Филиал МБОУ Тюнтерская СОШ Балтасинского муниципального района РТ
Рамазанова Ляйсан Фоатовна , учитель татарского языка и литературы Конспект мероприятия на тему “ Мәңге безнең йөрәкләрдә” (Г.Тукай иҗаты)
Әлеге чара күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелә.Әлеге әдәби кичәдә балалар ике командага бүленеп ярышалар.Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә оештырыла.Укучылар ясаган рәсемнәр , эчтәлеккә туры китереп , экранда күрсәтелеп бара.
Максат : 1.Укучыларның шагыйрь иҗаты буенча белемнәрен ныгыту һәм барлау;
2.Фикер йөртү , уйлау сәләтен , сөйләм телләрен һәм иҗадилыкны үстерү ;
3.Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту , иптәшләреңә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау : “Ромашка” уены өчен чәчәк , табышмаклар, ноутбок, кубиклар, ватман.
Чара барышы
“Туган авыл “ җыры яңгырый.
Укытучы.Хәерле көн , хөрмәтле укучылар.Салкын кыш үтеп , яз җиткәч , халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән , нибары 8 ел гына иҗат иткән.Шулай булса да ул гаять зур , бәя биреп бетермәслек рухи байлык биреп калдырган.Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында да искиткеч популяр.
Тукайның язмышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң якты , изге сәхифәләрнең берсе.
Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә ,
Җылы яктан кошлар кайтканда ,
Туган көнең синең , бөек Тукай ,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең , халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең.
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең!
Хөрмәтле укучылар , сезне Г.Тукай иҗатына багышланган КВН карарга чакырабыз.Командалар рәхим итегез.Сүзне командаларга бирәбез.Алар үзләре белән таныштыралар. (Танышу)
КВНны башлыйбыз.
I.”Ромашка” уены.Таҗлар артына язылган сорауларга җавап бирү.
1.Г.Тукай кайсы авылда , кем гаиләсендә туа?(Кушлавыч ,мулла гаиләсе)
2.”Без үлсәк , бу бала кем кулында кала , ичмасам ,авлына кайтарыйк”,- дип , Габдулланы Казанга алып килгән ямщикны табып , аны яңадан Өчилегә кемнәр җибәрә?(Мөхәммәтвәли,Газизә)
3.Кечкенә Габдулла мәдрәсәдә нинди китаплар укый? (“Һәфтияк”,”Бәдәвам”,”Кисекбаш”)
4.Тукай сүзен ничек асылташка әйләндереп була?Килеп чыккан сүзне орфография кагыйдәсен истә тотып язып күрсәтергә.(йакут сүзе якут була)
5.Әнисе кияүгә чыгып Сасна Пүчинкәсе авылына киткәндә Габдулланы асрамага кемгә биреп калдыра?(Шәрифә карчык)
6.Г.Тукай кайсы авылда яшәгәндә сабакка йөри башлый? (Кырлай)
II.Г.Тукайның кайсы шигырьләре көйгә салынган?(язмача җавап бирәләр)
III.Г.Тукай әсәрләрен яхшырак белүегезне сынау өчен табышмаклар чишәбез.
1.Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.Бу кем һәм кайсы әсәрдән? (Шүрәле)
2.Туннарга киендерә,
Җылыта,сөендерә.
Тоягы була ярык ,
Исеме аның ... (сарык)
3.Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт
Ә исеме ничек? (эт ,”Кызыклы шәкерт”)
4.”Былтыр кысты”,-дип акыра,
Туганнарын чакыра.
Ул кем әле?
5.Кулы юк,балчык ташый.
Балтасы юк,өй ясый.(“Карлыгач”)
6.Аның ике иҗеге
Безгә көн дә сөт бирә.
Өченчесен үләннән
Кояш алып бетерә. (сыер-чык, “Бала белән сыерчык”)
7.Җәен соры,кышын ак
Аңа шулай яхшырак. (“Бичара куян”)
8.Чаур,йомшак күлмәге,
Тотсаң , уңа бизәге.
Тоттырмый,китә очып,
Я кала җирдә басып.(“Бала белән күбәләк”)
IV.Күзне бәйләп,Тукай әсәрендәге бер әкият героен ясарга.
V.Әсәрләрдән өзек тыңларга , исемен әйтергә.
1ком. а) “Иске сабан” 2 ком. а)“Мәче белән сыерчык”
б)”Күке” б)”Бүре илә тычкан”
в)”Картайган арыслан” в)”Мактанчык куян”
VI.Син-миңа,мин-сиңа уены.Командалар бер-берсенә 2 шәр сорау бирәләр.
VII.Тест сорауларына җавап бирү.
1.Бу юлларның авторы кем?
Син яшьтәш тә,замандаш та булып
Дөнья буйлап җырлап йөрисең,
Дөрес әйткәнсең шул,
Әйе,Тукай,
Коеп куйган гына түгелсең.
(И.Юзеев, Ш.Мәрҗәни,Р.Миңнуллин)
2.Халык гомере мәңгелек диләр,
Ә син,Тукай,халык куйнында!
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында.
(С.Хәким,Х.Туфан, К.Насыйри)
3.Республикабызда Г.Тукай исемендәге премия кайчан булдырылды?
(1960,1958, 1972)
4.Г.Тукайның “Печән базары ,яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы һәм шигырьләре мотивларына “Кисекбаш” дигән сатирик комедияне кем язган?
(Г.Камал,Ш.Галиев,Ә.Камал)
VIII.Бу өзекләр кайсы әсәрдән?
1.Күп яттык без мәдрәсәдә,
Аңламадык бернәрсә дә,
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә.(“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”)
2.Бер заман ачсам күзем ,бер төрле яп-ят кыр күрәм.
Аһ,бу нинди айрылу?Гомремдә бер тапкыр күрәм.(“Пар ат”)
3.Гәрчә анда тугъмасам да,
Мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап,
Чәчкән идем,урган идем. (“Шүрәле”)
4.Кайсы чакта бүркен алып ташлыйлар:
“Әй,кояш чыкты!кояш чыкты!”-диләр.(“Таз”)
5.Баш килә шундый каты,шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып. (“Печән базары ,яхуд Яңа Кисекбаш”)
6.Тын да алмыйча торам,
Куркып кына,тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.(“Су анасы”)
IX.Коробкадан саннар язылган кубиклар алырга.Шул сан язылган сорауга җавап бирергә.
1.Тукайның әтисенең исеме.
2.Туган еллары.
3.Әнисенең исеме.
4.Тукайның әтисенең сеңлесенең исеме.
5.”Тукай” маршының авторы.(З.Яруллин)
6.Тукай Җаекта укыган мәдрәсә.(Мотыйгия”)
7.Тукайның кушаматы.(Апуш)
8.Тукай язышып,аралашкан газета.(“Әльислах”)
9.Җаектагы апасының исеме.
10.Тукайның автобиографик повесте.(“Исемдә калганнар”)
X.Әдипнең тормыш юлы схемасын сызарга.(ватманга сызалар)
Командалар эшенә жюри бәя бирә.
Рәхмәт сезгә,укучылар!Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән.Димәк,сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре.Аның шигырьләрен,әкиятләрен укып,яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы аласыз.Сез-яшь тукайчылар.Изге туган телебезгә,газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез!
Элементы оглавления не найдены.