kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Г. Тукайга багышланган ?д?би кич?

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

ЗамандашыбызТукай  ??рчак безне? бел?н ян?ш?”

(Габдулла Тукайны? туган к?нен? багышланган ?д?би кич?.)

Максат:

1.Б?ек шагыйребез Габдулла Тукайны? и?аты белшн укучыларны якыннанрак таныштыру.

2.С?екле Тукаебызны иск? алу нисб?тенн?н, шагыйрьг? багышлап язылган шигырьл?рне с?нгатьле итеп уку, ?киятне с?хн?л?штер?.

3. Тукай и?атына м?х?бб?т т?рбиял??

1 укучы:  (Автор Гыйл??ева Ф?н?з?не? “Тукайга м?дхия” шигыре укыла)

Сабый чакта: “?ни!” – диеп

Ачылгандыр минем телем.

“И, туган тел”  ?ырын ?ырлап,

Мо?лангандыр минем к??лем.

Яратам мин шигырь, ?киятл?ре?,

М?с?лл?ре? сине? к?п т?рле.

Та? калырлык матур шигырьл?ре?,

Бишек ?ыры? мине ?стерде.

?сир итте мине, ?аным эретте

Тукай ?ыры, Тукай мо?нары!

Кызганычка, бик аз яш?г?нсе?,

Кыска булган гомер юллары?.

?ыелалар ??р яз сине? янга,

Кулларында ландыш, лилия.

Халкы? сине? бел?н горурлана,

Халкы? си?а б?ген баш ия! 

Укытучы:  Х?ерле к?н, кадерле укчылар, укытучылар, х?рм?тле килг?н кунаклар! Б?ген без  татар шигъриятен? нигез салучы б?ек шагыйребез Габдулла Тукайны иск? алу кич?сен? ?ыелдык.

2нче укучы. ?ыр булырлык с?зл?р бирг?н

Матур телем – туган телем!

Р?хм?т си?а, туган телем,

Ки?дер си?а к??елем т?ре!

(Берг?л?п “Туган тел” ?ыры башкарыла)

А.Б. Нинди таныш, мо?лы к?й бу?

Тукай ?ыры “Туган тел”.

Ист?н бер д? чыкмый торган

Халык к?е “Туган тел”.

?йе, с?екле Тукаебызны? беркайчан да ист?н чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьл?рен, ?киятл?рен укып яш?рг? ?йр?н?без.

3 нче укучы. ??р ел саен ямьле яз аеда с?екле Тукаебызны? туган к?не зурлап билгел?п ?тел?. Бу к?нне барлык татар халкы б?йр?м ит?. Тукай ??йк?ле янында шагыйрьг? атап шигырьл?р с?йл?н?, ?ырлар ?ырлана. Без д? сезг? укытучыбыз Ф?н?з? Ф?ритовна Гыйл??ева и?ат итк?н шигырьне т?къдим ит?без.

4 нче укучы: “Шатлан,  халкым!”

?н? ничек кояш к?л?,

?н? нинди матур к?н!

Куанабыз, шатланабыз,

Б?ген Тукай туган к?н!

?й,с?енлэр балалар,

??рбер ч?ч?к, ??рбер г?л.

?ир ?стенд? нурлар балкый,

Б?ген – Тукай туган к?н!

?ырла, халкым, куан халкым.

Шатлан, халкым, уйна, к?л.

Б?ген ?ирд? и? зур б?йр?м,

Б?ген – Тукай туган к?н!

 

(“Ш?р?ле” ?ыры башкарыла. ?ыр т?мамланганда, залга Ш?р?ле кер?. Укучы кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Ш?р?ле кызны к?реп ала, янына кил?).

Бер д? шикл?нм?, кызый син,

Мин карак, угъры т?гел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик ?к тугры т?гел.

Укучы: ?йд? со? ик?? берг? м?кт?пк? Тукай абыйны? туган к?нен? барыйк.

Ш?р?ле. Нинди Тукай? Кем со? ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган ??м м??ге яш?тк?н Тукай абыебыз.

Ш?р?ле.Н?рс? со? ул туган к?н? Н?рс? со? ул б?йр?м?

Кыз. Баргач, барысын да к?рерсе?.

Ш?р?ле. ?йд?, тизр?к, барыйк алайса.

(Укучылар  “Ш?р?ле ??м Су анасы “ дип исемл?нг?н инсценировка к?рс?т?л?р. Автор: Гыйл??ева Ф.Ф. Г. Тукайны? “Ш?р?ле” ??м “Су анасы” ?киятл?рен? нигезл?неп язылды. )

                                           Ш?р?ле ??м Су анасы.

                                          (Тукай абыйга ияреп)

            Борын – борын заманда, ?би бел?н бабай да тумаган бер заманда булган ди, бу х?л.

            Былтыр атлы егет, Ш?р?лене? бармагын б?р?н? ярыгына кыстыргач, Ш?р?ле т?з? алмыйча, акыра – бакыра торып чапкан. Чаба торгач, а?а Су анасы очраган. Ч?чл?ре тузган, ?зе кычкыра – кычкыра елый ик?н.

  • Ни булды си?а? Ниг? елыйсы?? – диг?н Ш?р?ле Су анасына.
  • Мен? алтын тарагымны урлаучы угрыны эзлим,- диг?н Су анасы. ? син ?зе?, ни ?чен б?р?н? к?т?реп й?гер?се? со??
  • Мин Былтырны эзлим. Тапсам,  валла?и, кир?ген бир?м, - ди ик?н Ш?р?ле.
  • Мин аны кайдан эзл?рг? кир?клеген бел?м, ул к?н саен к?лг? атын эчертергэ т?ш?, диг?н Су анасы.
  • ? син, урманга таба ашык. Ул угры малай минем урманымда еш була. Яшел ?л?нн?рне кыя. Аларны с?н?к бел?н ?ыя, - диг?н  Су анасы.                                                                   

 

Шулай итеп, Ш?р?ле к?л буена, ? Су анасы урманга юл тоткан. Мен? Ш?р?ле к?л буена килеп ?итк?н. Караса, чыннан да, Былтыр  к?л буенда ик?н. Тик янында ат т?гел, к??? булган.

  • ? – ?, Ш?р?ле дускай! Ис?нме! Нишл?п й?рисе?, ни йомыш? – диг?н Былтыр.
  • Син яхшы чакта минем кулларымны б?р?н?д?н ычкындыр! Югыйс?, ?зе?не д?, бу ?анвары?ны да кытыклап ?тер?м.
  • Яхшы, Ш?р?ле, сине?ч? булсын. Мен? син бу к???не к?р?се?ме? Аны? м?гезе ик??. ? синеке бер?? ген?. ?итм?с?, ул к???не? м?гезл?ре тылсымлы да ?ле. ?г?р д?, син а?а якын килеп, м?гезл?ренн?н тотса?, си?а икенче м?гез ?сеп чыгар, б?р?н?д?н д? котылырсы?, - диг?н Былтыр.     

            Ш?р?ле барып, к???не? м?гезен? ябышуы булган, шундый итеп с?зеп ?иб?рг?н Сакалбай, Ш?р?лене? к?зл?ренн?н утлар ч?челг?н. Ул т?г?р?п китк?н ??м б?р?н?се д? т?шеп калган.

           -  Мен?, ?йттем бит мин си?а, - диг?н Былтыр, м?гез д? чыкты, б?р?н?д?н д? котылды?.                                                                                                                                                                                            

Ш?р?ле, алдына – артына карамыйча, урманга чапкан.

? Су анасы бел?н ни булган дисезме? Х?зер белерсез.

Су анасы бик тиз арада урманга барып ?итк?н. ? малай с?н?к бел?н печ?н ?ыеп й?ри ик?н. Кояш яктысында с?н?ге алтын кебек ялтырый ик?н.

  • ???, эл?кте?ме, карак, - дип ?икеренг?н Су анасы.                                                                        

Малай куркуыннан с?н?ген т?шереп ?иб?рг?н ??м авылга таба ?илдертк?н. Й?герг?нд?, Су анасыны? ч?чен? уралып, егылып китк?н ??м кес?сенн?н алтын тарагы т?шеп калган.

              Су анасы малайны? с?н?ген? кагылмаган, алтын тарагын алган да, к?л буена кайтып китк?н. ? малай, кабат урманга килерг? курыккан. Шулай итеп, ул тараксыз да, с?н?ксез д? калган.

               Ш?р?ле д?, башкача к?л буенда к?ренм?г?н.

               Кеше ?йберен? кул сузса?, ?зе?некенн?н д? коры каласы? шул!                       

Ш?р?ле: Балалар, гафу итегез! Мин сезг? б?т?н зыян салмам. Б?йр?мн?рг? ешрак чакырыгыз.

Укытучы.  Ак кир?к, -дип, пакъ кир?к, дип

  Хор.          ?ырлады, язды Тукай

 Укытучы. .Д?рт уятырга кешед?

     Хор.      Уянды, янды Тукай.

Укытучы.   Халкына б?хет эзл?де

                    Авыр заманда Тукай.

    Хор        .?ырлары бел?н м??гег?

                   Й?р?кк? керде Тукай.

Укытучы. И? матур мо?лы ?ырларын

                  Халкына бирде Тукай

                  Азатлык, дуслык иленд?

                  ??ркемг? кард?ш Тукай

Хор.          ??рчак безне? бел?н берг?

                  Безне? замандаш Тукай.

 ( Г. Тукайны? “Туган авыл” ?ыры бел?н т?мамлана.)

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Г. Тукайга багышланган ?д?би кич? »

ЗамандашыбызТукай һәрчак безнең белән янәшә”

(Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.)

Максат:

1.Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты белшн укучыларны якыннанрак таныштыру.

2.Сөекле Тукаебызны искә алу нисбәтеннән, шагыйрьгә багышлап язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, әкиятне сәхнәләштерү.

3. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

1 укучы: (Автор Гыйләҗева Фәнүзәнең “Тукайга мәдхия” шигыре укыла)

Сабый чакта: “Әни!” – диеп

Ачылгандыр минем телем.

“И, туган тел” җырын җырлап,

Моңлангандыр минем күңлем.

Яратам мин шигырь, әкиятләрең,

Мәсәлләрең синең күп төрле.

Таң калырлык матур шигырьләрең,

Бишек җырың мине үстерде.

Әсир итте мине, җаным эретте

Тукай җыры, Тукай моңнары!

Кызганычка, бик аз яшәгәнсең,

Кыска булган гомер юлларың.

Җыелалар һәр яз синең янга,

Кулларында ландыш, лилия.

Халкың синең белән горурлана,

Халкың сиңа бүген баш ия!

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укчылар, укытучылар, хөрмәтле килгән кунаклар! Бүген без татар шигъриятенә нигез салучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәсенә җыелдык.

2нче укучы. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем – туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре!

(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)

А.Б. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

3 нче укучы. Һәр ел саен ямьле яз аеда сөекле Тукаебызның туган көне зурлап билгеләп үтелә. Бу көнне барлык татар халкы бәйрәм итә. Тукай һәйкәле янында шагыйрьгә атап шигырьләр сөйләнә, җырлар җырлана. Без дә сезгә укытучыбыз Фәнүзә Фәритовна Гыйләҗева иҗат иткән шигырьне тәкъдим итәбез.

4 нче укучы: “Шатлан, халкым!”

Әнә ничек кояш көлә,

Әнә нинди матур көн!

Куанабыз, шатланабыз,

Бүген Тукай туган көн!

Әй,сөенлэр балалар,

Һәрбер чәчәк, һәрбер гөл.

Җир өстендә нурлар балкый,

Бүген – Тукай туган көн!

Җырла, халкым, куан халкым.

Шатлан, халкым, уйна, көл.

Бүген җирдә иң зур бәйрәм,

Бүген – Тукай туган көн!


(“Шүрәле” җыры башкарыла. Җыр тәмамланганда, залга Шүрәле керә. Укучы кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә).

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Мин карак, угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик үк тугры түгел.

Укучы: Әйдә соң икәү бергә мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барыйк.

Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле.Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз. Баргач, барысын да күрерсең.

Шүрәле. Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.

(Укучылар “Шүрәле һәм Су анасы “ дип исемләнгән инсценировка күрсәтәләр. Автор: Гыйләҗева Ф.Ф. Г. Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләренә нигезләнеп язылды. )

Шүрәле һәм Су анасы.

(Тукай абыйга ияреп)

Борын – борын заманда, әби белән бабай да тумаган бер заманда булган ди, бу хәл.

Былтыр атлы егет, Шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгына кыстыргач, Шүрәле түзә алмыйча, акыра – бакыра торып чапкан. Чаба торгач, аңа Су анасы очраган. Чәчләре тузган, үзе кычкыра – кычкыра елый икән.

  • Ни булды сиңа? Нигә елыйсың? – дигән Шүрәле Су анасына.

  • Менә алтын тарагымны урлаучы угрыны эзлим,- дигән Су анасы. Ә син үзең, ни өчен бүрәнә күтәреп йөгерәсең соң?

  • Мин Былтырны эзлим. Тапсам, валлаһи, кирәген бирәм, - ди икән Шүрәле.

  • Мин аны кайдан эзләргә кирәклеген беләм, ул көн саен күлгә атын эчертергэ төшә, дигән Су анасы.

  • Ә син, урманга таба ашык. Ул угры малай минем урманымда еш була. Яшел үләннәрне кыя. Аларны сәнәк белән җыя, - дигән Су анасы.

Шулай итеп, Шүрәле күл буена, ә Су анасы урманга юл тоткан. Менә Шүрәле күл буена килеп җиткән. Караса, чыннан да, Былтыр күл буенда икән. Тик янында ат түгел, кәҗә булган.

  • Ә – ә, Шүрәле дускай! Исәнме! Нишләп йөрисең, ни йомыш? – дигән Былтыр.

  • Син яхшы чакта минем кулларымны бүрәнәдән ычкындыр! Югыйсә, үзеңне дә, бу җанварыңны да кытыклап үтерәм.

  • Яхшы, Шүрәле, синеңчә булсын. Менә син бу кәҗәне күрәсеңме? Аның мөгезе икәү. Ә синеке берәү генә. Җитмәсә, ул кәҗәнең мөгезләре тылсымлы да әле. Әгәр дә, син аңа якын килеп, мөгезләреннән тотсаң, сиңа икенче мөгез үсеп чыгар, бүрәнәдән дә котылырсың, - дигән Былтыр.

Шүрәле барып, кәҗәнең мөгезенә ябышуы булган, шундый итеп сөзеп җибәргән Сакалбай, Шүрәленең күзләреннән утлар чәчелгән. Ул тәгәрәп киткән һәм бүрәнәсе дә төшеп калган.

- Менә, әйттем бит мин сиңа, - дигән Былтыр, мөгез дә чыкты, бүрәнәдән дә котылдың.

Шүрәле, алдына – артына карамыйча, урманга чапкан.

Ә Су анасы белән ни булган дисезме? Хәзер белерсез.

Су анасы бик тиз арада урманга барып җиткән. Ә малай сәнәк белән печән җыеп йөри икән. Кояш яктысында сәнәге алтын кебек ялтырый икән.

  • Әһә, эләктеңме, карак, - дип җикеренгән Су анасы.

Малай куркуыннан сәнәген төшереп җибәргән һәм авылга таба җилдерткән. Йөгергәндә, Су анасының чәченә уралып, егылып киткән һәм кесәсеннән алтын тарагы төшеп калган.

Су анасы малайның сәнәгенә кагылмаган, алтын тарагын алган да, күл буена кайтып киткән. Ә малай, кабат урманга килергә курыккан. Шулай итеп, ул тараксыз да, сәнәксез дә калган.

Шүрәле дә, башкача күл буенда күренмәгән.

Кеше әйберенә кул сузсаң, үзеңнекеннән дә коры каласың шул!

Шүрәле: Балалар, гафу итегез! Мин сезгә бүтән зыян салмам. Бәйрәмнәргә ешрак чакырыгыз.

Укытучы.  Ак кирәк, -дип, пакъ кирәк, дип

Хор. Җырлады, язды Тукай

Укытучы. .Дәрт уятырга кешедә

Хор. Уянды, янды Тукай.

Укытучы.   Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Хор .Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Укытучы. Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай

Хор.  һәрчак безнең белән бергә

  Безнең замандаш Тукай.

( Г. Тукайның “Туган авыл” җыры белән тәмамлана.)





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Г. Тукайга багышланган ?д?би кич?

Автор: Гилязова Фануза Фаритовна

Дата: 20.11.2014

Номер свидетельства: 133005


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства