kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Шулай да кыш-сафлык мизгеле... (Сыйныфтан тыш уку. 3 сыйныфта Ш.Бабичны? “Кышкы юлда” шигырен ?йр?н?.)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:           Шулай да кыш-сафлык мизгеле...

(Сыйныфтан тыш уку. 3 сыйныфта Ш.Бабичны? “Кышкы юлда” шигырен ?йр?н?.)

                  

Максат: Ш.Бабич турында белешм? бир?, и?атына к?з?т? ясау, кызыксыну уяту.

              А?лап ??м д?рес интонация бел?н уку ??м текстта чагылдырылган т?п фикерне табарга ?йр?т?. С?нгатьле ??м эмоциональ яктан бай с?йл?м телен ?стер?, с?злек байлыган арттыру.

             Кышкы юлны? матурлыгына, р?х?тлеген? соклану т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Шулай да кыш-сафлык мизгеле... (Сыйныфтан тыш уку. 3 сыйныфта Ш.Бабичны? “Кышкы юлда” шигырен ?йр?н?.) »

Тема: Шулай да кыш-сафлык мизгеле...

(Сыйныфтан тыш уку. 3 сыйныфта Ш.Бабичның “Кышкы

юлда” шигырен өйрәнү.)


Максат: Ш.Бабич турында белешмә бирү, иҗатына күзәтү ясау, кызыксыну уяту.

Аңлап һәм дөрес интонация белән уку һәм текстта чагылдырылган төп фикерне табарга өйрәтү. Сәнгатьле һәм эмоциональ яктан бай сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыган арттыру.

Кышкы юлның матурлыгына, рәхәтлегенә соклану тәрбияләү.


Җиһазлау: 3 сыйныф өчен “Башкортстан-туган җиргенәм”китабы (Сыйныфан тыш уку. Бүләкова Г.М., Исламгулова Э.Ә., Морзакаева Д.Г.), якташ шагыйрь Ш.Бабичның иҗатына багышланган әдәби күргәзмә, кыш мизгелен чагылдырган рәсемнәр, компьютер, мультимедиа тактасы,магнитофон,аудиоязма (Р.Газизов. “Кышкы юл” көе.).


Дәреснең эпиграфы: Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез,

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын,

Әтиләр һәм нәниләр,

Укучылар, әбиләр,

Шул юллардан үтсеннәр,

Рәхмәт әйтеп китсеннәр.

(З.Туфайлова.)


Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.

1. Укучыларны сәламләү.


-Хәерле көн,укучылар,кәефләрегез ничек?


-Кояшлы иртә кебек!

Хәзер бездә-татар теле.

Яратам сине, телем!

Рәхмәт сиңа, синең аша

Алабыз яхшы белем!


2. Психологик уңай халәт тудыру.

3. Дәреснең темасы һәм бурычлары белән таныштыру.


II. Актуальләштерү.

1. Кыш мизгеле турында әңгәмә.

1. Кроссворд чишү (1слайд).




К

А

Р

Ч

А

Ң

Г

Ы

Ч

Ы


Ч

Ы

Р

Ш

Ы


а) Тылсымлы көмеш бөртекләр,

Галәмне төшкәч гизеп,

Минем учымда эриләр,

Йөрәк җылысын сизеп! ( Кар.)


б) Озынаяк, Озынкул-

Ак җиһанны даулый ул!

Таудан төшә очып кына,

Суза ике куллы юл. (Чаңгычы.)


в) Җәй дә, көз дә, кыш та, яз да

Энәләре ямь-яшел.

Аның белән бергәләшеп

Яңа елга керерсең. ( Чыршы.)


2.Табышмак чишү.


Бер карт килә кагынып,

Ава-түнә абынып,

Ак чикмәнен ябынып. (Кыш.)


3. Сорауларга җавап бирү.


1.Көздән соң нинди мизгел килә?

2.Сез кышны яратасызмы? Ни өчен?

3.Кыш көне нинди уеннар уйныйсыз?

4.Кышкы вакытта нинди бәйрәмнәр үткәрелә?


3. Рәсемнәр буенча фикер алышу.


III.Яңа тема өстендә эш.


1. Эпиграф нигезендә тема буенча кереш сүз.

2. Уку мәсьәләсен кую.


-Укучылар, әле без сезнең белән табигатьтәге иң гүзәл мизгел-кыш турында сөйләштек. Кешеләр кышкы матурлыкны рәсемнәрдә генә чагылдырып калмаган, ә шигырь юллары аша да үз хисләрен белдергән. Шундыйларның берсе-якташ шагыйрь Шәехзадә Бабич (2слайд-шагыйрнең портреты).

Ш.Бабич 1895 елның 2 гыйнварында Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында мулла гаиләсендә туган (3слайд-шагыйрьнең томыш юлын һәм иҗатын чагылдырган хронологик таблица).

1910 ел. Казак далаларына чыгып китә.

1911 ел. Уфага кайтып, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.

1916 ел. Троицк шәһәренә укытучы булып китә.

1917 ел. Ырынбур шәһәренә эшкә чакырыла.Гражданнар сугышы башлана.

1919 ел. Фаҗигале һәлак була.

Шагыйрь кыска гына гомере эчендә бай әдәби мирас калдырган (4слайд-Әсән авылында урнашкан музейдан күренешләр).


3. Уку мәсьәләсен чишү.


1. Теманы эш дәфтәрләренә язу.

2. Текст өстендә эш.


1) Сүзлеккә күзәтү (5слайд).

юырта-эз сала

энҗе-мәрҗәннәр-жемчуга

талгын-әкрен (сүзлек дәфтәрләренә язу)


2) Сәнгатьле уку.

- Шигырьне укытучы укый.

- Шигырьне аерым укучылардан укыту.


3) Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору,сорауларга җавап бирү (6слайд).


- Кышкы юл кайсы ягы белән матур?

-Автор үзенең хисләрен ничек белдерә?

-Усал җил нишли?

Ай, усал җил кырдагы бар ямьне, бар моңны кисә.

-Кеше тормышында моң нинди роль үти? Кеше кайчан моңлана?


4. Физминут (7слайд,аудиоязма кулланыла ).


Чыгабыз уйнарга

Урамга һавага.

Чуарлап өсләрне,

Ябалак кар ява!


Ябалак кар,яу-яу!

Без ясыйбыз кардан тау.

Ак мамыктай тузгып яу!

Бик зур булсын безнең тау!

(Б.Рәхмәт буенча.)



IV. Өй эшен тикшерү.


1) Кыш турында мәкаль-әйтемнәрне тыңлау (мәгънәләрен аңлата бару).

-Кышкы көн җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.

-Җәй көне чана әзерлә, кыш көне арбаңны хәстәрлә.


2) Табышмаклар чишү .


1. Укучылар әзерләгән табышмаклар.

2. Укытучы тәкъдим иткән табышмаклар (8слайд).


-Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. (Җил.)

-Үзе су, үзе каты. (Боз.)

-Йолдыз-йолдыз вак кына,

Челтәр-челтәр ак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге.)

-Үкерә дә котыра,

Бөтен җиргә тутыра. (Буран.)



V.Рефлексия.


1)Бүген дәрестә кемнең иҗаты белән таныштык? Аның нинди шигырен укыдык?

2) Дәрестән үзегезгә нинди фәһем, сабак алдыгыз?


VI. Йомгаклау.

1) Укытучының дәрес буенча йомгаклау сүзе (9слайд).


-Әсәненә табан борылган да:

-Мин кайтырмын дигән,яңадан.

Кайталмады...

Их, кайталса иде.

(В.Казыйханов.)


-Укучылар, бүгенге дәресебез якташ шагыйрь Ш.Бабич иҗатына багышланды. Без аның “Кышкы юлда” дип исемләнгән шигыре белән таныштык. Киләсе дәресләрдә башка шигырьләренә дә тукталып китәрбез.


2) Билгеләр кую.



VII.Өй эше бирү.


1) Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2) Кыш мизгелен сурәтләгән рәсемнәр төшерергә.


























Башкортстан Республикасының

мәгариф министрлыгы

Дүртөйле районы

муниципаль район хакимияте

Башкортстан республикасының

Дүртөйле районы

муниципаль районы Семилетка авылының

урта гомум

белем бирү мәктәбе

муниципаль бюджет урта гомум белем бирү

учреждениесе



ШУЛАЙ ДА КЫШ-

САФЛЫК МИЗГЕЛЕ...

(Сыйныфтан тыш уку. 3сыйныфта Ш.Бабичның

“Кышкы юлда”шигырен өйрәнү.)




Төзеде: Юлбердина

Эльмира

Рәсүл кызы.









2015ел.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Автор: Юлбердина Эльмира Расуловна

Дата: 10.02.2015

Номер свидетельства: 170534


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства