kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?д?би музыкаль кич?."?нием- кадердем!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Минем ?леге эшем "?нием- кадрлем!" дип атала. Бу ?д?би- музыкаль кич?. Аны ?нил?рг? багышлап ?тк?рерг? була, ч?нки тизд?н ?нил?р к?не б?тен ?ирд? билгел?п ?тел?.Монда балалар шигырьл?рне ?зл?ре с?нгатьле итеп с?йлил?р, биюл?рне ихластан башкаралар. Балаларны? да ?сешл?рен ?нил?рен? т?къдим ит?р?к кулланырга була.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?д?би музыкаль кич?."?нием- кадердем!"»














Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

җыр “Әнием”

Кыз. Хөрмәтле кунаклар! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?

Малай . Чөнки бүген иң-иң ямьле , затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез -ӘНИЛӘР!

Кыз. Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны бүләк итәбез.

Малай. Балаларның әниләргә әйтәсе җылы сүзләре шулкадәр күп җыелган, кайсыннан гына башлыйк икән.

Кыз. Әйдә. Иң-иң кечкенәләрдән башлыйк әле.1нче сыйныфлар чыгышы.

Абдулгазиз--- ---Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген - әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

ХӘСӘН Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Әни сүзе – иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Мөхәммәт--Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Ел буена җитәрлек.

Кызлар башкаруында бию “Барбарики”

Малай. (кызга дәшә), бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала, залга кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

Кыз. Әлбәттә, безнеке.

Сезнең алда үзләре иҗат иткән шигырен тәкъдим итә Аглиева Илзия-

Иң кадерле кешем.

Җир йөзендә иң кадерле кеше

Һәркем белә, ул бит әниләр

Таңнан торып газизләрем диеп

Сак-сак кына басып йөриләр

Эх, әниләр, сенең сабырлыкка

Сокланалар барлык җиһанда

Ана күңеле шундый назлы бит ул

“Балам” диеп сыза җаны да

Эй, балалар , шушы изгелеккә

Җавап бирә алсак без әгәр

Сау-сәламәт, тыныч күңел белән

Озак яшәр иде, әниләр.

Сезнең алда чыгыш ясый Әдилә. Э.Шәрифуллина. Иң матур әни.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,Кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Малайлар башкаруында “Морячки” биюе

Аделина башкаруында Ф Яруллинның шигыре Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Кыз Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдән дә куркыныч түгел.

Малай. Безгә балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле.

  • көннәр якты булсын өчен,-илзия

  • Йокы татлы булсын өчен,-әдилә

  • Җил-яңгырдан саклар өчен,-госман

  • Усаллардан яклар өчен,-зәйнәб

  • Ашлар тәмле булсын өчен,-зарифа

  • Дөнья ямьле булсын өчен,-силеста

  • Гөлләр чәчәк атсын өчен,-илүзә

  • Бәхет- шатлык артсын өчен-аделина

Бергә: -Әни кирәк!

Малай. Әниләрне шатландырыр өчен, аларның шушы өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый. Әнисен яраткан бала туган илен дә яратып үсә. Әниләргә бездән күп кирәкме?

Бу хакта әйтмәсәләр дә, без беләбез: үзләрен гомер буена шатландырып яши алуыбызны тели алар. Әниләргә бездән иң элек әнә шундый шатлык кирәк.

Кыз. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләргә бездән нәрсә кирәк?

  • безнең көннәр якты булу кирәк аңа!илзия

  • Безнең йокы татлы булу кирәк аңа!әдилә

  • Җил- яңгырдан безне саклау кирәк аңа!госман

  • Усаллардан безне яклау кирәк аңа!зәйнәб

  • Безнең ашлар тәмле булу кирәк аңа!зарифа

  • Бөтен дөнья ямьле булу кирәк аңа!силеста

Бергә: Шуңа күрә ул бит ана!

Җыр “Рәхмәт әнием”

Зарифа башкаруында Р. Миңнуллинның шигыре “Әниемә ял кирәк.”

Әй кызлар!Әй малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш – тыныгыз!

Ул эшеннән туктасын!

Тизрәк ятып йокласын!

Ял итеп, көч тупласын!

Әнием , син болай да

Ял итәсең бит сирәк.

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием ял ит инде-

Мине йоклат та тизрәк.

Кыз. Әни!

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең Авырып, сырхауланып китсәк тә әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да әни каршына йөгереп киләбез. Әни – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз ул!

Кызлар башкаруында “Бабушки- старушки”.

Госман Ф. Зыятдинов шигырен тәкъдим итә

Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем “бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән ук күргән.

Җыр “Сто улыбок”

Илүзә башкаруында шигырь “Кем уяткан Ләйләне”.

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне

Уятмаган үзе торган-

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды

Көн кояшлы, көн ямьле

Якты булсын. Балкып торсын-

Бүген әни бәйрәме

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне

Чиста булсын , пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк, әйдә әле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Зәйнәб башкаруында шигырь Мактаулы безнең әниләр

Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр. (бию).

Кызлар башкаруында “Солнышко” биюе

Малай. “Ата- ана хакы – тәңре хакы” дигән борынгылар. Татар халкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре, әйтемнәре хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән, тикшереп карыйк әле.

Балалар.

-Анаңдай ана булмас.

- Ата- ана теләге Утка- суга батырмас.

  • Ана баланы 2 кат тудыра: Бер кат – тән биреп, икенче кат – тел биреп.

  • Ата – ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

  • Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч - йөрәккә авыр.

  • Алтмышка җитсен бала, Ана өчен ул бала.

  • Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

  • Ана күңеле балада, Бала күңеле далада.

  • Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

  • Ата – анасын хурлаган Үзен – үзе хурлаган.

  • Таба белсәң – бага бел.

  • Ана – шәфкать диңгезе.

  • Ата – анаң чын дусың, Дус – ишләрең – юлдашың.

Кыз. Бүген әниләр көне. Шуңа да микән, аларга иң-иң матур сүзләр генә әйтеп торасы килә.

Малай. Тик шулай да балаларның өлкәннәргә бераз гына үпкә сүзләре бар.

Силеста башкаруында Ф. Яруллин шигыре Кем гаепле?

Ачуланып, пыр тузынып

Кайтты Булат өенә.

Күңелендә дулады аның

Җил – давыллы өермә.

Сумкасын атып бәрде ул

Өйгә керә-керешкә.

Синең аркада бүген мин

“Берле” алдым дәрестә.

-Ничек алай?- дип сорады

Әнисе бик аптырап.

Моннан соң минем өй эшен

Эшләп куй син яхшырак.

Кыз. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Малай. Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идек?

Кыз. Әле ярый җирдә әниләр бар?

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Бергә. Әле ярый җирдә чишмәләр бар, Болыннар бар, әниләр бар!

Әйдәгез бергәләп уен уйнап алабыз: “Җырның исемнәрен тану.”

Кыз . Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Малай. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң- иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.

Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

  • миңа гомер биргән өчен,

  • кадерләп үстергән өчен,

  • назлы карашлары өчен,

  • пешергән ашлары өчен,

  • йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Р.Вәлиева.

Бүген бәйрәм- әниләр көне. Бу бәйрәм кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә куналар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!.


































-Анаңдай

ана булмас.


- Ата- ана теләге

Утка- суга батырмас.


  • Ана баланы 2 кат тудыра:

Бер кат – тән биреп,

икенче кат – тел биреп.

  • Ата – ананы тыңлаган –

адәм булган, тыңламаган -

әрәм булган.

  • Бала кечкенә вакытта

беләккә авыр, үскәч –

йөрәккә авыр.

  • Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен ул бала.


  • Ана балага авызыннан

өзеп каптыра.

  • Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.


  • Ата – анасына изгелек күрсәтмәгән,

олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

  • Ата – анасын хурлаган

Үзен – үзе хурлаган.

  • Таба белсәң –

бага бел.

  • Ата – анаң чын дусың,

Дус – ишләрең –

юлдашың.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
?д?би музыкаль кич?."?нием- кадердем!"

Автор: Мулюкова Иркя Рашитовна

Дата: 24.11.2015

Номер свидетельства: 257727


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства