Сау бул, башлангыч!
Укытучы сүзе. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш—саубуллашу иртәсенә җыелдык. Әйе, алар бүгеннән тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр. Әйдәгез, аларны алкышлар белән каршы алыйк.
Матур музыка астында чыгарылыш класс укучылары сәхнәгә чыгылар.
1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек. Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны, костюмнарыбызны әллә ничә тапкыр киеп карадык. “1нче сентябрь кайчан җитә дип ?”- дип әти-әниләребезне аптыратып бетердек. Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды, җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.
2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 201_ нчы елның 1 нче сентябре әти-әниләребезнең, якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап мәктәп безнең икенче туган йортыбызга әйләнде. Менә 4 ел инде без анда теләп, яратып белем серләренә төшенәбез.
Рәхмәт сиңа, яраткан мәктәбебез, зур рәхмәт ! “Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры
Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым ,
Сумка тотып белем алырга дип ,
Борма сукмак буйлап атлавым .
Чәчәкләр тотып кулга ,
Без чыктык матур юлга
Һәркем белә әлбәттә ,
Без барабыз мәктәпкә !
Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,
Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә
Син инде уйнарга бармыйсың ,
Кыңгырау чакыра мәктәпкә....
Кыңгырау чыңлатып бер укучы сәхнәне әйләнеп чыга.
Беренчегә килгән чагым истә
Бөтерчектәй нәни бер кызны
Каршы алды серле белем йорты ,
Дулкынланып түргә уздырды....
Кулларыма чәчәк җыйдым
Өскә матур күлмәк кидем.
Тәүге тапкыр укырга дип
Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.
Әле кичә генә иде кебек
Тар сукмактан сиңа ашыктым.
Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк
Ничек итеп сине онытасың.
Әле кичә генә кебек хәтерлимен.
Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.
Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын
Синдә узган рәхәт көннәрне.
1 нче сентябрь—ул көнне
Мин һаман хәтердә саклыймын.
Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк
Башка җирне бер дә тапмыйм мин.
Мин дә ул көнне хәтерлим
Дәртләнеп йөргән идем.
Син, мәктәбем, балачакның
Асылы дияр идем.
Мәктәп бусагасын атлап керү
Бүгенгедәй әле исемдә.
Әлифбаны күкрәгемә кысып,
Тибрәнгәнем шатлык хисемдә.
Белем иленә сәяхәт
Әлифбадан башлана.
Үсеп буйга җитсәм дә мин
Мәктәбемне ташламам.
1 нче сценка. Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
– Нишләп?
– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
“Балачак бәхет иле” җыры.
Рус телендә аралашу
Миңа җиңел бирелә ,
Ана телен дә яратам
Ул бит безгә бер генә .
Рәсем ясыйм матур итеп ,
Канатка оста менәм ,
Татар телен , рус әдәбиятын
Мин әле якын күрәм .
- Инглиз теле - бик авыр фән,
Ә без аны сизмәдек.
Гүзәл, Гөлназ апаларны яратып
Олы җанга тиңләдек.
- Рәхмәт Сезгә,Лилә апа,
Без сезне онытмабыз.
Физкультура дәресенә
Күңелне суытмабыз.
Руфина апа!Гөлнара апа! Рәхмәт Сезгә!
Күп җырлар өйрәттегез.
Матур җыр җырлатып,
Күңелдә дәрт уяттыгыз.
Иң матур җырларның берсен
Сайлап без җырлыйк әле.
Кунаклар тыңлап торсыннар,
Белгәннәр кушылсыннар. “Чия чияләгәндә” җыры.
Туган тел-
Иң әйбәт шигырь!
Туган тел-
Иң әйбәт җыр!
Туган тел-
Иң әйбәт китап!
Туган тел-
Иң әйбәт тел!
Туган тел әйбәт булганга,
Шигыре дә,
Җыры да
Иң әйбәттер!
Җыр булырлык сүзләр биргән
Матур телем. Туган телем.
Рәхмәт сиңа, Туган телем.
Киңдер сиңа күңел түрем.
Бергәләп җырлыйк туган тел җырын
Кечкенә чакта җырлаган кебек
Һавада-кояш, җирдә-туган тел
Булмаса әгәр-зураймас идек. “Туган тел” җыры
Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә. Бүгенге бәйрәм көнендә аларга да бер җылы сүз табыйк.
Беренче укытучы. Бу сүзләр
Мәңгегә калырлар йөрәктә.
Сагынып гел искә алырбыз
Булсак та без еракта.
Тәүге тапкыр кулларыма
Әлифбаны син бирдең.
“Әйдә балам, белем иле
Сине бик көтә”- дидең.
2 нче сценка
- Илнур, сиңа мәктәпкә бару ошыймы?
-Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы сәгатьләрне җенем сөйми.
Син өйрәттең хәрефләрне
Дөрес яз, тырыш дидең.
Әниемдәй якын кешем
Бары син генә идең.
Истә әле каләм тоткан кулым
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттегез безне язарга Сез
Тотып башта нәни куллардан.
Минем нәни кулларымны
Сез эшкә өйрәттегез.
Ялгыш , хата, бозуларны
Язганда кисәттегез.
Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп “Белем иленә “ алып кергән, аналарча җылы сүзе белән иркәләгән хөрмәтле укытучыларыбыз – Руфина Тәлгатовнага,Гөлнара Ильясовнага рәхмәтебезне белдерәбез.
Узып китте 4 ел уку елы
Ямансу да бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек ,
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Дулкынланып карап торам,
Юксындырасың сыйныфым.
Син минем үткән гомерем,
Син минем алгы көнем.
Синдә күрергә өйрәндем,
Матурлыгын дөньяның
Тәүге кат синдә башкардым,
Балачагым җырларым.
3 нче сценка.
Татар теле дәресендә укытучы укучыдан сорый.
мин чабам; син чабасың; ул чаба. Бу кайсы заман була?
Әлбәттә, тәнәфес вакыты, -ди укучы.
Саубуллашу бигрәк моңсу икән,
Бүгенгәчә аны белмәдек.
Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,
Кырыс йөзеңне күрмәдек.
Якты сыйныф , укытучы апа,
Без китәбез инде, сез каласыз.
Нинди яхшы балалар иде диеп,
Безне дә бер искә алырсыз.
“Җырлап яшәр чагыбыз” җыры
Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы.
Гаделлеккә өйрәтүче.
Рәхмәт Сезгә , Укытучым!
Өермәдәй уй булгандыр,
Күзләреңә яшь тулгандыр.
Озатканда дүртенчеңне
Рәхмәт сиңа ,Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,
Ә Сез безгә гел янәшә.
Тәүге хәреф танытучы.
Рәхмәт Сезгә, Укытучым!
Сезнең белән хушлашырга
Матур сүзләр эзлибез.
Тормышыгыз гүзәл булсын
Ак бәхетләр телибез.
4 нче сценка.
Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән.Моны күреп партадашы аңа:
-Нигә колагыңны томаладың?-дигән.
-Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,-дип җавап биргән малай.
Әйе , хәзер зурлар без
Башлангычтан китәбез.
5 нче сыйныф укучылары
Инде хәзер булабыз.
Без укыган бу сыйныфка
Башка балалар килер.
Минем яраткан укытучым
Аларга белем бирер.
Безгә ныклы белем биргән,
Үз балаларыдай күргән
Якты йөзле укытучым
Безгә дәрес бирми бүтән.
5 нче сценка.
Илдар пышык-пышык елап тора. Янына дусты Мансур килә.
-Ник елыйсың? Нәрсә булды?
-Көчегем югалды... Адашкандыр...
-Елама! Гәҗиткә игълан бирергә кирәк.Табылыр.
-Табылыр, ди! Ул бит гәҗит укый белми!...
Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең, төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була.
Укытучы--әни. Бу ике сүз
Күңелемдә булыр янәшә.
Йөрәгемнән чыккан изге хисләр
Әни сиңа бүген эндәшә.
Минем өчен җирдә иң кадерле
Кешем бит син минем әнием.
Белем иленә дә зур баскычтан
Алып мендең бит син әнием.
Иртән торып мәктәбемә китәм
Син әнием озатып каласың.
Башкалар да әни синең кебек
Озатадыр үзенең баласын.
Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен
Сабырлыгың белән үрнәк син.
Шатлык белән тулы, куанычлы,
Озын гомер сиңа телимен.
“Әнием сөеклем” җыры.
6 нчы сценка.
Әби:
-Мәктәбеңә барыр вакытың җитте, улым, кузгал!
-Әем-лә, барасым килми. Анда икеле куялар.
-Бар, улым, бар! Бармасаң, берлесе дә эләкмәс.
- Бик тырышып укыгач,
Артта калды башлангыч.
Саубул инде дүртенче,
Исәнме, син, бишенче.
- Көзгә кадәр, мәктәбем,
Хушлашыйм синең белән.
Сентябрьнең береннән
«Исәнме бишенче», диеп
Яңадан сиңа киләм.
4 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,
Бу класста без хуҗалар түгел бүтән
Бу класста булырбыз тик кунак кына
Шаярмабыз, утырырбыз тыйнак кына
7 нче сценка.
-Укучылар, ни өчен кыш көне су бозга әйләнә?-дип сорый укытучы.Шунда бер укучы:
-Мин беләм, тимераякта шуар өчен,-ди.
“Гузэл жирем» җыры.
Флешмоб.
Укытучы. Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.
Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти-әниләргә бирик .
Котлаулар.
Талгын музыка.