Тема: Икеурынлы санга язып б?л? к?некм?л?рен ныгыту.
Максат:
- Икеурынлы санга баганалап язып б?л? к?некм?л?рен ныгыту.
- Х?р?к?тк? м?сь?л?л?р чиш?, логик фикерл?? к?нем?л?рен ?стер?.
- Ф?нн?рг? кызыксыну уяту, космонавтика турында белемн?рне тулыландыру.
?и?азлау: проектор, Miсrosoft Power Point форматында презентация, индивидуаль эш ?чен т?рле авырлыктагы карточкалар.
Просмотр содержимого документа
«Урок по математике для 4 класса. Тема: Икеурынлы санга язып б?л? к?некм?л?рен ныгыту. »
Тема: Икеурынлы санга язып бүлү күнекмәләрен ныгыту.
Максат:
Икеурынлы санга баганалап язып бүлү күнекмәләрен ныгыту.
Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү, логик фикерләү күнемәләрен үстерү.
Фәннәргә кызыксыну уяту, космонавтика турында белемнәрне тулыландыру.
Җиһазлау: проектор, Miсrosoft Power Point форматында презентация, индивидуаль эш өчен төрле авырлыктагы карточкалар.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше
Исәнмесез, балалар! Бүген безнең математика дәресе гадәти булмас. Аның темасын хәзер сез үзегез ачарсыз. Моның өчен безгә телдән мисаллар исәпләргә кирәк булыр.
1 вариант
Аңлатмаларның җавапларын кими бару тәртибендә языгыз
О | 100-21 | |
О | 24: 2 | |
М | 60-41 | |
К | 50*2 | |
С | 84-60 | |
С | 9*0 | |
100 | 79 | 24 | 19 | 12 | 0 |
К | О | С | М | О | С |
2 вариант
Аңлатмаларның җавапларын үсә бару тәртибендә языгыз
Н | 999*100 | |
И | 100000:100 | |
Г | 500:5 | |
Г | 80*9 | |
Р | 1000-1 | |
А | 599+1 | |
А | 90*10 | |
100 | 600 | 720 | 900 | 999 | 1000 | 99900 |
Г | А | Г | А | Р | И | Н |
Уку мәсьәләсен кую
(1 слайд - таблицадан җавапны тикшерү)
Балалар, бүген дәрес гадәти түгел, ул – космик сәяхәт дәресе. Сәяхәт уңышлы булсын өчен сез дөрес исәпләргә, чишәргә; игътибар белән тыңларга, уйларга тиешсез.
Космик очышның максаты - икеурынлы санга баганалап язып бүлү күнекмәләрен ныгыту.
(3 слайд – очышның максаты)
Ә хәзер очышка әзерлекне тикшерербез.
Мөстәкыйль эш
Тапкырлау, бүлү таблицасын кабатлау өчен таблица тутыру
(4 слайд - таблица җаваплары буенча укучылар үз эшләренең дөреслеген тикшерә)
- Ә сез космос турында ниләр беләсез? (5 слайд - планеталар)
3.Уку мәсьәләсен чишү
(6 слайд – Космик старт)
Космик стартка әзерләндек. 3, 2, 1, пуск... Безнең космик корабль тизлекне арттыра һәм 1нче планетага юл тота. Ә хәзер үзегезнең борт журналларын (дәфтәрләрне) ачыгыз: дата һәм теманы языгыз.
Менә без Марс планетасына утырдык.
(7 слайд - Марс планетасының сурәте)
Бу планетаны фәнни тикшерү өчен ныгыту күнегүләре эшләп үтәрбез. Кабатлау: икеурынлы санга бүлү алгоритмын искә төшерү.
(8 слайд буенча)
Икеурынлы санга бүлү алгоритмы
1нче тулы булмаган бүленүчене табам,
Өлешнең 1нче цифрын ачыклыйм,
2нче тулы булмаган бүленүчене табам,
Өлешнең 2нче цифрын
ачыклыйм.
Мөстәкыйль эш
. 53 бит №266
4.Физминутка
- Игътибар, игътибар, игътибар! Безнең алда таныш булмаган объект.
(10 слайд – НЛО һәм инопланетяниннар)
Балалар, карагыз әле, нинди җан ияләре болар? (Инопланетяниннар)
Безгә алар белән яхшы контакт урнаштырырга кирәк. Сез әзерме?
Заманча көйгә бию хәрәкәтләре башкарыла.
Яңа теманы ныгыту
(11 слайд – Сатурн планетасы)
Космик мәсьәләләр
№267, 53 бит
Геометрик мәсьәләләр
Инд. карточка буенча фигураның
периметрын һәм мәйданын исәпләргә
Йомгаклау
(13 слайд - Җир планетасы)
Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Сәяхәттә нәрсәләргә өйрәндек?