kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Б?йр?м эшк?ртм?се

Нажмите, чтобы узнать подробности

Цель праздника: Создать праздничную атмосферу, хорошее настроение. Развивать коммуникативные способности, творческие способности учащихся через внеурочные мероприятия. Воспитывать у детей любовь к книге, желание хорошо учиться. Подготовительная работа: фото-презентация с фотографиями из жизни первоклассников. (Праздник проходит в актовом зале. Зал красочно оформлен: воздушные шары на которых написаны буквы, выставка книг, макеты персонажей любимых сказок, большой экран для демонстрации с проектора) Сценарий праздника для первоклашек. Где ученики показывают свои способности, умения, свой талант.Предлагается учителям первого класса национальных школ.Здесь вы можете найти стихи, песни о дружбе, о Букваре(Элифбе). Инcценирование сказки "Репка"
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Б?йр?м эшк?ртм?се »

Әлифба бәйрәме


Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .


1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә

Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.

Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым

Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.



3 укучы:.Әтәчтән дә иртәрәк

Уяндым мин элбэттэ

Хәерле иртә ,әнкәм,

Хәерле иртә , әткәм.


3 укучы: Әтием дә , әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

БЕРГӘ: Без инде зур үстек,

Мәктәпкә дә килдек.


1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:

1.Исемем минемАльмир 2. Мин Эмма-тырыш кыз мин

Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.

Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.


3.Мин гаиләдә кече малай 4. Русча дөрес,матур сөйлим

Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.

Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп

Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.


5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Апамнан калышмыйм диеп

Ин зурысы мин булам Тырышам бар көчемә.

Карлар көрим,утын ярам Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Укуда да булдырам. Максат куйдым үземә.

7. Гаиләдә мин бер генә БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?

Яратам күп укырга Без класста унике

Башваткычлар чишәргә Аерылмас дус булып

Чиста,пөхтә язарга. Тату булып үсәбез .


ҖЫР: Дуслык турында.


1 . Дуслар белән күңелле 2. Безнең дуслык нык булсын

Яшәве рәхәт . Мәңгелек булсын .

Дустың булганың өчен Көннәребез гел шулай

Сиңа зур рәхмәт . Шатлыкта узсын .

Кушымта : Син минем якын дустым,

Мин синең дустың .

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы өчен .


Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :


Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .


И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .


Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А – ана , а – авыл

Барчасы күреп китсен . А – Ватан , А – Казаным .

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.


Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!


Әлифба: Исәнмесез, дусларым.


Балалар: Исәнме, Әлифба!


Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

.Э Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән? Сөйләп күрсәтегез әле.


1 укучы:Тышта кояш колгэндэ 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.


4. Ә малайларга Әлифба 5. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.


6. Курыкмаска салкыннан 7. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

8.Әлифба алгач әтием миңа 9. Бәхетле мин әлифбам

Бик-бик сөенгән идем. Анам телем өйрәндем

Белдем -Әлифба- телнең ачкычы Үстем инде әлифбам

Белем иленең тәүге баскычы. Тәртипкә дә өйрәндем.


11. Кадерлем әлифбам 10 .Белем сараен ачып керергә

Инде китәсең миннән. Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Әлифбам – беренчесе Һәрбер укучы бик күп укысын

Әнием күк кадерлесе. Китап иң якын дустыгыз булсын.


Әлифба:

Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым,

Шуны белегез:

Фәкать әлифба

Белемгә нигез.



Укучы: Әлифба,әлифба,

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.


Укытучы: Әлифба дәресләрендә без укучылар укырга гына өйрәнмәдек, ә бик күп әкиятләр белән дә таныштык.Әйдәгез әле, янә тагын бер тапкыр без әкият геройларын искә төшереп узыйк.

Игътибар белән тыңлагыз сүз нинди әкият герое турында бара икән?


  1. Мине барысыда куркак,- ди

Миннән барысыда көләләр.

Колакларым минем шундый озын

Төлке аркасында шундый озын колаклы булып калдым.-ди ( куян)


  1. Мин купшы киенергә һ әм тәмләп ашарга яратам. Үзем берәр хәйлә эзләп табаргада

күп сорамыйм –ди ........(төлке)


  1. Мине барысыда куркыныч усал диләр.Миннән барсыда куркалар,чөнки мин кәҗәнең

Җырын отып алып, ул өйдә юк чакта шул җырны җырлап, аның бәрәннәре янына кердем һәм аларны берәм-берәм тотып ашап бетердем – ди.......(бүре)


  1. Күрегезче , балалар,

Шалкан быел бик уңган.

Самавыр хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалканны? (бабай, кайсы әкияттән? )


Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.












Әлифба: Кадерле,балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Акыллы булыгыз,

Гел бишкә укыгыз.

Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Туган тел”не калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.


Укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба,

Хуш, сау бул, Әлифба!



Туган тел: Исәнмесез, нәни дусларым!

Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Сез мине бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз.

Укучылар:

Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Туган тел: Дусларым, якыннарым –

Сүзләр, хәрефләр

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барабыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз!

Укучы: Туган телдә аңлашабыз,

Әкиятләр сөйлибез.

Бигрәк матур, бигрәк назлы

Безнең татар телебез.

Укучы: Бөек Тукай шигырьләрен

Язган татар телендә.

Тукай шигырьләрен укып

Шатланабыз без көн дә.

Укучы: Су анасы,Шүрәлене

Яратып та өлгердек,

Шүрәлеле урманнарны

Матурлыкларын күрдек.

Укучы: Урманнарда озатып йөрдек,

Сарык белән кәҗәне

Йөрәкләрне сихерләде

Тукай әкиятләре.


Укытучы: Әйе, укучылар татар халкының бөек язучысы Г.Тукайның бик күп әкиятләре белән таныштык. Сезнең исегездәдер, безнең Әлифба китабы да Г. Тукайның туган тел турында шигыре белән башланып китте.

Язның матур көннәрендә апрель аенда Г. Тукайның туган көне. Үзенең кыска гына гомере эчендә бар дөньяга билгеле булган гүзәл әсәрләр иҗат итеп өлгергән, олылырныңда, балаларныңда яраткан дустына әйләнгән.


Укучы: Татар теле - анам теле,

Изге туган тел.

Бишек җыры белән көйләп

Назлый торган тел.

Туган тел: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өр- яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч -

Таплама китапны.



ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ


.

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .


1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

“5” кә укырга.








Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.


Хөрмәтле әти-әниләр!

Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.




ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ


1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп

Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .

Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .

3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил

Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .

Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел

Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Б?йр?м эшк?ртм?се

Автор: Гареева Ильмира Афляховна

Дата: 02.02.2015

Номер свидетельства: 165819


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства