kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Д?рес конспекты "??нлекл?р б?йр?ме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

?

Тема:     “Ж?нлекл?р б?йр?ме”.
Максат:   балаларны?  с?злек запасын тулыландыру, “??нлекл?р”                                темасына    карата  ?йр?нг?н с?зл?рне кабатлау,  ныгыту,   
                ?йр?нг?н  с?зл?рне кулланып  2 с?зле  ??мл?л?рне кабатлау                    
                д?ресл?рг? кызыксыну уяту, ??нлекл?рг?  м?х?бб?т    
                т?рбиял??;
?и?азлау: ??нлекл?р р?семн?ре,маскалары,  компьютер, к?згел?р,   артикуляцион гимнастика ?рн?кл?ре, кар б?ртекл?ре;

                             Д?рес барышы:
Оештыру:
1 логопед: Х?ерле к?н,балалар! К?ефл?регез ничек! ?йд?гез, тагын бер тапкыр кунак апа-абыйларга х?ерле к?н тел?п елмайыйк, ?зебезне? д? к?ефл?р тагын да ныграк к?т?релеп кит?р! (балалар ис?нл?ш?л?р).
2 логопед:  Балалар, ?йтегез ?ле х?зер табигатьт? нинди ел фасылы?
Балалар: Кыш.
2 логопед:  Д?рес, ?йд?гез берг? кабатлыйк ?ле: “Кыш”.
Балалар: Кыш.
1 логопед:  Кыш к?не б?тен ?ирг? н?рс? ява? 
Балалар: Кар.
2 логопед:  Д?рес, ?йд?гез берг? кабатлыйк ?ле: “Кар”.
Балалар х?зер без сезг? кар б?ртекл?ре бир?без сез аларны ?реп очырыгыз. (Сулыш алуны ныгыту к?нег?л?ре)
1 логопед:  Балалар, мин сезг? х?зер бер ?кият с?йлим. ? сез игътибар бел?н ты?лагыз да. б?ген д?рест? бик матур итеп с?йл?шер ?чен к?згег? карап к?нег?л?рне ясап барыгыз    Борын-борын заманда т?гел ? бернич? к?н элек кен? яш?г?н ди, булган ди бер бик акыллы, бик ты?лаучан бер тел. Ул бик матур ?йд? - авызда яш?г?н ди. (К?згег? карап авызны ачып белне чыгару.) Берд?н-бер к?нне аны? бик нык чикл?век ашыйсы килг?н ди д? ул урманга юл тоткан ди. (Артикуляцион гимнастика “Чикл?век”.)  Бара-ик?н, бара ик?н ул урманда бик матур аланда куянны? туган к?н б?йр?мен ит?че ??нлекл?рне очраткан. Телне д? кунакка чакырганнар. Алар берг?л?шеп тау шуганнар. (Артикуляцион гимнастика “Тау”.)  Тиенн?р  бел?н агач ботакларында атынганнар. (Артикуляцион гимнастика “Атынгыч”.)  Уйнап туйгач ?ст?л янына утырганнар.Куян бик т?мле итеп г?мб? ашы пешерг?н ик?н шуны ашаганнар. (Артикуляцион гимнастика “Г?мб?”.) Б?ре коймак алып килг?н. (Артикуляцион гимнастика “Коймак”.) Аю бал бел?н сыйлаган. Иренн?рен ялый-ялый бал бел?н коймак ашаганнар. (Артикуляцион гимнастика “Т?мле бал”.) Т?лке т?ти ис? бик матур чокырларга ч?й ясап торган. (Артикуляцион гимнастика “Чокыр”.)    Керпе телг? к?п итеп чикл?век бирг?н. (Артикуляцион гимнастика “Керпе”.)  Тел аларны? барысын да ?зен? кунакка чакырган.
2 логопед: Б?ген безг? шул ??нлекл?р кунакка килг?нн?р д? инде.  Б?ген безне? д?ресебезне? темасы : “??нлекл?р б?йр?ме”?йд?гез аларны танып кемн?р ик?нлеген ?йтик т? б?йр?мебезне ба?лап ?иб?рик. (Х?р?к?т гимнастикасы)
 Лап-лап-лап
Аю кил? ич лап-лап.
Аю кил? ич шап-шап,
Б?тен урманны таптап. (Аю – ?сгать)
1 логопед:
Буран дулый, ду-у, ду-у,
Б?ре улый,  у-у-у, у-у-у,
Тешл?рен шыгырдата
Бигр?кл?р д? куркыта, у-у, (Б?ре - Булат)
2 логопед:
Т?лке. Т?лке,  т?лкек?й,
Бигр?к матур т?тек?й
Вак-вак кына атлады,
Койрыккаен болгады. (Т?лке – Камил?)
1 логопед:
Ап-ак куян утыра,
Колакларын селкет?.
Мен? шулай, мен? шулай
Колакларын селкет?.
Куян ту?а башлагач,
Аякларын ?ылыта.
Мен? шулай, мен? шулай,
Аякларын ?ылыта. (Куян – Ил?з?)
2 логопед:
?итез ген?, тиз ген?
Сикер? д? сикер?,
Нинди ??нлек? -  дис?гез.
?ир?н тиен ич мен?! (Тиен – Ислам)
1 логопед:
Керпе, керпе к?р инде,
Эн?л?ре? никад?р!
Уйнар идем сине? бел?н,
Шундый булмаса? ?г?р.
Уй-уй-уй!  (Керпе – Илназ)
2 логопед: Балалар безне? тизд?н нинди б?йр?м була ?ле?
Балалар: Я?а ел!
1 логопед: Я?а ел б?йр?мен? сезг? б?л?кл?р алып кем кил? ?ле?
Балалар: Кыш бабай!
2 логопед: Карагыз ?ле кыш бабай капчыгына салып сезг?  нил?р алып килде  ик?н.
Ислам: Эт.
Булат: Туп.
Камил?: Курчак.
Ильназ: Машина.
Ил?з?: Аю.
?сгать: Ат.
1 логопед: Я?а ел б?йр?менд? ?й т?рен? урманнан нинди агачны алып кайтып биз?п куябыз ?ле?
Балалар: Чыршы.
2 логопед: ?йд?гез  ?ле без д? сезне? бел?н мен? шушы  чыршыны бизик ?ле.  Мин сезг?  т?г?р?кл?р бир?м сез аларны бау бел?н чорнап биз?гез. Кем эшен бетер? шул уенчыгын чыршыга китереп эл?. (Бармак моторикасын коррекциял??г? к?нег?)
1 логопед: Бу шарларны элг?ч чыршыбыз бигр?к матурланып китте. ?йд?гез х?зер аны? кырыенда ??нлекл?р биюен башкарыйк ?ле. (Физкультминутка)
2 логопед: Мин сезг? чыршыга элерг? тагын бер уенчык бир?м. Л?кин аны чыршыга элг?нче биз?п бетерерг? кир?к Сез и? беренче ?зек сызык бел?н сызылган фигураларны ручкаларыгыз бел?н й?ртеп чыгыгыз. Аннан со? шакмакны- сарыга, ?чпочмакны – кызылга, т?г?р?кне – з??г?рг? буягыз да. Эшегезне бетерг?ч уенчыгыгызны чыршыга китереп элегез. (Бармак моторикасы ??м т?сл?рне аеру).
1 логопед: Балалар без сезне? бел?н чыршыны биз?? бел?н мавыгып ??нлекл?ребезне оныта да язганбыз бит. ? алар ис? ?зл?рене? нинди рызык яратуларын онытканнар. Ярд?м итик ?ле аларга. ??р ??нлект?н баручы ?зек сызыкны тотыштырыйк та ??р ??нлек н?рс? яратуын ?йтик.
?сгать: Аю – бал. 
Булат: Б?ре – сарык.
Камил?: Т?лке – сарык.
Ил?з?: Куян – кишер.
Ислам: Тиен – чикл?век.
Илназ: Керпе – г?мб?.
 (Бармак моторикасына к?нег? ??м с?зл?рне кабатлау)
2 логопед: Укучылар  чыршыбыз  б?йр?мг? чынлап та ?зер булсын ?чен кар б?ртекл?ре ?итеп бетми кебек. ?йд?гез чыршы тир?ли басыйк та: “Кар яу-яу яу!” – дип кабатлыйк ?ле. Б?лки кар яуар.
Балалар: Кар яу-яу яу!
(1 логопед бу вакытта чыршы ??м балалар ?стен? вакланган дождик сиб?).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«д?рес конспекты "??нлекл?р б?йр?ме" »

Тема: “Жәнлекләр бәйрәме”.

Максат: балаларның сүзлек запасын тулыландыру, “җәнлекләр” темасына карата өйрәнгән сүзләрне кабатлау, ныгыту,

өйрәнгән сүзләрне кулланып 2 сүзле җөмләләрне кабатлау

дәресләргә кызыксыну уяту, җәнлекләргә мәхәббәт

тәрбияләү;

Җиһазлау: җәнлекләр рәсемнәре,маскалары, компьютер, көзгеләр, артикуляцион гимнастика үрнәкләре, кар бөртекләре;



Дәрес барышы:


Оештыру:

1 логопед: Хәерле көн,балалар! Кәефләрегез ничек! Әйдәгез, тагын бер тапкыр кунак апа-абыйларга хәерле көн теләп елмайыйк, үзебезнең дә кәефләр тагын да ныграк күтәрелеп китәр! (балалар исәнләшәләр).


2 логопед: Балалар, әйтегез әле хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?


Балалар: Кыш.


2 логопед: Дөрес, әйдәгез бергә кабатлыйк әле: “Кыш”.


Балалар: Кыш.


1 логопед: Кыш көне бөтен җиргә нәрсә ява?


Балалар: Кар.


2 логопед: Дөрес, әйдәгез бергә кабатлыйк әле: “Кар”.

Балалар хәзер без сезгә кар бөртекләре бирәбез сез аларны өреп очырыгыз. (Сулыш алуны ныгыту күнегүләре)


1 логопед: Балалар, мин сезгә хәзер бер әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлагыз да. бүген дәрестә бик матур итеп сөйләшер өчен көзгегә карап күнегүләрне ясап барыгыз Борын-борын заманда түгел ә берничә көн элек кенә яшәгән ди, булган ди бер бик акыллы, бик тыңлаучан бер тел. Ул бик матур өйдә - авызда яшәгән ди. (Көзгегә карап авызны ачып белне чыгару.) Бердән-бер көнне аның бик нык чикләвек ашыйсы килгән ди дә ул урманга юл тоткан ди. (Артикуляцион гимнастика “Чикләвек”.) Бара-икән, бара икән ул урманда бик матур аланда куянның туган көн бәйрәмен итүче җәнлекләрне очраткан. Телне дә кунакка чакырганнар. Алар бергәләшеп тау шуганнар. (Артикуляцион гимнастика “Тау”.) Тиеннәр белән агач ботакларында атынганнар. (Артикуляцион гимнастика “Атынгыч”.) Уйнап туйгач өстәл янына утырганнар.Куян бик тәмле итеп гөмбә ашы пешергән икән шуны ашаганнар. (Артикуляцион гимнастика “Гөмбә”.) Бүре коймак алып килгән. (Артикуляцион гимнастика “Коймак”.) Аю бал белән сыйлаган. Иреннәрен ялый-ялый бал белән коймак ашаганнар. (Артикуляцион гимнастика “Тәмле бал”.) Төлке түти исә бик матур чокырларга чәй ясап торган. (Артикуляцион гимнастика “Чокыр”.) Керпе телгә күп итеп чикләвек биргән. (Артикуляцион гимнастика “Керпе”.) Тел аларның барысын да үзенә кунакка чакырган.


2 логопед: Бүген безгә шул җәнлекләр кунакка килгәннәр дә инде. Бүген безнең дәресебезнең темасы : “Җәнлекләр бәйрәме”Әйдәгез аларны танып кемнәр икәнлеген әйтик тә бәйрәмебезне баәлап җибәрик. (Хәрәкәт гимнастикасы)


Лап-лап-лап

Аю килә ич лап-лап.

Аю килә ич шап-шап,

Бөтен урманны таптап. (Аю – Әсгать)

1 логопед:

Буран дулый, ду-у, ду-у,

Бүре улый, у-у-у, у-у-у,

Тешләрен шыгырдата

Бигрәкләр дә куркыта, у-у, (Бүре - Булат)



2 логопед:

Төлке. Төлке, төлкекәй,

Бигрәк матур түтекәй

Вак-вак кына атлады,

Койрыккаен болгады. (Төлке – Камилә)



1 логопед:

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта. (Куян – Илүзә)



2 логопед:

Җитез генә, тиз генә

Сикерә дә сикерә,

Нинди җәнлек? - дисәгез.

Җирән тиен ич менә! (Тиен – Ислам)



1 логопед:

Керпе, керпе күр инде,

Энәләрең никадәр!

Уйнар идем синең белән,

Шундый булмасаң әгәр.

Уй-уй-уй! (Керпе – Илназ)

2 логопед: Балалар безнең тиздән нинди бәйрәм була әле?

Балалар: Яңа ел!

1 логопед: Яңа ел бәйрәменә сезгә бүләкләр алып кем килә әле?

Балалар: Кыш бабай!

2 логопед: Карагыз әле кыш бабай капчыгына салып сезгә ниләр алып килде икән.

Ислам: Эт.

Булат: Туп.

Камилә: Курчак.

Ильназ: Машина.

Илүзә: Аю.

Әсгать: Ат.

1 логопед: Яңа ел бәйрәмендә өй түренә урманнан нинди агачны алып кайтып бизәп куябыз әле?

Балалар: Чыршы.

2 логопед: Әйдәгез әле без дә сезнең белән менә шушы чыршыны бизик әле. Мин сезгә түгәрәкләр бирәм сез аларны бау белән чорнап бизәгез. Кем эшен бетерә шул уенчыгын чыршыга китереп элә. (Бармак моторикасын коррекцияләүгә күнегү)

1 логопед: Бу шарларны элгәч чыршыбыз бигрәк матурланып китте. Әйдәгез хәзер аның кырыенда җәнлекләр биюен башкарыйк әле. (Физкультминутка)

2 логопед: Мин сезгә чыршыга элергә тагын бер уенчык бирәм. Ләкин аны чыршыга элгәнче бизәп бетерергә кирәк Сез иң беренче өзек сызык белән сызылган фигураларны ручкаларыгыз белән йөртеп чыгыгыз. Аннан соң шакмакны- сарыга, өчпочмакны – кызылга, түгәрәкне – зәңгәргә буягыз да. Эшегезне бетергәч уенчыгыгызны чыршыга китереп элегез. (Бармак моторикасы һәм төсләрне аеру).

1 логопед: Балалар без сезнең белән чыршыны бизәү белән мавыгып җәнлекләребезне оныта да язганбыз бит. Ә алар исә үзләренең нинди рызык яратуларын онытканнар. Ярдәм итик әле аларга. Һәр җәнлектән баручы өзек сызыкны тотыштырыйк та һәр җәнлек нәрсә яратуын әйтик.

Әсгать: Аю – бал.

Булат: Бүре – сарык.

Камилә: Төлке – сарык.

Илүзә: Куян – кишер.

Ислам: Тиен – чикләвек.

Илназ: Керпе – гөмбә.

(Бармак моторикасына күнегү һәм сүзләрне кабатлау)

2 логопед: Укучылар чыршыбыз бәйрәмгә чынлап та әзер булсын өчен кар бөртекләре җитеп бетми кебек. Әйдәгез чыршы тирәли басыйк та: “Кар яу-яу яу!” – дип кабатлыйк әле. Бәлки кар яуар.

Балалар: Кар яу-яу яу!

(1 логопед бу вакытта чыршы һәм балалар өстенә вакланган дождик сибә).
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Логопедия

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
д?рес конспекты "??нлекл?р б?йр?ме"

Автор: Габдрахманова Нурия Равилевна

Дата: 16.10.2014

Номер свидетельства: 119711


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства