kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

И?-и? кадерлел?ребез

Нажмите, чтобы узнать подробности

"И?-и? кадерлел?ребез" дип исемл?нг?н ?леге сыйныфтан тыш чара программасы башлангыч сыйныф укучылары  бел?н эшл?? ?чен кулай. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«И?-и? кадерлел?ребез»

- Исәнме, Диана.

- Исәнме, Владик.

- Диана, синең вакытың бармы? Миңа киңәш бирә алмассы микән?

- Владик, мин шулкадәр ашыгам, Җөри мәктәбе телевидениесеннән тапшыру алып барасым бар, соңга калам. Әйдә башка вакытта иркенләп сөйләшербез, яме.

- Юк, башка вакытта инде соң була!

- Ярар, тыңлыйм сине, Владик, ләкин тиз һәм кыска итеп аңлатырга тырыш.

- Әниләр көне җитте бит Диана, әниемне ничегрәк котласам яхшы булыр икән?

- Владик, син бигрәк тә вакытлы йөрисең икән. Мин хәзер әниләргә багышланган тапшыру алып барырга барам. Әйдә, минем белән бар да әниеңне телевидение аша котларсың.

- Ә-ә, бу шәп булыр иде...


  • Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар. Җөри урта мәктәбе телевидениесе тапшыруларын башлыйбыз. Тапшыруны алып баручы мин Никитина Диана һәм операторыбыз Григорьев Владислав сезгә хәерле көннәр тели. Без бүген тапшыруыбызны җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган аналарга багышлыйбыз һәм Иң-иң кадерлеләребез дип атыйбыз. Барлык әниләрне котлау өчен

______________________________________студиябезгә чакырдык. Рәхим итегез!


  • Кадерле әниләр! Сезне Әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сә-ламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Безне татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы- шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз. Тагын бер тапкыр бәйрәмегез белән тәбрик итеп сүзне башлангыч сыйныф укучыларына бирәбез.





башлангычлар

  • Кадерле әниләр! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң кадерлеләребез ” дип атадык. Ни өченме?



  • Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерләребез - Әниләр!



  • Ә без аларның иң-иң яраткан балалары, иң-иң матур чы-гышларыбызны аларга бүләк итәбез.



- Ә безнең әниләргә әйтәсе җылы сүзләребез шулкадәр күп җыелды. Әйдәгез, дусларым , башлыйк.



Ана – гүя дала -

Колачы киң , йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.



Ана булу- изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.



Бүген -Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген.

Гөлләр шуңа шатлана.



Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.


Мин дә котлыйм, әнкәй, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгендә.



Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!



Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.



Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.



Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.



Иң кадерле , иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.





Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.



Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Сезнең яхшы эшләрегез

Бихисап, искитәрлек.



Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


“__________________________” җыры башкарыла.




Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.



Кая барма, шунда әнкәй йөзе.

Кая барма -әнкәй күңелдә.

Әниләр генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.



Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч,рәхәт яшибез.


Сөекле әниләребезне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.


Җыр: ____________________________________



  • ____________, бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән ?


  • Әлбәттә, минеке.



  • Дусларым, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?


Балалар: Ми-не-ке!


“Иң матур әни”

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше –

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!






  • Әни!

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!



- Шуңа күрә әниләргә иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә. Әнием...

Балалар бер-бер артлы: Кадерлем, сөйкемлем, бердәнберем, гүзәлем, шәфкатьлем, бәгърем, күз нурым, кояшым, аем, йолдызым, матурым, ягымлым, сабырым, тыйнагым, уңганым, тапкырым!



Җыр _______________

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.









Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.




Бергә: Котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
И?-и? кадерлел?ребез

Автор: Муфахарова Лилия Василовна

Дата: 24.05.2016

Номер свидетельства: 330160


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства