди кош барабанчы кош? (тукран)

1 а. б.

  1. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)

2 а. б.

  1. Ни өчен каз судан коры чыга? (май бизе булганга)

1 а. б.

  1. Кошларның уртача тән температурасы ничә градус? (420)

2 а. б.

  1. Кайсы кош балаларын кышын да чыгара? (чукыр)

1 а. б.

  1. Иң зур томшыклы кош? (пеликан)

2 а. б.

  1. Нинди кош бөҗәк исеме белән аталган? (чебенче)

1 а. б.

  1. Кайсы кош кышын, карга күмелеп йоклый? (көртлек)

2 а. б.

  1. Нинди кош баласын баскан килеш чыгара? (пингвин)

1 а. б.

  1. Иң тиз очучы кош? (лачын)

2 а. б.

  1. Иң озак яшәүче кош? (лачын, попугай)

1 а. б.

  1. Чыпчыкның тән температурасы кайчан җылырак була: җәенме, кышынмы? (даими)

2 а. б.

  1. 2 яшь тулгач каз нишли? (3 нче яшькә чыга)

1 а. б. Ә хәзерге сорау барыгызга да: песнәкләр кышларга кайсы илләргә китәләр? (китмиләр)

Концерт номеры

Тик туган җирдә генә”


2 а. б. 6 бирем “Кем артык” дип атала

  1. Тукран (утрак кош), тургай, сандугач.

  2. Карчыга, тилгән, ябалак (төнге кош)

  3. Сыерчык, песнәк, шәүлегән (урман кошы)

  4. Торна, каз (йорт кошы), аккош.

  5. Каз, үрдәк, дүдәк (су кошы түгел)

  6. Чәүкә (урман кошы түгел), күкшә, тукран.

  7. Песнәк, сандугач(күчмә кош), чыпчык.

1 а. б. Ниндидер бер кош ялгышкан, ахры, кышны яз белән бутаган һәм оя кора башлаган. Менә, юләр, кыш көне балаларын нәрсә белән туйдырыр соң ул? Кем белә? Бу нинди кош? (чукыр)

2 а. б. 7 нче бирем “Кошларны саклау” өчен сез үзегездән нинди өлеш кертәсез, тәкъдимнәрегезне языгыз.

1 а. б. Ә хәзер сүз жюри членнарына бирелә. Жюри катнашучылар арасыннан иң югары баллга ирешкән җиңүчене ачыклый, бүләкли, башкаларга да бүләк тапшырыла. Рәсем ясаучыларга, сыерчык оясы ясаучыларга.

2 а. б. Сез кошларны саклавыгызны үзегезнең тирән белемнәрегез һәм гамәли эшләрегез белән исбатладыгыз. Әйе, кеше өчен кошларның әһәмияте, аларны табигатьтә тоткан урынына бәйле. Бүгенге кичәдә сез моңа тагын да ныграк инандыгыз. Сыерчык оялары да ясагансыз, тырышкансыз. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә кошларны яратуыгызны, алар турында кайгыртучанлык күрсәтүегезне тирән белемнәрегез, матур эшләрегез белән расладыгыз.

1 а. б. Менә инде бәйрәмебез ахырына да җитте. Сез әзерләгән кош ояларына урнаштырасы гына калды. Мәктәп бакчасына рәхим итегез нәни кошчыкларыбызны шатландырыйк. Алар шунда бала чыгарыр, бакчабызыны корткычлардан саклар, матур сайраулары белән тирә - юнебезгә ямь өстәр. Кошларна саклагыз, дуслар!
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кошлар - безнең, дуслар! Класстан тыш чара.

Автор: Кашапова Асма Бастановна

Дата: 02.05.2018

Номер свидетельства: 468232


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства