“Әкият кичәсендә”
Сыйныфтан тыш чара
Яңа Кәшер санатор интернат-
мәктәбенең укытучысы:
Нигматуллина Флүзә Әсһәт кызы.
Әкиятләр кичәсе
Зал әкият персонажлары рәсемнәре, төрле җәнлекләр (уенчыклар), ясалма чыршы белән бизәлгән.
Алып баручы: Хәерле көн, әкият яратучы балалар! Без бүген әкиятләр дөньясына сәяхәт итәрбез. Безгә бик күп әкият геройлары кунакка килер, сез әкиятләр яратасызмы? Ә аларны яхшы беләсезме?
Балалар: Яхшы беләбез,без әкиятләр яратабыз.
Алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Бәйрәмнәр кирәк безгә.
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк икән без бәйрәмне
Әкияттән дә ясыйбыз.
Әкият герое була
Шул кичәдә барчабыз.
Балалар, бәйрәмне дәвам итәр өчен безгә ике төркемгә бүленергә кирәк була. (укучыларны ике төркемгә бүлү)
Һәр ике төркемгә дә бирем язылган карточка бирәм. Төркемдә карточканы укыйгыз, нинди әкият һәм кем турында сүз бара икәнен ачыклагыз. Аннан икенче төркемгә биремегезне укыгыз.
1 нче бала: Бәтиләрем, балакайларым!
Ачыгыз ишекне,ачыгыз!
Сезнең әнкәгез кайтты-
Сезгә сөт алып кайтты.
(Җырны кәҗә җырлый.Ул “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятеннән)
2 нче бала: Әбисе кызны яраткан,
Бүләк иткән аңа калфак,
Кыз оныткан аның төсен,
нинди икән аның төсе?
(Кызыл төстә. Рус халык әкияте “Кызыл калфак”)
Алып баручы: Менә безнең “Кызыл калфак” турындагы әкиятебезгә ясалган рәсем. Монда миндә төрле әкият рәсемнәре бар.Әйдәгез шуларны карыйк һәм нинди әкияттән, кем язганын әйтик әле.
Бу әкиятнең исемен кем әйтә?
(“Куян кызы әкияте”)
(А.Алишның Чукмар белә Тукмар әкияте”. Укучы әкиятнең эчтәлеген сөйли)
( Бу “Кәҗә белән Сарык”әкияте. Аны Г.Тукай язган.)
(Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән.)
- Эчтәлеген дә сөйлә әле.
(Укучы әкиятнең эчтәлеген сөйли. Нәтиҗә ясап куя.)
(“Тукта, тукта...” дип кычкырган тавышлар ишетелә)
Алып баручы. Балалар, сезгә дә ишетелдеме ул тавыш? Әллә әкият геройлары килгән инде анда?
(Су анасының тарагын урлаган малай йөгереп керә, артыннан су анасы куа)
Су анасы.Тукта, тукта и карак,
Ник аласың син аны?
Ул бит минем алтын тарак!
(Малай белән Су анасы кирегә керә)
Малай. Әнием кеше әйберенә тияргә ярамый диде. Су анасы гафу ит, башка кеше әйберенә тимәм.
Су анасы. Рәхмәт. (җитәкләшеп кереп китәләр)
Алып баручы.
Мин “Әкият кичәсе”нә килгәндә бер сумка таптым.Сумкадагы әйберләрне бирергә хуҗаларын белмим. Булышыгыз әле.
Балта- “Шүрәле” әкиятендәге Былтырныкы
Итек- “Куян кызы” әкиятендәге куян кызыныкы
Алып баручы. Төркемнәргә тагын бирем бирим әле. Карточкадагы сүзләрне кулланып, әкиятнең исемен иседә төшер әле.
Чана,кишер, балыклар, төлке, тун.(“Төлке белән бабай”)
Савыт, бал, чана, урындык, йокы бүлмәсе, тиен.(“Өч аю”)
Алып баручы. Монда минем тагын ике әкият рәсеме калган икән. Нинди әкияттән, аны кем язганын кайсыгыз әйтә?
( А.Алиш “Сертотмас үрдәк” әкияте) Алып баручы. Әйдәгез бергәләп шушы әкияттән өзек карап китик.
Бәтиләрем, балакайларым!
Ачыгыз ишекне,ачыгыз!
Сезнең әнкәгез кайтты-
Сезгә сөт алып кайтты.
Әбисе кызны яраткан,
Бүләк иткән аңа калфак,
Кыз оныткан аның төсен,
нинди икән аның төсе?
Алып баручы.
Абдулла Алиш белгәнегезчә балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Әтисе аның укымышлы булган. Газета- журналлар яздырып алган, татар һәм көнчыгыш әдәбиятен белгән, ә Г.Тукай иҗатын яттан белгән, әкиятләр чыгарырга һәм сөйләргә яраткан. Әнисе шигырьләр язган.Абдулла Алиш бик яшьтән китаплар белән кызыксынган. Күп укыган, тырышкан. Аның шундый тырыш булуы, күп укуы язучы булырга этәргеч булган. Сездә кечкенәдән тырышып укысагыз бик зур уңышларга ирешә алачаксыз. Бу папкада Абдулла Алиш турында күп мәгълүмат тупланган. Кызыксынып алып укый аласыз.
Бүген без сезнең белән бик күп әкиятләр турында сөйләштек. Аларның эчтәлекләрен искә төшердек.Өзек тә карап киттек. Шушы әкиятләр сезне нәрсәләргә өйрәтә?
(Балаларның җаваплары тыңланыла)
Әйе, әкиятләр сезне кыю, батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга, кеше әйберен рөхсәтсез алмаска, дус һәм тату яшәргә, табигатьне сакларга, пычратмаска өйрәтә.
Хәзер әйдәгез кичәбез ахырында табигатьне пычратмау, саклау турында Эльмира Шәрифуллина сүзләре, Виталий Агапов көенә язылган “Әбием әкиятләре” дигән җырны башкарыйк.
Әбием әкиятләре.
1. Син сөйләгән әкиятләрдә
Чәчәкләр җирдә иде.
Балык сурәтләрдә тугел,
Елгада,күлдә иде.
Кушымта.
Кирәксенмибез шифасын,
Яңгырын,чиста карын.
Кайсы әкият сыендырыр.
Без яшәгән Җир шарын.
2. Син сөйләгән әкиятләрдә
Диңгезләр зәңгәр иде.
Юл буйлары- бәбкә үлән,
Егетләр мәргән иде.
Кушымта.
3. Син сөйләгән әкиятләрдә
Изгелек-савап иде.
Әкиятеңне агуладык
Кипте җирнең җилеге.
Шуның белән безнең “ Әкиятләр кичәсе” тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.