Г Тукай"Эш беткәч уйнарга ярый"сәхнәләштерелгән шигырь
Просмотр содержимого документа
«“Эш беткәч уйнарга ярый” Г.Тукай сәхнәләштереләгән шигырь»
“Эш беткәч уйнарга ярый” Г.Тукай сәхнәләштереләгән
(Кыз бала дәрес карарга утыра. Кояш чыга.)
Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың,
Торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди якты,
Нинди шәп уйнар заман!
Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.
Көн озын ич, ул уенның
Мин һаман вакытын табам.
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.
( Сандугач, Алмагач, Күбәләк һәм Кояш “Бәйрәм бүген” 1нче куплетын җырлап бииләр)
Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың,
Торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди әйбәт,
Нинди шәп уйнар заман!
Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.
Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,
Син дә сайрарсың матурлап,
Мин авазың тыңлармын!
Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага,
Җитте хәзер уйнар вакыт!
Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.
Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.
( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)
Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?
Тәмам иттем мин дәресемне!
( Кояш, елмаеп, кызны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый. )