kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия- иң кирәкле эш булачактыр. (Р. Фәхретдин)

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия.»

ГамилАфзал иҗатындапатриотик тәрбия.

Салахова Сөрия Рөстәм кызы, Iквалификацион категория

Татарстан республикасы Актаныш муниципаль районы

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия.

Фәнни хезмәтне башкаручылар: Фаррахова Ландыш Салис кызы, тарих һәм җәмгыять белемеукытучысы, Салахова Сөрия Рөстәм кызы, башлангыч класслар укытучысы.


















Кереш өлеш.

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”.

( Р.Фәхретдин).

Күренекле мәгърифәтчебез,галим - педагог Р.Фәхретдиннең яшь буынны тәрбияләүдә әйтеп калдырган гыйбарәсе бүгенге көн өчен үтә актуаль.

Болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятебездә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Сөлектәй яшь егетләребез Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә киткән җирдән цинк табутларда кайтарыла, үз аякларында кайтканнары да рухи гарипләр, чөнки армия сафларында тәртипсезлек “чәчәк ата”. Шушы хәлләргә борчылган ата-аналар, унсигезе “ишек каккан” егетләр ничек кенә булса да бу “тәмугътан” котылырга тырышалар. Яшьләр арасында туган илгә тугрылык, патриотизм төшенчәләрен аңлый алмаучылар күбәя. Шундый шартлардамәктәптә патриотик тәрбия бирүгә карашны үзгәртергә, яңа юлларын табарга тиешбез.

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-

  • Ватангамәхәббәтхисе, аныңтарихы, мәдәнияты, казанышларыбеләнкызыксыну;

  • миллисимволларга, изгеурыннаргахөрмәтбеләнкарау;

  • җәмгыятькәһәмхалкыңахезмәтитәргәәзербулу.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсәул? Татар теленеңаңлатмалысүзлегендәболайбирелә: “патриот – үзенеңтуганҗирен, халкын, илен , ватанынсөюче, шуларөченһәртөрлекорбаннаргаәзербулганкеше. Патриотизм – патриотларгахасбулганкүренеш (эш, теләк, хис); үзилеңә, халкыңамәхәббәт”.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк , син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туганавыл! Һәркемөчениңмөкатдәс, иңизге, иңкадерлесүзләралар. Кеше кайдагынабулмасын, улиңберенчечиратта, әти-әнисен, туганягынискәтөшерә, аларбеләнбәйләнешлеистәлекләреняңарта. Ләкиналартурындауйланмау, әлегетөбәкнеңтарихын, бүгенгесенбелмәү, кызыксынмауаныяратмаугатиң. Шулайитеп, үзтөбәгенбелмәгән, өйрәнмәгән , аңабитарафкешеүзтуганиленяратаалмый. Димәк, патриотиктәрбия, туганилне, милләтнеярату, милләткәхезмәтитәргәәзербулухисләретәрбияләүөчентугантөбәкматериалларынбелү, өйрәнүмөһим, аларуку-укытупроцессыныңнигезендәятыргатиешбулалар.

Элек- электән, әдәбият тәрбия фәне буларак билгеле.Укучыларга әхлакый,патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләренең әһәмияте гаять көчле. Шуңа күрә дә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә әдәби әсәрләрне, аеруча шигырьләрне куллану отышлы дип уйлыйбыз, бу язмада үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашасы килә.










Төп өлеш

Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның иҗаты- олы иҗат! Бәрәкәтле һәм газаплы иҗат! Бер шигырьне укыганда иҗади фикернең,әдәби образның көчен-егәрен тоеп шаклар катсаң, икенчесендә шагыйрьнең тормышчан акылына,сәяси тоемына, илаһи –магик күрәзәчелегенә сокланасың! Өченче шигырьдә исә аның чиксез күңел офыклары әсир итә, ә дүртенчесендә сабый балаларча елмаюга,самими шаяруга юлыгып нәүмизләнәсең. Г.Афзал - кырык елдан артык ныклы иҗат эшендә кайнаган, күп хезмәт күрсәткән талант иясе, утыздан артык китап чыгарган кеше, Тукай бүләге лауреаты. Соңгы берничә буын татар укучысы яшәештә Гамил Афзал дигән зур шагыйрьне тоеп гомер итте, аның иҗаты белән рухи баеп, күңелен дөресләп яшәде.

Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде.Бөтен гомерен юл газабы белән чагыштырган шагыйрь укучыны ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән.

Шагыйрьдә ак, якты төсләр, шатлыклы аһәңнәр зур урын алып тора. Әмма ул дөньяда башка төр аһәңнәр булуын да онытмый. Җиләс җилләр, аяз көннәр генә түгел. Вакыт-вакыт якты көнне караңгылатып күгелҗем болытлар куера... Г. Афзал дөньяның болганчык уйларын ачу юнәлешендә мәгънәле, тәэсирле сүзләр эзли. Шагыйрь уйлана... Бүгенге көннең матурлыгы турында, аның хәвефле яклары турында уйлана. Кешене камап алган гадәти табигать күренешләре – җиләс җилләр, айлы төннәр, кояшлы аяз көннәр аңарда бүгенге көннең фәлсәфәсен, бүгенге кешенең теләкләрен ачкан мәгънәле сурәтләргә әвереләләр.

Г.Афзалның әйдәп баручы көче- туган халкының иминлеге һәм бәхете. Шагыйрь кешенең кешелеклеге, зурлыгы, аның мөмкинлекләре турында уйлана. Аның герое - күпкырлы, катлаулы, кабатланмас социаль берәмлек. Шагыйрь үзенең геройларын Туган иленә, гаиләсенә, дус-ишләренә, гомумән, тормышка булган мөнәсәбәтендә күзәтә. Патриотик рухта язылган "Икенче Ватан", "Вахмяков мистер булып карады" шигырьләрендә эштән өркеп, малга ашкынып туган илен, туган телен саткан җаннар мәсхәрәле хөкемгә дучар ителә.

Аның авылдашлары белән якын элемтәдә торуы, осталыкка таба үсү юллары, иҗатының чәчәк аткан вакытлары , шөһрәткә ирешү юллары һәм гомеренең соңгы еллары, әдипнең үлеменнән соң авылдашларының аңа булган мәхәббәтенең чиксезлеге турында сөйли.

Г.Афзал иҗаты беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки ул һәркем өчен кадерле һәм якын булган туган илгә, туган йортка, туган як табигатенә мәхәббәт турында язган.

Кендегең киселгән урында

Сандугач сайравы җирсетә.

Туган як- ул кешенең туып үскән һәм үзе граждан булып саналган иле, Ватан. Туган як, туган җир дигәндә ни өчендер шәһәр түгел, ә авыл һәм аның бер өлеше булып торган табигать күз алдына килә. Һәрберебезнең дә тамырлары барыбер авылга барып тоташа. Авылның иң күркәм сыйфаты булып аның табигатьтә урнашуы тора.Г.Афзал да башка әдипләр кебек үк авыл белән табигатьне бербөтен итеп үз шигыръләрендә чагылдыра.Табигать һәм лирик герой кичерешләре авторга үзенең туган ягына булган мөнәсәбәтен белдерергә булыша.

Табигать- сәнгатьнең мәңгелек сурәтләү өлкәсе. Һәр халыкның да әдәбияты үсешенең башлангыч баскычларыннан ук дөньяны әдәби танып белүдә пейзажны мөһим чаралардан санады. “ Татар халык поэзиясендә борынгы чорлардан ук килгән табигать белән якынлык, аны олылау Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан һ.б. шигырьләрендә аеруча калку гәүдәләнеш алган традиция Г.Афзал иҗатында да дәвам итә”. Туган якка багышланган шигырьләрендә табигатьне ихлас ярату, аңа баш ию, иярергә теләү,табигать рухын тою кебек изге традицияләргә таяна. Гамил аганың “ татар авылы” белән үз мөнәсәбәтләре

Мылтык белән куган идең мине,

Мөлкәтемне талап туган ягым.

Сөргеннәрдә каргамадым сине,

Ватан диеп сагынып кайттым тагын.

Колхозлаштыру елларында булган бу күренеш күп кенә кешеләрне туган якларыннан аерылырга мәҗбүр итте. Бу безнең тарихыбыз, моннан без берничек тә кача алмыйбыз. Шушы язмышка дучар булучылар арасында Г.Афзал да булган. Ләкин шуңа карамастан туган якка карата бер үпкә, ачу да сакламаган. Туган як нинди генә булса да: таласа да, мөлкәтеңне тартып алса да, сиңа карата арты белән борылса да, ул туган як булудан туктамый.Ул барыбер үзенә тарта, сагындыра, истәлекләр, балачак хәтирәләре белән күңелне тутыра.Шуңа күрә дә аннан баш тартып булмый. Ул бит бердән-бер! Ул бит туган җир! Г.Афзал бу хакыйкатьне онытмый.Ул кайчандыр үзен куып чыгарып җибәргән Ватанын кичерә, үпкәсен, зарын күңеленең иң ерак почмагына яшереп, авылга иң газиз, иң изге хисләрен багышлый.

Чынлап та, “Әй, авыл”, “Җанга якын урыннар”, “Өянкеләр моңы” шигырьләрен язу өчен авылны, туган җирне, халыкны нык яратырга кирәктер ул...

Авылда яшәп тә авылны сагынып яшәгән кешене күз алдыгызга китерәсезме? Г.Афзал әнә шундый шагыйрь. “ Бу илдән сөрелгән кешебез” дип, үткәндәге җәрәхәтләрен күңелдән гел яңартып торса да, ул инде үзенең мәңгелеккә авылга береккәнен, аннан аерыла алмаячагын аңлый.

“ Татар авылы”ның язмышы шагыйрьнең үз язмышы белән гел тәңгәл килеп бара: менә сәяси сөрген чоры, менә тагын бер “сөрген” дәвере- шәһәргә күчү чоры. Адым саен сынау, адым саен драма, фаҗига... Шагыйрь, җанын учына кысып, сагышлы Хозыр Ильяс кебек, бертуктаусыз шәһәр белән авыл, үткән белән киләчәк арасында йөренә, сызланып бәргәләнә, болай да әрнеп яткан җәрәхәт- яраларын яңарта. Әмма монда бөртек тә каргыш, рәнҗеш юк. Бары тик халкын аңларга теләү һәм иленә ярдәм итәргә тырышу гына бар.

Г.Афзал- баштанаяк авыл кешесе. Ул авылны һәм аның кешеләрен яхшы белә, авылча уйлый, авыл кешеләречә фикер йөртә. Шәһәрдә дә ул- авыл кешесе:

Сандугачлар килә,

Җир яшәрә,

Яз гөлләре керә әсәргә;

Менә килдем инде таш шәһәргә

Шул урманны сагынып яшәргә.

Гомумән, теге яки бу дәрәҗәдә шәҗәрә тамыры белән авылга бәйләнмәгән, җиргә мөнәсәбәте булмаган татар шагыйрен табу кыен. Берәүләр туган җирен - яшел бишек, берәүләр- алтын бишек , диләр. Һәркем үзенчә хаклы. Эпитетларны һәркем үзенчә сайлый. Сүзнең төбе, мәгънәсе шунда: авыл чыннан да күпләребез өчен рухи бишек.

Дөнья шундый матур, шундый киң! Табигатьтә мәңгелек хәрәкәт, мәңгелек яшәү! “Җир яшәрә сугышлардан туеп, гашыйк булган үзе кояшка!” Яшәргә! Яшәргә!

Күктә кояш, җирдә гөлләр,

Алда юллар, юлда мин.

Күктә йолдыз, җирдә ярым,

Сөйгән ярым гөлгә тиң.

Дөнья матур, дөнья киң!

(“ Дөнья матур, дөнья киң!”)

Бу шигырендә Г.Афзал шул чаклы матур итеп яшәүнең мәгънәсен аңлата. Шундый матур, киң дөньяда аның сөйгән яры бар. Ул аны гөлгә тиңли һәм яшәү мәгънәсе шунда, сөйгән яры янында булуын әйтә.

Менә авыл.

Тигез яшел урам.

Ак болытлар йөзә күгендә.

Күзләремне алмый карап торам,

Никадәрле аһәң бу җирдә! (“ Авыл яме”)

Туган ягыннан аерылуын шагыйрь авыр кичерә һәм моны төрле чагыштырулар аша күрсәтә:

Озын юлдан җәяү атладым,

Юл тузанын өстән кагынып,

Мин китәргә диеп кайтмадым,

Кыр казлары кебек сагынып. (“ Авылга кайту”)

Шагыйрь үзен кыр казлары белән чагыштыра, туган якның, туганнарының якын булуын сурәтли һәм үзенең тамырларына кайтып, әби-бабаларын уйлап, бала чакларын искә төшерә.

Сабый чагым үткән бу җирдә

Тигәнәк тә якын күңелгә...

Бу сүзләрдә Г.Афзалның туган ягына бөтен мәхәббәте, мөнәсәбәте чагыла. Ул туган авылын шул тикле сагынып кайта ки, “мин китәргә диеп кайтмадым”,-ди, ләкин “кыр казлары кебек” аңа да китәргә туры килә...

“ Авыл” шигырендә башка күренеш: бер якта уйчан авыл юлы сузылган, ә өстә киек казлар юлы сызылган. Әле шигырьгә лирик герой кергәнче үк, ниндидер эллегик, моңлы, сагынулы, шул ук вакытта күңелне тынычландыра торган, җанны сафландыра торган халәт туа. Соңгы дүртьюллыкта үзенең табигатькә, шуңа сыенып утырган авылына мөрәҗәгате, җавабы таләп ителми торган риторик эндәшү һәм сагыну хисләренә төрелгән мәхәббәте белән шәхес ачылып китә:

Оныттылар диеп үпкәләмә,

Карурманнар үскән илләрдә.

Сине сагынып җаннар өзгәләнә

Айлы әкият кебек төннәрдә.( “Авыл”)

“Сагындым” шигырендә автор авылның күренешләреннән бигрәк, авылдагы исләрне, тавышларны, иген дулкыннарының шавын ишеттерә. Аның бал исле юкәсен иснисе, болында сыерлар мөгрәвен ишетәсе килә.

Кайда ул әрекмән-кычыткан,

Бал исле юкәсе авылның?!

Лапаслар өстеннән ай чыккан

Гармунлы кичләрен сагындым.(“ Сагындым”)

Шулай ук бу шигырь Тукай традицияләрен дәвам иттереп язылган әсәрләрнең бер үрнәге булып тора.

Г.Афзалның табигатькә мәхәббәте, туган җиренә карата соклану хисе чагылган шигырьләре дә байтак.

Яратам мәһабәт имәнне,

Бодайлар башларын игәнне;

Ярсулы елгалар агышын,

Ямансу күзләрнең сагышын.

“ Рәхмәт!” шигырендә туган җир белән туган ана тәңгәлләштерелә. Алар өчен борчылу, яну, аларга рәхмәтле булу, аларны ярату кебек хисләр чагыла.

Туган җирем белән туган анам,...

Сезнең өчен көенеп утта янам

Мирас булып сезгә җырым калсын,

Рәхмәт яусын! ( “ Рәхмәт!”)

Автор һәрдаим кеше белән табигатьнең бербөтенлеген расларга омтыла, лирик герой дөнья һәм табигать эчендә эреп югала, аның белән кушыла, бу мизгелдә дөньяның мәгънәлелеге, яшәешнең матурлыгы ачыла.Әдипнең лирик герое- табигатькә , табигыйлеккә, матурлыкка, гомумән, камиллеккә омтылучы шәхес.” Г.Афзалның үзәк каһарманы “ табигать баласы”, аны эчкерсез яратучы, сагынучы, хыялында матур табигать кочагында яшәүче камил инсан сыйфатында бирелә “.1

Мин хәйләне, явызлыкны белмим,

Мин табигать улы... (“ Тирәк” )

Әдип төрле ел фасылларында табигатьне бөтен матурлыгы белән тасвирлый. Ул кешеләр күреп тә игътибар итмәгән күренешләрне күрә белә, алар турында яза белә.

“Кышкы урман”(1960), ”Кышкы иртә”(1964), “Кырлач” кебек шигырьләрендә сурәтләнгән гүзәл мизгел табигатьтәге матурлыкның, камиллекнең бер чагылышы итеп “ укыла”.

“ Кышкы урман” шигыренең беренче строфасында ук автор укучыны шул матурлыкны әсәрнең тыныч, салмак моңлы аһәңенә сала: рафинадтай аксыл зәңгәр юл, бер көйгә ат юыртып бара, кышкы урман йокымсырап утыра. Тынлык кеше күңеленә үтеп керергә, матурлыкны күрергә өйрәтергә сәләтле чара булып кала.

Айлы төндә бәсле урман юлы,

Бер карасаң хәйран калырлык.

Гүя монда сихри әкият тулы,

Җем-җем итеп торган матурлык.

Айлы төндә кышкы урман күренеше күпләребезгә таныш. Урман ак шәлгә төренгәндәй ап-ак булып йокыга китеп бара... “ Автор сихри әкият җирлегендә табигатьне җанландыра: чыршылар ак бүрек кия, имәннәр күрәзәлек итә, урман төш күрә, яшь ботаклар уяна”2,- дип яза Гилаева И.И. Г. Афзалның бу шигыре турында.

Җәйге урман күренеше сурәтләнгән юлларны да китереп үтәм:

Тирә-ягың яшел куак була,

Шау урманнар үскән як була;

Урман шавы төшләреңә кереп,

Уйландыра торган чак була... (“ Шәрип урманы”)

Авыл матурлыгын күрер өчен шәһәргә китү кирәк микән? Бу сорауга һәр әдипнең үз җавабы, үз фикере һәм язмыш борылышлары керткән үзгәрешләр бардыр, мөгаен.

Буразнаны сагынам икәнмен лә,

Тургай булып кагынам икәнмен

Авылымны ташлап киткәнмен мин

Басуларны ятим иткәнмен.

Г.Афзал- мул хәзинәле татар әдәбиятын шигъри "эзләре", гыйбрәтле сабаклары белән баетып китә алган шагыйрь. Шигырьләренә "илһам" табигый чыганактан гына ташып агып тормый, шигърият алиһәсен ул һәрчак бик кыйммәткә төшкән тырышлык, хезмәт бәрабәренә чакырып ала. Аның иҗаты - гаять зур тырышлыклар, авыр сынаулар шигърияте, көрәш шавы һәм җиңү авазлары чагылышы ул.

Йомгаклау өлеше.

Г.Афзал иҗаты һәм тормышы белән якынрак танышкач, менә шундый фикерләргә киләбез:

- шагыйрь туган як темасына йөзгә якын шигырь иҗат итә, шигырьдән шигырьгә авторның хисләре яңа яклары белән ачыла: туган якның газизлеге һәм алыштыргысызлыгы, ата-баба гомер кичергән туфракның онытылмас яме, туган нигездәге сагышлар, кадерле һәм изге нәрсәләрне югалту ачысы тормыштан тотып алынган шигъри детальләр ярдәмендә кабатланмас образларга әйләнәләр, укучы күңелендә дә яңгыраш табалар һәм, киләчәк буын укучыларының йөрәгенә дә барып җитәләр;

- Гамил аганың табигать матурлыгын сиземли, гүзәллегенә гаҗәпләнә, соклана белүе - шагыйрь өчен иң кыйммәтле сыйфатларның берсе. Табигать тормышын, матурлыгын тирәнтен аңлый торган, аның халәтендәге кечкенә генә яңарышны да күреп, сиземләп ала алган бөек зат дип әйтсәк, һич кенә дә ялгышмабыз;

- лирик геройның «кырлар өстеннән искән җилләргә хәтле сусавы», туган яктагы өянкеләргә эндәшүе һәм бу лирик эндәшүнең күңелләрне нечкәртер дәрәҗәдә самими булуы укучыларын дулкынландыра. Табигый, мондый хисләр искермиләр. Чөнки туган як белән бәйле тойгы һәркемнең күңеленә газиз, җирсү дигән тетрәндергеч хисне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да кичерми калган кешене табуы кыен;

- әдипнең нечкә детальләрдән җыелган туган як сурәте фәлсәфи гомумиләштерүләр белән үрелеп бара, беравык дөнья мәшәкате, тормыш гаме арткы планга күчеп, кайнар хис өстенлекне ала, сурәткә сурәт үрелә, уйга уй тоташа, моңга моң өстәлеп арта;

- кешегә хас сыйфат-хасиятләрне табигатькә күчереп сурәтләү аша, кешенең эчке дөньясына үтеп керергә, аны табигать матурлыгы белән бизәргә омтыла. Аның өчен, әйткәнебезчә, туган ил тормышы, табигате, халык иҗаты хәзинәсе - мәңгелек илһам чыганагы булган.

Гомумиләштереп әйткәндә, Гамил Афзал иҗатында туган як мотивы зур урын алып тора. Бу шигырьләр нигезендә туган илнең, туган якның, авылның кадерен белергә кирәк дигән фикер ята. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь. Ул туган иленең матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме - аның белән горурлана.

Безнең районның Такталачык авылы мәктәбендә Г.Афзал музее эшли. Музей – безнең өчен, республика өчен зур байлык ул. Музейдагы экспонатлар шагыйрьнең тормышын гына түгел, ә бәлки туган авылның, татар халкының зур тарихы турында да сөйли. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, аны гомерлек гарип калдырсалар да, Г.Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзал – бәхетле шагыйрь. Туган авылында музее эшли, мәктәп стеналары арасында шигырьләре яңгырый, авылның төп урамы аның исемен йөртә. Шагыйрьнең әдәби мирасы – безнең өчен васыять ул, туган телне, туган җирне, халкыбыз үткән данлы тарихны онытмаска өнди, чакыра, гади хезмәт кешесенең бөеклегенә, эчке матурлыгына дан җырлый. Менә шундый ул – халык шагыйре Г.Афзал иҗаты. Күрми, тоймый мөмкин түгел: шагыйрь – чын көрәшче, нык рухлы, чиста иманлы, милләтпәрвәр шәхес. Гамил Афзал кебек шагыйребез булу белән без бик бәхетле.

Кулланылган әдәбият:

Афзал Г.Айлы кичләр. - Казан, 1977.

Афзал Г. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.

Афзал Г. Кояшка карап. – Казан, 1989.

Афзал Г. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1991.

Афзал Г. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.-I, II, III т.

Афзал Г. Шундый-шундый эшләр. – Казан, 1988.

Афзал Г. Ышаныгыз. – Казан, 1971.

Галиуллин Т. Халык бәхете-шагыйрь бәхете // Мәгариф.-2001.-№5, 8 б.

Гаташ Р. Гамь һәм моң илчесе // Казан утлары.-2001.-№5, 9 б.


1

2


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия.

Автор: Салахова Сурия Рустямовна

Дата: 14.05.2017

Номер свидетельства: 415350


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства