Татарстан Республикасы Актаныш муни ципаль районының
«Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе»
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Парламент дәресе эшкәртмәсе
3 сыйныф
Тема. ” Без – илебезнең яшь гражданнары”
Төзеде: Кашапова Әсма Бастан кызы
Качкын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
2016 ел
Тема. “Без – илебезнең яшь гражданнары»
Максат:
1. Укучыларны “дәүләт”, «граждан», «Конституция», “парламент”, “депутат”, “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән тирәнрәк таныштыру, кеше тормышында законнарның ролен күрсәтү.
2. Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында кыскача мәгълүмат бирү Балаларның танып белү эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Патриотизм, үз Ватаның белән горурлану хисе формалаштыру, туган илнең чын гражданы булуга омтылыш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхескә кагылышлы УУГ:
Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру. Җәмгыятьтәге кешеләр арасында үзара бәйләнешләрне билгели белү күнекмәсе формалаштыру. Анализлау, гомумиләштерү күнекмәләрен, сөйләмне үстерү.
Метапредметлы УУГ:
Регулятив УУГ:
Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын табу, коррекцияләү, алдан фаразлау, контроль, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.
Коммуникатив УУГ:
Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.
Танып-белү УУГ:
Танып белү максатын билгеләү; танып белү кызыксынуын үстерү, проблема кую һәм чишү, логик фикерләүне үстерү, кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.
Җиһазлау:
“Без – илебезнең яшь гражданнары” парламент дәресенең Power Point форматында презентациясе, парларда эшләү өчен карточкалар, «Россия Федерациясе Конституциясе»; “Татарстан Республикасы Конституциясе” китаплары, компьютер, проектор, таблицалар, карточкалар.
Парламент дәресенең барышы.
I . Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, балалар! Парламент дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без белемнәребезне барларбыз, яңа белемнәр тупларбыз, нәтиҗәләр ясарбыз.
II. Уку мәсьәләсен кую.
- Балалар, һәрберегез алдында парталарда ак кәгазь бите ята. Фломастерлар ярдәмендә өчпочмак сызыгыз әле.
- Хәзер бер-берегезгә үзегезнең рәсемнәрегезне күрсәтегез. Төрле-төрле өчпочмаклар килеп чыкты, шулай бит. Нәкъ бертөрлесе юк. Кешеләр дә төрле-төрле, бер-берсенә ошамаган. Ләкин безне бер әйбер – барыбыз да бер илдә яшәвебез берләштерә. Туган ил, туган тел, яшәү рәвешендәге һәм гореф-гадәтләрдәге охшашлык кешеләрне бер халык итеп берләштерә.
- Ә хәзер кәгазь битләренең 2 ягын ачабыз һәм бүгенге дәресебезгә кунакка килгән сүзләр, сораулар белән танышабыз.
III. Дәреснең темасын, максатларын җиткерү.
- Әйе, балалар, без бүгенге парламент дәресендә “Без – илебезнең яшь гражданнары” темасына сөйләшербез һәм “Кем ул граждан?”, “Кеше өчен Туган ил, Ватан, Россия, Татарстан сүзләре нинди әһәмияткә ия?”, “Үз иленең чын гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” сорауларына җавап табарбыз.
IV. Белемнәрне тигезләү. (Слайд)
Башта Туган ил турында тупланган белемнәребез буенча кечкенә тикшерү эше үткәреп алыйк. (Слайдтагы сораулар).
V. Яңа материалны өйрәнү.
1. Җәмгыять ул – без! Бердәмлектә – көч.
–Балалар, “без” дигән кыска гына сүзгә бик зур көч салынган. Кешеләр һәрчак үзара ярдәмләшүгә мохтаҗ. Бер кешегә авыр булган эшне берничә кеше бергә башкарып чыга ала. Барыбызга да кечкенәдән үк таныш булган “Шалкан” әкиятен искә төшерик әле. Анда да бит нәни тычканга хәтле нинди зур шалканны җирдән тартып чыгарырга булышкан. (Слайд)
- Әйткәнебезчә, Россия – ул дәүләт, туган илебез. (Слайд)
Республикабыз – Татарстан. (Слайд)
Һәр кешенең үзенең кече Ватаны була. Нәрсә ул кече Ватан? (кеше туган, үскән җир)
- Безнең кече Ватаныбыз ничек атала? (Качкын авылы) . (Слайд)
Чынлап та, Туган илне ана дип, Ватан-ана дип атыйлар, чөнки ул безне ашата, эчертә, әни кебек, кыенлыклардан саклый. Туган ил турында бик күп мәкальләр бар.
2. Карточкалар буенча эш.
- Балалар, парталардагы карточкалар буенча эшләп алабыз. Мәкальләрнең башын һәм ахырын тоташтырабыз.
Туган илең — ... (туган анаң).
Алтын-көмеш яуган җирдән ... (туган-үскән ил артык).
Бердә түгел, ... (илдә көч).
Иленнән аерылган ..., (канаты каерылган) .
Илсез кеше — ... (телсез сандугач).
Үз илем — ... (алтын бишек).
- Ә хәзер эшләребезне алмашып, иптәшләребезнең эшен тикшерәбез. (Слайд).
3. Кем ул граждан?
- Балалар! Без – бер ил кешеләре. Сез ничек уйлыйсыз, дәүләтебездә безне нинди исемнәр белән атап була? (Укучылар, балалар, кешеләр,)
- Ә хәзер яңа төшенчә белән танышырбыз. Парталардагы 2 нче цифрлы карточкаларны ачып яңа сүз белән танышыйк. (Граждан). Кем ул граждан? (Слайд).
Теге яки бу илдә яшәүче кеше – үз Ватанының гражданы. Граждан – үзе яшәгән илнең законнарын, яшәү кагыйдәләрен үтәүче кеше.
- Әйе, һәрбер кешене үз илендә башка барлык кешеләр белән берләштерүче уртаклык бар. Һәр кеше, кайсы милләттән булуына, кайда тууына һәм яшәвенә, нинди һөнәр башкаруына карамастан, үз Ватанының гражданы. Гражданлык – кеше белән дәүләтнең үзара җаваплылыгы. Дәүләт үз кешесен яклый, ә ул, үз чиратында, үз Ватанын яклап, үзенә куелган бурычларны үти.
- Ә сез үзегезне илебезнең гражданнары дип әйтә аласызмы? (Әйе, без илебезнең гражданнары). Илнең гражданы булуны туу турындагы таныклык, паспорт дәлилли. Россия гражданы, 14 яше тулу белән, аның гражданлыгын дәлилләүче мөһим документ - Россия Федерациясе гражданы паспортын ала. (Слайд)
4. “Үз иленең чын гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?”
- Бу сорауга җавп бирү өчен, карточкалар арасыннан Туган илнең чын гражданы өчен иң әһәмиятле сыйфатларны сайлау. (гаделлек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык, җаваплылык, туган иле белән горурлану, илне бай һәм көчле итү өчен тырышу, илнең законнарын үтәү...)
5. Физкультминутка.
6. Язылган һәм язылмаган законнар.
- Балалар, тормышның кешеләр үтәргә тиешле язылган һәм язылмаган законнары бар.
Мисаллар китерү.
А).Урамның бер ягында син, икенче ягында олы кеше бара. Син исәнләшмәдең. Берәү дә ачуланмады.
Б). Ә хәзер Рәмиләне тыңлап карыйк әле. Аның әйтер сүзе бар. (Укучы чыгышы)
Ул нәрсәне белми?
Юлда Илгиз бер бабайны очратты.Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.
- Әй, бабай,- диде малай, синең бер китабың төшеп калды!
- Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минеке түгелдер, - диде карт.
- Юк, юк, синең китап ул, - диде малай. –Мин карап килдем, синең өч китабың, бер сумкаң һәм бер төенчегең бар иде. Барысы 5 әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә.
- Һи, улым, син математиканы бик әйбәт беләсең икән. Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең, - диде ул җирдәге китапны алып.
Бабай нинди кагыйдә турында әйткән? Малай нәрсә эшләргә тиеш иде? Нәрсәне белмәгән ул, балалар?
Нәтиҗә. Болар язылмаган кагыйдәләр. Болары өчен беркем дә җавапка тартмый. Берәү дә ачуланмый. Әмма олы кешенең сүзеннән соң Илгиз уйланып, үзенең хатасын төзәтер, дип уйлыйк.
Бәләкәй өйдә әйткән бер сүз җитә. Ә ил шундый зур, илне тәртипле тоту өчен бик күп кешеләрдән зур тырышлык сорала. Илдә һәр кеше өчен аерым түгел, һәр кеше үтәргә тиешле гомуми кагыйдәләр була. Бу кагыйдәләр мәктәптә үк башлана.Ул – мәктәп уставы. Ә дәүләт күләмендә үтәргә тиешле кагыйдәләр законнар дип атала. Димәк, язылмаган законнар белән бергә һәркем үтәргә тиешле язылган законнар да бар. Законны бозган кешеләр җавапка тартыла.
7. Конституция – төп закон. (Слайд)
- Балалар, безнең ил гражданнары өчен төп закон – ул нәрсә? (Җаваплар тыңлана)
- Дөрес, Конституция - илнең Төп законы, Россия халкын имин, лаеклы тормыш белән тәэмин итә, шулай ук гражданнарның төп хокукларын, ирекләрен һәм бурычларын билгели. Менә шул без үтәргә тиешле законнар илебезнең төп законы – Конституциядә язылган.
- Конституциядә безнең нинди хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында язылган икән? Танышып үтик. (Слайд)
- Илдә кешеләр эшләсен, укысын, ял итсен өчен законнар бар. Балалар, законнарны кайда кемнәр кабул итә соң? Кешеләр яши торган җәмгыятьтә законны кем чыгара? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
- Законнарны махсус вәкиллекле орган – парламент кабул итә. Безнең илнең парламенты – Федераль җыен. Ул ике палатадан тора – Федерация Советыннан һәм Дәүләт Думасыннан тора. Дәүләт думасында эшләүче депутатлар илнең гражданнары теләкләрен, үтенечләрен чагылдыра һәм саклый. Депутатлар Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында эшлиләр. Ә Татарстанда ул орган Татарстан Республикасының Дәүләт Советы дип атала.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы безнең илебездә төп рольне үтиләр. Депутатлар ил, дәүләт өчен кирәкле булган эшләрне үтиләр. Кайбер сорауларны үзең яшәгән авылда, шәһәрдә дә чишеп була. Мондый сорауларны чишү өчен җирле үзидарә бар.Анда шулай ук депутатлар эшли.
- Димәк, кем соң ул депутат? (фикерләр тыңлана)
- Депутат ул – кешеләрнең ихтыяҗларын, үтенечләрен яклаучы, хыялларны тормышка ашыручы кеше, халык вәкиле. Депутат без әйткән фикерләрне, үтенечне дәүләт күләмендә күтәреп чыгарга, үтәтергә тиеш. Әйдәгез әле, депутатларны сайлау тәртибе белән танышыйк.
Авыл советы депутатлары.
Иң беренче авыл советы депутатлары сайлана. Безнең Качкын авылында 3 депутат бар. Алар безнең авыл мәнфәгатьләрен кайгырталар. Һәр урам кешеләре үз депутатын сайлый. 18 яше тулган һәр кеше сайлауда катнаша. 21 яше тулган кеше депутат булып сайлана ала. Кемнәр соң алар безнең депутатларыбыз? Әйдәгез, фикерләрне тыңлыйк әле. (Кашапов Фидәис, Илдарханов Заһит, Хәбетдинова Әлфирә).
Район советы депутатлары. Шулай ук, һәр авылдан район советына депутат сайлана. Безнең җирлектән район советына депутат итеп Марат абыегыз Шакиров сайланды.
Дәүләт советы депутатлары . Һәр районнан, шул исәптән, безнең Актаныш районыннан да Дәүләт советына депутатлар сайлана. Дәүләт советы рәисе Фәрит абыегыз Мөхәммәтшин. Дәүләт советында эшләүче депутатлар законнар кабул итәләр, халык ихтыяҗларын чагылдыралар, хәл итү өстендә эшлиләр.
Дәүләт Думасы депутатлары.
Ә илебезнең башкаласы Мәскәү шәһәрендә Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутатлар республикабызга кагылышлы мәсьәләләрне уңай якка хәл итәргә тырышалар. Дәүләт Думасы халкыбыз өчен, балалар өчен бик күп эшли. Балаларга, ата-аналарга, мәктәпкә кагылышлы кирәкле законнар кабул итә. Без бу законнар турында тулы итеп өлкән классларда өйрәнербез.
8. Депутат Кашапов Фидәис Рәис улы чыгышы.
- Бүген бездә авыл советына депутат итеп сайланган Кашапов Фидәис абыегыз кунакта. Депутатлар, аларның эше, бурычлары турында сөйләү өчен сүзне аңа бирәбез. Рәхим итегез!
VI.Эшлекле уен. Сез дә, укучылар, үсәрсез, укырсыз, бәлки үзегез дә халык ихтыяҗларын яклый торган депутатлар булырсыз. Әйдәгез әле, без дә депутатлар булып алыйк. (Слайд)
1. Эшлекле уен уйнау. “Әгәр Дәүләт думасы депутаты мин булсам...”
2. Синквейн
Ә хәзер бүгенге парламент дәресендә үзебез өйрәнгән сүзләрне кулланып синквейн (кыска рифмалашмаган 5 юллык шигырь) иҗат итәбез. Ярдәмлек сүзләр карточкаларда язылган.
VII. Йомгаклау .
1. Нәтиҗә чыгару.
- Димәк, балалар, сез – илебезнең яшь гражданнары.Ә Россия гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Россия гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Слайд).
Үзенең Туган илен ярата.
Дәүләт законнарын хөрмәт итә һәм үти.
Җәмгыять тормышында актив.
Туган як байлыкларын саклый һәм арттыра.
Үз гамәлләре өчен җавап бирә.
2. Эшчәнлек рефлексиясе. (Слайд)
-Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?
-Сине нәрсә гаҗәпләндерде?
-Нәрсә шатландырды?
-Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?
- Үзбәя.
- Балалар, без барыбыз бергә үз хокукларын якларга, бурычларны үтәргә сәләтле бердәм гражданлык җәмгыяте барлыкка китерәбез. Максатыбыз уртак: сәламәт, көчле, белемле булып үсү, ныклы гаилә кору, бер ил гражданнары булып дус яшәү! Син, мин, без, бөтен бер гаилә көчле булганда гына, Ватаныбыз куәтле булыр. Мин сезнең Туган илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызга ышанам.