kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Китапхан?г? яшь китап укучылар кабул ит? б?йр?ме.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1 нче сыйныф укучыларын китап ??м китапхан? бел?н якыннан таныштыру;китап укуга кызыксыну уяту;аларга сакчыл караш т?рбиял??;укучыларны? беренче тапкыр китапхан?г? кер?ен ист?лекле к?н итеп билгел?п ?т?.

Китап,кешед? к?рк?м сыйфатлар т?рбияли,д?ньяны танып белерг? булыша.?йд?гез барыбыз да китап бел?н дус булыйк!

           Х?рм?тле беренче сыйныф укучылары!Сез б?генн?н китапхан?безне? и? яшь укучылары булдыгыз.Сезг? б?йр?м ошадымы?Китапхан?г? керг?н ??р к?негез б?йр?м булсын иде.Сезне ??рвакыт ачык й?з бел?н каршы алырмын.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Китапхан?г? яшь китап укучылар кабул ит? б?йр?ме. »

МББУ “ Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбе “

Актаныш муниципаль районы





Китап белем чишмәсе

(Китапханәгә яшь китап укучылар кабул итү бәйрәме.)






Төзеде: Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Хисамова Н.М




2015 ел

КИТАП БЕЛЕМ ЧИШМӘСЕ


Максат:1 нче сыйныф укучыларын китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру;китап укуга кызыксыну уяту;аларга сакчыл караш тәрбияләү;укучыларның беренче тапкыр китапханәгә керүен истәлекле көн итеп билгеләп үтү.

Җиһазлау:”Бу китапларны әти-әниләр дә укыган”китап күргәзмәсе;шарлар;китапларны саклап тоту кагыйдәләре язылган плакат;магнитафон.

Бәйрәмдә 1-4 сыйныф укучылары катнаша.

(тын гына музыка уйный)

Китапханәче:

Безнең китапханәбез

Җылы,кояшлы,иркен.

Дәрестән соң-эш беткәч,

Шунда киләбез һәр көн.

Гөлләр белән бизәлгән

Якты уку залы бар.

Ул рәсемле журналлар,

Ни телисең,бары бар.

Исәнмесез,хәерле көн,нәни дусларым!Сез бәйрәмнәр яратасыз,шулай бит.Ягез әле санап карыйк әле,сез нинди бәйрәмнәр беләсез?(балалар саный)Ә бүген безнең мәктәп китапханәсендә гадәти булмаган бәйрәм-беренчеләрне китапханәгә яшь китап укучылар итеп кабул итәрбез.Аларның барсы да хәзер хәреф таный,укый беләләр,чөнки Әлифба китабын укып бетерделәр. (“Әлифбам”җыры башкарыла.Л.Хәйретдинова көе,З.Туфайлова сүзләре)


-Балалар,сез китаплар белән кечкенәдән таныш шулаймы?Өйдә әти-әниләрегез,әби-бабаларыгыз,балалар бакчасында тәрбиячеләрегез сезгә берсеннән-берсе матур әкиятләр,шигырьләр укыганнардыр.Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла,алар аңлаешлы,балалар телендә язылган һәм матур рәсемнәр белән бизәлгән була.(китапны күрсәтеп)Китапларны язучы-аның авторы була.Менә карагыз әле Габдулла Тукай,Абдулла Алиш,Рәфис Корбан һ.б.лар.Зур үскәч сез китапны авторы белән дә сорый алачаксыз,моны истә калдырыгыз.Кайбер китапларга төрле авторларның әсәрләре басыла.Алар билгеле бер исем астында басыла.Мәсәлән:”Балачак китабы”, “Чегән әкиятләре” һ.б.лар. Китап патшасы керә:Ә-ә-ә минем патшалыгыма нәни дусларым килгән икән.рәхим итегез!Хәзер мин сезне үземнең патшалыгым белән таныштырырмын.Туктагыз,тукта,иң элек сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсым килә.Бергәләп саныйк әле,сезгә нинди фәннәр керә?(саныйлар)Хәзерге уенның исеме “Кайсы фәннән”-дип атала.(Төрле фәннәргә караган сүзләр буташтырылып язылган язу эленә)Кем белә,шул кул күтәреп әйтә,башладык.

Математика Русский язык

Әйләнә-тирә

Кыш явым-төшем

Кушылучы

Алу грибы буква Ю

Урман ноль ике

Азбука урок каен

Кояш сызык читают

(китапханә белән таныштыра,башлангычлар өчен китаплар кая төзелгән,китаплар алфавит тәртибендә төзелүен әйтә)Хәзер үземнең патшалыгымдагы кагыйдәләр белән таныштырып үтәм:

-китапханәдә үзеңә ошаган теләсә нинди китапны сайлап ала аласың;

-китапны аласыз икән,аны озак тотмагыз,чөнки аны башка укучылар көтә.

-китапханәдә тавышланмагыз,сез анда үзегез генә түгел.

-китаплар халык байлыгы,аны саклагыз.

Китапханәче:Балалар!Китаплар белән бер рәттән,китапханәдә газеталар-журналлар да бар.Болар-“Сабантуй”,”Көмеш кыңгырау” газеталары,”салаваткүпере”,”Сабыйга”,”Мурзилка”журналлары.Ал-арда сезнең яшьтәшләрегезнең мәкаләләре,шигырь,әкиятләре басыла.Бәлки киләчәктә сезнең иҗатыгызны да күрергә булыр!Газеталар белән монда кереп таныша аласыз,ә журналларны өйгә алып кайтып укый аласыз.Аларда басылган сканворд,ребус,крассвордларны чишә,уеннарын сыйныфташларыгыз белән уйный аласыз.Әйдәгез бергәләп “Көмеш кыңгырау”газетасында басылган кроссворд чишәбез.

  1. Энәсе бар,тегә алмый(керпе)


2. Кыш көне ак

Җәй көне соры.

Урманнан чыгар

Кыр буйлап чабар(куян)


3. Сорыдыр төсе,

Үткендер төше

Урманда йөри,

Бозаулар эзли(бүре)

4. Табышмак әйтәм сезгә:

Йон бирә нәрсә безгә?(сарык)


5. Сакалы бар-акылы юк.(кәҗә)


Китап докторы керә

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый....

Салкын тисә аз гына

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та,

Ник көләсең?...чынлап та.

Бите төшә,ертыла-

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына

Авырдымы чак кына,

Чирен шунда ук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин:

Төбе төшсә төплим мин...

Әйткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры

Мин аларның докторы.


-Барыгыз да исән-саумы,балалар?Таныш булыйк,мин-Китап докторы.Әйе,әйе нәрсә гаҗәпләнәсез.Хайваннар һәм кешеләр генә түгел,ә китаплар да авырыйлар.Дөрес алар төчкермиләр,йөткермиләр,ә сиздермичә генә агаралар,саргаялар һәм таркалалар икән.Моның сәбәбе нидә соң?Балалар китапларны куллану кагыйдәләрен үтәп бетермәүдә.Ә кагыйдәләр түбәндәгеләр:

-Китапны караңгы урында укыма,күзләреңне бозарсың.Укыганда яктылык күзләреңә түгел,китабыңа төшсен.

-Туктап калган битләрен ачканда бармагынны төкерекләмә,битләрен өстән,почмактан ача башла.

- Туктап калган урында карандаш я башка әйбер кыстырма,иң яхшысы кыстыргыч куй.

-Китапны кояшка куйма,югыйсә тышы кибеп кубар,битләре саргаер.

-Рәсемнәрен буяма,ертылган битләрен ябыштыр.

-Өстәлгә куйганчы,аның чисталыгын тикшер.

-Ашаганда китап укыма!

Бу кагыйдәләрне истә калдыр һәм үтә!


Китапханәче:Нәни дусларым!Сезгә бер табышмак әйтәсем килә.Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.(балалар уйлаган арада Хөрәсән керә)


Хөрәсән.Иии ,шуны да белмисез,ә мин беләм,китап ул.(өстәлгә ертылып,пычранып беткән китап бәрә)


Китапханәче:Тукта әле син кем?Нинди тәртипсез малай?


Хөрәсән.Мине белмисезме?Таныш булыйк;апа җаным-Хөрәсән мин.


Китапханәче.Хөрәсән,ярый исемеңне белдек.Тик үзең бик тәртипсез ахры,китабыңны кара әле.


Хөрәсән.Нишләп тәртипсез булыйм,бик тәртипле(урындыкка утыра)менә шунда утырам да,селкенмим дә.Ә китапка килгәндә мин аны укымадым да.Нәрсәгә укырга аны?Хәзер компьютер заманы,математикадан калькулятор саный,иншаларны интернеттан алып була.

Китапханәче:.Ярый,синең сорауларыңа җавап биреп карыйк,Хөрәсән. Укучылар,5 кә 5 не кушкач ничә була?Ә 3 кә 3 не?4х4 ничә була?54 тән 12 не алгач ничә була?(балалар җавап биргәч)Менә Хөрәсән,әгәр дә алар хаман калькулятор белән эшләсәләр алар телдән саный алмаслар иде.Тагын бер җөмлә тыңлап кара әле.1.Менә кыш килде.2.Ап-ак бураннары,зәмһәрир суыклры белән туган ягыма кыш килде.Я,кайсы җөмлә матур яңгырашлы инде Хөрәсән?Димәк икенчесе.Әгәр дә тоташ бөтен нзрсәне компьютерлаштырсаң кеше акылы загыйфләнә,фикерләү,уйлау дәрәҗәсе кими икән.Шуңа күрә күбрәк китап укырга кирәк,укыган үз фикерен тирән мәгънәле,аңлаешлы итеп әйтеп бирә ала.

Китап,кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли,дөньяны танып белергә булыша.Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк!

Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары!Сез бүгеннән китапханәбезнең иң яшь укучылары булдыгыз.Сезгә бәйрәм ошадымы?Китапханәгә кергән һәр көнегез бәйрәм булсын иде.Сезне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алырмын.

(Бәйрәм ахырында балаларга “Яшь укучы”медале тапшырыла,бүләккә китаплар бирелә)



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Китапхан?г? яшь китап укучылар кабул ит? б?йр?ме.

Автор: Хисамова Нурсия Муллануровна

Дата: 20.01.2015

Номер свидетельства: 158371


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства