Ахметов Тимерхан Асгатович – Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең музыка укытучысы
Музыка. 2 класс.
Дәрес темасы “Музыка сәнгатенең төп өч төре”
Максат: музыканың төп өч төре җыр, марш, бию белән таныштыру.
Бурычлар: балаларда музыкага мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләргә, музыкаль тәэсирләрен баетырга;
-табигый яңгыравыклы тавыш белән җиңел, көчәнмичә һәм аһәңле итеп җырлау;
- җырларны бергә башлау һәм тәмамлау.
Җиһазлау: Муз. уен кораллары, ноутбук, баян, П.И.Чайковский, С. Рахманинов, С.Прокофьев портретлары.
Дәрес планы.
1. Оештыру моменты. Муз.сәламләү.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Җырлау күнегүләрен башкару.
2. “1 сентябрь” М.Мозафаров муз. – җыр өстендә эш.
III.Төп өлеше.
- Үткән дәрестә без сезнең белән музыкада өч нигез, өч кит барлыгын ачыклага идек. Әйдәгез аларны искә төшерик, нинди китлар алар?
- Хәзер яңгыраячак әсәрне игътибар белән тыңлагыз. Бу нинди кит?
1) “Совет Армиясе маршы” С.Сәйдәшев муз. – тыңлау
- Нинди кит яңгырады? (МАРШ),
- Ни өчен сез аны марш дип атыйсыз? Бу музыкага нәрсә эшләп була? (атлап, маршировать)
- Әйдәгез әле без дә бу маршка атлыйк.
- Хәзер тагын бер әсәр яңгыраячак. Игътибар белән тыңлагыз. Бу нинди кит?
2) “Итальян полькасы” С.Рахманинов муз. - тыңлау
- Нинди кит яңгырады? (БИЮ),
- Ни өчен сез аны бию дип атыйсыз? Бу музыкага нәрсә эшләп була? (биеп)
- Бу бию көе ничек яңгырады? (Җиңел, җитез, күңелле)
3) “Итальян полькасы” С.Рахманинов муз. – музыка уен коралларында уйнау
- Хәзер мин сезгә бер әсәр башкарам. Сез әйтегез – нинди кит ул?
3) “Алтын көз” А Батыршин муз. – тыңлау.
- Нинди кит яңгырады? (ҖЫР),
- Ни өчен сез аны җыр дип атыйсыз? (Чөнки аның сүзләре, көе бар, аны җырлыйлар).
- Бүген без сезнең белән бу җырны өйрәнәбез. Тик җырлый башлар өчен безгә җырлау кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.
Җырлаганда дөрес итеп утырырга кирәк, аркалар төз, куллар тездә булырга тиеш.
Җырлый башлар алдыннан сулыш алырга кирәк.
Җырлаганды тын гына сулагыз
Сузык авазларны сузып, тартыкларны ачык һәм тиз әйтегез.
4) “Алтын көз” А Батыршин муз. –өйрәнү, җырлау.
Дәресне йомгаклау.
Билгеләр кую.