kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Технологическая карта урока по математике во втором классе "Римские цифры"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рим цифрлары турында төшенчә бирү.Сан,цифр арсындагы бәйләнеш һәм аермалыклар буенча белемнәрне гомумиләштерү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока по математике во втором классе "Римские цифры"»

Кукмара муниципаль районы «К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Чишмә-Баш авылындагы филиалы







I квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Хабирова Сәвия Миннирафик кызының

2 нче сыйныфта математика фәненнән

ачык дәрес эшкәртмәсе



















7 нче декабрь, 2020 ел





Сыйныф

2

Дәрес

Математика

Тема

Рим цифрлары.

Максат

Рим цифрлары турында төшенчә бирү; сан,цифр төшенчәләре арасындагы бәйләнеш һәм аермалыклар буенча белемнәрне гомумиләштерү, укучыларның саннар нумерациясе өлкәсендәге табигый танып белү кызыксынуларын үстерү,

- дәрестә үз-үзеңә һәм башкаларга зыян китермичә, парларда бер-береңне кимсетмичә эшләргә, кагыйдә, инструкцияләрне истә тотып һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга күнектерү;

- юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү; машина йөртүче һөнәренә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә

Барлык рим цифрларын тану ,1-20 саннарны һәм цифрларны белү;

Предметара бәйләнеш

Математика, әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Чыганак

Математика. Школа Россия. 2 нче с-фы өчен дәреслек, 1 нче кисәк / М.И.Моро, М.А.Бантова, Г.В.Бельтюкова

Җиһазлау

Ноутбук, проектор, презентация, рәсемнәр, шарлар, алмалар

Эшне оештыру төрләре

  • фронталь;

  • индивидуаль;

  • парлап,

  • төркемнәрдә



Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. этап.

Оештыру.

Максат:Балаларны активлаштыру, белем алырга теләк, әзерлек алып бару.



Дәрескә оештырып алып кереп китү.

Саумы, кояш! Саумы көн!

Дусларым, хәерле көн!

-Ничек кәефләрегез?

Телим сезгә уңышлар.

Эшкә тотыныйк, дуслар!

  • Математика дәресен башлыйбыз

Укучылар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Табышмакның җавабын тап:

Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.

(Поезд)

Поездга утырып, Борынгы Римга юл тотарбыз. Слайд 1


Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.



Иртәнге кояш кебек

Туган телем, анам телендә

Математика фәнен

Өйрәнергә дип килдем


Табышмакның җавабын уйлап әйтәләр.

II этап.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.




1. Саннарны тәртип буенча урнаштыру

- Балалар, ялгыш цифрлар буталып беткән әле. Әйдәгез, аларны дөрес итеп урнаштырыйк.

2.Сигнал карточкалары белән эшлибез:

-Бер кулда ничә бармак?

-5кә 2 не кушкач ничә була?

-Казның ничә аягы бар?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

8 дән соң нинди сан килә?

8 дән алда нинди сан килә?

Шалканны Акбай ничәнче булып тарткан?

Сезнең класста ничә кыз?

Ничә малай?

Сиңа ничә яшь?

5 һәм 3 саннарының суммасын әйт.

- Укучылар, безгә бу сорауларга җавап бирү өчен нәрсәләрне белергә кирәк булды?


Саннарны тәртип буенча дөрес итеп урнаштыралар.













Сорауларга җавап бирәләр. (күрсәтәләр)







IIIэтап.

Уку мәсьәләсен кую.

Максат:Дәрестә өйрәнеләчәк теманы ачыклау

“Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу.

1. Слайдта бирелгән аңлатмаларны исәпләү.

15-10 23-3 25-5 7+2 XI-IV

-Кайсы аңлатманы исәпләү кыенлык тудырды? Ни өчен?

-Бу цифрлар безгә борынгы Римнан килгәннәр. Ничек уйлыйсыз, бу цифрлар ничек атала?

- Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сүз барачак? (Рим цифрлары) Борынгы Римга без нинди максат белән сәяхәт итәргә тиеш булабыз. Бүгенге дәреснең максаты Рим цифрларын укырга , язарга, исәпли белергә өйрәнәбез

- Сез аларны кайларда очратканыгыз бар?СЛАЙД



Слайдта бирелгән аңлатмаларны исәплиләр һәм дәфтәрләргә язалар






Сорауларга җаваплар бирәләр.






IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Максат:Нечкәлек билгесенең ике функция башкаруын ачыклау.

1.Слайдтагы бирелгән рәсем буенча рим цифрлары белән таныштыру.СЛАЙД 5


2.Рим цифрларын дәфтәрләргә язып кую.

I, II,III, IV,V,VI,VII,VIII,IX,X

Бармаклар ярдәмендә рим цифрларын төзиләр һәм дәфтәрләргә язып куялар


Физминутка

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Соңыннан тынычланып
Юлны без дәвам иттек.


Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

Кызыл, Яшел” уены.

Команда уенчыларының һәрберсенә кызыл һәм яшел төстәге күрсәткечләр бирелә. Укытучы кагыйдәләрне укый

Команда уенчылары ярый дигән җавапларга яшел күрсәткечне, ярамый дигән җавапка кызыл күрсәткечне күтәрергә тиешләр

*Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга ... ( Кызыл)

*Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга ... ( Кызыл)

* Транспортның утыргычының тоткаларына тотынып барырга ... (Яшел)

*Транспортта этешергә, төртешергә ... (Кызыл)

*Өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга урын бирергә ... (Яшел)

*Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга ... (Кызыл)

* Алдагы ишекләрдән өлкәннәр, инвалидлар, балалы пассажирлар керергә: арткы ишектән калганнар керергә ... (Яшел)

*Салонны чүпләргә ... (Кызыл)

*Билетлар алырга ... (Яшел)





Хәрәкәтләр ясыйлар




















Укучылар шарлар ярдәмендә сорауларга җаваплар бирәләр

Vэтап.

Яңа материалны аңлауларын беренчел тикшерү.






1.Корточкалар белән эш. (Билетлар алу) Аңлатмаларны исәплә.

1. III + I = 3. IV – II = 5. XII – III =

2. IX + II = 4. IV + III = 6. III + III =


2. 1. Саннарны тәртип буенча урнаштыру. Тактада рим цифрларын урнаштыру.


3. Төшеп калган цифрларны яз.


l


lll


V


Vll


lX



4.Хатаны дөресләп яз.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

X

I

III

V

IV

VI

VII

IX

II

VIII














5. Төркемнәрдә эш. Рим цифрларын кулланып хатны язып бетерү.

Исәнме, Кыш бабай! Сиңа__ сыйныф укучылары хат яза. Безнең мәктәптә __, __, __, __ сыйныф укучылары белем ала. Бүген___ декабрь, без математика дәресендә_______________________ турында өйрәндек.

Кыш бабай, тиздән Яңа ел җитә, сине бәйрәмгә көтеп калабыз!

___ сыйныф укучылары.


6. Мәсьәлә чишү.Борынгы Рим китапханәсендә IV укучы бар иде. Берникадәр вакыттан соң уку залына артыграк укучы килде. Китапханәдә барлыгы ничә укучы булды?

Бар иде- IV укучы

Килде- II гә артыграк укучы

Барлыгы-?

IV+II=VI(укучы)

IV+VI=X(укучы)

Җавап: Х укучы булган.


Һәр укучы тактада исәпли, калганнары дәфтәрләрдә исәпләп язалар


Парларда эшлиләр





Мөстәкыйль эшлиләр



Төркемдә эшлиләр






Кыш бабайга хат язалар, дөреслеген тикшерәләр














Мәсьәләне укып чишелешен , җавапбын язалар.


VIIIэтап. Өйгә эш.

Максат: Өй эшен дөрес эшләү өчен информация бирү, инструктаж үткәрү.


Тигезлек дөрес булсын өчен рим цифрының берсендә хата киткән. Һәрберсендә бер генә таякчыкны күчереп дөрес тигезлек яса

VI + I = V X + III = XI

IX – I = X VI - IV = IX


Көндәлеккә язалар.





VII этап. Йомгаклау. Рефлексия

Максат:Дәрес материалын нәтиҗәле өйрәнүгә анализ ясау.


-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Укучылар, саннарны белү безгә тормышта кирәк булырмы икән? Ни өчен кирәк булыр?


Кызыл алма – теманы аңладым һәм иптәшемә дә аңлата алам.

Яшел алма – теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм.

Сары алма – теманы аңлап бетермәдем, сорауларым калды.






Алмаларны күрсәтәләр.
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Технологическая карта урока по математике во втором классе "Римские цифры"

Автор: Хабирова Савия Миннирафиковна

Дата: 24.12.2020

Номер свидетельства: 568488


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства