kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Герой аналарыбыз. ( кич?)

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Х?ерле к?н, х?рм?тле кунаклар, апалар, укытучылар ??м н?ни дусларыбыз. С?йкемле, ягымлы, йомшак к??елле аналарыбыз! Б?генге кич?д? сезне? барлык кайгы – х?ср?тл?регезне, м?ш?катьл?регезне оныттырып, к??елегезне эчт?лекле шигырьл?ребез, матур ?ырларыбыз, д?ртле биюл?ребез бел?н к?т?р? алсак без бик шат булыр идек.

 Бу очрашу сезне? к??елл?рд? матур ист?лекл?р калдырсын иде.

 Сезг? нык с?лам?тлек, иминлек, озын гомер телибез, ??рвакыт шат, с?йкемле, б?хетле булыгыз.

 

Бу кич?без г?рл?п ?тсен,

Ист? калсын гомерг?.

Б?йр?мн?рсез яш?п булмый

?ирне? якты й?зенд?...

 

Б?йр?мсез бик к??елсез бит,

К??елсездер сезг? д?.

Б?йр?мн?р кир?к безг? д?,

Б?йр?мн?р кир?к сезг? д?,

Кир?к ??мм?безг? д?.

 

 Алла?ы Т?гал? хатын – кызны йомшак табигатьле, н?фис, хисч?н

итеп яраткан ??м г?з?л затларга гаил?д?ге и? ?аваплы, и? четерекле вазыйфаны – бала т?рбиял??не й?кл?г?н. Хатын – кыз -  и? элек ана ??м гаил? ?ылысын саклаучы.

 

Син булганга к?р? ?ни, ?аным,

Бу д?ньяда бары нур гына.

Нур с?нм?сен, ?ич т? с?релм?сен

Озак яш?, ис?н бул гына.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Герой аналарыбыз. ( кич?) »

М.Х.Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта гомуми

белем бирү мәктәбе










Герой аналарыбыз.

( кичә)















Бадртдинова Г.Ф.




Максат: герой аналарга әниләр буларак ихтирам, игътибар

тәрбияләү;

әниләрнең изге зат булуларын һәрдаим искәртү.



Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, апалар, укытучылар һәм нәни дусларыбыз. Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле аналарыбыз! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы – хәсрәтләрегезне, мәшәкатьләрегезне оныттырып, күңелегезне эчтәлекле шигырьләребез, матур җырларыбыз, дәртле биюләребез белән күтәрә алсак без бик шат булыр идек.

Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз.


Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә...


Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Аллаһы Тәгалә хатын – кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән

итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз - иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.


Син булганга күрә әни, җаным,

Бу дөньяда бары нур гына.

Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен

Озак яшә, исән бул гына.


(Минязетдинов Илнур – җыр).


Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә якты йолдызлардан,

Йә кояштан һәйкәл салырлык.




Ярый әле мине әнкәй

Сан булганга гына тапмаган.

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.


Шатлык, куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әнием гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак

Нур сибүче кояш син безгә.


(Нуриева Сөмбел – бию көнчыгыш).


Алып баручы.

  • Сиңа ничә генә яшь булмасын – биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни,

аның назлы карашы, кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса,

яшәвең дә шулкадәр якты, шатлыклы булыр.


Авырлар бер дә кичермә син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Синең йөзеңдәге шатлык нуры

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.


Озын булсын синең гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.


Телим сиңа саулык, озын гомер,

Уңыш телим алгы көнеңдә.

Чикләнмәгән бәхетләргә иреш

Тормышыңның һәрбер көнеңдә.


3 класслар җыр: “Әниемә”.


Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.


Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр, шатлык – куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.



4 класслар – җыр.


Алып баручы.

- Бүгенге кичәдә катнашучы апалар әни булу өстенә әле алар әбиләр, оныкларының яраткан – дәү әниләре дә. Дәү әниләр – нәни оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар. Матур җырлары, бәетләре, мөнәсәбәтләре аша күңелләргә нәфислек, рухи байлык иңдерәләр. Татар халкында шундый гыйбарә дә бар бит әле: “Балам баласы – балдан татлы”.

(Әбиләргә сүз бирелә).


Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Яшик әле гомер буена.


Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.


Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.


Алып баручы.

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.


Ибраһимова Венера – җыр.


Ата – ана хакы, дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.


Ата – анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата – анага

Изге итеп табына.


Тәмам.










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Герой аналарыбыз. ( кич?)

Автор: Бадртдинова Гульгена Фаритовна

Дата: 27.11.2014

Номер свидетельства: 136222


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства