kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарской литературе "Каюм Насыйриның "Әбугалисина" әсәре

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Данная разработка урока соответсвует ФГОС. Целью урока было  знакомление   учащихся  с автором произведения,   развитие речи, выразительное чтение

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«конспект урока по татарской литературе "Каюм Насыйриның "Әбугалисина" әсәре»

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең

24 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучы Сәрвәретдинова

Гөлназ Рәис кызы






Тема : Каюм Насыйриның “Әбугалисина” әсәре


Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет : әдәби күренешләрне тарих, география фәннәре белән бәйләп аңлату.

Предмет : К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү ,“Әбугалисина” әсәрен өйрән башлау.

Шәхескә кагылышлы: белемнең, китап укуның, тормышта кирәклеген төшендерү.

Материал: дәреслек, 8-9 бит,такта, Каюм Насыйри портерты, презентация, карточкалар, сүзлекләр.


Дәрес барышы :


Мотивлаштыру - ориентлаштыру


I .Дәресне оештыру

- хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Буген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

2. Актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү: Т.Миңнуллинның “ Акбай һәм Кыш бабай” пьесасының эчтәлеген искә төшерик әле. Нинди әсәргә пьеса дип әйтәләр? Сезгә әсәр ошадымы? (сораулар ярдәмендә эчтәлеген искә төшерү)

3. Уку мәсьәләсен кую.


Экранннан К.Насыйри сүзләрен уку:   “ И, газиз бала!.. Адәмгә бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә – гыйлемдер. Наданлык дигәнемез белмәклеге лязем булшан нәрсәне белмәссезлектер...”


--Бу сүзләр , укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең эпиграфы булып торыр.


II.уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Төркемнәрдә эшләү. Каюм Насыйриның тормыш юлын укып, сораулар бирү, һәр төркемнән җавапларны тыңлау.

  2. К.Насыйри турында тулырак мәгълумат бирү, презентация буенча фикерләшү.

  3. Сүзлек өстендә эшләү, дәрес уку, истә калдыру

Заман – время, эпоха

Укымышлы – образованный

Игезәкләр - двойняшки, двойня

Зирәклек – смышленность

  1. “Әбугалисина” әсәренең беренче өлешен чылбырлап сәнгатьле итеп укып чыгу.

  1. Берәр җөмлә кабат укып, тәрҗемә итү.

  2. Сораулар һәм биремнәр белән эш.

А) Әбугалисина һәм Әбелхарис кайда туган?

Б) Хәзер андый шәһәр бармы?

- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. (Физминутка).

- Эшебезне дәвам итәбез. Дәфтәрләрдә бугенге числоны язып куябыз.

Укучылар, игътибар белән 2 нче биремне укып чыгыгыз әле. Кайсы җөмлә кем турында? Дәфтәрләрдә үрнәктә күрсәтелгәнчә язып куябыз.


3. Мәкальләрне уку, тәрҗемә итү.


Китап-белем чишмәсе.

Уку-инә белән кое казу.

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.

Белем байлыктан кыйммәт.

Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

  • Бу мәкальләр нәрсә турында? ( укучылар җавабы)


III. Рефлексив бәяләү.

  1. - Укылган әсәр сезгә ошадымы? Әбугалисина белән Әбелхариска ошыйсыгыз киләме? Сезнең өчен алар үрнәк кешеләрме?

  2. – Дәрестә биргән җавапларыгыздан сез канәгатьме? Үзбәя.

  3. Өй эше. ә)Төркемнәрдә К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты буенча проект әзерләргә;

а) 1 нче биттәге рәсемнәргә карап, вакыйгалар турында сөйләргә.

4. алдагы дәрескә проблем кую : К.Насыйри турында истә калдырырга, сез нинди музейларда булдыгыз?


  • Укучылар, бүгенге дәресебез тәмам. Саубулыгыз!

























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
конспект урока по татарской литературе "Каюм Насыйриның "Әбугалисина" әсәре

Автор: Сарваретдинова Гульназ Раисовна

Дата: 10.11.2016

Номер свидетельства: 357362


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства