kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Т?в?кк?ллек, батырлыкта ?ыр булып калсам иде”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ф.К?римне? тормыш ??м и?ат юлы бел?н танышу

Максат:

1. Ф. К?рим и?аты ??м тормыш юлы турында м?гъл?мат бир?.

2. Анализ ясау к?некм?л?рен иск? т?шер?.

3. Сугышка н?фр?т, тыныч тормышка м?х?бб?т т?рбиял??.

?и?азлау: презентация, таблица, портрет, слайдлар, видеоязма.

Д?рес барышы.

I Актуалл?штер?.

    1. Ис?нл?ш?.2.К?н бел?н танышу.

− Х?ерле ирт?, балалар!

− К?ефл?регез ?йб?тме?“К?нне яхшы с?з бел?н башласа?, б?тен к?не? яхшы ?т?р”, - дил?р. ?йд?гез ?ле,    бер-беребезг? карап,елмаеп, я?а к?н бел?н котлыйк.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Т?в?кк?ллек, батырлыкта ?ыр булып калсам иде” »

Әдәбият дәресе

5а ,татар төркеме.

04.02.2014


Тема:“Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде”.

(Ф.Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу)


Максат:

1. Ф. Кәрим иҗаты һәм тормыш юлы турында мәгълүмат бирү.

2. Анализ ясау күнекмәләрен искә төшерү.

3. Сугышка нәфрәт, тыныч тормышка мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: презентация, таблица, портрет, слайдлар, видеоязма.

Дәрес барышы.


I Актуалләштерү.

1. Исәнләшү.2.Көн белән танышу.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап,елмаеп, яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәерле көн, миңа!

 -  Хәерле көн ,сиңа!

 -  Хәерле көн, аңа!

 -  Хәерле көн һәммәбезгә!

II Актуалләштерү.

1 слайд

1. – Әйдәгез, искә төшереп үтик әле. Бу елны Бөек Ватан сугышы бетүгә ничә ел булды?

- Укучылар, ә сез Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән нинди язучыларны һәм шагыйрьләрне беләсез?

2. Сугышта катнашкан шагыйрьләрне искә төшерү.


III Яңа күнекмәләр формалаштыру. Буген без Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән тагын бер күренекле шәхес белән танышырбыз. Ул – Фатих Кәрим. 2 слайд

Дәрескә эпиграф итеп, Ф.Кәрим шигыреннән өзекне алдык:

“Үзең турында уйлама,

Илең турынла уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.”

Дәрес барышында бу шигырь юлларының мәгънәсенә түбәнрәк төшенербез һәм сез Ф. Кәримнең тормышы, иҗаты турында күбрәк белгән саен, авторның гомер озынлыгын нинди үлчәүгә куйганлыгын аңларсыз.

Менә Ф. Кәримнең тактадагы портретына игътибар итегез. Бик күп әсәрләр иҗат иткән әлеге шәхес 1909 елның 9нчы гыйнварендә Башкортостан республикасы Бишбүләк районының Ает авылында дөняга килә. (Укытучы сөйләү барышында тактага таблица рәвешендә кирәкле даталарны язып бара.) Укымышлы гаиләдә туганлыктан, атасы Вәлиәхмәт мулладан, укырга кергәнче үк, укырга-язарга өйрәнә. Ул Дим буеның искиткеч табигать кочагында саф күңелле, кызыксынучан бала булып үсә. Ләкин тормыш кырыс һәм көтелмәгән борылышларга бик бай. Фатихка 9 яшь булганда аның әтисе авырып үлә һәм ул әнисе белән абыйсы тәрбиясендә кала. Фатих 1919нчы елда үз авыл мәктәпләренә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала. 1922нче елда Бәләбәйгә килеп, педагогия техникумына укырга керә. 1924 елда ул инде Казанга килә һәм 1925нче елның көзенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Фатих язмыш авырлыклары каршында бөгелеп кала торган егет булмый, ул белемгә, яңарышка омтыла. Казанда җиртөзү эшләре техникумын тәмамлый. Ф. Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, мәктәп әдәби түгәрәкләренә дә җитәкчелек итә, активист буларак күп йөри, күпне күрә.

Үзенең иҗатка килүе турында Ф. Кәрим болай дип яза:

“Әдәбият белән кызыксынуым, әтием үлгәч, һәр көнне әниемне елата-елата “Сак-Сок” бәетен укудан башлады һәм әдәби язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук сукыр булган әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыргалаганын ишетү; апам Мәрың үз дәфтәренз Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы; революция еллары башлангач, абыем – Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар минем әдәбият өлкәсенә таба юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар.”

Күрәсез, Ф. Кәрим күңеле белән табигать матурлыгын, дөньяның ямен тоя белүче гаиләдә тәрбияләнә. Кайбер кешеләр күзләре күрсә дә, яхшылыкны, матурлыкны күрмиләр, ә менә Фатихның әтисе, сукыр булса да, күңеле белән хозурлыкны сизә, дәрт белән яши. Күрәсең, татар халкы дөрес әйткән: “Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.” Фатихның атасы да үзенең күңелендәге хисләрен балаларына күчерә белгән Ф. кәрим балалра өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә: табигать, дөнья, кешеләр турында шигырьләр яза, журналистлык хезмәтен дә башкара.

Аның күп кенә шигырьләре көйгә салынганнар. Сез яратып җырлый торган “Яз җитә” җырының сүзләрен дә Ф. Кәрим язган. Әйдәгез, ул җырдан өзек тыңлап алыйк әле.

(Җыр тыңлатыла)

Ф. Кәримнең шигырьләре җыетыклар булып басылып чыктылар һәм әле дә басылып торалар. менә аның җыентыкларын алып килдем, дәрес беткәч, сез аларны килеп карарсыз.

Ф. Кәримнең иҗатына Бөек Ватан сугышы еллары нык тәэсир итә. Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр туган иле өчен көрәшә, иҗатын да дәвам итә. Әмма сугыш бетәргә 4 ай калганда, 1945нче елның 19нчы февралендә һәлак була.

Укучылар, хәзер дәфтәрләрегезгә тактада Ф. Кәримнең тормыш юлы турындагы таблицаны күчереп куегыз.


1909. 9нчы гыйнвар

Башкортостан республикасы Бишбүләк районы Ает авылында туа.

1919

Мәктәпкә укырга керә.

1922-1924

Бәләбәй педагогия техникумында белем ала.

1925

Казанга килә.

1941

Сугышка китә.

1945. 19нчы февраль

Батырларча көрәшеп һәлак була.



Ял минуты.3 слайд.

IV Дәресне ныгыту.

1. Әйткәнебезчә, Ф. Кәрим Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үтә. Сугыш дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсә килә?

- Сугыш ул бик начар. Сугыш кешеләргә ятимлек, ялангачлык алып килә. Сугышта күп кешеләр үлә, шәһәр-авыллар җимерелә.

- Дөрес. Әйдәгез, сугыш турында бер өзек карап үтик әле. (Видеодан сугыш турында өзек карап үтелә.)

ЭЙ АР ГАЙД структурасын эшләү.

4 слайд.

Күрәсез, сугыш – ул куркыныч, коточкыч. 1941нче елда фашистлар безнең илебезгә каршы сугыш башлыйлар. Тыныч тормышны, туган җиребезне, илебезне саклар өчен йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр сугышка китәләр. Аналар балаларын, улларын, аталарын сугыш кырларына озаталар. Ф. Кәрим дә тынычлыгыбызны саклар өчен сугышка китә. Ул утлы корал тотып кына түгел, ә иҗаты, шигырьләре белән дә фашистларга каршы көрәшә.

Күз алдыгызга китерегез: сугыш бара. Тирә-юньдә бомбалар шартлый, ату тавышлары ишетелә. Окопта өстенә соры солдат шинеле кигән шагыйрь шигырь яза. Янында корулы автомат. Күзләрендә иҗат януыннан кабынган нур чаткылары яшеренгән. Кулында – кәгазь кисәкләреннән үзе теккән дәфтәр. Ул яза. Әйтерсең, ул шул туп тавышларын да ишетми, салкын да, арыганлык та аны борчымый. Үлем һәм яшәү шушы мизгелдә дә көрәшә.

“Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.”

Ф. Кәрим ватандашларына, сугышчан дусларына сүзләре белән дә ярдәм итә, көч бирә. Һәм Ф. Кәрим үзенең антын үти: ул соңгы сугышына кадәр иленә тугрылыклы кала, үлеме дә ил өчен була.

7 слайд

Белгәнебезчә, Ф. Кәрим сугышта һәлак була, әмма ул халык күңеленнән китәме?

- Юк. Аның шигырьләре, исеме халык күңелендә яши. Ул үлеме белән үлемсезлеккә килә.

- Дөрес, укучылар. Хәзер без сезнең белән Ф. Кәримнең “Үлем уены” поэмасын укый башлыйбыз.

Поэманың бер өлеше укучылар тарафыннан укыла.МИКС ПЭА ШЭА структурасы буенча сорауларга җавап бирү.6 слайд

- Сөләйман ни өчен батыр исеме ала?

- Снайперны ни өчен хөрмәтлиләр?

- Әхтәм кем ул?

V Өй эше бирү.

Укучылар, өй эше итеп сезгә поэманы укып бетерергә бирелә(126-131 нче битләр) Һәм Әхтәмнең сыйфатларын ачыклап килегез.

VI Йомгаклау.

- Без җиңүнең 70 еллыгын билгеләргә җыенабыз. Инде безнең ветераннар да елдан-ел азаялар. Без аларны хөрмәт итәргә, олыларга тиеш. Алар киләчәк өчен көрәшкән кешеләр. Ф. Кәрим шигырьләре дә безгә тынычлыкны яратырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәклеге турында искәртеп торалар. Шигырьләр - җан авазы.

Укучылар, бүгенге дәресне шушы сүзләр белән тәмамлыйсы килә. Сездә бу дәрес нинди тәэсирләр калдырды?

- Без сугышның кирәкмәс икәнен тагын бер кат аңладык һәм Ф. Кәримнең бөек шагыйрь дә, сугышчы да булуына төшендек.

- Бик яхшы, укучылар.

Билге кую.Парковка.







9




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
“Т?в?кк?ллек, батырлыкта ?ыр булып калсам иде”

Автор: Садыкова Гульнур Раисовна

Дата: 01.10.2014

Номер свидетельства: 115847


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства