kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хәрефле аңлатмалар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Белем бирү фәне: МАТЕМАТИКА

  1. УМК:  «Россия мәктәбе»
  2. Дәрес темасы: «Хәрефле аңлатмалар.Ныгыту».
  3. Дәрес тибы : Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе
  4. Дәрес үткәрү формасы: Дәрес - сәяхәт

         Дәрес максаты :

               Белем бирү: Хәрефле аңлатмаларның кыйммәтен исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

 Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту

  1. Көтелгән нәтиҗә

Предмет

Укучылар өйрәнәчәк:

  1. Хәрефле аңлатмаларны укый,аларның кыйммәтен табарга.
  2. «Алмашынучан», «икеурынлы сан» һәм «берурынлы  сан», «түгәрәк сан»төшенчәләрен дифференциацияли.
  3. “Түгәрәк” һәм “түгәрәк булмаган” саннар белән  арифметик гамәлләр эшли.
  4.  Составлы мәсьәләләр чишә. 

Метапредмет

 Укучыларда  дәрес барышында формалашачак:

Регулятив УУГ:  укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү, куелган  мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү, максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне  ихтыяр буенча көйләү,үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү

Коммуникатив  УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү,бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,   иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

Танып-белү гамәлләре: белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу; уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру; объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү; төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару.

Шәхси гамәлләр:  әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү.

Укыту методлары: сүзлек, күрсәтмә, практик, өлешчә-эзләнү (проблемалы), уен алымнары.

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.

 Җиһазлау:

  1.  Компьютер
  2. Проектор
  3. Дәреслек “Математика” 2 сыйныф.2 кисәктә. 1 кисәк/(М.И.Моро Һ.б; русчадан Э.Р.Гыйльманов тәрҗ.). – Казан: Татар.кит.нәшр.,2017.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хәрефле аңлатмалар»

Хәрефле аңлатмалар.Ныгыту.


Белем бирү фәне: МАТЕМАТИКА

  • УМК: «Россия мәктәбе»

  • Дәрес темасы: «Хәрефле аңлатмалар.Ныгыту».

  • Дәрес тибы : Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе

  • Дәрес үткәрү формасы: Дәрес - сәяхәт

Дәрес максаты :

Белем бирү: Хәрефле аңлатмаларның кыйммәтен исәпләү күнекмәләрен ныгыту.

Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту


  • Көтелгән нәтиҗә

Предмет

Укучылар өйрәнәчәк:

  1. Хәрефле аңлатмаларны укый,аларның кыйммәтен табарга.

  2. «Алмашынучан», «икеурынлы сан» һәм «берурынлы сан», «түгәрәк сан»төшенчәләрен дифференциацияли.

  3. “Түгәрәк” һәм “түгәрәк булмаган” саннар белән арифметик гамәлләр эшли.

  4. Составлы мәсьәләләр чишә.

Метапредмет

Укучыларда дәрес барышында формалашачак:

Регулятив УУГ: укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү, куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү, максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү ,үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү

Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү,бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү

Танып-белү гамәлләре: белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу; уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру; объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү; төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару.

Шәхси гамәлләр: әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү.

Укыту методлары: сүзлек, күрсәтмә, практик, өлешчә-эзләнү (проблемалы), уен алымнары .

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Җиһазлау:

  1. Компьютер

  2. Проектор

  3. Дәреслек “Математика” 2 сыйныф.2 кисәктә. 1 кисәк/(М.И.Моро Һ.б; русчадан Э.Р.Гыйльманов тәрҗ.). – Казан: Татар.кит.нәшр.,2017.

  4. Power Point презентациясе - “Исәпләүләрне ныгытабыз”

  5. Парларда эшләү өчен карточкалар



Дәрес барышы.

1 Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар. Мин Гөлүсә Әхтәмовна булам.Бүген дәрестә бергәләп эшләрбез.Әйдәгез, бер мизгелгә күзләребезне йомыйк. Иң күңелле мизгелләрне искә төшерик.Ихтяырсыз йөзләребездә елмаю барлыкка килде.Бу елмаюны дусларыбызка бүләк итик. Яхшы кәеф көне буена саклансын иде. Бер – берегезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк . (слайд 1)

2Актуальләштерү.Телдән исәпләү

-Без буген, балалар үзебез Кыш бабай янына сәяхәткә кузгалырбыз.Кыш бабайның бүләкләренә лаек икәнлегебезне күрсәтергә тиешбез. Юл бик ерак, бик күп сынаулар аша узарга кирәк булачак. Һәр сынауда булган уңышларыбызның бүләген без чанабызга салырбыз.

-Юлга кузгалыр алдыннан өйгә бирелгән эшләрне карап китик.

А =10 булса а+13 : 20-а ; а+36 кыйммәтен исәплә

d= 30 булса, d +15; 50- d; d+26 кыйммәтен исәплә.

-Чанабызга үзебезнең беренче бүләгебезне салабыз.

-Биремнәребез дөрес үтәлсә яшел чыршы уенчыгы, 2 хата булса сары уенчык, 3 хатадан артса –кызыл уенчык салабыз.(үзбәя)

-Кыш бабай янына барырга җилдән җитез боланнарыбыз бар.Аларны җигү өчен алдагы биремне үтәргә кирәк.(график диктант)

-Бу ачкыч серле сандыкны ачу өчен кирәк. Ләкин, кирәкле ачкычыбыз башка ачкычлар белән буталган. Сандыкның ачкычын табарга ярдәм итегез. Йозакның кодына килгәндә, дистә урынында торган сан берәмлек урынында торган саннан икегә ким икәнлеге билгеле.Кайсы төркем беренчеләрдән булып йозакны ачар.(төркемнәрдә эш)

-Балалар, кайсы ачкычны алабыз?

-Ни өчен?( 68 саны 6 дистә һәм 8 берәмлектән тора.6

-Белемнәребезне бәялибез, балалар. Уңышлар өчен бүләкләребезне чанабызга салабыз. Иң җитез төркемгә тагын бер болан бирәм.

-Чананы боланнарга җиктек. Аркабызны терәп, дөрес итеп чаналарга утырдык. Сәяхәткә кузгалыйк.(слайд 3) Юлыбызда ак шәлен ябынган, көяз чыршылар үсеп утыра. Кыш бабай ул чыршыларга төрле бизәкләр элгән.Андагы биремнәрне үтәсәгез, ул бизәкләр матур төсләр белән балкыр.

a =7 булса, a – 5 a + 10 a+8, 18- a, a + 7

-Кайсы төркем чыршы утларын беренче кабызыр икән!?Төркемнәрдә эшлибез.Өстәлләрдә бирелгән җавапларны сайлап алып беркетегез.

-Беренче төркем икенче төркемнең эшен тикшерә.Икенче төркем өченче төркемнең, өченче төркем дүртенче төркемнең,дүртенче төркем бишенче төркемнең эшен тикшерә. (Слайд 4).

-Балалар уңышларыбызны бәялибез. Биремне дөрес һәм җитез үтәгән төркемгә болан бирәм.

3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

Каллиграфик минут.

-Авыл этләре Акбай белән Муйнак чыршы янына килгәннәр дә гаҗәпләнеп бу могҗизага карап торалар.Чыршыны бизәгәндә сез үзегезнең нинди белемнәрегезне кулландыгыз, нинди тәртиптә эшне башкардыгыз ? Әйдәгез әле дүрт аяклы дусларыбызга шул турыда сөйлик.(төркемнәрдә фикерләшәбез)

-Сүзне беренче төркемгә бирәбез.Калган төркемнәр өстәмәләр кертә.( 1төркем - эш барышы турында сөйли,2 төркем - нәтиҗәне ничек чыгаруы турында аңлата, 3, 4 ,5 төркем өстәмәләр кертә)

-Чыршы төбендә булган бүләкләрне чанабызга салсак була.(Белемнәребезне бәялибез)

-Без хәрефле аңлатмаларның кыйммәтен таптык . Бүгенге дәрестә без бу белемнәребезне тирәнәйтү өстендә эшләрбез.

-Һәр сәяхәтченең көндәлеге һәм картасы була.Дәфтәрләр безнең көндәлек булырлар. Әйдәгез анда бүгенге датаны языйк. 11 саны турында ни әйтә аласыз? ( ике урынлы,1 дистә һәм 1 берәмлектән тора, ике 1 саныннан ясалган)

4. Беренчел ныгыту:

Таныш ситуация дә (типлаштырылган)үзгәртелгән ситуация дә (конструктив)

-Дәреслекләр сәяхәтче картасы булыр Картаның битен ачып, 2нче биремне табыгыз. Укыйбыз, төркемнәрдә фикерләшәбез һәм үтибез.Һәр төркемнән берәр укучы тактада эшли, калганнар урыннарда.(Эшең үтәлешен төркемнәрдә тикшерәбез)

-Белемнәрне бәялибез ( чанага бүләгебезне салабыз)

5.Ял минуты

-Бик ерак ара үтелде.Чаналарыбыздан төшик балалар. Ял итеп алыйк.

-Сүяхәтебезне дәвам итәбез.Дәреслектән 8 биремне табып укыйбыз, төркемнәрдә фикерләшәбез, мәсьәләне чишәбез. Мәсьәлә чишүнең барлык юлларын да күрсәтегез.Һәр төркемнән бер укучы такта янында эшли.

-1 төркем мәсьәләнең чишелешен яза.

-Кайсы төркемдә мәсьәләнең чишелеше икенче төрле?

- Мәсьәләне башка ысул белән эшләгән төркем юкмы?

- 4 төркем аңлата (тактада)

-Башка төркемнәр килешәме? Өстәмәләр юкмы?

1 ысул:

(32+40)-20=52(китап.)

2 ысул:

(32-20)+40=52(китап.)

3 ысул:

(40-20)+32=52(китап.)

Җавап: 52 китап калган.

- Без нәрсәне кабатладык? Мәсьәләне төрле ысуллар белән чишәргә мөмкин икәнлегенә кабат инандык. (Белемнәрне бәяләү)

Күзләрне ял иттерү.

-Кыш бабай янына барганда безне урман җәнлекләре озатып бара.. Төлкене табыгыз, куянны, бүрене, пошины, ....(Балалар күзләр белән генә җәнлекләрне эзләп табалар)

6.Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу.

-Бирелгән аңлатмаларны аларның кыйммәте белән тоташтыр.

5+9

13

а = 7 булса, а+8

4

14-10

16

K = 10 булса, K+6

14

8+2+3

15

K = 3 17+k

20

(Һәр төркемнән берәр бала такта янына чыга)

-Балалар, такта янына чыгучы укучы өстәлдән үзенә биремне сайлап алырга һәм соңыннан инде аның җавабын табып әлеге аңлатма янына куярга тиеш була.

-Эшнең дөреслеген тикшерәбез. (Белемнәрне бәяләү)

-Эшне кайсы төркем беренче бетерде?(Бүләк бирелә)

7. Өй эше

-Балалар, сез килүгә Кыш бабай хат әзерләп куйган.Аны кайткач узегез укып, булдыра алган биременә җавап языгыз..

k=10 булса, 14- k , 5+ k

k=10 булса, 6+ 6- k, 9-5+ k

k=10 булса,18- k, 3+ k, 8+3- k, k-4+3

.

8.Рефлексия.Йомгаклау.

-Без Кыш бабай өенә якынлаштык. Чанадагы үзебезнең уңышларыбыз, бүләкләребезне саныйк.

-3яшел, 2 сары- “5” куябыз

-2 яшел, 3сары – “4 “ куябыз

-Кызыллар 4 булса –“3 “куябыз.

-Сез бүген нәрсәләргә өйрәндегез?

-Сезгә нинди бирем авыр тоелды?

-Алдагы дәрескә үзеңә нинди бурычлар куясыз?

-Бүгенге дәрестә максатыгызга ирештегезме?

- Дәрес тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт..








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Хәрефле аңлатмалар

Автор: Ахметханова Гулуса Ахтямовна

Дата: 22.03.2021

Номер свидетельства: 576315


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства