Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение
средняя общеобразовательная школа с.Талачево
муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан
Конспект урока по татарскому языку
по теме : Мирсәй Әмир иҗаты
Составитель:Рахматуллина Зиля Маратовна, учитель МОБУ СОШ с.Талачево МР Стерлитамакский район РБ
2021 год
Тема: М.Әмир “Ялантау кешеләре”,”Саф күңел” дилогиясе.
Максат: 1.Сугыштан соңгы чор әдәбият белән танышуны дәвам итү;
2.М.Әмирнең тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясау;
3.Тыл эшчеләренең яшәү рәвешләре белән якыннан танышу,аларга карата ихтирам тәрбияләү.
Җиһаз: М.Әмир “Саф күңел”-1нче китап-Тат.кит.нәш. 1976;2нче китап-Тат.кит.нәш.1988; Татар совет әдәбияты,10 нчы кл.өчен дәреслек(1982),Ф.Хатипов “М.Әмир” Тат. кит.нәш. 1964 нчы ел. Проектор, презенация, М.Әмир портреты, китаплары
Дәрес барышы:
I.Психологик уңай халәт тудыру.
II.Актуальләштерү:
1.Үткән дәрес материалын кабатлау. И.Гази иҗатына йомгак ясау.(И.Гази иҗаты алдагы дәрестә бирелде, шуны кулланырга мөмкин.)
2.7 нче класста өйрәнгәннән чыгып,М.Әмирнең иҗат һәм тормыш юлын искә төшерү,”Агыйдел” повестендагы Артыкбикә образына характеристика бирү.
Күренекле прозаик ,Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсалим улы Әмиров) 1907 нче елның 6нчы гыйнварында Башкортостанның Мәләүез районы Җиргән авылында крестьян гаиләсендә туа. 1919 нчы елда әтисе,1921 нче елгы ачлык вакытында әнисе дә үлеп китә.Ятим малай башта туганнары гаиләсендә, аннары Эстәрлетамак шәһәрендәге җидеелык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә.Хезмәт юлын Миркитле волосте башкарма комитетында башлап җибәрә.Шушы елларда Башкортостан өлкә яшьләре газеталарында беренче мәкалә һәм очеркларын бастыра башлый.
1926 нчы елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә.Техникумда укыган елларда ук ул “Кызыл яшьләр”газетасы һәм “Авыл яшьләре” журналы редакцияләрендә җаваплы секретарьбулып эшли.1926 нчы елда “Авыл яшьләре”җурналында М.Әмирнең “Дуслар һәм дошманнар” исемле беренче хикәясе басылып чыга.Бу аның иҗатының башлангычы була.
1931 нче елда берникадәр вакыт “Чаян” җурналында әдәби хезмәткәр,аннан соң 1934 нче елга кадәр Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли.
Бу чорда М.Әмир иҗатын авылдагы үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә.1935 нче елда шул темага “Агыйдел” дигән атаклы әсәрен яза.Күп планлы һәм драматик вакыйгаларга бай ,шул ук вакытта яшьлеккә хас якты һәм лирик җылылык белән сугарылган бу повестьтиз арада үз укучыларын таба.
Сугыш чорында әдип Татарстан радиосында эшли.Аннан соң ,фронтка китеп,”Ватан өчен”исемендә чыга торган газета редакциясендә дә эшләргә туры килә аңа.Шул газета битләрендә һәм соңыннан республикабыз матбугатында туган ягыбыз халкының сугыш кырында һәм тылдагы батырлыкларын лирик планда тасвирлаган күп кенә очерк һәм хикәяләрен бастыра (“Курай”,”Үз өемдә”,”Бабайлар”,”Дошман көтмәгәндә” һ.б.)
М.Әмир,-проза әсәрләре язу белән беррәттән,драматургия өлкәсендә уңыш казанган әдип.Аның “Тормыш җыры”,”Җыр дәвам итә”,”Миңлекамал” әсәрләре татар театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барды.
Гәрчә драматургия М.Әмир иҗатында мөһим урын алып торса да,әдипнең 50 -70 нче еллар арасындагы иҗади уңышлары күбрәк проза жанры белән бәйле.1953 нче елда ул “Ялантау кешеләре”,1959 нчы елда аның дәвамы булган “Саф күңел” романнарын тәмамлый.Бу дилогиядә халкыбызның 1941-1945 нче елларда сугышта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгы гәүдәләндерелә.
1971 нче елда иҗат ителгән “Балыкчы ялганнары”повесте ,маҗаралы,юмористик стильдә язылуыннан тыш,табигатькә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөньясы һәм әхлакый йөзе кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән әһәмиятле.
М.Әмир гомеренең соңгы елларында үзәктә шәхси тормышы торган документаль повесть яза.Ул”Без бәләкәй чакларда”,”Үсә төшкәч”,”Казан” дигән кисәкләрдән тора.
М.Әмир 1937 нче,1961-1962 нче елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе вазифасын башкара.
Татар язучыларының олы вәкиле-күренекле прозаик,драматург,публицист,җәмәгать эшлеклесе М.Әмир Татарстанның атказанган сәнгатҗэшлеклесе дигән мактаулы исемгә һәм ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Әдип 1980 нче елның 1нче июнендә Казан шәһәрендә вафат була.
Артыкбикә образына характеристика :
М.Әмирнең 1935 нче язылган “Агыйдел” повестенда 1927-1928 нче еллар авылы күрсәтелә.Авылда зур үзгәрешләр бара.Әсәрдә шушы үзгәртеп коруларга килеп кушылган һәм актив эш алып барган яшьләр образларына зур урын бирелгән.Болар-шәһәрдә укып, җәйге каникулларга авылга кайткан Гаяз,Ильяс һәм Артыкбикәләр.Бу комсомоллар ,авылда,авыл яшьләрен туплап,төрле эшләр алып баралар,аңлату эшләре үткәрәләр,спектакльләр куялар,кулаклар белән көрәш җәелдерәләр.
Искәрмә:Һәрбер укучы характеристиканы дәфтәргә үзе яза.Үрнәк:
Актив комсомолларның берсе-Артыкбикә.Артыкбикә-ятимә кыз.Ләкин ул югалып калмый.Гаиләдә ул тугызынчы бала була.Әтисе аңа ,чибәрлеге буенча кешедән артык булганга, Артыкбикә дип исем куша.Ачлык,хәерчелек,ярлылыктан бу гаилә кырылып бетә.Бары тик Артыкбикә белән Күчәрбай гына исән калалар.Артыкбикәне авылның Йомагыл дигән байлары балалыкка алалар.Монда ул ятимлекнең бөтен авырлыгын татый.Аеруча Йомагылның килене кызны күрә алмый.Еш кына иренә :”Бер хәерсенең артык балаһын асрап ятарга нимәң етмәгән”,-дип кабатлый,сылтау юктан сылтау чыгарып,Артыкбикәне кыйный торган була.13 яшькә җиткәч,Йомагыл Шәңгәрәй байның тол калган улына Артыкбикәне кияүгә бирергә була.Моның өчен ул Шәңгәрәй байдан 500 сум акча,4 баш эре мал,күлмәкләр,итекләр,инә туны,урын-җир мәһәре алмакчы була.Бу хәбәрне ишеткән Артыкбикә,елап,Рабига җиңгәсе янына килә һәм коткаруын үтенә.Рабига апасы аны тынычландыра һәм туй көне килеп җиткәч ярдәм итә.Артыкбикә авылдан чыгып китә.Ул,шәһәргә барып,авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.Шулай итеп ул үз язмышын үз кулына ала.Авыл яшьләре арасында актив эш алып бара.Яшьләр куйган спектакльләрдә катнаша.Ул башкарган Галиябану роле һәркемне сокландыра.Аның җыры бөтен кешене үзенә карата.”Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың”,-дип яза М.Әмир.Артыкбикә үзенең чибәрлеге белән дә аерылып тора.Аны беренче күргәндә,Ильяс белән Гаяз сокланудан сүзсез калалар һәм бер күрүдә гашыйк булалар.
Артыкбикә-туган җанлы кыз.Ул үзенә ярдәм иткән Рабига апасына бик рәхмәтле.Кечкенә чагында ук аерылышкан абыйсы Күчәрбайны эзли һәм таба.Автор туганнарның очрашуларын бик җылы итеп сурәтли.
Повестьта күрсәтелгән Артыкбикә образы гүзәллек,уңганлык,сафлык һәм янып торган яшьлек үрнәге булып гәүдәләнә.Ул чүп-чар арасыннан калкып чыккан матур чәчәкне хәтерләтә.