kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сэнгать мэктэбендэ музыкаль тэрбия бирунен эхэмияте

Нажмите, чтобы узнать подробности

Жыр музык кешенен гомерлек юлдашы.Шунын белэн бергэ ул бик яхшы тэрбия чарасы да.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сэнгать мэктэбендэ музыкаль тэрбия бирунен эхэмияте»

Сәнгать мәктәбендә музыкаль тәрбия бирүнең әһәмияте



Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һэм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.

Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык теле белән әйтсәк:"Җыр- күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч". Җыр - моң ,сәнгать яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була.Ә нечкә күңелле , матурлыкны аңлаган кеше беркайчанда начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылын ярата,чит җирләрдә туган ягын сагынып яши, йомшак күңелле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була.Э балалар бакчасыннан сон куп кенэ балалар музыкаль белем алыр очен сэнгать мэктэбенэ килэ. Һәр баланың музыкага сәләте бар! Аны бары тик дорес яктан ача белергэ кирэк.

Баланы кайчан, нинди мәктәпкә алып барырга, кайсы булекне һәм укытучыны ничек сайларга – баласы булган һәр әти-әни бу сорауга җавапны үзенчә таба. Э укытучылар уз киңәшләрен тәкъдим итә. Иң мөһиме: музыка балага рәхәтлек бирергә, күңелен үстерергә тиеш!



Бугенге кондэ сэнгать мәктәбендә укырга теләге булган һәр бала кабул ителэ. Чонки алда эйткэнемчэ хэр баланын сэлэте бар. Бер дә җырламый, көй танымый торган балалар да купмедер вакыт укыгач шаккатырырга момкин. Хезмәт сөйгән бала, музыкага сәләте зур булмаса да, югары нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкин. Укытучы белән әти-әни ихлас ярдәм иткәндә, һәр баланы кызыктырып була.

Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү- ишетү сәләтен үстерүдән башлана. Баш миенә тавыш дулкыннары ишетү органнары аша тапшырыла. Балаларны кечкенәдән үк музыканы танырга, чагыштырырга, аңа карата үзенең мөнәсәбәтен белдерергә өйрәтергә кирәк

Вокал дәресләрендә күптөрле җыр күнегүләре кулланыла. Тик аларны башкарганчы, балаларны музыкаль авазларны кабул итәргә өйрәтергә кирәк. Бала нәрсә һәм ни өчен җырлаганын аңлап, белеп җырларга тиеш. Шулай булмаганда , ул күнегүләр сүз һәм аваз тезмәләре булудан артмый.

Балалар арасында , көйне дөрес отып алмыйча," гүләп" җырлаучыларны еш очратырга туры килә.Шуңа күрә аларның табигый тавышларын һәм тембрларын саклап, чиста, тигез яңгыравыклы тавыш белән кычкырмыйча җырларга өйрәтэбез.

Гомумэн алганда сэнгать мэктэбенэ йоргэн балалар башка балаларга караганда аерылып тора. Алар эчкерсез, саф кунелле, самими карашлы балалар минемчэ.

Борчуыбыз да юк тугел.. Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга музыка мәктәбендә шөгыльләнү шактый авырлашты. Мэктэплэрдэ балаларга йөкләмә бик нык артты, аларның вакыты бик тыгыз. Ә сэнгать мэктэбенэ йоргэн балаларга даими шөгыльләнү кирәк. Хәер, мәктәптә ныклабрак укыймы, әллә музыка белән күбрәк шөгыльләнәме – монысын бала үзе хәл итә. Әти-әниләр вакытны дөрес бүлә белсә, берсенә дә зыян килмәс, әлбәттә.



Сәләтле музыка әһелләре бармак белән генә санарлык. Безнең максат: балаларга музыкаль һәм эстетик белем һәм тәрбия бирү. Бездә шөгыльләнгән балалар барысы тормышта үз урынын таба, төрле өлкәләрдә уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә, зәвыклы һәм зыялы шәхес булып формалаша




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Музыка

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Сэнгать мэктэбендэ музыкаль тэрбия бирунен эхэмияте

Автор: Ахметзянова Муршида Мирзахановна

Дата: 10.01.2020

Номер свидетельства: 535152


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства