kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Открытый урок по математике. 4класс. Тема "Өчурынлы санны берурынлы санга тапкырлау"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок по математике в 4классе проводился в начале учебного года. Соответствует по ФГОС.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Открытый урок по математике. 4класс. Тема "Өчурынлы санны берурынлы санга тапкырлау"»

Математика дәресе 4 нче сыйныфта иҗади үстерешле укыту технологиясен кулланып үткәрелде. Дәрестә тапкырлау таблицасын карточка ярдәмендә тикшерү һәм аны укучыларның үзара тикшерүе вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә. Логик мәсьәләләр чишү укучыларның иҗади фикерләвен үстерә. Дәрестә презентация куллану шулай ук укучыларны активлаштыра. Дәрестә укытуның төрле методлары чиратлаштырылды.

Эш формалары парлап эшләү, төркемләп эшләү белән чиратлаштырылды. Укучылар үзбәя куйдылар. Физкультминутка уен формасында музыка белән уйнатылды.











 4 класс

Предмет(ы): 

 Математика

Цель урока: 

: -күбурынлы  саннарны  дөрес  язу  күнекмәләрен         

              камилләштерү; язып  тапкырлау  алгоритмын  кабатлау  һәм   

              ныгыту; гамәл  эшләү  тәртибен  ныгыту;

               -төрле  кызыклы  фактлар  ярдәмендә  балаларның  аң-белем                                              

              дәрәҗәсен  үстерү;

               -табигатькә, әйләнә-тирә мөхиткә  карата  сакчыл  караш  һәм               

              мәхәббәт  тәрбияләү.

 

 

Используемое оборудование: 

Индивидуаль  эшләр  язылган  карточкалар, материклар 

              картасы, лимон, помидор,көнгерә, пингвин, шарлавык

              рәсемнәре, мәсьәлә  схемасы, улчәү  берәмлекләре   

              таблицалары,телдән  исәпләү  материалы.

 

 

Краткое описание: 

 Галәм киңлегенә сәяхәт ясау. Кояш белән Җир арасындагы ераклыкны табу. Җир шары, материклар һәм океаннар буйлап сәяхәтне мисал һәм мәсьәләләр чишеп дәвам итү.

      1.Оештыру  моменты.

--Балалар, бездә  бүген кунаклар  бар, барыбыз  да аларга карап  алабыз да дәресебезне башлыйбыз.  

2.Дәрес темасын  һәм  максатын  балаларга җиткерү.

-Без  сезнең  белән  күбурынлы  саннарны  берурынлыга  тапкырлауны  кабатлап  үтәрбез, төрле  мисаллар  һәм  мәсьәләләр  чишәрбез. Мин  барыгызның  да  актив булуын һәм катнашып  утыруыгызны  телим.

- Бүген  без  сезнең  белән  сәяхәткә  чыгабыз. Һәм сәяхәтебез вакытында үткән дәрес  материалын  искә  төшереп  кабатлап үтәбез.

Ләкин сәяхәткә чыкканчы регистрация  үтәргә кирәк.

3Телдән исәпләү.

- Балалар,  сезнең  алдыгызда билетлар ята, анда һәрберегезнең урыннары күрсәтелгән. Ә урыннарның  номерын белү өчен бирелгән мисалларны чишәргә кирәк.

             Карточкалар  белән эш.

 Кемнәрнең  галәмгә очасы  килә? Әйдәгез,Кояшка  сәяхәткә  чыгабыз!Әйтегез  әле, анда  барып  буламы? (Юк.) Ни  өчен  дип  уйлыйсыз?Әйе, анда  эссе. Кояшның  өслегендә  6000 С  кызулык,әгәр  без  ай зурлыгында  кар  әвәләп  кояшка ыргытсак  ул  ярты  минутта эреп юкка  чыгар  иде. Бу  күпме  секундка  тигез? (30с).

Ә  бездә  җәй  көнендә температура  +30с га җитсә  дә, эссе дибез. Җирдәге (бездәге) температура кояштагы температурага җитсен өчен термометрда   температура  ничә  градуска  күтәрелергә тиеш? (5970). Кояшка  барып  җитү  өчен  күпме  ара  үтәргә  кирәк? (150 млн. км). Тактада  язып  күрсәтергә  кирәк (150000000). Элекке  вакытта  бер техника да булмаган  заманда  нәрсәдә  йөргәннәр. (Атта). Менә шул арбада яки атлар җигелгән заманда. Кояшка барып җитү өчен 500 ел кирәк булыр идее. Ул ничә гасыр була. (5).Кешеләр автомобиль уйлап тапкач, шул ук араны үтү өчен 5 тапкыр әзрәк вакыт. Ә самолета 10 ел очарга кирәк булыр идее. Бу ничә ай?(120ай). У лбу араны минутына 15км очып үтәр иде.

Ә ракета бу араны 1 елда үтә. Быел кәбисәелы булса ул ничә көн очар иде. (366 көн). Кояш нуры бу араны бары 8 минутта үтә.

 

Мәсьәлә:Кояшның беренче нурлары Гүзәлне иртәнге сәг. 7дә уята. Кояш офыктан ничәдә  күтәрелә? (6 сәг. 52мин.).

 

Нәтиҗә: - Шулай итеп без Кояшның бик ерак урнашканын белдек һәм ул планета түгел ә зур йолдыз – газлы, утлы шар.

- Димәк без Кояшка бары хыялда гына сәяхәт итә алабыз. Ә хәзер без үзебез яшәгбн Җир шары буйлап хәрәкәт итик.

 

1тукталыш: Антарктида(Тактада пингвин.)

- Бу нинди кош? ( Пингвин). Ул кайда яши? ( Антарктида да). Бу  кош очамы.

 

 

(Юк)

- Кошка ярдәм итик. Аңа оя ясарга ташлар кирәк. Ә ташлар бары бирелгән мисалларны эшләгәч кенә урыныннан күчәләр.

565 х 20                   453 х 30

863 х 12                   295 х 16

146 х 42                   232 х31

- Нинди кагыйдәне кабатладык?( Санны икеурынлы санга тапкырлау ). Молодцы.Кемнәр дорес эшләгән тикшерәбез дә үзебезгә билгеләр куябыз.( Тактада кеше рәсеме )

              -хатасыз

              -1 хата

              - 2 хата

              - дөрес түгел

-Юлыбызны Һинд океаны аша дәвам итәбез.

 

2 тукталышАвстралия.

- Балалар, Австралиядәге иң киң таралган җәнлекне атагыз. (Көнгерә). Әйе. Ә көнгерәнең сумкасында безгә биремнәр бар. Нинди  биремнәр алар? Тактада тигезләмәләр языла.

1) Х-14=3600:100

Х-14=36

Х=36+14

Х=50  -Австралидә 50 төр көнгерә билгеле.

 

2) Х+320=664: 2

Х+320=332

Х=332-320

Х=12-  төр көнгерә агачка үрмәли ала. Аларны агач көнгерәләре диләр.

  

3) 400-Х=170 х 2

400-Х=340

Х=400-340

Х=60-  бу көнгерәләрнең буйлары уртача 60см.

 

4) Х*10=540:3

Х*10=180

Х=180:10

Х=18-  бу көнгерәләр  18м  биеклектән  сикерә алалар.

Сәяхәтебез  дәвам  итә.

          Физминутка

3нче  тукталыш

 

 Без сезнең  белән  Африка  ярларына  килеп җиттек.  Африка  халкы  һәм  табигате  ягыннан  күптөрле  һәм  кызыклы  материк.

 

 

 

 

 

-Балалар,  менә  бу  саннарга  игътибар  итегез  әле.  Бу  саннар  турында  нәрсә  әйтергә  була?  Нинди  эзлеклелек  хас  аларга?

       1760              2100              1550

       1770              2220              1695

       1780              2340              1840   

       1790              2460              1985

       1800              2580              2130

1800-бу  дөньядагы  иң  зур «Виктория» шарлавының  киңлеге;

120- бу  сан  шарлавыкның  биеклеге;

ә инде  3 баганадагы  аерма  145-ул  дөньядагы  иң  тәбәнәк   кешеләрнең  буйлары. Бу  кешеләрне  пигмейлар  дип  йөртәләр.

    

Атлантик  океан  зурлыгы  ягыннан  бары  Тын  океаннан  гына  калыша.  Анны  үтеп  без  Америкага  барабыз. Әйдәгез  башта 

 

 4нче  тукталыш

Көньяк Америкага  тукталыйк. Монда  инде иң  күп  сулы  һәм  500 дән  артык  кушылдыгы  булган  Амазонка  елгасы  ага. Ә  инде  бирелгән  аңлатманы  дөрес  итеп  эшләсәк,  аның  озынлыгын  да  белеп  була.

 

(6890 - 5918) : 3 х 2 = 6480 

 

 6890-5918=972    972:3=324      324х20=6480   Молодцы!

 

 

  5нче  тукталыш:

Көньяк  Америкада  иң  зур  елга  Амазонка  булса,Төньяк  Америкада  Миссисипи-Миссури  елгасы  иң  озыны.  Аның  озынлыгы  аңлатманың  кыйммәтенә  яшеренгән

 

   428 х 3  х  5 = 6420

428 х  3=1284               1284 х 5= 6420

Димәк, Миссисипи- Миссуриның  озынлыгы  күпме  булды?

Мәсьәлә:

  -Балалар,  әйдәгез  мәсьәлә  дә  чишеп  карыйк  әле

    Бер  качык  бәрәңге  50 кг  авырлыкта.  Америкада  үстерелгән   иң  зур  лимонның  авырлыгы  бәрәңге  массасыннан  46 кг  912 кг га  ким,  ә  иң  зур  помидорның  массасы  лимон  массасыннан  19 кг  412г  га  артык .  Иң  зур  лимон  һәм  помидорның  авырлыгы  күпме?

        Бәрәңге- 50 кг

        Лимон-  ?кг, 46кг 912г-га ким

        Помидор-  ?кг, 19кг 412г-га артыграк.

 

-Балалар,  сүз  нәрсәләр  хакында  бара?  

 

 

 

Мәсьәләне  чишү  өчен  нинди  үлчәү  берәмлеге  куллану  уңайлырак?

Нинди  зурлыкларга  әйләндерәбез?

Граммнарга.

               50 кг = 50000 г

               46кг 912г =  46912г

               19кг 412г =19412г

    50000-46912=3088(г)

    3088+19412=22500(г)

--Шундый  авырлыктагы  лимон  һәм  помидор  булырга  мөмкинме?

--Мондый  мәгълүмәтләр  Гиннес  рекордлары  дигән  китапта  бик  күп  икән.

 

       Сәяхәтебезне  дөньядагы  иң  зур, иң  тирән  океан  аша   дәвам  итәбез. Бу  Тын  океан. Аның  иң  тирән  урыны  Мариан  иңкүлеге    11022метр.

 

6 нчы  тукталыш . 

-Чираттагы  тукталыш  иң  зур  материк-Евразия  тукталышы. Ул  нинди  өлешләрдән  тора?  (Европа  һәм  Азия)  Аны  нинди  тау  ике  өлешкә  бүлә? (Урал)   Молодцы!

 

-Балалар,  тактадагы  тапкырлауларның  җавапларын  табарга  кирәк.

1806 х 9=16254                    5072 х 2=10144

1213 х 7= 8491                     3598 х 5= 17990                                                 

 

 

Жавапларны  үсә  бару  тәртибендә  укып  чыгыгыз.  Нинди  сүз  килеп  чыга?  (Идел)  Ул  елга  нинди  шәһәр  яныннан  үтә? (Казан)    

 

-Димәк, без  балалар  туган  ягыбызга  кайтып  җиткәнбез.

 

Йомгаклау:

-Сез  бүген  дәрестә  нәрсәләр  эшәдегез?

- Күп  мәгълүмәтләр   тупладыгыз. Ә  хәзер  кемнәрнең  бик  игътибарлы  булуын  беләбез:

  -Мәйданы   ягыннан  иң  зур  океан?

  - 1 урында- Тын;

  - 2 урында – Атлантик;

  - 3 урында – Һинд.

 Океаннар  барлыгы  ничәү?(4), Кайсы  океан  калды?

 

--Молодцы,  балалар!  Сез  бик  актив  булдыгыз.

(Билгеләр кую)

 

Өстәмә  материал - чылбыр

( 3079 х 3 + 8413 ) : 5 = 3530–Бу  Идел  елгасының  озынлыгы.  

 

Билгеләрне  жетоннар санына карап куябыз. Барыгызга да рәхмәт балалар.                         

 





Тема: Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау.

Максат: укучыларны икеурынлы санны берурынлы санга тпкырларга өйрәтү;

исәпләү, мәсьәлә чишү күнекмәләрен үстерү;

алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне куллана белергә өйрәтү;

игътибарлылык, зирәклек тәрбияләү;

Материал: М.И.Моро “Математика 3”, 2нче кисәк, 8б.

Җиһазлау: дәреслекләр, интерактив такта.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

1) Дәрескә әзерлекләрен барлау.

2) Янттан (чит планета кешесе) СМС ка килә. (Зинһар ярдәм итегез! Янт.)

Балалар, безгә кичекмәстән Янтка ярдәм итәргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Без хәзер үк

галәмгә сәяхәт итәрбез. Көчебездән килгәнчә Янтка ярдәм итәрбез. Сез ризамы? Галәмгә нәрсә

белән чыга алырбыз соң? Әйе безгә космик корабль кирәк булачак. Ә корабльне без үзебез

тозербез. (Интерактив тактада геометрик фигуралардан космик корабль төзү.) Һәрбер корабльнең

дә бортовой журналы була. Әйдәгез без дә журналга (дәфтәргә) тарихи датаны язып куйыйк. Ә

хәзер дөрес итеп утырдык, скафандрларыбызны киик, каешларны каптырдык. Алга! Ни өчендер

безнең кораблебез кузгалмый бит әле. Менә эш нәрсәдә икән! Корабльнең бер чылбыры өзелгән.

Шушы чылбырның буынын табарга кирәк.

2 Телдән исәпләү.

1)“Чылбыр” уены (Интерактив тактада. Җавабы дөрес булган чылбырны табып, өзелгән

чылбырны ялгау.) 7 . 8 – 2 : 9 . 5 ____ ? (50, 35, 27, 30 )

Ә хәзер кузгалсак та була инде.

Интерактив тактада космик корабль, йолдызлы күк йөзе.

Бер генә сәяхәт тә каршылыкларсыз булмый. Безнең алда тагын бер бирем. Күрәсез галәмгә болай

гына чыгып булмый.

2)”Шифрны ач!” уены. (Интерактив тактада)

16

5

13

7 . 6 =Д 9 + 7 =Й 91 – 78 = Л 10 . 7 = З 50 : 10 = О 9 . 6 = Ы

Безнең белән йолдызлар шаяра икән. Әйдәгез шушы кәрҗиннәргә йолдызлар чүплик әле. 8гә

бүленә торган “йолдызларны” “8” ле, ә 7 гә бүленә торганнарын “7” ле кәрҗиненә салабыз.

3) “Йолдыз җыю” уены.(Интерактив тактада) (14, 16, 28, 64,35, 21, 24, 72, 40,63,48,7)

4) Физкультминутка. Йолдызлар аланлыгында бераз ял итеп тә алыйк инде.

3 Яңа материал өстендә эш.

1) Интерактив тактада уйга калган Янт һәм мисаллар. 25 . 3 3 . 25 5 . 19

Менә ни өчен борчыла икән Янт. Без аңа ярдәм итә алырбызмы икән? Мондый мисалларны

безнең дә эшләгәнебез юк бит. Без эшли торган мисаллардан нәрсә белән аерылып тора соң

алар? Безнең мондый икеурынлы саннарны тапкырлаганыбыз бармы әле? Янт та аптырап калган.

Ә сез ничек чишәр идегез? Балалар үз вариантларын тәкъдим итәләр.

2 Интерактив тактада: аңлатмаларның парын тап, уклар белән тоташтыр.

(30 + 2) . 4 (40 + 8) .2

(21 +34) . 2 30 . 4 + 2 . 4

40 . 2 + 8 . 2 21 . 2 + 34 . 2

-

Нинди үзлек кулланылды? (Сумманы санга тапкырлау үзлеге.)

3)Разряд кушылучылар суммасы белән алыштыр: 35, 87,92.

35 = (... + ...) 87 = (... + ...) 92 = (... + ...)

-

Шушы үзлекләрне файдаланып аңлатмаларны чишеп карыйк.

25 . 3 = (20 + 5) . 3 = 20 . 3 + 5 . 3 = 60 + 15 = 75

Нәтиҗә ясау.

Икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлау өчен, икеурынлы санны разряд кушылучылар

суммасы рәвешендә күрсәтәбез һәм һәр кушылучыны санга тапкырлап,килеп чыккан

нәтиҗәләрне кушабыз.

2) Дәреслектәге параграф белән танышу (8б).

4 Яңа материалны ныгыту.

1) № 1 (комментарий белән дәфтәрләргә эшләү)

5 Физкультминутка.

Чит планетада йөрибез, йөгерәбез, очабыз,

Чүгәлибез, сикерәбез, бер-беребезне кочабыз.

6 Үткән материал өстендә эш.

1) Мәсьәләләр чишү. (тактада)

а) № 2 32 : 8 = 4(кг) 6 . 4 = 24 (кг) Җавап: 24 кг.

в) №3 (36 + 42) – 38 = 40(кыз)

2) карточкаларда (резерв бирем)

К -1

1

Мәсьәләнең чишү юлын тап.

Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп 3 дус кызына бүлеп бирде. Һәр

кызга ничә конфет тиде?

а) 9 . 3 б) 3 . 9 в) 9 : 3

2 Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

а) 9 . 3 б) 3 .9 в) 9 : 3

3 Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

а) 10 . 5 б) 5 . 10 в) 10 : 5

4.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60 80 – х = 20 х -76 = 18 х : 5 = 7

7 Йомгаклау.

Балалар, галәмгә сәяхәтебез шуның белән тәмам. Класска кайтырга да вакыт җитте. Бу сәяхәттән

үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз? Бу сәяхәтне файдалы булды дип табасызмы? Ни өчен?

Янт сезгә рәхмәтен белдерә. Ул сезгә күчтәнәчләр дә әзерләгән әле.

1нче күчтәнәч – билге кую;

2нче күчтәнәч – өй эше № 5, 6 (8б).





К -1

1 Мәсьәләләрнең чишү юлын тап.

1) Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп 3 дус кызына

бүлеп бирде. Һәр кызга ничә конфет тиде?

а) 9 .3 б) 3 .9 в) 9 : 3

2) Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

а) 9 . 3 б) 3 .9 в) 9 : 3

3) Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

а) 10 . 5 б) 5 . 10 в) 10 : 5

2.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60 80 – х = 20 х -76 = 18 х : 5 = 7

К -1

1 Мәсьәләнең чишү юлын тап.

1) Алиянең 9 конфеты бар иде. Ул конфетларны тигез итеп 3 дус кызына

бүлеп бирде. Һәр кызга ничә конфет тиде?

а) 9 .3 б) 3 .9 в) 9 : 3

2) Бер тартмада 9 карандаш булса, шундый 3 тартмада ничә карандаш?

а) 9 . 3 б) 3 .9 в) 9 : 3

3 Алсу 10ар сумлык 5 дәфтәр сатып алган. Ул ничә сум түләгән?

а) 10 . 5 б) 5 . 10 в) 10 : 5

2.Тигезләмәләрне чиш.

Х . 30 = 60 80 – х = 20 х -76 = 18 х : 5 = 7

Тема:100 эчендә ике урынлы саннарны кушу һәм алу. Кабатлау. Ярыш дәрес.

Максат:

-укучыларның 100 эчендәге саннарны дөрес яза белүләрен, 100 эчендә

кушу һем алу күнекмәләрен ныгыту;

-мәсьәләпәр чишү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;

-укучыларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

- укучыларга экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш уяту.

Материал: Математика 2 нче сыйныф (2 нче кисәк), "Математикадан тестлар";

Җиһазлар: сигнал карточкалар, магнитофон, индивидуаль

карточкалар, аерым биремнәр, презентация, кубиклар,таблиөа, чәчәкләр.

Дәрес тибы - үткәннәрне ныгыту.

Дәрес планы:

1. Оештыру өлеше.

Дәресне "Дустым бар" җыры белән башлап җибәрү.

-Дуслар белән бергә жыелып уйнаганда безгә бик күңелле була. Бүген безнең дәресебез гадәти түгел. Без сезнең белән уен дәресе үткәрәбез. Ә ул уен КВН дип атала.

-Нәрсә соң ул КВН?

-Ярышыбыз урман мәктәбе укучылары белән безнең сыйныф укучылары арасында үткәрелә.

- Сез ничек уйлыйсыз урман мәктэбендә нәрсәләр укыйлар?

- Җәнлекләр һәм кошлар.

- Дөрес балалар.

- Менә алар, урман мәктәбенең укучылары экранда чыгарлар һәм сезгә биремнәр бирерләр. Алар сезнең 100 эчендә кушарга һәм алырга өйрәнүегезне тикшереп карарга телиләр.

Матур язу.

Дөрес итеп утырып

Язам җайлап матурлап

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Телдән исәпләү. Сез әзерме?

-Ярышның кагыйдәләре белән танышабыз.

Өстәлдә капчык. Капчыкта кубиклар, ә кубикларга саннар язылган. Бу номерлар у рман укучысының журнал тәртибе буенча куелган. Чыккан номер буенча сезнең яныгызга кайсы укучы килгәне һәм нинди бирем алып килгәнен белерсез.

  • Хәзер рәтләр буенча командаларга бүленәбез. Санау таблица буенча алынып барыла. Дөрес җавап биргән командага чәчәк бирелә, ә дөрес җавап биргән укучыга жетон бирелә.

  • Без КВН ны башлыйбыз.

  • Беренче команда укучысы кубик алырга чыга.

2. Төп өлеш.

Сектор №1.

Табышмак. Төне буе оча, тычканнар тота.

Көн тудымы,йокларга ята. (Ябалак)

Аны акыл иясе дип атыйлар.

  • Ябалак безнең гадәти түгел.

-Ул нәрсәләрдән төзелгән? (Геометрик фигуралардан)

-Нинди фигуралар бар монда? (Түгәрәкләр һәм өчпочмаклар)

-Санагыз ничә түгәрәк?(10)

-Санагыз ничә өчпочмак?(2)

-Ябалак сезгә математик чылбыр тәкдим итә. Һәр команда үз чылбырын дөрес һәм тиз итеп чишеп чыгарга тиеш.

-Җавапларны чагыштырабыз. Тиз уйлаган командага чәчәк бирелә.

Слайд 4. Керпе\ бурсык\ төлке

-Менә сезгә тагын бер бирем ябалактан.Рәсемдә керпе, бурсык,төлке тора. Бурсык тора уртада, ничек итеп, бурсыкка кагылмыйча, кырыйда калдырырга?

-Керпене күчерергә. Тагын ничек алыштырып була.

4 бирем.

Төлкенең букетында 29 ромашка чәчәге,ә тиеннең букетында шулкадәр үк кашкарый чәчәге. Керпедә чәчәкләр саны тиеннеке кадәр. Керпедә ничә чәчәк? (29)

-Әйтегез әле миңа, урманнан шулкадәр чәчәк эзәргә ярыймы? (юк)

-Ни өчен?

-Кайдан чәчәк эзәргә ярый?

(клумбаларда иң элек үстерергә, аннан кисеп алырга ярый)

5 бирем

Соловей -разбойник үзенең сызгыруы белән10 каен, ә имәннәрне 3 кә әзрәк аударган. Табигатьне яратмаучы разбойник ничә имән аударган? (10-3=7)

-Ни өчен 3 алырга?

Әйтегез әле урманда тавыш чыгарырга ярымы? Ни өчен?

-Тавышлап урмандагы кошларны, җәнлекләрне куркытырга мөмкин, алар үзләренең балаларын югалтырга булдыралар.

Таблицаны санау.

Икенче команда укучысы чыга.

Сектор №2. Табышмак .

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

-Менә соры бүре кызыксына 5 минут эчендә сез күпме мисал чишергә булдырасыз икән. Ә ул үзе 5 минут эчендә ярты урманны чабып чыга.

Карточкалар белән эш. 5 мин эчендә дәфтәрләргә мисаллар чишәләр.

3. Мөстакыйль эш.

Дәфтәрләрне алыштырышып тикшерәләр.

-Кичә бүре безнең класска килгән. Ярыш буласын белгән. Һәм ул үзенң эзләрен калдырган. Шул эзләрне табарга , урынына зурлык, кечерәк яки тигез була тамгалары куярга.

-Кайсы команда тиз һәм дөрес чишә. Чәчәк бирелә.

-Бүре эзләрен карый-карый күзләр арды. Әйдәгез күзләрне ял иттереп алабыз.

Слайд№ 6,7. Күзләргә ял.

3 команда укучысы кубик алырга чыга.

Сектор №3. Табышмак.

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. (Каз)

-Нинди казлар булалар?(кыргый казлар һәм йор казлары)

-Казлар кайда яшиләр? (йорт казлары амбарларда, ә кыргый казлар күлләрдә, сазлыкларда, сулыкларда яшиләр)

-Казлар безгә кушу кагыйдәләрен искә төшерергә тәкдим итәләр.

Слайд 9. 55+32= 50+30+5+2= 87

Д+Д Б+Б

9+81= 90 81+9=90

Зур санга кечерәк санны кушарга җиңелерәк.кушылучыларның урыннаран алыштырсак сумма үзгәрми.65+(15+6) җәяле мисалларда җәя эче беренче эшләнелә.

Капитаннар конкурсы. Мисаллар чишәләр. Тактада.

4. Физкультминутка.

1 команда укучысы кубик ала.

Сектор №4. Табышмак.

Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (Куян)

-Куркак куянга мисалларны уңай юл белән чишүне күрсәтергә. Сигналный карточкалар белән тикшерәбез.

Дөрес җавапка жетон бирелә.

Молодцы!

2 команда укучысы кубик алырга чыга.

Сектор№5. Табышмак.

Көлтә- көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын

Кетәклекләргә кереп, мин

Тавык- чебеш аламын (Төлке)

-Нәрсә белән туклана?

-Төлке безгә мәсьәлә алып килгән.

-Төлке 50 ак тычкан һәм 20 соры тычкан тоткан . 30 тычканны ул ябалакка биргән. Төлкедә ничә тычкан калган.

Мәсьәләгә анализ.

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара? (Төлке турында)

- Төлке нишләгән?

-Нинди тычканнар тоткан төлке? (50 ак, 30 соры)

-Кыскача язылышка нинди сүз алабыз (Тоткан)

-Аннары нишләгән төлке? (тычканнарны ябалакка биргән)

- Ничә тычканны ябалакка биргән? (30)

- Кыскача язылышта ничек күрсәтәбез? (Биргән -30 т.)

- Нәрсә белергә кирәк мәсьәләдә?

- Төлкенең ничә тычканы калган.

- Нинди сүз алабыз кыскача язылышка? (Калган)

- Сорауга җавап бирер өчен башта нәрсә белергә кирәк?

- Төлке ничә тычкан тоткан.

- Нинди юл белән табабыз.(+)

-УЛябалакка биргәннән соң аның ничә тычканы калганын ничек беләбез? (-)

Тоткан - 50 һәм 20т.

Биргән - 30т.

Калган -?

Чишү:

  1. 50+20 =70т.

  2. 70-30=40 т.

Җавап: 40 тычкан.

3 команда укучысы кубик ала.

Сектор №6.Табышмак.

Кош түгел оча.

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата.

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

-Тиен безгә шифограмма ңибәргән. Кем матур гына укып күрсәтә.

Аю йокы капчыгы. Кыш буе өнендә йоклап ята, сезгә ул үзенең төзсез фотоларын гына биреп җибәргән. Сезгә аның биремнәрен үтәп фотоларны төсле ясарга.

Биремнәр өй эшенә кала.

5. Йомгаклау.

Командаларның очколарын санау.

Жетоннарны санау.

-Без бүген дәрестә нәрсә үткәрдек?

-Урманнан нинди укучылар килде?

-Нәрсәләрне кабатладык?

-Урмандагы кошларга һәм җәнлекләргә ничек булырга?

Смайликны буяу.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Открытый урок по математике. 4класс. Тема "Өчурынлы санны берурынлы санга тапкырлау"

Автор: Гараева Голфина Абузаровна

Дата: 11.10.2018

Номер свидетельства: 480390


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства