Рус телле укучыларга "Табигать ??м без" б?леге буенча б?йл?нешле с?йл?мне ?стер? б?леге буенча ?тк?релг?н д?рес эшк?ртм?се. ?г?р д? минем д?рес эшк?ртм?м кемг? д? булса ярд?м ит? ала , коллегаларым куллана ик?н бу минем ?чен бик т? зур куаныч булыр иде.
Без татар теле укытучылары рус телле укучыларга ана телебезне тир?нтен а?лап,аны? асылына т?шенерг? ярд?м ит? алабыз ик?н бу бик т? зур у?ыш диг?н с?з...
Просмотр содержимого документа
««Табигать ??м без” б?леге буенча б?йл?нешле с?йл?мне ?стер?. »
Тема: «Табигать һәм без” бүлеге буенча бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Максат: 1. Укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү;тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту;
2. Бүлек буенча өйрәнгән сүзләрне кулланып сорулар төзеп, җавап бирә алуга ирешү;
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, сүзлек, презентация, карточкада тест.
Дәрес барышы: I. Оештыру өлеше (укучыларда уңай халәт тудыру).
Исәнмесез, укучылар!
..
Укучылар бүген дәрестә безнең кунагыбыз бар,әйдәгез аның белән дә исәнләшик әле.
.....
Утырыгыз! Укучылар бүген дәрестә кем дежур?
...
II. Темага кертү .
Әйтегез әле,үткән дәресләрдә без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?
(табигать, су,елга, күл,урман,кошлар, хайваннар)
Әйе ,дөрес. Ә хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм, аны Җәвад Тәрҗеманов язган, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм үз сүзләрегез белән миңа аңлаганны рус телендә сөйләп бирерсез.
“Әйдәгез урманга һәм кырга
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаят ь зур, гаят ь бай.
Анда бар: җир, су, күк, кояш, ай!”
(Укучылар сөйлиләр.)
Дөрес, димәк тирә- юньдәге бар нәрсә табигать дип атала, һәм китапны саклаган шикелле, без табигатьне дә сакларга тиешбез.
Димәк бүгенге дәресебезне дә «Табигать һәм без” дип атарбыз.
Укучылар , әйдәгез өй эшләрен тикшереп карыйк әле. ӨЙ ЭШЕНӘ мин сезгә яраткан ел фасылыгызны ясап килергә биргән идем, рәсемнәрне ясап килдегезме укучылар?
(рәсемнәрне карап үтү) Бик әйбәт,бик матур ясагансыз!
Укучылар ! Табигать дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә?
(ураман, күл, елга, кош һ.б)
Әйдәгез ел фасылларын сурәтләп үз фикерләрегезне әйтеп үтегез әле.
(үзегез ясаган рәсемнәрне дә кулланып)
(җәй- ....)
(яз-...)
(көз- ...)
Хәзер шул рәсемнәр буенча бер-берегезгә сораулар әзерләге.
( бер-берсенә сорау бирәләр)
Укучылар киләсе слайдтагы тексты игътибар белән карыйбыз.
1. Текстны укыйм.
2. яңа сүзләрне язып куябыз
3. тәрҗемә итәләр
4. рәт буенча укып,тәрҗ-н әйтү.
5. сорауларга җавап бирү
III. ФИЗМИНУТКА: Укучылар, әйдәгез без сезнең белән үзебезнең яраткан урман аланына сәяхәт итәбез. Торып басабаз, күзләребезне йомабыз.
(кош сайраган тавыш) менә урман аланы ,аланда кошлар сайрый, шундый матур чәчәкләр.Аланда бик күп җиләклек тә бар. Алар шундый күп бит монда укучылар.( күзләрен ачып, җиләк өзәләр) Катя 1 җиләкне өзеп алды, Регина да җиләк өзде, ә Ларик күп итеп әбисе белән әнисенә дә җитәрлек итеп өзде. Һәм без аланнан мәктәпкә кайттык.
Укучылар без сезнең белән үткән дәресләрдә шигырьләр дә укыган идек бит әле.Әйтегез әле кемгә нинди шигырь ошады?
(шиг-не укыйлар,сәнг-ле итеп)
.... сиңа ни өчен нәкъ менә бу шигырь ошады?
( укучыларның җаваплары)
Укучылар мин сезнең бу бүлектә алган белемнәрегезне тикшерү өчен карточкалар таратам. Андагы тест сорауларына җавапны бирегез, аннан бергәләп тикшерербез. (тестны үзлектән эшлиләр,алмаштырып слайдтан тикшерәләр)
Укучылар кем бер хатасыз эшләде? (тикшереп,ачыклау)
IV. Йомгаклау.
- Укучылар әйдәгез бүгенге дәресебезгә йомгак ясыйк.Әйтегез әле миңа,
табигатьнең матурлыгы,байлыгы кем кулында? (кеше)
Кешенең сәламәтлеге, бәхетле, тыныч, мул яшәве нәрсәгә бәйле? (Чиста табигатькә)
Табигатьне ничек сакларга? (кошларга,хайваннарга тимәскә,агачларны сындырмаска, ......)
V. Өй эше.
1). Туган ил, туган җир турында мәкальләр язып килергә.
2). “Табигать» темасына кроссворд төзеп килергә.
VI. Билге кую.
Укучылар Ларик бүген дәрестә ничек җавап бирде, аңа ничәле куябыз?
Укучылар Регина бүген дәрестә ничек җавап бирде, аңа ничәле куябыз?
Укучылар Катя бүген дәрестә ничек җавап бирде, аңа ничәле куябыз?