Тема: С. Сөләйманованың “Бүген әни бәйрәме” шигыре остендә эш
Тәртип буенча 2 дәрес.
Максат:
“Бүген әни бәйрәме” шигыре остендә эшне дәвам итү
Игътибарлылык, уйлау сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.
Әниләргә карата хөрмәт һәм ихтирамлылыкны ныгыту, иптәшеңне һәм укытучыны тыңларга өйрәтү.
I .Оештыру.
Исәнләшү. Дежур отчеты.
Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Яхшы кәеф һәм уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк. Телебезне шомарту һәм татарча матур сөйләшү өчен, күнегү ясап алыйк. (слайд№1-2)
Фонетик кунегү.
Бездә кунакта Ә хәрефе. Ә хәрефе нинди сузык аваз: нечкәме, әллә калынмы?
Укучылар күмәк укыйлар:
Ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә-ә
Ә-ә-ә-әни
Бә-бә-бәйрәм
Лә-лә-Ләйлә
Җә-җә-җәймә
Чә-чә-чәй (слайд№3)
Лексиканы ныгыту. (Укучылар белән уен төрендә уку).
Иртүк-утром
пәрдә-занавеска
Кат-кат-снова и снова
Җәймә-скатерть
Пөхтә-аккуратный
Чынаяк-чашка
Җәйде-постелила (слайд№4)
Тыныч кына музыка уйный. Әниләр турында шигырь укыла
Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит, кыяны.
Кем күңеле тулган айдан серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларны башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге -гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк!
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз!(слайд№5)
II. Өй эшен тикшеру.
Укучылар сезгә өй эше итеп әниләрегезнең портретларын ясап килергә иде. Әйдәгез әле әниләрегез турында тыңлап китик. (Һәр укучы уз портреты ярдәмендә әнисе турында гади җөмлә төзеп әйтә).
Минем әнием-матур.
Минем әнием-уңган.
Минем әнием-ягымлы һ.б.
Һәркем өчен әни иң кадерле, иң ягымлы һәм иң якын кеше. Шуңа күрә әниләрне сакларга, якларга кирәк.
Җәннәт-әниләрнең аяк астында.-Рай под ногами матерей.
Мәкальне күмәк уку, аңлатма бирү.(слай№6)
Үткән теманы искә төшерү.
Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә нинди шигырь белән танышкан идек? “Бүген әни бәйрәме”.(слайд№7)
-Шигырьне күз белән укып чыгу.
-Чылбырлап укып чыгу.
Тәрҗемә эше.
Экрандагы сүзләр ярдәмендә шигырьнең эчтэлеген искә төшерик.( 2 юллап уку һәм тәрҗемә итү.) Сезгә экрандагы сүзләр ярдәмгә килер.
Физминутка. ( Хәрәкәтләр белән күрсүтү)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбез.
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без.
Ныгыту.
А. Шигырьнең эчтәлеген сораулар ярдәмендә ныгыту.
-Шигырьдә төп персонаж кем?
-Ләйлә нинди бәйрәмгә әзерләнә?
-Ул кемне котлаячак?
-Син кемнәрне бәйрәм белән котлыйсың?
-Ә сезнеңчә иң зур бүләк нәрсә?(әниләргә булышу, яхшы уку).
Әйе, сезнең яхшы укуыгыз, эниегез өчен зур бүләк.
Б. Укучылар, сез өйдә әниләрегезгә ничек ярдәм итәсез?(1-шәр җөмлә әйтеп чыгалар).
-Тузан сөртәм
-Савыт-саба юам
-Идән себерәм
-Чүп чыгарам (слайд№8)
(Укучылар белән кумәк укып чыгу)
В. Игътибар белән экранга карагыз һәм шушы юлларның тәрҗемәсен шигырьдән эзләп табыгыз. (слайд№ 9)
Утром встала и умылась.
Открыла занавеску.
День солнечный и прекрасный.
Стол протерала снова и снова.
Постелила новую скатерть.
Расположила чашки.
Г. Карточкалар ярдәмендә мөстәкыйль эш. Төшеп калган сүзләрне кую.(слайд№10)
Кем ...Ләйләне?
Якты ..., балкып...
Җәйде ап-ак....
....ачып куйды
Бүген әни....
Өстәл .... кат-кат
....тезде Ләйлә
....булсын чәйләре
Котлап.....бәйрәмен.
Эшләп бетергәннән сон бергәләп тикшерү.
Д. Нинди юл еш кабатлана? (Буген әни бәйрәме)
Тест ярдәмендә йомгаклау.
Шигырьнең авторы:
а)Г. Тукай
б)Р. Миңнуллин
в)С. Сөләйманова
Шигырьнең исеме:
а) “Гали белән кәҗә”
б) “Бүген әни бәйрәме”
в) “Кошлар китә”
Төп герой?
а)Ләйлә
б)Катя
в)Ләйсән
Ләйлә тора:
а)соң
б)көндез
в)иртүк
Көн нинди?
а)кояшлы
б)болытлы
в)җилле
Җәйде җәймә:
а) кып-кызыл
б)кап-кара
в)ап-ак
Тезде:
а)кашыклар
б)чынаяклар
в)тәлинкәләр
Ачып куйды:
а)пәрдәләрне
б)ишекне
в)тәрәзәне
Билге кую.
Дәрестә укучыларның белемнәрен бәяләү өчен, чәчәк таҗлары таратыла:
кызыл таҗ-“5” ле билгесе
зәңгәр таҗ- “4” ле билгесе
Өй эше бирү.
Әниеңә, әбиеңә яки апаңа котлау язарга.
Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз, укучылар.