Дәреснең проекты
Фән: математика, 5 класс
Тема: “Турыпочмаклы параллелепипед”
Дәреснең тибы: Яңа дәрес материалын өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Дәреснең максаты: "Турыпочмаклы параллелепипед”темасы буенча яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру
Белем бирү буенча:
укучыларны “турыпочмаклы параллелепипед”, “куб”, элементлары, “үлчәмнәре”, “өслек мәйданы” төшенчәләре белән таныштыру.
Әйләнә-тирәдә турыпочмаклы параллелепипед формасындагы предметларны танырга, турыпочмаклы параллелепипед төзергә, өслек мәйданын табарга өйрәтү.
Сәләт үстерү буенча:
- геометрик фигуралар турында күзаллауларын киңәйтү,
танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бирү буенча:
укучыларда үз-үзләренә таләпчәнлек, төгәллек, дусларына игътибар һәм хөрмәт, белемгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, мультимедийный проектор, презентация, турыпочмаклы параллелепипед модельләре, карточкалар, сызым кирәк-яраклары, йолдыз, квадрат, өчпочмак рәсемнәре
Көтелгән нәтиҗә: УУГ(универсаль уку гамәлләре):
Танып-белү эшчәнлеге: информацияне тыңларга һәм аңларга, конкрет мисал өстендә эш алгоритмын төзергә, эш планын аңларга һәм аңлатырга.
Коммуникатив
- бер-береңә булышып парларда эшләргә; әңгәмәдә актив катнашырга, сорауларга җавабыңны ачык һәм аңлаешлы итеп бирергә.
Регулятив
- нәтиҗәне анализлаганда катнашырга.
Шәхси
- иптәшләреңә игътибарлы булырга, хөрмәт белән карарга; классташларыңның фикерен кабул итә белергә, хата ясаудан курыкмаска һәм аларны төзәтүдә катнашырга.
Төп төшенчәләр: турыпочмаклы параллелепипед, куб, кабыргасы, түбәсе, кыры, өслек мәйданы
Фәнара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, геометрия
Эш формалары: парлы, индивидуаль, төркемнәрдә эш
Тема | Турыпочмаклы параллелепипед (Дәрес №78, ике дәрес каралган, беренчесе) |
Дәреснең максаты | "Турыпочмаклы параллелепипед” темасы буенча яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру Белем бирү буенча: укучыларны “турыпочмаклы параллелепипед”, “куб”, элементлары, “үлчәмнәре”, “өслек мәйданы” төшенчәләре белән таныштыру. Әйләнә-тирәдә турыпочмаклы параллелепипед формасындагы предметларны танырга, турыпочмаклы параллелепипед төзергә, өслек мәйданын табарга өйрәтү. Сәләт үстерү буенча: - геометрик фигуралар турында күзаллауларын киңәйтү, танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Тәрбия бирү буенча: укучыларда үз-үзләренә таләпчәнлек, төгәллек, дусларына игътибар һәм хөрмәт, белемгә омтылыш тәрбияләү. |
Төп төшенчәләр | Турыпочмаклы параллелепипед, куб, кабыргасы, түбәсе, кыры, өслек мәйданы |
Дәреснең тибы | Яңа дәрес материалын өйрәнү һәм беренчел ныгыту. |
Көтелгән нәтиҗә | УУГ(универсаль уку гамәлләре): Танып-белү эшчәнлеге: информацияне укырга һәм аңларга, конкрет мисал өстендә эш алгоритмын төзергә, эш планын аңларга һәм аңлатырга. Коммуникатив - бер-береңә булышып парларда эшләргә; әңгәмәдә актив катнашырга, сорауларга җавабыңны ачык һәм аңлаешлы итеп бирергә. Регулятив - нәтиҗәне анализлаганда катнашырга. Шәхси - иптәшләреңә игътибарлы булырга, хөрмәт белән карарга; классташларыңның фикерен кабул итә белергә, хата ясаудан курыкмаска һәм аларны төзәтүдә катнашырга. |
Үткәрү урыны | Уку кабинеты |
Фәнара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья, геометрия, табигать белеме |
Эш формалары | парлы, индивидуаль, төркемнәрдә эш |
Дәрес төзелеше:
Мотивация тудыру
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.
Уку максатын кую. Проблемалы сорау
Яңа белемнәр ачу
Физкультминутка
Аңлау дәрәҗәсен тикшерү
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту
Белемнәрне тикшерү
Өй эше
Рефлексия
Дәрес барышы:
Мотивация тудыру.
Исәнмесез, укучылар! Сезне математика дәресендә күрүемә бик шатмын Без сезнең белән дәрестә уйларбыз, фикер алышырбыз, тикшерербез һәм математикадан яңа белемнәр алырбыз.
Анатоль Франсның танылган сүзләрен укыгыз, ул безнең дәреснең девизы булачак. Белемнәрне үзләштерү өчен аларны аппетит белән йотарга кирәк. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Чтобы переварить знания, надо поглощать их с аппетитом.).
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. (слайд 3)
Әйләнә-тирәбездә төрле формадагы бик күп предметлар бар, игътибар белән карагыз әле. Бу предметларны нәрсә берләштерә? (Формалары) Ничек атала микән, беләсегез киләме? Әйдәгез, алдагы биремнәрне телдән эшләп, бу сорауга җавап табабыз. (Слайд 4)
Ягы 5 кә тигез квадратның мәйданын табыгыз (25) - Р
Яклары 3 һәм 2 гә тигез турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз (6) - п
Ягы 4 кә тигез квадратның периметрын табыгыз (16) -е
Яклары 4 һәм 3 кә тигез турыпочмаклыкның периметрын табыгыз (14) -а
12 дм= см (120) - д
Ягы 3 кә тигез квадратның мәйданын табыгыз (9) - л
Яклары 4 һәм 5 кә тигез турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз (20) - и
6 | 14 | 25 | 14 | 9 | 9 | 16 | 9 | 16 | 6 | 20 | 6 | 16 | 120 |
п | а | р | а | л | л | е | л | е | п | и | п | е | д |
Молодцы, димәк бу предметлар турыпочмаклы параллелепипед формасында. Шулай итеп, укучылар, бүген нәрсә өйрәнәбез? (Үзбәя)
Уку максатын кую
Параллелепипед – грек сүзе, «параллелос» - параллель, янәшә баручы һәм «эпидос» - яссылык сүзләрен кушудан ясалган. Әйләнә-тирәдә тагын нинди предметлар шушы җисем формасында? (кирпеч, тартма, шкаф, бүлмә һ.б.) (слайд 5)
Проблемалы сорау
Без хәзер турыпочмаклы параллелепипед эчендә утырабыз. Укучылар безгә класс бүлмәсенә ремонт ясарга кирәк. Нәрсәдән башларбыз микән? (стеналарны, идәнне буярга, түшәмне агартырга кирәк). Күпме буяу кирәк булыр?
Яңа белемнәр ачу
Бу сорауларга җавап бирү өчен әйдәгез, тикшерүчеләр булып уйныйбыз. Турыпочмаклы параллелепипедны тикшерәбез.
Парларда эш. Сезнең алда турыпочмаклы параллелепипед моделе, өстәлдә карточкалар бар, модельдән карап, параллелепипедның элементларын тутырабыз.
(слайд 6) Өслеге 6 турыпочмаклыктан тора – кырлары, каршы ятучы кырларны чагыштырып карагыз әле, нинди нәтиҗә ясый аласыз? Димәк каршы ятучы кырлар тигез. Аларның исемнәре бар: өске һәм аскы, сул һәм уң ян-як, алгы һәм арткы кырлар. (слайд 7, 8) Кырларның түбәләре – параллелепипедның түбәләре – алар 8. (слайд 9)
| Геометрик фигура | Саны |
Түбәләре (вершины) | Нокталар (точки) | 8 |
Кырлары (грани) | Турыпочмаклыклар (прямоугольники) | 6 |
Кабыргалары (ребра) | Кисемтәләр (отрезки) | 12 |
(слайд 10) Кырларның яклары – кабыргалары, алар – 12, Турыпочмаклы параллелепипедның һәр түбәсеннән ничә кабырга чыга, озынлыкларын чагыштырыгыз. Бу өч кабырга турыпочмаклы параллелепипедның үлчәнешләре була – иңе, буе һәм биеклеге.
(слайд 11) Куб күрсәтелә, бу җисем турыпочмаклы параллелепипед буламы? Нәрсә белән аерыла? (Барлык кабыргалары да тигез) (Үзбәя)
Дәфтәрдә эш. Число һәм тема язабыз.
(слайд 12) Турыпочмаклы параллелепипедны дәфтәрләрдә төзергә өйрәнәбез. Башта турыпочмаклык сызабыз, аннан һәр түбәсеннән параллель һәм бер үк почмак белән авыштырып тигез кисемтәләр сызабыз. Очларын бер-берсе белән тоташтырабыз. Күренми торган кабыргаларны бетергеч белән пунктир сызыкларга әйләндерәбез. (Үзбәя)
Физкультминутка
Турыпочмаклыкның буе 3 см, иңе 2 см.
Турыпочмаклыкның мәйданы ничәгә тигез, шуның кадәр бармакларны кысабыз (6)
Турыпочмаклыкның периметры кадәр янбашларны әйләндерәбез (10)
Ягы 2 см булган квадрат мәйданы кадәр кулларны өскә күтәрәбез.(4)
Аңлау дәрәҗәсен тикшерү
(слайд 13) Төркемнәрдә эш. 4 төркемгә бүленәбез. Параллелепипедның элементлары белән таныштык, хәзер класс бүлмәсенә ремонт ясау өчен күпме буяу кирәклеген белә алабызмы? Нәрсәне белергә кирәк? (Иңен, буен, биеклеген үлчәргә, һәр кырның мәйданнарын табарга һәм кушарга кирәк). Молодцы, без турыпочмаклы параллелепипедның өслек мәйданын исәплибез.
S = 2(ab+aс+bс) Кубның өслек мәйданы ничек табыла? S=6а2 (Үзбәя)
Яңа белемнәрне беренчел ныгыту
(слайд 14) Ә хәзер алган белемнәрне ныгытабыз.
№792 (а) – турыпочмаклы параллелепипед өслегенең мәйданын табабыз.
S = 2(ab+aс+bс) = 2(6 208 см2 (Үзбәя)
Белемнәрне тикшерү
Укучылар, бүген өйрәнгән белемнәрне искә төшереп, тест эшлибез.
Тест (слайд 15-19)
1. Турыпочмаклы параллелепипедның кырлары
А) 12; В) 8; С) 6.
2. Турыпочмаклы параллелепипедның кабыргалары:
А) турыпочмаклыклар (прямоугольники); В) кисемтәләр (отрезки); С) нокталар (точки).
3. Барлык кабыргалары да тигез булган турыпочмаклы параллелепипед
А) куб; В) турыпочмаклык (прямоугольник); С) квадрат.
4. Турыпочмаклы параллелепипедның ...
А) 6 түбәсе, 8 кыры һәм 12 кабыргасы; В) 8 түбәсе, 6 кыры һәм 12 кабыргасы;
С) 8 түбәсе, 12 кыры һәм 6 кабыргасы;
5. Кабыргасы 2 м булган кубның өслек мәйданын табарга
А) 36; В) 12; С) 24.
Хәзер иптәшләрегез белән дәфтәрләрне алышып бер-берегезнең эшләрен тикшерәсез.
(слайд 20) Тест җаваплары: 5 –“5” 4 - “4” 3 – “3” 1-2 - “2”
С; 2) В; 3)А; 4) В; 5) С. (Үзбәя)
9. Өй эше (слайд 21)
П.20 укырга, №792(б), №813
2. Үлчәнешләре а = 5 см, b = 3 см, с =4 см булган турыпочмаклы параллелепипед моделе ясарга
10. Рефлексия
Турыпочмаклы параллелепипедның ничә түбәсе бар?
Турыпочмаклы параллелепипедның ничә кабыргасы бар?
Турыпочмаклы параллелепипедның ничә кыры бар?
Кубның кырлары нинди фигура?
Турыпочмаклы параллелепипедның үлчәнешләре ничек атала?
Турыпочмаклы параллелепипедның кабыргалары нинди фигура?
Нәтиҗә ясау: билгеләр кую
Үзбәя куеп барган карточкалардан карап үзегезгә билге куегыз
- Мин яңа теманы яхшы үзләштердем. (йолдыз рәсеме)
- Мин аңлап бетерә алмадым, хаталарым чыкты. (квадрат рәсеме)
- Мин әз генә аңладым. (өчпочмак рәсеме)