МБГУ “ТР Саба муни ципаль районы Югары Симет урта гомумбелем бир ү мәктәбе”
Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек.
(4 класста класстан тыш мероприятие)
I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Хакимова М.З.
Вальс.
Адилә 1. Ямьле май иртәсен күреп
Күңелләр канатланды.
Бүген бездә бәйрәм дуслар
Укулар тәмамланды.
Алмаз 2. Бәйрәм белән барыгызны
Котлыйбыз дуслар!
Безне дә бит котлар өчен
Кайтканнар кошлар.
Алсу 3. Соңгы кыңгырау бәйрәме
Бүген мәктәптә
Дәртле җырлар яңгырыйлар
Һәрбер тарафка.
Шамил. Әйе, бүген безнең өчен зур бәйрәм. Без дүртенче сыйныфны бетереп, бишенчегә күчтек. Әле кайчан гына беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап беренче тапкыр укырга килгән идек. 4 ел гомер сизелми дә узып китте.
Зәлия . Бернче тапкыр сабакка бара бала,
Сумкасын асып, формасын киеп
Каршылый мәктәп, каршылый сөеп
“Кеше бул!” – диеп,
“Кеше бул!” – диеп.
Илзат . Бүгенгедәй күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип,
Борма сукмак буйлап атлавым.
Адилә . Укытучым каршы алды,
Өйрәтте ул белем серләрен
Мәктәпләрдә дуслар белән бергә
Бик тиз үтеп китте көннәрем.
(Җыр “Укытучыма”.)
1. Мин – Зәлия.
Кулларыма чәчәк җыйдым
Өскә матур күлмәк кидем.
Тәүге тапкыр укырга дип,
Әй, мәктәбем, сиңа килдем.
2. Мин – Шамил
Әле кичә генә иде кебек
Тар сукмактан сиңа ашыктым.
Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк
Ничек итеп сине онытасың.
3. Мин – Адилә.
Чәчләремә ак тасмалар тагып
Кулларыма алып сумкамны
Әй, мәктәбем – белем илеңә
Ачып кердем синең капкаңны.
4. Мин – Алмаз.
Әле кичә генә кебек хәтерлимен
Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.
Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын
Синдә узган рәхәт көннәрне.
5. Мин – Алсу.
1нче сентябрь – ул көнне
Мин һаман хәтердә саклыймын
Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк
Башка җирне тапмыймын.
6. Мин – Илзат.
Мин дә ул көнне хәтерлим
Дәртләнеп йөргән идем.
Син, мәктәбем, балачакның
Асылы дияр идем.
(Җыр “хәтерлим мин әле бүгенгедәй”)
Алмаз . Барысы өчен рәхмәт, мәктәп,
Рәхмәт сиңа, кара такта,
Рәхмәт сиңа, әй әлифба
Рәхмәт укытучы апа
Алсу . Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә. Бүгенге бәйрәм көнебездә аларга да бер җылы сүз табыйк.
Шамил 1. Беренче укытучы. Бу сүзләр
Мәңгегә калырлар дөньяда
Сагынып гел искә алырбыз
Булсак та без еракта.
Зәлия . 2. Минем нәни кулларымны
Сез эшкә өйрәттегез.
Ялгыш, хата, бозуларны
Язганда кисәттегез.
Күпме сабырлык сыйгандыр
Сезнең күркәм йөрәккә.
Барлык эшләрегез өчен
Сез бик лаек хөрмәткә.
Илзат 3. Төрле чакны апа күргәнсездер
Сызылгандыр бик күп яралар.
Күзегезгә кунган моңсулыкны
Бары еллар гына дәвалар.
Онытмабыз апа, сез бит безнең
Үз апабыз кебек булдыгыз.
Кирәк чакта безгә иң беренче
Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.
Адилә 4. Тәүге тапкыр кулларыма
Әлифбаны син бирдең,
“Әйдә, балам, белем иле
Сине бик көтә”, – дидең.
Син өйрәттең хәрефләрне
Дөрес яз, тырыш дидең.
Әниемдәй якын кешем
Бары син генә идең.
Алмаз . Бүгенгедәй хәтеребездә әлифбаны кулыбызга алып аның беренче битен ачкан көнебез.
Алсу . Әлифба безне туган телебезне аңларга, аның матурлыгын күрергә, яратырга өйрәтте.
1. Иң әүвәле “Апа” диде,
“Бала” – диде.
Әлифбаны ачып миңа
Ана теле.
2. Күңел биреп дәресеңне
Тыңла, диде
Укы, дускай, ачык авыз
Булма, диде.
Шамил . Без бәхетле, без үзебезнең, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез телендә белем алабыз. Ана телебез аша дөньяның матурлыгын, гүзәллеген күрергә өйрәнәбез, ана телебез аша уй-фикерләребезне белдерәбез, ана телебездә иркенләп Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. шигырь язучыларыбыз әсәрләрен укыйбыз, “Туган тел ” не горурланып җырлый алабыз.
(Җыр “Туган тел”.).
Зәлия 1. Шулкадәр дә ягымлы,
Тансык бу нинди тавыш?
Яле, яле әйтеп кара
Уйлап тап инде тырыш.
2. Белмисезме? Көмеш тавыш
Ул кыңгырау тавышы.
Утырып тәмам туйгач
Шуннан яхшы бармы соң?
Илзат 3. Дәрес беткәнен белдереп
Чыңлавын кыңгырауның
Тиз ишетеп алабыз.
Шундук чыгып чабабыз.
4. Тик дәрескә керергә дип
Чакырганда кыңгырау
Бик ишетеп бетермибез
Шуңа күрә еш кына
Соңа кала күбебез.
Адилә . Сөекле туган телебез аша, белем дөньясында кайнашып, балачагыбызның иң күңелле 4 ел вакыты узып та киткән. Заяга узмаган ул еллар, без шушы кыска гына вакыт эчендә күпме белем, һөнәрләр үзләштердек.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Алмаз . Әле безне алда балачакның тагын күпме гүзәл мизгелләре көтәдер. Балачак ул бары бер генә, аның кадерен белик, әрәмгә уздырмыйк, кадерле дусларым!
Алсу 1. Кыңгырау да бүген никтер моңсу
Салмак кына суза тавышын.
Ул да шулай кичерәдер
Дусларның китү сагышы
Шамил . Бәйрәмебез бик күңелле бара. Ләкин бераз моңсу да. Чөнки белем иленә безне беренче тапкыр алып кергән, беренче хәреф танырга өйрәткән укытучыларыбыз белән хушлашабыз.
Зәлия. Минзилә Зөфәровна
1. Күңелсезлектә дә, шатлыкта да
Сезнең янга бардык киңәшкә.
Сезнең ярдәм белән ирештек без
Төрле өлкәләрдә уңышка
Илзат 2. Алисә апа Сезгә бездән
Рәхмәтнең иң-иң олысы,
Ярдәм кулы һәрчак суздыгыз Сез
Биреп безгә күңел җылысын.
Адилә 3. Рәхмәт сезгә апабыз.
Рәхмәт сиңа мәктәбем
Синең алда рәхмәт әйтеп
Башым түбән иямен.
Алмаз 4. Безгә хәтерегез калаган булса,
Берүк инде гафу итегез
Чәчкләрдәй матур киләчәктә
Бәхетле, шат гомер итегез.
Алсу 5. Инде зурлар булабыз дип
Күңел гел куанса да,
Укытучыма карагач
Күңелем моңсулана.
Шамил 6. Безгә ныклы белем биргән
Үз балаларыдай күргән
Якты йөзле укытучым
Безгә дәрес бирми бүтән.
Без укыган бу сыйныфка
Башка балалар килер.
Минем яраткан укытучым
Аларга белем бирер.
Зәлия . Белем иленең беренче баскычларын яулаганда сөекле апаларыбыз белән бергә төрле фәннәр укыткан укытучыларыбыз да безнең белән бергә булды
Илзат . Хөрмәтле Фәүзия Мәсгутовна
Бер тутырып күзгә карау белән Уебызны аңлый алдыгыз. Шуңа күрә безнең күңелләрдә, Онытылмаслык булып калдыгыз.
Һәрчак безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың.
Нидер аңлый алмый азаплансак,
Булыр-булыр,диеп,юаттың.
Адилә. Илмир Илфатович, Зөһрә Рахматулловна
Өйрәттегез язгы бөреләрнең
Күзгә рәхәт нурын сөяргә.
Тәм уяттыгыз Тукай җырларына,
Сәйдәш язган моңлы көй
Алмаз. Әнисә Габделхәмитовна, Мәдехия Миннәхмәтовна
Гөлләр гөрләп чәчәк атканда,
Сезне күреп күңел шатлана.
Сәнгатькә мәхәббәт уяттыгыз,
Рәхмәт сезгә,укытучы апалар.
Алсу. Физкультура дәресе оҗмах,
Ә без оҗмах кошлары.
Бик очынып киткән чакта да,
Рамил абый безне орышмады.
Апрель ае җитү белән
Стадионда кар бетә,
Кар бетүгә Рамил абый
Круг буенча йөгертә
Сыбызгы тавышы белән
Китәбез чабып бергә
Йөрәк тибә, нидер чәнчи
Утлар күренә күзгә.
Шамил. Тик шулай да туктамыйбыз
Йөгерәбез максатка,
Йөгермибез, ә очабыз
Дәрт бар чакта йөрәктә.
Физкультура дәресен
көтә идек зарыгып,
Сез дә безне онытмагыз
Искә алыгыз сагынып.
Зәлия . Айгөл Айтугановна , Алинә Тагировна.
Күзебезгә тик бер карау белән
Теләкләрне аңлый аласыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә,
Онтылмаслык булып каласыз.
Илзат. Энҗе Салиховна
Очар кошлар күкне сагынгандай,
Ашыгасыз һәр көн мәктәпкә.
Аңлатасыз безгә шахмат серен,
өйрәтәсез фәкать әдәпкә.
Адилә. Олы бәхет – бөтен гомерегезне
Яшь буынга бирү-багышлау.
Илең-халкың белән бергә атлау,
Тормыш агымыннан калышмау.
Алмаз. 1. Класстан тыш уку өчен,
Кирәк булса китаплар
Лилия апа сезгә килдек,
Табып бирче дип, зинһар.
Бер елмаеп карыйсыз да,
Була ул хәзер, дисез.
Без сораган әсәрләрне,
Озак эзләп тормый гына,
Безгә алып бирәсез.
(Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.
Алсу. Сагынып кына сөйләргә калдылар
Балачакның күңелле еллары,
Төштә генә булган кебек болар
Яңгырады соңгы кыңгыравы.
Чәй эчү.