kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

1 нче классларны укучылар сафына багышлау б?йр?ме

Нажмите, чтобы узнать подробности

1 нче классларны укучылар сафына багышлау б?йр?ме. 

?и?азлау: Плакат:  Ис?нмесез, минем н?ни дуслар!

                                   Хуш килдегез, р?хим итегез!

                                   Кулга тотып белем ачкычларын,

                                   Я, ?йд?гез, т?рд?н ?тегез!

Т?рле х?рефл?р, саннар, шарлар, цветочки, ракета моделе, самолет, хат, геометрик фигуралардан т?зелг?н Ду?гыз баласы,  г?мб?л?р, планета исемн?ре язылган плакатлар ??м йолдызлар,  ?ни, ?ти, ?би, бабай, абый, мин), Буратино, магнитофон, аудиокассеталар + караоке, саннар р?те язылган таблица, открыткалар, д?реслекл?р, табышмаклар, 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«1 нче классларны укучылар сафына багышлау б?йр?ме »


Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”









1 нче классларны укучылар сафына багышлау бәйрәме

















Үткәрде: башлангыч сыйныф

укытучысы Инсапова Р.Р.








Җиһазлау: Плакат: Исәнмесез, минем нәни дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Төрле хәрефләр, саннар, шарлар, цветочки, ракета моделе, самолет, хат, геометрик фигуралардан төзелгән Дуңгыз баласы, гөмбәләр, планета исемнәре язылган плакатлар һәм йолдызлар, әни, әти, әби, бабай, абый, мин), Буратино, магнитофон, аудиокассеталар + караоке, саннар рәте язылган таблица, открыткалар, дәреслекләр, табышмаклар,


Укытучы. Кадерле балалар! Бүген сезнең тантаналы һәм шул ук вакытта бик истәлекле көнегез! Сез мәктәпкә укырга килдегез. Әле кичә генә сезгә әниләрегез “улым”, “кызым” дип эндәшә иделәр. Ә бүгеннән инде сезнең турыда “болар укучылар” дип әйтәчәкләр.

Мәктәп сезнең икенче өегезгә әйләнер, монда сез үзегезгә бик күп дуслар табарсыз. Класс дип атала торган менә бу бүлмәдә сез һәркөнне нинди дә булса яңа бүләкләр алырсыз. Ләкин болар уенчыклар да тәгел, конфетлар да түгел. Бу бүләк- белем дип атала. Кем соң сезгә бу белемнәрне алуда ярдәм итәр? (Укытучы)

Укытучы. - Әйе, мин сезнең беренче укытучыгыз булам , без инде сезнең белән таныш. Ә кемнәр оныткан мин аларның исләренә төшерәм, мин - Раушания Рәхимҗан кызы. Кадерле укучылар! Мин сез акыллы, хезмәт сөючән, тәрбияле булып үссеннәр өчен көчемне кызганмам һәм сезне беренче уку көне белән котлыйм , һәрберегезнең яхшы укучылар булуын телим.

Мәктәп еллары, ул иң күңелле һәм мавыктыргыч еллар. Алар шулкадәр кызык һәм сез һәрвакыт һәрбер әйбергә гаҗәпләнерсез. Иң әһәмиятлесе - беренче тапкыр булган күренешләр күңелләрдә һәрвакыт озак саклана.

Уен: Шатлыгың белән бүлеш”. Минем кулымда чәчәк, ул миңа шатлык алып килде, чөнки аны миңа сез бүләк иттегез. Бу чәчәкне мин елмаеп сиңа бирәм, ә син аны ,елмаеп, үзеңнең кырыеңдагы иптәшеңә бир.

Балалар бер-берсенә чәчәк бирәләр һәм бер – берсенә карап елмаялар.

Укытучы. Ә хәзер уң якка, сулга, артка, тирә - якка карап елмаегыз. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу елмаю нәрсә турында белгертә?

Балалар. Әгәр дә кеше елмая икән, шулай булгач аңа яхшы, ул үзенә бүләк алган, аны мактыйлар, ул игелекле эш эшләгән, яки “5” ле алган.

Укытучы. Ә тагын елмаю шуның турында белгертә, безнең бүген һәрберебезнең күңеле күтәренке, әйдәгез шушы матур елмаюлар күтәренке күңел белән безнең мәктәптә һәр көнебез башлансын.

Уен мизгеле.

Укытучы. Безгә чит планетадан ЯИНАНАЗ безгә космик конверт җибәргән. Әйдәгез әле, карап карыйк, аның эчендә нәрсәләр бар микән?

“Кадерле балалар! Мин сезне иксез-чиксез Белем иленә беренче космик сәяхәткә чакырам. Сез дүрт планетада булырсыз. Сезнең сәяхәтегез бик кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калам.

Белем патшабикәсе”

Укытучы. Балалар! Сәяхәткә кузгалабызмы?

Балалар. Әйе!

Укытучы. Ә мин сезгә ракетада очарга тәгъдим итәм. Менә безнең ракета(тактага эленә). Бу ракетада без ерак космик сәяхәткә очарбыз. Ләкин Белем иленә сәяхәткә кузгалганчы, безгә портфель җыярга кирәк. Һәрберегез дә беләме икән мәктәпкә нәрсәләр алырга, ә кайсы әйберләрне өйдә калдырырга? Хәзер шуны тикшереп узыйк.

“Портфель җый” уены.

Укытучы. Шулай итеп, балалар, әгәр дә мин мәктәпкә алып килергә тиешле предметны әйтсәм, сез кул чабасыз, ә әгәр дә ул предмет мәктәптә кирәкми икән, ул вакытта аякларыгызны тыпырдатасыз.

Дәреслек һәм китаплар,

Уенчык тычкан.

Паровоз һәм машина,

Төрле төстәге пластилин.

Кисточка һәм буяулар,

Яңа ел маскалары.

Бозгыч һәм китап кыстыргычлар.

Степлер һәм дәфтәр,

Расписание, көндәлек

Укучы мәктәпкә әзер!

Укытучы. Булдырдыгыз! Афәрин! Бүген мин сезнең капитаныгыз. Барыгыз да яхшылап урыннарыгызга утырдыгызмы? Ә ракета ничек гүли?

Балалар.У-у-у-у!

Укытучы.Әйдәгез, хыялланып алыйк. Күзләрегезне йомыгыз һәм күзалдыгызга китерегез: без сезнең белән беренче планетага юл тотабыз. Игътибар: 10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1 очтык!

Балалар.У-у-у-у!

Уйлап тап!” планетасы

Укытучы. Безнең ракета “Уйлап тап!” планетасына төшеп утырды. Безне Белем иле буйлап Буратино йөртәчәк. Ул безгә сораулар һәм биремнәр әзерләгән.

Табышмак:

Акчасыз керәсең,

Белем алып чыгасың. (мәктәп)

Укытучы. Сез бүген беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Һәр мәктәпнең үз кагыйдәләре бар һәм бу кагыйдәләрне һәрбер бала һичшиксез үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне беләсегез киләме?

Җавап бирәсең килсә - шаулама,

Ә бары тик кулыңны күтәр.

Җавап бирәсең килсә - бас әкрен генә

Әгәр утырырга кушсалар – утыр тыныч кына.

Парта - карават түгел,

Сузылып ятарга ярамый.

Парта артында төз утыр

Һәм үрнәк тот үзеңне!

Укытучы. Булдырдыгыз! Беренче сынауны сез яхшы үттегез. Икенче сынау. Табышмакларның җавапларын табарга.

  1. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән (китап)

  1. Мин турылыкны яратам,

Мин - иң турысы.

Туры сызык сызганда,

Булышам мин барысына. (линейка)

  1. Үзенең койрыгын курыкмыйча

Буяуларга тыга.

Яңадан буялган койрыгын

Йөртә ул альбом бите буйлап. (кисточка)

  1. Нинди таяк минем кулда

Төрле эзләр сала ул биткә.

Кирәклесен язып бетергәч,

Сузылып ята партага. (ручка)

Укытучы. Булдырдыгыз! Бу сынауны да уңышлы үттегез! Буратино юлыбызны дәвам итәргә чакыра. Очарга әзерләнәбез.

Балалар.Без очарга әзер!

Укытучы.Каешларны эләктерергә!

Балалар.Каешларны эләктерергә әзер!

Укытучы. Сәяхәтне дәвам итәргә сез эзерме? Алай булгач, икенче планетага юл тоттык!

10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1 Башладык!

Балалар. У-у-у-у!

Математика” планетасы

Укытучы. “Математика” планетасында Буратино безгә мисаллар һәм мәсьәләләр әзерләгән. Әлегә сез бу планетада кунак кына булсагыз да, сезгә дә ул төрле биремнәр тәкъдим итә.

1 нче бирем. Очучы булыр өчен

Һавага очар өчен

Бик күпне белергә,

Эшләргә кирәк.

Һәм менә бу эштә

Очучыларга ярдәмгә

Математика фәне килә.

1 . Самолетны саннар рәте буенча дөрес итеп очырып җибәрергә.


9

1

2 5


3 4 7

8

6






Укытучы. Саннар рәтен беләсез.

2 нче бирем. Ә хәзер сезнең мәсьәлә чишә белүегезне тикшерәм.

а) Каен төбендә 5 гөмбә, чыршы төбендә 3(өчәү). Барысы ничә гөмбә? Әйдә әле ,санап кара.

б) Керпенең кәрзинендә 2 гөмбәсе бар. Ул тагын берне тапты. Кемнең җавабы әзер? Керпенең ничә гөмбәсе булды?

3 нче бирем. Бу космик дуңгыз баласы нинди геометрик фигуралардан тора?

Укытучы. Безнең юлыбыз җиңелләрдән түгел. Шуның өчен мин алдагы планетага очканчы, аз гына ял итәргә һәм шаярып алырга тәкъдим итәм. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез дөрес итеп кирәк урында “Мин” дип җавап бирергә тиеш.

  • Кем шоколад ярата? (мин)

  • Кем мармелад ярата? (мин)

  • Кем груша ярата? (мин)

  • Кем колакларын бер дә юмый? (шапшак)

  • Кем апельсин ярата? (мин)

  • Кем мандарин ярата? (мин)

  • Кем бензин эчә?(машина)

Укытучы.Ял иттегезме, хәзер Буратино белән бергә юлыбызны дәвам итәбез. Очарга әзерләнәбез.

Балалар.Без очарга әзер!

Укытучы.Каешларны эләктерергә!

Балалар.Каешларны эләктерергә әзер!

Укытучы. Сәяхәтне дәвам итәргә сез эзерме? Алда “Укы әле планетасы”!

10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1 Башладык!

Балалар. У-у-у-у!

Укы әле” планетасы.

1 нче бирем. Бу планетада да сезгә Буратино биремнәр хәзерләгән. (тактада хәрефләрдән сүзләр төзелгән ӘНИ, ӘТИ, ӘБИ, БАБАЙ, АБЫЙ, МИН)

Укытучы.Боларның бөтенесен ничек бер сүз белән атарга була? (гаилә) Гаиләгез сезгә һәрвакытта да укуда ярдәм итсен һәм сезнең уңышларга сөенсен.

2 нче бирем. Буратино хәзер сезнең нинди әкият һәм аларның геройларын белүегезне тикшерә.

Укытучы.Уйлагыз әле, кем турында сүз бара?

а) – Мин бабайдан киттем,

Мин әбидән киттем

Куян, синнән генә китәрмен инде (“Тугәрәк икмәк”)

б) Бер кызны әнисе әбисенә пирожкилар илтергә җибәргән. Урманга кермәскә кушкан. Нинди кыз турында сүз бара?(“Кызыл калфак”)

В) Кеше сыман үзе,

Маңгаенда мөгезе,

Бармаклары озын

Кешеләрне көлдереп,

Кытыклап үтерә торган гадәте бар.

Бу кайсы әкият герое? (“Шүрәле”)

Укытучы. Афарин! Бик күп әкиятләр беләсез икән. Буратино сезне бик ошатты. Ул сезне соңгы планетага чакыра. Анда бик күңелле булачак.

Укытучы.Очарга әзерләнәбез.

Балалар.Без очарга әзер!

Укытучы.Каешларны эләктерергә!

Балалар.Каешларны эләктерергә әзер!

Укытучы. Сәяхәтне дәвам итәргә сез эзерме? Алай булгач, соңгы планетага юл тоттык!

10, 9, 8, 7, 6, 5, 4, 3, 2, 1 Башладык!

Балалар. У-у-у-у!

Иҗат планетасы.

1 нче бирем.

Укытучы. Бу планетада күңелле булса да, Буратино барыбер сезнең белемнәрне тикшерергә булган. Балалар, сез барыгыз да җырларга яратасыз. Шуның өчен Буратиноның биремнәрен сез бернинди авырлыксыз үти алырсыз. Көй буенча җырны танырга кирәк булыр.

  1. “Туган тел”

  2. “Мин үсәм, үсәм, үсәм”

  3. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

  4. “Кәрия-Зәкәрия”

2 нче бирем.

Бүген сезнең мәктәптә беренче көнегез. Белем бәйрәмендә катнаштыгыз. Үзегездән өлкән укучыларны күрдегез. Апалар һәм абыйлар сезгә бик күп бүләкләр бирделәр. Бу көн сезнең хәтерегездә озак саклансын. Бүгенге бәйрәмдә сезгә нәрсәләр ошады? (укучылардан сораштыру). Өйдә үзегезнең мәктәптә беренче көн истәлеген рәсем итеп ясагыз. “Минем мәктәптә беренче көнем”

Шулай итеп, безнең сәяхәтебез тәмамланды. Без Буратино белән Белем илендә сәяхәттә булдык. Беренче сынауларны уңышлы үттегез. Хәзер сезне горурлык белән 1 нче сыйныф укучылары дип әйтергә мөмкин. Бүгеннән сез укучылар! Котлыйм сезне! 1 нче сыйныф укучыларының вәгъдәләрен бирергә әзерләнегез. Хор белән кабатлагыз. “Сүз бирәм!”

1 нче сыйныф укучыларының вәгъдәләре.

1. Бөтен кеше алдында сәламәт булырга һәм мәктәпкә төгәл йөрергә, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

2. Яхшы укырга һәм язарга. “4” ле һәм “5” леләр гына алырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

3. Классташларым белән дус булырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

4. Мәктәптә йөгермәскә, тәртипле укучы булырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

5. Биргән вәгъдәмне бозган очракта, үземнең сөт тешемне бирәм, һәрвакыт дежур торырмын, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

6. Яхшы укучы булырмын, биргән вәгъдәләремне үтәрмен, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

Открыткалар бүләк итү.

Укытучы. Балаларны тәрбияләү бик авыр. Моның өчен бик күп нәрсә белергә кирәк. Ата-аналарга теләгем шундый: балаларга һәрвакыт булышырга, аларны иртән мәктәпкә җыярга. Һәвакыт киңәшләр бирергә, төрле кызыклы китаплар укырга, ял көннәрендә балалар белән бергә булырга, авырулардан сакланыр өчен аларны чыныктырырга. Җыелышларның һәрберсендә катнашырга. Ә иң әһәмиятлесе – мин сезгә түземлелек телим.

Кадерле ата-аналар! Сезгә дә чират килеп җитте. Хәзер сез беренче класс укучылары ата-аналарының вәгъдәсен бирәсез.

Ата-аналар вәгъдәсе.

  1. Мин әтиме яки әниме баланы һәрвакыт мактарга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

  2. Баланы билгеләнгән вакытта мәктәпкә укырга озатырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

  3. Укуда аңа булышырга һәм бергәләп чит тел өйрәнергә, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

  4. “2” ле өчен баланы ачуланмаска һәм аңа дәрес караганда булышырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

  5. Әгәр мин вәгъдәмне бозсам, үземнең соңгы тешемне бирәм һәм балама һәркөнне тәмле ризыклар ашатырга, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

  6. Шунда мин үрнәк ата-ана булырмын һәм биргән вәгъдәмне бервакытта да онытмамын, сүз бирәм! (Сүз бирәм!)

Укытучы. Шулай итеп, сезнең беренче дәресегез ахырына якынлашты. Иртәгә без Буратино белән Белем иленә сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Ә инде бу сәяхәттә безгә якын дуслар – дәреслекләребез ярдәмгә килер.

Дәреслекләр тарату.













Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
1 нче классларны укучылар сафына багышлау б?йр?ме

Автор: Инсапова Раушания Рахимзяновна

Дата: 12.06.2015

Номер свидетельства: 219400


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства