Тема: М.Акмулла иҗатына күзәтү (2нче дәрес).
Максат: М.Акмулланың тормыш һәм иҗат юлы турында белемнәрне тулыландыру; шигырьләренә анализ ясау аша, иҗатына бәя бирергә өйрәтү;
Фикерләү сәләтен үстерү;
Акмулла иҗаты аша тормышка әхлакый караш формалаштырырга ярдәм итү.
Дәрес барышы:
.
Татар халкында ак сыйфаты аерым үзенчәлеккә ия. Ул төс белдерүдән тыш, күңел аклыгы, рухи чисталык, гаделлекне символлаштыра. Аксакал, Акъәби, Аккиленнәр...
Үткән дәрестә без сезнең белән Акмулла дигән олуг шагыйрь белән таныштык. Ак күңелле, туры сүзле, гаделлекне яклаучы шагыйрь бүген дә хәтердә, үзенең үлемсез, һәр заманга актуаль шигырьләре белән киләчәккә бара.
Әйтегез әле,укучылар, ни өчен ул үзен Акмулла дип атый? Үзе моны ничек аңлата? ( җаваплар тыңлана).
Әйе, “Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең кере
Эчтә тулып ятмасын сасык эрен.
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын,
Булмаса, файда бирмәс коры белем!”- дип язган шагыйрь белән килешми мөмкин түгел, шулай бит,укучылар?
Никадәр заманча яңгырый бу юллар!
Актуальләштерү, белемнәрне тигезләү.
Өй эшләрен тикшерү.Ул 3дәрәҗәдә бирелгән иде. 1нче бирем иҗади: биографиясеннән чыгып, Акмулланы рәсемдә гәүдәләндерергә кирәк иде. Акмулланы сез ничек күз алдына китерәсез икән? (рәсемнәр буенча сөйләү оештырыла, эшләр бәяләнә)
-Укучылар, татар рәссамнары Акмуллага багышлап күп кенә рәсемнәр иҗат иткәннәр, портретларын эшләгәннәр.Мәсәлән, К.Нәфыйгов, Э.Зарипов, Т.Хаҗиәхмәтов һ.б. Татар рәссамы Рафаэль Абдуллов Акмуллага багышлап 14 картина иҗат итә.
2нче бирем- ярым иҗади: дәреслек материалын файдаланып, Акмулланың тормыш һәм иҗат юлы турында викторина сораулары әзерләргә тиеш идегез. Сез бу эшне ике төркемгә бүленеп башкардыгыз. Хәзер кечкенә генә бәйге оештырып алабыз. (укучылар ике төркемгә бүленеп, бер-берсенә сораулар әйтәләр, җаваплар тыңлана).
Акмулла бик яшьли ятим кала.Бу яктан аның язмышы кемнәрнең язмышына охшаш? ( Г.Тукай, У.Имәни)
Билгеле татар шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты аның турында “Акмулла арбасы” дигән поэма иҗат иткән. Ул кем? (М.Әгъләмов. Китабы күрсәтелә).
Укучылар, чыннан да, замандашлары сөйләве буенча, Акмулланың арбасы 3 өлештән торган: 1 өлешендә ул эш коралларын йөрткән ( ул агач эшенә генә түгел, тимер белән эшләргә дә, ягъни слесарьлек эшенә дә оста булган: самовар-чәйникләрне төзәткән), 2 өлештә- китаплары, язу әсбаплары йөргән ( ул һәр туктаган җирендә иҗат иткән), ә 3нче өлешенә үзе утырган.Күз алдыгызга китерегез һәм фикерләгез әле: бу өлешләрне символ дип карасак, алар нәрсә турында сөйләр? (Көтелгән җавап: эш кораллары- реаль тормыш, чынбарлык, китаплар өлеше- рухи дөнья. Ягъни Акмулла үзенең рухи һәм физик тормышы белән гармониядә яши: күңеле аклыкка, рухи бөеклеккә омтылса, акылы реаль тормышны да күреп,тәнкыйтьләп алырга онытмый һ.б.)
“Акмулланың камзулы
Ука белән йөртелгән.
Акмулланың газиз башын
Дәүләт дуңгыз үтергән”,- бу юллар нинди жанрга карый? (бәет).Бу бәетне ничек исемләр идегез? (“Акмулла бәете”).
- Әйе,укучылар, үз чорында ук халык яраткан шагыйренең фаҗигале үлемен авыр кичергән, аның турында бәет иҗат иткән. Әдәбият тарихында тагын Г.Тукайга багышланган бәетләр генә билгеле. Бу нәрсә турында сөйли?
5. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” дигән фикерне кем әйткән? (Акмулла).
Өченче бирем мәҗбүри характерда иде: дәреслектәге икеюллык, дүртьюллык шигырьләрнең үзегезгә ошаган 2-3ен яттан өйрәнергә иде. Сезне тыңлап китәбез.
( Шигырьләрдән өзекләр сөйләнә, сәнгатьлелек дәрәҗәсеннән чыгып бәяләнә).
Уку мәсьәләсен кую. Үткән дәрестә һәм бүген без М.Акмулланың тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Ә бу дәрестә без нишләрбез?
- Иҗатына күзәтү ясарбыз.
- Әйе, димәк, бүгенге дәресебезнең максаты- Акмулланың әсәрләренә күзәтү ясау, аларның идея- тематик үзенчәлеген билгеләү һәм шагыйрь иҗатына бәя бирү.
Уку мәсьәләсен чишү. Тактага язылган шигырьләрен анализлау.
1нче эш. Дөньяда тулып яткан газизләр бар,
Телләрен сандугачтай акча кискән.
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс,- бу юллар белән нәрсә әйтергә тели?
Җүкәне майлау белән каеш булмас...
Сандугач козгын белән бергә тормас...
Бозыкка җир өстеннән асты яхшы...һ.б. шигырьләреннән Акмулла турында ни әйтеп була? Гомумән, әлеге шигырьләрне нинди тема берләштерә? ( фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр).
Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,
Һич кайчан ил уңа алмас түбән баккан.
Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,
Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.
Яки
Урысча укып кына түгел белмәк,-
Халь килсә, фырансузча белгән яхшы!
(Мәгърифәтчелекне, алга карап эш итүне мактап язган шигырьләр).
Урыным минем яткан- аты зиндан,
Һәр төрле адәми бар җәфа кылган;
Эчендә төрле гыйбрәт- хисабы юк,
Җинаятьче ничә төрле бар җыелган,-
бу шигыре белән автор нәрсә турында сөйли? Биографиясеннән чыгып карасак, мондый шигырьләренең тематикасы нинди булыр? (әдипнең тоткынлыкта иҗат ителгән, иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләре).
2нче эш. Мөстәкыйль эш: әлеге өйрәнеп үткән шигырьләрдә нинди сурәтләү чаралары бар? Шуларны табып, дәфтәребезгә язып куябыз.
3нче эш: Акмулла иҗатыннан мәкаль-әйтемнәрне, канатлы сүзләрне табабыз.
Дәрескә гомуми нәтиҗә ясыйбыз.
Акмулла турында бу дәрестә ниләр белдек?
Тематик яктан бүленешне әйтегез.
Шигырьләрендә нинди фикерләр үткәрә?
Нинди сурәтләү чаралары кулланды?
Нинди мәкаль-әйтемнәр таптыгыз?
Үзегезне тулаем дәрес өчен бәяләгез.
Йомгак. М.Әгъләмовның “Акмулла арбасы” поэмасында мондый юллар бар:
Гомере- сәфәр. Соңгы сәфәре дә
Кереп калган бәет- җырларга.
Ерак киткән арбасының даны,
Ә үзенең даны елларга...
...Тик бер гасыр үткән. Ишетелә
Келтер-келтер һаман барганы.
Теләр идем һәрбер чордашыма
Өч бүлекле шундый арбаны.
Башланмаган яңа гасыр әнә
Киләчәккә дәшеп торганда,
Йөзләп шагыйрь чыккан өч урынлы
Шул арбага яулык болгарга!
8. Шушындый югары нотада дәресебезне төгәллибез. Өйгә эш: 1.Акмулла иҗатына багышланган инша язарга; 2.166нчы биттәге ике шигырьгә язмача анализ ясарга. (“5”-1, “4”- 2нче бирем).