kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Элифба бэйрэме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий праздника для первоклашек. Где ученики показывают свои способности, умения, свой талант . Хорошая возможность продемонстрировать то чему научились в первом классе. Развивают свои актерские способности. Развивают устную речь.  Общаются друг с другом, родителями. Играют в разные игры, проводят разные конкурсы с учениками и родителями. В конце все вместе идут к столу на чаепитие.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Элифба бэйрэме »

3



Бәйрәм барышы.


Бәйрәмне укытучы ача:

- Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!


«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.

Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.

А. б.: - Карагыз әле, балалар, бәйрәмгә кунак килә.

А. б.: Нишләптер безнен китап күңелсез. Ни булды икэн?

Ул исемемне югалткан.

Озак эзләгэн, таба алмаган.

А. б.: - Без ана булышырбызмы, балалар?

Балалар: - Булышырбыз!

А. б.: - Балалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм. Аларны дөрес чишсәгез,

китапның исеме килеп чыгар.

- Кая барсаң, күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул кеше – безнең … (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

- Сары булгач, тәмледер дип,

Капкан идем мин аны.

Әче булса да, файдалы,

Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

- Иртән дә, кич тә кирәк,

Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

- Ул бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефе чыга.)

- Без-без безелдәп,

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

- Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри- йөри

Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

Хәрефләр «Әлифба» сүзе ясап тезелеп басалар.

«Әлифба»: - Менә беренче китабыбызнын исемем. Исемемне таптык! Нинди зур шатлык! Рәхмәт сезгә, балалар!

А.б.: - Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабы турында җыр җырлап алыйк әле.

Җыр: «И, Әлифбам»

1 бала: - Алфавитта булган

Айзилэ Барлык хэрефлэр таныш безгэ

Хэзер инде жомлэлэп тэ

Укый белэбез без дэ.


2 бала: Матур язарга ойрэндек

Дэниф Сойлэргэ дэ без оста

Мэсьэлэлэрне чишэбез

Аз гына уйлыйбыз да.

Җыр: «Алфавит»


3 бала: - Тэртип безнен парталар да

Адилэ Чиста похтэ киемнэр

Чын укучы син балам дип

Эйтэ безгэ энилэр.

4 бала: Бөтен хәрефләрне беләм.

Алмаз Алардан сузләр тезәм.

Тукталып уйлап куям:

«Мин бит өйрәндем!» - диям.


5 бала: - Рэхмэт сина , Элифбабыз

Илзия Син ачтын уку серен

Яналыкларны ачарбыз.

Тырышып алсак белем

6 бала: - Аннары мисал, мәсьәлә

Зур унышлар китерэ.

Вакытта калмады хэзер

Уйнап йорергэ.

Җыр: «Элифба»


А.б.: -Балалар , карагыз эле. Безнен бэйрэмгэ БЕЛМЭМЕШ тэ килгэн. Менэ ул нэрсэлэр ди.

Белмәмеш: - Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп

беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый

да, яза да беләләр дип ишеттек без,

Чиратлап сорыйлар:

- «Әлифба»ның сез өйрәнгән беренче хәрефе нинди?

- Сузыклар нинди төс белән билгеләнә?

- Ф битендә нинди хайван рәсеме ясалган?

- Кайсы хәрефләрнең баш хәрефе юк?

- Кайсы хәрефләр ике аваздан тора?

- Татар алфавитында ничә хәреф?


А.б.: - Молодцы! Булдырдыгыз! Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.

Түгәрәкләнеп басыгыз әле. Ул – «Дәвам ит»уены. Мин, сүзнең

беренче иҗеген әйтеп, берегезгә туп ыргытам. Ул укучы, сүзне

әйтеп бетереп, тупны миңа ыргыта. Ки…(тап), өс…(тәл)…


А.б.: - Белмәмеш, безнең әти-әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар.

Аларны да бераз сынап карагыз әле.


Чиратлап сорыйлар:

- «Әлифба»ның К битендә кем каз ашата? (Наза)

- Ә кем сарыклар ашата? (Роза)

- Кем инкубаторда эшли? (Йолдыз апа)

- Ә кем зоопаркта эшли? (Фирая апа)

- П битендә нинди рәсем ясалган? (Ике бала туп белән уйный)

- Ц битендә нинди рәсем ясалган? (Концерт куялар)

- «Килеп керсәң урманга, аның исен тоясың…» - бу өзек нинди

шигырьдән? («Энҗе чәчәк»)

- «Юа-юа юылган, сабын суда юк булган.» - бу өзек кайсы

шигырьдән? («Юынам»)

(Уен уйнау)(ижеклэрдэн сузлэр тозу: китапханэ, сандугач, кугэрчен, тэнэфес,

дэреслек, кондэлек, директор, укытучы.


А.б.: Хормэтле эти-энилэр. Безнен укучыларыбыз укырга, язарга гына тугел экиятлэрне сэхнэлэштерергэ дэ ойрэнделэр. Эйдэгез узлэренэ суз бирик.


А.б.: - Кадерле кунаклар, хөрмәтле әти-әниләр, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Алдагы көннәрдә дә балаларыбыз шундый зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар. Аларны иң беренче зур җиңүләре – «Әлифба» китабын тәмамлаулары белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.(Бүләкләр тапшыру.)

Кунаклар, әти-әниләр белән бергә күмәк татар биюе.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Элифба бэйрэме

Автор: Ситдикова Эльвира Ильдусовна

Дата: 26.09.2014

Номер свидетельства: 114980


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства