Гаилә бәйрәме.
Залда “ Күңелле ял итегез” җыры яңгырый.
( З.Гибадуллин – Г. Зәйнәшова).
1 алып баручы.
Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле кич, әтиләр, әниләр!
2 алып баручы.
Без бүген балаларның гаилә членнары белән бергәләп ял кичәсенә җыйналдык.Залдагы кунаклар үзләре дә кичәдә актив катнашырлар. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелерәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызга да дәвам итсен.
1 бала. Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык – безнең тормыш үзәге,
Дуслык – бәйрәм бизәге.
2 бала. Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез?
3 бала. Бәйрәмсез бит күңелсез бит
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
4 бала. Безнең гаиләләр җыелган
Ял итәр өчен бүген
Сүзләрнең иң матурын
Әйтмичә мөмкин түгел.
1 а.б. Әйе, бәхетле гаилә, бәхетле балачак!
Күңелгә нинди ятышлы бу сүзләр!
“ Кояшлы ил” җыры башкрыла.
( Л. Батыр – Болгари - Ә. Рәшит).
2 а.б. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә
“ әннә”, “әттә” дип эндәшүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс шатлык китерә.
1 а.б. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез исә, барыгыз да аның җавабын уйлагыз: “ Кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта - әремнән дә әче, кайвакытта кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә ул”.
Залда утыручылар: Тел.
2 а.б. Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Халкым теле миңа – хаклык теле
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
1 а.б. Кадерле әтиләр!
Җир йөзенгдәге иң матур, иң изге теләкләр белән, йөрәктәге иң кадерле, иң саф хисләр белән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, шомырт чәчәгедәй ап – ак бәхетләр, бетмәс – төкәнмәс шатлык диңгезе, очраган авырлыкларны җиңеп үтәрлек, алдыгызга куйга максатларыгызга илтеп җиткерерлек ихтыяр көче һәм еллар үткәч тә сезнең шат күңелле, янып яшәүче булып калуыгызны, һәрвакыт безне яратучы, яклаучы, салкын җилләрдән саклаучы иң кадерле кеше булып калуыгызны телибез.
Әтиләребәз! Гомер юлыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы булып, күңелегез керсез, йөрәгегез эчкерсез, барыр юлыгыз киң булсын. Күзләрегез нур, күңелегез җыр белән тулсын. Ак бәхетләр, йомшак җилләр юлдаш булсын!
Әтиләребез! Без сезне бик яратабыз. Һәм сезгә шигырьләребезне юллыйбыз.
5 бала. Ул җирдә иң шәп кеше!
Шәп кеше, гаҗәп кеше!
Сабантуйларда әле
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң – иң көчле кеше!
Баһадир төсле кеше!
Ул зирәк тә, шаян да
Акыллы да, әйбәт тә!
Кем дисезме? Ул кеше-
Минем әти, әлбәттә!
6 бала. Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез
Бергә карлар көрибез.
7 бала. Бик яратам әтиемнең
Эш батыры булуын.
Мин дә тиздән әтиемнең
Алмашчысы булырмын.
8 бала. Әтиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр
Әтиләр йөргән җирдә
Яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче
Әтиләрдә бит туган ил киче.
Җыр. “ Содатта булган диләр”.
2 а.б.
Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.( ә бит әле безнең барыбыз өчен дә).
Җир йөзендә иң матур сүз - әни! Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый. Безнең әниләребез олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлаучан куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый. Ана – баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләреңне анага, тик анага гына сөйләргә була. Һәм, 5 яшьме, 50 яшьме – күпме генә булмасын, - безгә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниләребезгә безнең мәхәббәтебез никадәр зур булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Кечкенә чагында төн йокларын калдырып караган, елаганда кочагына алып юаткан, җиргә басып беренче тапкыр атлап киткәндә җитәкләгән, беренче тапкыр мәктәпкә алып килгән, дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләребез - әниләребез дан һәм хөрмәт!
Без аларның сүзләрен тыңлыйк, кушкан йомышларын үтик, тырышып укыйк! Һәркайсыбызның әнисе безгә:
- Рәхмәт, балакайлар! – дип әйтә алсын.
Җыр. “ Әниләр бәйрәме”.
9 бала. Башка беркем кайгыртмаган кебек
Кайгырткансың, әнкәй, син генә.
Кеше булсын балам дия – дия
Чәчләреңә кырау сибелә.
10 бала. Ана күңеле мәңге күләгәсез,
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән ул баласы өчен
Гомерен дә хәтта кызганмый.
11 бала. Нурлы йөзенең сырларын
Киметсә иде җырларым.
Күпне күргән шул гөлем
Бигрәк сабыр инде үзе
Җан азыгы һәрбер сүзе,
Я, киң дә соң күңеле!
Озын булсын гомерең.
Хор: Әнием!
Җыр. Әнием, кадерлем.
12 бала. Тик син генә, әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.
13 бала. Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да әни үзен
Һич кенә дә тиргәми.
Әти карый да бәбигә
Нәкъ әнисе бу дия.
Ә әни сөйгән вакытта
Әтисе бу дип сөя.
14 бала. Ә мин әйтәм, алай түгел,
Алар белеп сөйләми
Бәби бабайга охшаган
Аның башы пеләш бит.
Әти - әниләргә бүләкләр тапшырыла.
Йомгаклау.