kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

«Иван Шишкин картиналары аша балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү».

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данное внеклассное мероприятие разработана для учащихся 4 класса и посвящается к творчеству И.Шишкина. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
««Иван Шишкин картиналары аша балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү».»

Сыйныфтан тыш чара

Укытучы: Акмалова Айзирә Хәбип кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы, 1 кв. категория.

Класс: 4

Тема: «Иван Шишкин картиналары аша балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү».

Максат: укучыларда сыйныфтан тыш чара аша рәсем сәнгате белән аралашуны формалаштыру.

Бурычлар:

1. Балаларны Иван Шишкинның иҗаты, картиналары белән таныштыру.

2. Рәсем сәнгате әсәрләрен өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда картиналар аша туган якка карата мәхәббәт хисе, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, чарага карата презентация, төркемнәргә аеру өчен кызыл, яшел, сары төстәге тасмалар, өч төркем өчен геометрик фигуралардан киселгән рәсемнәр салынган конверт, балаларның табигать күренешләрен тасвирлаган рәсемнәреннән ясалган рәсемнәреннән күргәзмә, «Идеяләр кәрзине», «Табигатьне бергәләп саклыйк!» дигән плакат, җәйге аланы рәсеме.

Укучылар белән алдан әзерлек эше: табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәргә бәйге, туган як табигатенә экскурсия оештырылды. Иван Шишкинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру өчен сүзләр бүлеп бирелде. Һәр бала табигатьнең матурлыгын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерләр язылган кәгазьләрен әзерләде.


Класстан тыш чара барышы

(Укучылар ярым түгәрәк ясап утыралар. Талгын гына музыка куела.)

Укытучы. Укучылар, уңайлы итеп утырабыз, гәүдәләр төз, күзләрне йомабыз.Үзебезне матур кояшлы кондә, җәйге урманда итеп күзалдына китерәбез. Әкрен генә җил исә, агач яфраклары серләшә, кошлар сайрый, челтер-челтер аккан чишмә тавышы ишетелә. (Бераз тукталыш ясала.) Тирән итеп урман һавасын сулыйбыз да сулышны әкрен генә чыгарабыз. (Музыка 10-15 секунд дәвам итә.) Әкрен генә күзләрне ачабыз.

Укытучы. Хәерле көн, балалар! Мин сезне бүгенге сыйныфтан тыш чарада күрүемә бик шатмын. Өстәлдә төрле төстәге тасмалар ята. Хәзер сез үзегезгә ошаган төсне сайлап, шул төс буенча төркемнәргә җыеласыз һәм конвертларны ачып, геометрик фигуралардан киселгән рәсемнәрне җыясыз.( Талгын гына музыка куела.)

- Төзелгән рәсемнәргә карап, нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның фикерләре тыңлана.)

- Дөрес, балалар, табигать күренешләрен сурәтләгән рәсемнәр килеп чыкты.Табигать күренешләрен сурәтләүне икенче төрле нәрсә дип атыйбыз? ( Пейзаж.)

(Балалар урыннарына утыралар. Пейзаж сүзенең аңлатмасы, картиналар презентациядә ачыла. Слайд 1)

  • Пейзажны кемнәр ясый? (Фикерләр тыңлана.)

  • Дөрес, балалар, художниклар.

  • Сез художниклардан кемнәрне беләсез? ( Фикерләр тыңлана.)

  • Афәрин, бик күп рәссамнарны беләсез икән! Сезнең дә туган ягыгызның табигатен

тасвирлаган матур рәсемнәрегез, бүгенге чарабызны бизи. Без бүген танылган рус пейзаж остасы белән танышырбыз. (Слайд 2)

1 нче бала. Иван Шишкин 1832 нче елның 25 нче гыйнварында Алабуга шәһәрендә туа. Аның әтисе күренекле ипи сатучы, ә әнисе уңган хуҗабикә була. Гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Иван кечкендән үк рәсемнәр ясарга ярата, тырышып укый. Санкт-Петербург шәһәрендәге Император сәнгать академиясендә укый. Ул бик куп илләрдә була.

2 нче бала. (Слайд 3-6) Иван Шишкин – күренекле художник, пейзаж остасы, гравёр, академик. Аның күренекле картиналары: «Нарат урманы», «Арыш», «Нарат урманында томан», «Урман елгасы», «Имәнлек», «Нарат урманында иртә». Иван Шишкинны яратып, «урман патшасы» дип тә атаганнар. Чөнки ул урман күренешләрен бик матур итеп тасвирлаган, табигатьне яраткан.

3 нче бала. ( Слайд 7- 9) Иван Шишкин 1898 нче елның 20 нче мартында Санкт-Петербург шәһәрендә үлә. Алабугада аның музей-йорты бар. 16 залдан торган бүлмәдә йорт хуҗаларының шәхси әйберләре дә саклана. Рәссамның туган көнендә рәсем бәйгеләре, очрашулар үткәрелә.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Безнең туган ягыбызда бик матур табигать күренешләренә бай. Әйдәгез, Шишкин картиналары белән Пучы җирлегенең табигатен чагыштырыйк. Төсләр буенча төркемнәргә бүленәбез. Зәңгәр төстәге конвертта Шишкин картиналары, ә кызгылт-сары төстәге конвертта җирлегебезнең табигате сурәтләгән рәсемнәр: наратлык, Килтекәй чокыры, хәзерге вакытта юкка чыккан Яңа Пучы авылы калкулыклары. Шул ук конвертта ак кәгазь битләре бар. Сез аңа рәсемнәрнең охшаш һәм аермалы якларын язарга тиешсез. (Эшләү өчен 3-4 минут вакыт бирелә. Талгын музыка куела. Һәр төркемнән бер укучының чыгышы тыңлана. Чыгыш вакытында рәсемнәр слайдда чыга. Слайд 10-12. Укучыларга мактау сүзләре әйтелә.)

Укытучы. Укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз. ( Фикерләр тыңлана.)

- Дөрес, укучылар. Шишкин картиналары да, җирлегебез табигате дә бик матур. Табигатьнең матурлыган күрә, тоя, саклый белергә кирәк!

- Балалар, ә табигатьнең матурлыгын саклау өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк соң? Алдан фикерләрегез язылган кәгазьләрне «Идеяләр кәрзине» нә салабыз. Чылбыр буенча фикерләрне укыган укучы «Табигатьне бергәләп саклыйк!» дигән плакатка карандаш клей белән кәгазен беркетеп барачак.

- Әйдәгез, нәтиҗә ясыйк? ( Фикерләр тыңлана.)

-Дөрес, укучылар, бергәләп саклаганда гына табигатебез матур, бай булачак.

-Дәрестән тыш чарабыз ахырына якынлашты.Чарада нәрсәләр белгәнегезне, эшләгәнегезне бер-берегез белән сөйләшеп алыгыз әле. Урыннардан торырга мөмкин. (2-3 минут вакыт бирелә.)

- Укучылар, эшчәнлегегезгә бәя кую өчен тактага эленгән рәсемгә игътибар итегез әле. Рәсемгә нәрсәләр җитми? ( Фикерләр тыңлана.)

- Килешәм, балалар, чәчәкләр, күбәләкләр өстәргә мөмкин. Әйдәгез, аланны матурлыйк. Игътибар белән тыңлыйбыз һәм экранга карыйбыз. ( Слайд 13)

- Кызыл төстәге чәчәк, күбәләкләрне сайлыйсыз икән, мина бу чара бик файдалы булды, мин бик күп яңалык белдем дигәнне аңлата. Әгәр сары төсне сайласагыз, мина чара ошады, чарада актив булдым дигән фикер булыр. Зәңгәр төсне якын күрүче - миңа чарада рәхәт булды дип, яңалыкларны башкаларга да сөйли алган укучы. ( Укучылар үзләре сайлаган чәчәк, күбәләк наклейкаларын аланга беркетәләр. Талгын гына музыка куела.)

Укытучы. Әйе, укучылар, рәсем сәнгате - ул серле дөнья. Аның сере – табигать матурлыгында. Мин исә, сез табигатьне яратырсыз, сакларсыз!- дип ышанып калам.

- Чарада бик актив булдыгыз. Афәрин! Ә мин чара истәлеге итеп, сезгә Иван Шишкинның иҗаты һәм җирлегебез табигате турындагы буклетны бүләк итәм. (Талгын музыка куела, буклетлар таратыла.)


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
«Иван Шишкин картиналары аша балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү».

Автор: Акмалова Айзира Хабиповна

Дата: 14.04.2023

Номер свидетельства: 629622


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства