С.Х.Нотфуллина
Алабуга шәһәре
8 нче урта мәктәбенең
туган тел укытучысы
Батыр көрәшче, оста әкиятче
А.Алиш иҗаты буенча 3 нче сыйныфта әдәби викторина
Максат : 1) Абдулла Алишның иҗаты һәм тормышы турында кыскача мәгълүмат бирү.
2) А.Алишның иҗаты белән кызыксыну уяту, әкиятләрен сәхнәләштерү. Китап укуга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау : А.Алишның тормышы, портреты, иҗаты турында слайдлар, әсәрләре күргәзмәсе.
Слайд №1 Укытучы: Хәерле көн әкият сөюче дуслар!. А.Алиш портреты.
Спас районында урнашкан Көек авылы-уңдырышлы кара туфраклы җирләргә дә , урман - болынга да бай авыл. Табигате дә бик матур бу җирләрнең. Төбе ком белән түшәлгән Актай елгасы авылны икегә бүлеп ага. Бу елгадан хатын-кызлар иртәрәк барып, чәйгә су ала, җәйләрен балалар аның яныннан китми. Авылдан чыгып, ике чакрым чамасы барсаң, җиләк тә, чикләвек тә мул уңа торган вак урманлыкка килеп керәсең. Урман аша сузылган юл Чыгыш тавына китерә. Чыгыш астында Кама буена кадәр җәелгән, куак утраулары, урманнар белән бизәлгән яшел болынлык җәелеп ята. Болын уртасында ярлары таллыклар, урманнар белән каймаланган, кырыйларында кыяклар, төнбоеклар үсеп утырган салмак агымлы, тирән саф сулы Мәшкел елгасы ага. Менә шушы әкияти гүзәл табигатьле Көек авылында 1908 нче елның 15 нче сентябрендә урта тормышлы игенче гаиләсендә алтынчы бала булып Абдулла Алиш туа.
Абдулла шушы тату, хезмәт сөючән ишле гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә, алты-җиде яшьләрендә әнисеннән укырга-язарга өйрәнә, аннары авылдагы башлангыч мәктәптә укый.
1917 елда тугыз яшьлек Абдулланы әтисе Ямбакты авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Мәдрәсәдә ике ел укыганнан, соң җидееллык рус мәктәбен тәмамлый.
1927 елның җәендә Алиш Казанга килә анда техникумда белем ала. 1933 нче елдан ул Казанда татарча чыга торган «Техника» журналында җаваплы сәркәтип булып эшли башлый. 1937 нче елдан Ватан сугышы башланганга кадәр «Пионер каләме» (Хәзерге «Ялкын») журналында эшли.
Слайд №2. А.Алишның әсәрләре.
Утызынчы еллар-А.Алишның иң күп язган, әсәрләре белән үзен укучыларга таныткан чор. Аның балалар өчен «Отряд флагы», «Дулкыннар», «Ант» җыентыклары басылып чыга.
Балалар әйтегез әле сез Алишның нинди китапларын укыганыгыз бар?
Балалар җавабы тыңлана.
Укытучы: А.Алиш балалар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Аларны олылар да, нәниләр дә яратып укый. А Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул-әкият-хикәятләр. Абдулланың язучы булып китүенә иң зур йогынты ясаган кеше аның әтисе Габделбари була. Аның әтисе балаларны бик ярата торган була. Ул аларга сөйләмен кызыклы мимика, хәрәкәтләр белән җанландырып, я берәр кызыклы әкият сөйләп ала, я такмак әйтә, я Тукайдан берәр шигырь көйләп куя. Алишның «Сертотмас үрдәк» һәм «Ялкаулык -хурлык,тырышлык -зурлык» әкиятләре дә әтисе сөйләгәннәр йогынтысында язылган.
А.Алишның «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз яратып укыла башлый. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр яза.
Балалар сез аның нинди әкиятләрен беләсез,санап китик әле.
Балалар җавабы тыңлана.
А,Алишның әсәрләре балаларны кечкенәдән үк хезмәтне яратырга, ата-анага, олыларга ихтирамлы булырга, әйләнә -тирә табигатьнең матурлыгына сокланырга, туган илне яратырга һәм сакларга өнди.
Хәзер яраткан язучыбызның «Сертотмас үрдәк» әкиятеннән бер өзек карап китик.
Слайд №3 . «Сертотмас үрдәк» әкияте.
1 нче укучы : Сертотмас: Эзли -эзли арып беттем, бераз ял итим (Утыра)
2 нче укучы: Керпе: Балаларым, йомшакларым,
Бик ачыкканнар,
Күренми микән еланнар
Яки тычканнар.
Тукта әле, такыр юлда
Кемдер селкенә,
Үтермәсен, хур итмәсен,
Качыйм тиз генә.
1 нче укучы : Сертотмас: (күреп ала)
Керпе, керпе, нигә болай
Качасың кая?
Мин үрдәкне санадыңмы
Әллә усалга?
Һичбер кемгә тими торган
Мин юаш үрдәк,
Бары синнән сорый торган
Сүзем бар әзрәк.
2 нче укучы : Керпе: Нишләп утырасың, кемне көтәсең?
1 нче укучы : Сертотмас: Хужабыз белән этебезне эзлим. Өйне сакчысыз калдырдылар? Керпе күрмәдеңме син аларны? Ишетмәдеңме мылтык атканны?
2 нче укучы: Керпе: Ишеттем, күрдем әнә теге якта. Ә сезнең өегез кая соң? Анда тычканнар һәм еланнар юкмы, минем балаларым ач.
1 нче укучы: Сертотмас : Менә шушы сукмак безнең өйгә алып бара. Тик берәүгә дә әйтмә. Бездә еланнар күренми, ә тычканнарга песи көн күрсәтми. Ярый, хуш китим тизрәк .
1 нче укучы : Керпе: Киемем энәлне булса да, эч сереңне алсам да, мин сиңа начарлык эшләмәм. Ләкин сак бул очраган берәүгә сереңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса-йортың тыныч булыр.
2 нче укучы: Сертотмас: Тотындың инде акыл сатарга, син өйрәтмәсәң белмимме әллә.
1 нче укучы: Керпе: Башкалар әйткәнгә дә колак сал. Ярый үзең белгәнчә эшлә, тик авыр хәлгә төшмә. (Югала)
Укытучы: Әйе үрдәк йорттагы серләрне сөйләп йөрүе аркасында йорттагы хайван кош-кортларны куркыныч астына куя. Онытмагыз: Уяулык, сизгерлек, ил-йорт серен саклый белү -җаваплы һәм изге бурыч, намус эше.
Бездә Абдулла Алишның икенче бер әкиятеннән кунаклар бар, әйдәгез тыңлыйк әле.
3 нче укучы , 4 нче укучы: Чукмар белән Тукмар керә.
Слайд №4 «Тукмар белән Чукмар» әкияте.
Икесе бергә: Кикрикүк!
3 нче укучы: Чукмар: Исәнмесез , балалар! Сез инде әлбәттә безне таныгансыздыр?
4 нче укучы : Тукмар: Без хәзер аерылмас дуслар.
3 нче укучы: : Чукмар: Иртән әбиебезне уятканда да бергәләп кычкырабыз.
4 нче укучы: : Тукмар: Элек нигә шулай дошманлашып яшәдек икән дип үкенәбез.
3 нче укучы: : Чукмар: Сезгә дә шуны киңәш итәбез: дус яшәгез!
4 нче укучы: 4 бала : Тукмар : Безнең кебек!
3 нче , 4 нче укучы: : Бергә:Кикрикүк!
Укытучы : А.Алиш Бөек Ватан сугышы солдаты булып йөргән көннәрдә дә иҗат һәм көрәш дәрте белән янды. Фашистлар кулына эләккәч тә, көрәшне дәвам итте, йөрәк каны белән язылган шигырьләрен калдырды.
Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә ахры кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.
А.Алиш дошман алдында тез чүкмәгән, әсирлек тормышының авыр шартларында да җиңүгә булган ышанычын югалтмаган, ватанына һәм халкына булган тугрылыкны соңгы сулышына кадәр саклаган! А.Алиш фашистлар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелә. Әмма аның патриотик шигырьләре, мавыктыргыч әкиятләре бүген дә безнең белән.
Әсирлектә фашизмга каршы алып барган тиңсез батырлыгы өчен Абдулла Алиш үлгәннән соң 1-дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Туган авылы Көектә аңа һәйкәл куела, музее эшли. Казанда Республика балалар иҗаты үзәге әдипнең исемен йөртә. 1997 нче елдан балаларга атап язылган иң яхшы әсәрләр өчен Абдулла Алиш исемендәге бүләкләр булдырылды.
Укытучы : Укучылар хәзер сезгә А.Алиш әкиятләре буенча эшләнгән викторина тәкъдим итәм.
Слайд №5 .Викторина
1. «Ай-яй, ай тәпиләрем! Тәпиләрем шулкадәр авырта, баса да алмыйм хәтта»
Бу юллар Алишның кайсы әкиятеннән?
(Куян кызы)
2. Ерак-ерак җирләргә очалар, укларын кадасалар еларлык итәләр.
(Нечкәбил)
3. Канкояр патшаның улы Капкорсакның кушаматы ничек?
(Бушборчак)
4. «Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз, ичмасам, безнең төсле сайрый алсагыз икән...». Бу юлларны кайсы әкият герое әйтә?
(Чыпчык)
5. Берсе ак берсе кара, үзләре гел сугышалар...
(Чукмар белән Тукмар)
6. Төскә алар тавык төсле чуар, ә башлары аларның песи башына бик ошый, күзләре котычкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр.
(Ябалак «Бик яхшы сабак алды ябалак» )
7. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим». Бу юлларны кайсы әкият героеннан ишеттек?
(Сертотмас үрдәк)
8. А.Алишның беренче әкияте ничек атала?
(Капкорсак патша)
9. А.Алишның татар халык мәкальләре белән аталган нинди әкиятләрен беләсез?
(«Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык», «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»)
«Койрыклар» әкиятендә куян нишләп койрыксыз кала язган?
(Ялкаулыгы аркасында)
Укытучы: Балалар булдырдыгыз. А.Алишның әкиятләрен яхшы беләсез, җавапларыгыз бик дөрес булды. Безнең яраткан язучыбыз А.Алишка үлгәндә 36 яшьтә тулмаган була. Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең батырлыгы, мавыктыргыч кызыклы әкиятләре белән безнең күңелләргә оста әкиятче, батыр көрәшче булып кереп калды. Шуның белән кичәбез тәмам. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!