kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Без б?йр?мн?р яратабыз.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренче класс укучылары ?лифба китабын т?мамлаганнан со? ?тк?рел? торган  б?йр?м кич?се.Мондый кич?л?р укучыларны? алган белемн?рен к?рс?т? ?чен, талантларын ачу ?чен кир?к. Укучылар мондый б?йр?мн?рд?: д?рест? ?йр?нг?н шигырьл?рен с?йлил?р,туган телебезд? ?ырлыйлар ??м биил?р. Мондый б?йр?мн?рд? балалар я?а информация алалар, ?зара аралашырга,д?ньяны танып-белерг? ?йр?н?л?р.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Без б?йр?мн?р яратабыз. »

Укытучы. Шатлык.( Р.Корбанов)

Авызларны ера шатлык-

Көлү булып йөзгә чыга.

Шатлык керсә бүлмәләргә,

Тәрәзәләр шыр ачыла.

Урамнарга чыга шатлык

Сарылып җил итәгенә.

Бакчаларга керә шатлык,

Ачыла бөреләр булып.

Бүләк итеп бирелергә

Шытып чыга гөлләр булып.

Шатлыклардан шатлык туа,

Әверелә матур җырга.

Бары тик бер шатлык кирәк

Җир төренсен өчен нурга.

-Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Чынлап та, бүген бездә зур шатлык, сөенеч-Әлифба бәйрәме. Балалар хәзер укый да, яза да, мисаллар, мәсьәләләр дә чишә беләләр. Бу балаларның беренче зур җиңүе. Әлбәттә, сездән башка, хөрмәтле әти-әниләр, бу кадәр эшне башкарып чыга алмас идек. Рәхмәт барысы өчен дә!

1ук. Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме-

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Дөньяны гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

2ук. Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

(“Әлифба” җыры башкарыла.)

Әлифба китабы күңелсез генә керә.

1ук. Карагыз әле, бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба. Исәнмесез балалар!

Бергә. Исәнме, китап дус, син ни өчен күңелсез?

Ә-ба. Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

Бергә. Кайгырма китап дус, без сиңа булышырбыз.

Ә-ба. Рәхмәт сезгә, дуслар.

(Хәрефләр йөгереп чыгалар,алар үзара сөйләшәләр)

1хәреф. Карагыз, карагыз, монда нинди матур

.Әйе, бик матур.

.Балалар да җыелган, кунаклар да бар икән.

4х.Кем зирәк, тапкыр икән?

Сынап карыйк, әйдәгез!

Сез җавабын табыгыз,

Без табышмак әйтәбез.(Хәрефләр тезелеп басалар)

А хәрефе.Охшаган ул ракетага.

Ул басуда багана да.

Аны белә һәрбер бала:

Алфавитны башлый ич...(А)

И хәрефе.Ат та түгел-тояклы,

Үзе озын колаклы,

Бер хәрефен үзгәртсәң,

Булачак ул йозаклы.(ишәк, ишек)

Л:Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр(Ләйсән)

Ә: Кая барсаң ,күз алдында,

Һәрчак күңелеңдә яши!

Ул-безнең иң якын кеше

Ул кеше-безнең (әни)

Б: Күрәсезме букет итеп,

Алсу нурлар бәйләмен,

Кояш котлый март аенда

Минем әни (бәйрәмен)

Ф: Кошлар безнең дусларыбыз,

Алар оча һәркайда.

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп (файда)

Укытучы. Кем бу хәрефләрдән сүз төзи

(1 укучы Әлифба сүзен төзи)

Әлифба. Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Рәхмәт сезгә!

(“Китап “ җыры башкарыла)

1ук.Бөтен хәрефне беләм

Алардан сүзләр тезәм.

Тукталып уйлап куям-

Мин бит өйрәндем , диям!

2 ук.Өйрәттең укырга син,

Кадерлем-Әлифбам.

Инде китәрсең миннән

Ә мин сине онытмам.

3ук.Әлифбам- беренчесе,

Әнием күк кадерлесе.

Юл күрсәтте белемгә

Өйрәтте гаделлеккә.

4ук. Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә.

Укытучы. Ә хәрефләрне Сезгә тагын нинди китап өйрәнергә ярдәм итте.

Балалар. Аз-бу-ка.

Укытучы. Әйдәгез Азбука дәресләрендә нәрсә өйрәнгәнебезне күрсәтик әле.

Һәр балада хәреф исеме.

. “А” Аист с нами прожил лето,

А зимой гостил он где-то.

. “З” Звёзды видели мы днём,

За рекою над Кремлём.

3б. “Б” Бегемот разинул рот,

Булки просит бегемот.

4б. “У” Ученик учил уроки,

Унего в чернилах щёки.

5б. “К” Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.

Бергә. «А» А- начало алфавита

Тем она и знаменита.

А узнать её легко:

Ноги ставить широко.

Укытучы. Что вы написали?

Бергә. Азбука.

Әлифба. Китәм сездән, балалар,

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем мин.

Миңа хәзер алмашка

Ике дәреслек килер

Дуслашыгыз, алар да

Күп итеп белем бирер.

Туган тел һәм татар теле керәләр.

Туган тел. Мин Туган тел буламын.

Татар теле. Мин татар теле булам.

Т. тел. Көн дә бергә йөрербез.

Т.тел. Бик күп белем бирербез.

Т.тел. Мине укып сөйләрсез.

Тат.тел. Күнегүләр эшләрсез.

Т.тел. Минем белән сөйләшеп.

Тат.тел. Минем белән серләшеп

Т.тел. Бик күп айлар үтәрсез

Тат.тел. Хыялыгызга җитәрсез.

Китаплар бергә. Тырыш булырга,

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

Икеле алмаска.

Укучылар.Сезнең алда

Сүз бирәбез

Тырыш булырга,

“5”кә укырга.

Китаплар дәреслек тараталар.

Укытучы. Бүген безнең бәйрәмгә билгеләр дә килгән.

5”. Исәнмесез, саумысез,

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый-

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый,

Дөрес тә, матур яза.

Кем тырышып көч сала,

Алса мине шул ала.

Балалар. Әйдә әле уз,

Мәңге бездә кал!!!

4”. Мин дә әле, “5”ле белән гел янәшә йөрим. Һәр эшнең гел яхшы булуын телим.

Балалар. Әйдә әле уз,

Мәңге бездә кал.

3”. Мин дә “4”ле белән гел янәшә барам.

Ләкин икелегә тәгәрәп тә калам

Әгәр бар көчемне биреп тырышсам,

Мин дә “4”ле белән тиңләшә алам.

Балалар. Без синең белән килешә алмыйбыз,

Моннан соң бер дә “2”ле алмыйбыз.

2”ле,”1”ле. Без нәрсә әйтик

Сезгә иптәшләр.

Берни белмибез

Авыр безнең хәл.

Укыйсы килми,

Яшисе килми

Өй эшләрен дә

Эшлисе килми.

Уйнап йөрибез, гел эштән качып,

Ә ашаганда кирәк зур кашык!!!

Балалар. Хәзер үк моннан чыгып китегез

“2”ле, “1”легә тиңдәш түгел без!!!

Укытучы. Белем алуны борынгылар энә белән кое казу дигәннәр.Ул бик күп тырышлык, көч куюны сорый. Ә кешене тискәре сыйфатлар да сагалап тора. Әйтик менә ялкаулык. Ә ялкаулык ул-хурлык. Тырышлык исә-зурлык. Әйдәгез аларның үзләрен тыңлап карыйк.

Ялкаулык. Мин – Ялкаулык!

Минем белән

Дус булсагыз әгәр дә,

Килмәс бернишлисе дә!

Чаңгыда йөрисе дә,

Мәктәпкә барасы да,

Укыйсы, язасы да!

Ул чагында сезгә бик тиз

Хурлык килер, балалар.

Ялкаулар һәрбер эштә дә

Хур булып кала алар.

(Куып чыгарабыз)

Тырышлык. Мин-Тырышлык. Мин кешене

Эшләтәм эш беткәнче.

Һәрвакыт көч биреп торам

Максатына җиткәнче.

Кем тырыша, кем гел эштә,

Алда бара укуда,

Шул баланы хөрмәтлиләр,

Дан шуңа, зурлык шуңа.

(Алып калабыз)

.

Концерт программасы.

Котлаулар. Бүләкләр тапшыру.

Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.











Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Без б?йр?мн?р яратабыз.

Автор: Мингалина Джаннат Раиефовна

Дата: 15.10.2015

Номер свидетельства: 240024


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства