Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе
Авылым тарихы
(викторина)
Зәйнетдинова Эльмира
Робертовна
3 – 4 класслар
Тема: Авылым тарихы.
Занятиянең формасы: Авыл тарихы буенча әдәби викторина.
Методлары: Телдән сорау, беседа, иллюстрацияләр методы, күргәзмә методы (наглядный).
Максат: Балаларның авыл тарихы буенча белемнәрен тикшерү.
Бурычлар:
1. Туган авыл, туган җирнең тарихын белү, үзеннең нәсел җепләрең, шәҗәрәңә карата кызыксыну уяту.
2. Сөйләм телен баету, балаларың уйлау – фикерләү, хәтер, коммуникатив күнекмәләрен үстерү, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру.
3.Туган авылга, туган җиргә, аның кешеләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
- проектор
- ноутбук
- презентация “Авылым тарихы”
- “Тирән тамырлы Түнтәрем”китабы
- жетоннар, сигнал бирү өчен кыңгыраулар
Әдәбият :
1. Р. Зарипов “Тирән тамырлы Түнтәрем”.
2. Матбугатта авылыбыз тарихына багышланган язмалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
а) укучыларны сәламләү. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү
б) кереш беседа
- Исәнмесез, укучылар. Без бүген дәрестә авылыбыз тарихына багышланган викторина уздырачакбыз. Без моңарчы сыйныф җитәкчеләре уздырган тәрбия сәгатьләрендә, озынайтылган көн төркемендә уздырган клуб сәгатьләре вакытында, башлангыч сыйныфлар атналыкларында, шулай ук әби – бабаларыбыз тарихы буенча күп сөйләштек, тыңладык. Бүген мин сезнең белән авылыбыз тарихы буенча викторина үткәрергә булдым.
Булган белемнәребезне барлыйк, искә төшерик эле, онытылган яки белеп бетермәгән әйберләребез булса белемнәребезне тагы да баетырбыз.
Шәҗәрәсен, үз Туган җиренең тарихын, белмәгән кешенең киләчәге була алмый. Без шушы җирлектә без туганчы булган вакыйгалар, аның кешеләре турында хәбәрдар булырга тиеш.
II. Төп өлеш.
Балаларның авыл тарихы буенча белемнәрен тикшерү, тагы да баету, үзара дус тату уйнауларына ирешү.
Ә хәзер викторинабызны башлыйбыз. Викторинада 2 команда катнаша.
Кайсы команда җавапны алдан белә, аңа жетоннар бирелә. Җаваплар тулы булмаганда икенче команда тулыландырып үзенә өстәмә баллар эшли ала.
Балалар, Викторинабызны башланганчы барыбыз бергә галәмнән җир планетасын эзлик әле. (Слайд № 2)
Җирдән үзебез яшәгән материкны табабыз. (Слайд №3)
Ә хәзер Россия дәүләтен, аннан Татарстаныбызны табыйк. (Слайд № 4 – 5)
Татарстан картасыннан Балтач районы һәм Түнтәребезне табабыз. Ә болары безгә таныш Түнтәр мәчете болыннары,үзәннәре (Слайд № 6 – 11)
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни икәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен. (Слайд № 12 – 14)
1 – сорау,җавап. (Слайд № 15 – 16)
Түнтәр авылына ничә яшь?
2 – сорау, җавап. (Слайд № 17 – 21)
Түнтәр авылына кемнәр һәм кайчан нигез салган? Алар кайдан килеп урнашканнар?
Түнтәр авылына моннан 400 ел элек Яңгул авылыннан күчеп утырган 6 бертуган нигез салган. Янгол бабайның 6 улы: Яңгырчы, Кушай, Кушанбай, Күркә, Үкәче, Үтәй.
3 – сорау, җавап. (Слайд № 22).
Түнтәр исеменең килеп чыгышы турында нинди риваятьләр бар?
Авылның Түнтәр дип исемләнүендә төрле риваятьләр бар. Ул заманнарда бу тирәдә электән урнашкан ар авыллары татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, куып җибәрергә уйлап, сукалган җирләрен кирегә аударып боларга янәдән уңайга түнтәргәндә бер – берсенә “түнтәрегез, түнтәрешегез” диеп әйтешеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр.
4 – сорау, җавап. (Слайд № 23 – 36).
Элек авылыбыз ни өчен данлыклы булган?
Түнтәр авылында “Ислам дөньясында Идел-Урал төбәгендә “Нәкышбәнди” (Мәрхәмәтлелек) орденына лаек булган өч ишанның берсе – данлыклы Гали ишан, аның шәкерте Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсен җитәклиләр. Түнтәр мәдрәсәсенә бик ерак җирләрдән дә килеп укыганнар. XVIII-XIX гасырларда Бохарада Сарайбҗа китапханәсендә китап күчерүче (хаттатлар) булып Түнтәрдән тулы бер династиянең иҗат итүе тарихта теркәлгән.
5 –сорау, җавап. (Слайд 37 – 39).
Түнтәрдә ничә мәчет булган? Алар кайда урнашкан булганнар?
Ике мәчет булган. Берсе Тау асты урамында почтальон Әлфинур апаның бакча башы урынында, икенчесе иске мәктәп урынында булган.
6 – сорау, җавап. (Слайд 40 – 42).
Хәзерге мәчет бинасы ничәнче елда ачылды Һәм ул кем исемен йөртә?
2001 елда ачылды, Ишмөхәммәт хәзрәт исемен йөртә.
7 – сорау, җавап. (Слайд 43 – 52).
Авылыбызда борынгыдан калган нинди биналар бар?Алар элек ни өчен төзелгән?
Мәдрәсә бинасы, йөз ел элек мәдрәсә ашханәсе булып торган бина, Хәкимовлар кибете булып торган таш бина, иске мәчет бинасы бар.
8 – сорау, җавап. (Слайд 53 – 55).
Бөек Ватан сугышына Түнтәрдән якынча ничә кеше китә? Аларның күпмесе сугыш кырларында ятып кала?
Бөек Ватан сугышына Түнтәрдән 309 кеше китә, 162 кеше яу кырында ятып кала, 147 кеше әйләнеп кайта.
9 – сорау ,җавап. (Слайд 56 – 57).
Хәзерге вакытта авылыбызда сугышта катнашкан ничә ветеран яши?Кемнәр алар?
Хәзерге вакытта авылыбызда сугышта катнашкан бер ветеран гына яши. Ул Газизов Вагиз бабай. Чыгышы Түнтәрнеке булган Сафиуллин Таһир абый Балтачта яши.
10 – сорау, җавап. (Слайд 58 – 60).
Кем ул Җәүдәт Айдаров? Түнтәр белән бәйләнеше нинди?
Җәүдәт Айдаров Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1960) һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985). 7 сугышчан медальгә ия. 2001 елда вафат. Түнтәр зиратында җирләнгән. Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Айдаров - Ишмөхәммәт хәзрәт оныгы.
11 – сорау, җавап. (Слайд 61 – 64).
Түнтәрдән чыккан атаклы кешеләрдән тагын кемнәрне беләсез?
Балалар язучысы, мәгърифәтче, журналист Габделхәй Динмөхәммәтов. Гыйлаҗетдин Закиров — полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән совет офицеры. Фарук Нәкыйпов – Ишми хәзрзтнең оныгы. Рүзилә Кашапова – СССРның Верховный Советы депутаты. Захид Мәхмүди – язучы.
12 – сорау, җавап. (Слайд 65 – 66).
Кайсы елларда Түнтәр авылы район үзәге булып тора?
13 – сорау, җавап. (Слайд 67 – 70).
Авылыбыз тирәсендә нинди елгалар,урманнар,үзәнлекләр һ.б. бар ?
Авылыбыз тирәсендә Көек елгасы, Көек плотинасы, Шүрәле тавы, Шүрәле чишмәсе, Садри елгасы, Садри плотинасы, Рафикъ елгасы, Мәзин елгасы, Яшь урман, Изгеләр чишмәсе, Зур авыл чишмәсе, Корт бакчасы, Дегет базы елгасы, Аю аланы, Әҗмән елгасы, Латыйфа түмгәге, Баязит үзәне, Ташлы елга, Кичү башы, Зур сазлык, Кечкенә саз, Ак тау тармагы чишмәсе, Газыйм елгасы, Исхак бай ындыры, Каенлык чокыры, Әсма ындыры, Өч тал бар.
14 – сорау, җавап. (Слайд 71 – 74).
Нәсел шәҗәрәсе нинди формаларда була? Син үзеңнең шәҗәрәңне беләсеңме?
Җиде бабаңны белү һәркем өчен дә фарыз гамәл булып тора. Укучылар үзләренең нәсел-шәҗәрәләре белән таныштыралар.
Алдагы слайдларда (слайд 75 – 94) Түнтәр музее экспонатлары, архив документлары һәм авылыбыз зиратындагы борынгы кабер ташлары белән таныша аласыз.
Йомгаклау:
а) Викторинага нәтиҗә ясау. Жюри сүзе.
б) Укучыларны котлау, мактау. Командаларны бүләкләү. Аеруча актив катнашкан балаларны мактау, бүләкләү.
Балалар, менә викторинабыз тәмам булды. Ул сезгә авылыбыз тарихы турында белемнәрегезне барларга ярдәм иткәндер. Авылыбызның тарихы бик бай булган,даны бик еракларга таралган. Киләчәктә сез дә авылыбызны саклаучы,яхшы, тәртипле туган җиребезгә файда китерүче кешеләр булырга тырышырсыз дип ышанам.