Үзанализ һәм үзбилге.
Дәрес этаплары | Укучы эшчәнлеге | Укытучы эшчәнлеге | Укыту һәм үстерү технологиясе | Һәр этапның диагностик биремнәре. | |
I этап. Оештыру өлеше. Максат: Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү. Балаларның игътибарларын туплау. | Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү. Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү. | Укучыларны эшкә хәзерләү. | I этап. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. - Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез! - Кояш чыга, ал нурлары Тәрәзәне чиртә. Хәерле иртә, балалар! - Хәерле иртә! - Кырлар буйлап көзге яңгыр Сибәләп үтә. Хәерле иртә, балалар! - Хәерле иртә! Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле. Ишегебез ачык, Түрдән үтегез. Кайчан булмасын Рәхим итегез! Кемнәр килсә дә Йөзебез ачык. Кунаклар килү Үзе бер шатлык. Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк. - Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, математика дәресебезне башлап җибәрик. | I этап. Оештыру өлеше. Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора? | |
Актуальләштерү. Максат: Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру. Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү. | кызыклы сорауларга җавап бирәләр. Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын ачыклыйлар. | Укучыларның игътибарын туплау һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан фронталь уен оештыру. Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда тиешле юнәлеш бирү. | Укучылар, математика дәресенең девизын искә төшереп алыйк әле.” Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү! Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк. – Тактага язылган саннар рәтен карагыз әле. а) 15, 30, 18, 12, 14; б) 17, 13, 19, 40, 14. - Һәр рәттәге “артык” санны табыгыз әле. (30 һәм 40.) – Ни өчен шул саннар? –30 һәм 40 саннары нәрсә белән охшаганнар? – Бүген без дәрестә нульгә тәмамланган икеурынлы саннарны укырга һәм язарга өйрәнербез. Телдән исәпләүләр. 1. Башта берурынлы саннарны әйтегез, аннары икеурынлы саннарны: 9, 11, 7, 20, 1, 90, 5, 4, 8. – 9, 7, 1,5,4,8. - 11,20,90. - Икеурынлы саннар арасында кайсы артык? (11). Ни өчен? (11 нульгә бетмәгән, ә 20 һәм 90 нульгә тәмамланган). 2. Сорауларга җаваплар бирү: - 1кулда ничә бармак? - 2 кулда ничә бармак? (10). Димәк, 1 кешедә 10 бармак. Ә 2 кешенең ничә бармагы бар? 3 кешенең? 4 кешенең? 5 кешенең? 6 кешенең? 7 кешенең? 8 кешенең? 9 кешенең? 10 кешенең ничә бармагы бар? | Регулятив универсаль уку гамәлләре. | |
Яңа тема өстендә эш. | Дәреснең планын бергәләп төзү. Фикер алышуда катнашу. Җавапларны дәлилли белү. Саннар турында белгәннәрне искә төшерү. Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү. | Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү. Фронталь эшне оештыру, саннар турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү. Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү. | Безнең дәресебез түбәндәге план нигезендә барыр: 1. Мин беләм. Саннар турында без нәрсәләр беләбез? 2. Мин белергә телим. Нинди саннар була? 3. Моны белү миңа ни өчен кирәк? Мин беләм. Саннар турында без нәрсәләр беләбез? Укучылар, искә төшерик әле. Нинди саннар була? ( 1 урынлы һәм 2 урынлы). - Ни өчен шулай атала? (1 урынлы 1 генә цифрдан, ә 2 урынлысы 2 цифрдан тора). - 1генә урынлы санны тагын ничек дип атыйлар? (берәмлектән торучы сан). -Ә 2 урынлы санга ничек диләр? (берәмлек һәм дистәдән торучы сан). ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. Мин белергә телим. Тагын нинди саннар була? Дәреслек белән эш. - Ә хәзер дәреслекләребезнең 11 нче битендәге язылган язуларны укырбыз. Димәк, 1дистә ул-10, 2дистә – 20..... 9 дистә ул- 90. - Укучылар, бу саннарның язылышына игътибар итегез әле. Аларда нинди охшашлык бар? (нульгә тәмамланган). - Укучылар, нульгә тәмамланган саннарны түгәрәк саннар яки түгәрәк дистәләр дип атыйлар. - Түгәрәк дистәдәге беренче сан дистәләрне аңлата, ә икенче сан берәмлекләрне аңлата. Моны белү миңа ни өчен кирәк? - Укучылар, киләчәктә сез зур сыйныфларда укыячаксыз, ә анда тагын да зуррак, күбурынлы саннар белән танышачаксыз. 100,1000,1000000,1000000000 кебек саннар турында белерсез. Балалар, кайсыгызның өйдә дистә дигән сүзне әти-әниләрегездән ишеткәне бар? Ул сүзне кайчан кулланалар? (акча, йомырка, карандашлар санаганда). КҮЗЛӘР ГИМНАСТИКАСЫ. | | Регулятив универсаль уку гамәлләре. Саннар ничек төзелә? Танып-белү универсаль уку гамәлләре. Нинди саннар була? Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Саннар турында белү ни өчен кирәк? |
Ныгыту. | Төрле саннар арасыннан түгәрәк саннарны аеру. | Төрле саннар арасыннан түгәрәк саннарны аерып алырга ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү. | Дәфтәрләрдә эш. а) - Укучылар, хәзер дәфтәрләребезне ачып матур язу минуты үткәреп алырбыз. - Бүген ничәнче число?(5). 1 юл 5 ле цифрасын язарсыз. (Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү). Аяклар? Идәндә Арка? Туры. Куллар? Партада. Терсәкләр? Парта читендә. Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик: Шауламаска! Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын! б) -Укучылар, зәңгәр карандашларыгызны алып дәфтәрләрегезнең 1 нче юлына 10 шакмак буягыз, ә 2 нче юлга 20 шакмак буягыз, Бу эшне әле тагын дәвам итеп булыр иде. Анысын өйдә эшләрсез. в) - Ә хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырып, бер-берегезнең эшләрен тикшерегез (парларда эш, нәтиҗә ясау. ) г) - Ә хәзер әйдәгез бергәләп түгәрәк дистәләрне санап алыйк. Кайсыгыз үзе генә санарга тели? -10,20,30,40,50,60,70,80,90 д) - Балалар, ә кайсыгыз шул саннарны кирегә санап күрсәтә ала? 90,80,70,60,50,40,30,20,10.е) - Тактага язылган саннар арасыннан түгәрәк саннарны гына үсә бару тәртибендә язып алырга: 60 6 40 33 12 20 5 70 10 6 50 30 - Кем үсә бару тәртибендә яза алмый, тактада бирелгәнчә язып алсын. ж) –Телдән мәсьәлә чишү: - Әни 3 дистә йомырка, ә әти 2 дистә йомырка сатып алган. Алар барлыгы ничә дистә йомырка сатып алганнар? з) – Тест биремнәрен үтәү (һәр укучыга бирелә). и) Дәреслекнең 12 нче битендәге 3 нче биремне үтәү. | | |
Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау. | Мин белдем, истә калдырдым, өйрәндем, яңалык ачтым. | | Дәресне йомгаклау. Рефлексия. - Без дәрестә нәрсәләр белдек ? Нәрсәләр исегездә калды? Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез? Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы? - Барысын да дөрес итеп эшләгән укучылар кулларын күтәрә. - Барысын да эшләп бетерә алмаган, ләкин дөрес эшләгән укучылар кул күтәрә. - Хаталары чыккан укучылар кул күтәрә. - Бер дә эшли алмаган укучылар кул күтәрә. Смайлик –йолдызның үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз. 1) - «Мин аңладым, башкаларга да ярдәм итә алам». 2) - «Мин чишәргә өйрәндем, ләкин миңа ярдәм кирәк». 3) - «Миңа дәрестә авыр булды». -Кем үзенең сайлаганын аңлатырга тели? -Сез мине шатландырдыгыз. Авыр булдымы? Кызыклымы? Дәрес бетте. Рәхмәт. | | | |
Мәктәп ашханәсендә 10 өстәл бар иде, тагын 10 өстәл куйдылар. Мәктәп ашханәсендә барлыгы ничә өстәл булды?