Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы белән танышу
(“Сингапурча укыту методы”ның кайбер алымнарын файдаланып, 11 нче класста үткәрелгән әдәбият дәресе)
МБББУ “Сарман гимназиясе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Г.М Арсланованың дәрес эшкәртмәсе
Тема: Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы белән танышу.
Максат: 1) белем бирү: укучыларны Хәсән Туфанның мөмкин кадәр күбрәк лирик шигырьләре белән таныштыру, сөйләм телен үстерү;
2) күнекмәләр булдыру: шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга-төшенергә өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен бирү;
3) тәрбия бирү: яшьләрдә хисләр (илгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус-ишләргә, табигаткә һ.б.) тәрбияләү.
Җиһазлау: Х.Туфанның шигъри җыентыклары, төрле газета-журнал мәкаләләре, шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлына чыгарылган таблицалар, презентация, портреты.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләрне формалаштыру дәресе.
Методлар: критик фикерләү, өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы.
Алымнар: чагыштыру; аңлатмалы сөйләү; әңгәмә үткәрү; дәреслек белән эшләү; күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.
Предметара бәйләнеш: тарих, җыр сәнгате.
Педагогик технологияләр: информацион технологияләр:
белем бирүнең компьютер технологиясе (укыту процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлегенә нигезләнеп);
интернеттан файдалану (видеоязма).
Дәрес планы:
I. Оештыру өлеше.
а) исәнләшү;
ә) укучыларга дәреснең темасын игълан итү (ТОКИН МЭТ алымы ярдәмендә);
б) укытучының кереш сүзе;
в) “мәхәббәт” сүзен ачыклау.
II. Яңа материалны аңлату:
а) дәреснең алга таба ничек дәвам иттереләчәген әйтү;
б) автор башкаруында “Агыла да болыт агыла” шигырен тыңлап анализлау (РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә) укучылар бер-берсе белән аралаша, фикерләрен әйтә, укытучының сөйләве, шигырь җыентыкларын, аның турындагы китапларны күрсәтү);
в) берничә укучының фикерен тыңлау;
г) “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышу;
д) шагыйрьнең көйгә салынган башка шигырьләрен искә төшерү;
е) “Аралагыз мине” шигыре буенча сорау-җавап.
III. Йомгаклау:
а) ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасы ярдәмендә сорауларга җаваплар алу;
б) укытучы сүзе.
IV. Өйгә эш. ФО БОКС СИНЕКТИКС СТРУКТУРАСЫ ЯРДӘМЕНДӘ күрсәтелгән теманың берсе буенча әзерләнергә.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
а) исәнләшү
- Хәерле көн, укучылар ! Дәресебезне башлыйбыз.
б) укучыларга дәреснең темасын игълан итү. ТОКИН МЭТ алымы ярдәмендә. (Укучылар А4 кәгазенә теманы язып куя. Төркемдә тема буенча белгән фикерләрен туплый: яза, рәсем итеп ясый, өитататлар китерә, сыза һ.б. Эшне укытучы билгеләгән вакытта төгәлләгәннән соң, икенче төркемгә күчеп, аларның эше белән таныша, үз фикерләрен, сорауларын яза. Аннан соң үз өстәлләренә кайталар һәм берничә төркем үзләренең эшләрен аңлатып сөйли.)
Укытучы теманы әйтә һәм Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасына карата тәнкыйтьче Н.Юзиевның: “Кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы вулкан...” – дигән сүзләрен эпиграф итеп китерә.
в) укытучының кереш сүзе.
Хәсән Туфанны, барысыннан да элек, үзенең фаҗигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул үзенең генә түгел, ә чорның да, халкыбызның да язмышын ачты. Аңа кадәр беркем ача алмаганча шул фаҗигане, шигърият дәрҗәсенә күтәреп, дөньяга яңгыратты. Шуңа күрә аның лирикасы безнең өчен бик кадерле.
г) “мәхәббәт” сүзен ачыклау.
Көтелгән җавап: мәхәббәтнең төп мәгънәсе: кемне яки яки нәрсәне булса да бик нык якын күрү, кемгә яки нәрсәгә булса да чын күңелдән бирелгәнлек хисе.
Көтелгән җавап: туган илгә, Ватанга мәхәббәт, ата-анага, якыннарга, сөйгән ярга, табигатькә мәхәббәт.
Көтелгән җавап: башка җенестән булган яраткан кеше, гыйшык төшкән кеше.
Сезнең шундый сөйгән кешегез бармы соң? Бардыр, әлбәттә. Яшьлек шуның белән матур, шуның белән гүзәл. Әйдәгез әле, үзегезнең хисләрегезне Хәсән Туфан шигырьләренең лирик герое хисләре белән чагыштырыгыз. Ни дәрәҗәдә тәңгәл килә икән алар? Гомумән, кеше дигән бөек затка сез ни дәрәҗәдә мәхәббәтле?
II. Яңа материалны аңлату:
а) дәреснең алга таба ничек дәвам иттереләчәген әйтү;
б) автор башкаруында “Агыла да болыт агыла” шигырен тыңлап анализлау (РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә) укучылар бер-берсе белән аралаша, фикерләрен әйтә; укытучының сөйләве, шигырь җыентыкларын, аның турындагы китапларны күрсәтү).
- Шигырь тыңлауны шагыйрьнең үзеннән башлыйк әле. Бик игътибар белән тыңлагыз: сез бу шигырьдә нинди хисси сурәтләр күрәсез? Шигырь гөмбәзен киереп тора торган аерым бер сихергә ия юллар була. Бу шигырьләрдә дә әнә шундый юллар бар. Ул кайсы юллар икән, шуны ачыклыйк әле. (“Агыла да болыт агыла” шигырен язмада тыңлау.)
“Агыла да болыт агыла
Туган-үскән илләр ягына.”
“Кабатланган саен кабатланмас хисси сурәтләр хасил иткән әлеге юлларны шамаилгә язып куярлык”, - ди язучы Марсель Галиев.
Көтелгән җавап: бу шигырьдә шагыйрьнең әрнүе ачыграк чагыла.
Көтелгән җавап: моңсулык һәм сагыш.
Сагыш : “Тәрәзәне чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!”
Бу чорда инде “Башлана башлады” кебек шигырьләрендәге ярсу юк. Биредә инде строфалар кыйшаймый, кысалар, юллар шартлап сынмый. Форма үзгәргән, ләкин рухи көч шул ук, башлагандагы кебек...
“Яланаяк килдем дөньяга, шулай гына, бәлки, китәрмен”.
Яланаяк килү... Бу нәрсә аның табигать баласы булуыннан киләдер. Ул һаман шул килеш. Җанны изгән җәбер-золымнар да аның күңеленнән самимилекне кысып чыгара алмаган. Башкача булса, шагыйрь аягүрә кала алыр идемени соң?!
Шагыйрьнең язмышы әсәренә яңа төсмерләр өсти, алар шигырьне тагын да көчәйтә төшәләр. Бөек шигырь иҗат итү өчен, самимилек, “күңел биографиясенең” зур булуы мөһим.
Шагыйрь яңгыр турында болай яза:
“Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...”
Җылы яңгыр каты җирне дә, каткан күңелләрне дә чылата, дәвалый.
Чыннан да, шагыйрьнең елмаюында ниндидер моңсулык һәм оптимизм бар. Гүяки, ул гына кешене дөньяның бөтен хәвефләреннән исән килеш алып чыга, ул булса гына, килер көнгә ышаныч югалмый...
Шулай фикер йөрткәннән соң, шигырьгә нәтиҗә чыгарыла: шигырь кеше горурлыгына, кеше җанының бөеклегенә һәм хисләрнең сафлыгына дан җырлый. Кыскасы, кешегә дан җырлый.
в) РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә укучылар фикер алыша, берничә укучының фикере тыңлана. Сүз укучыларга бирелә. Алар “Мәхәббәт”, “Шигырьме, сихерме син?”, “Сиңа”, “Аралагыз мине”, “Иртәләр җитте исә”, “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән шигырьләргә кыскача анализ бирә. Шуннан соң йомгак ясала. Һәр шагыйрьнең шагыйрьлек миссиясе турында уйланып язган бер программ шигыре була. “Туган тел”дән башка – Тукайны, “Мокамай”дан тыш – Такташны, “Кораб”сыз – Дәрдмәндне, “Кайсыгызның кулы җылы”дан башка Туфанны күз алдына китерүе кыен.
г) “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышу. Шигырьне тыңлау. Җылы кул дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Яралы йөрәкне бары тик җылы куллар, чиста, пакь куллар гына бәйли ала. Җылы куллы кешеләр, беренче чиратта, кемнәр? Әлбәттә, туганнар, дуслар. Аларның кадерен белергә кирәк.
д) шагыйрьнең көйгә салынган башка шигырьләрен искә төшерү. Ә хәзер Туфан шигыренә язылган бер җыр тыңлыйк. Аны кайсы композитор иҗат иткәнлеген, башкаручысы кем булуын, тарихын әйтергә тырышыгыз.
- Ул җыр “Ромашкалар” шигыренә язылган. Шигырьнең язылу тарихы турында автор аңлатмасы болайрак: Туфан озак еллар өзелеп яраткан хатыны турында да, кызы турында да берни белми яши. Аның бердәнбер киңәшчеләре һәм юанычлары кыр ромашкалары була. Шагыйрь, әнә шул ромашкаларның таҗ яфракларын санап, хатыны һәм кызы турында күрәзәлек итә. Һәм һәр ромашка, аны тынычландырырга теләгәндәй, “ярата”, “хәтерли” дип әйтә. Кинәт... хатынының үлүе турында хәбәр килә. Менә шул чакта аның күңелендә йөрәк өзгеч юллар туа:
Юк, ромашка,
Минем йөрәкнең
Януларын баса алмыйсың,
Көтә әле, сагына һаман, дип,
Алдыйсың ич мине, алдыйсың!
Сөйгән кешеңне бик нык сагыну да, ялгыз йөрәкнең үз тиңен юксынган чагындыгы төрле-төрле шик-шөбһәләре дә, курку-борчулары да – һәммәсе дә гаять нечкә итеп, бик тә нәфис моңга төреп әйтелә.
Шуның өстенә үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев язган ул җырның сүзләре белән көе бик тә тәңгәл килгән, алар бер-берсенә шулкадәр ярашып тора! Инде мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның ягымлы, йөрәккә ятышлы лирик аһәңендә дә яңгырач, “Ромашкалар” камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә менеп җитә төсле.
Туфан сүзләренә язылган тагын нинди җырларны атый аласыз?
Көтелгән җавап: С.Садыйкованың “Казан кичләре”, М.Макаровның “Киек казлар”, Р.Әхиярованың “Белми калдың”.
е) “Аралагыз мине” шигыре буенча сорау-җавап.
- Себердә сөргендә күп еллар буена туган якларыннан, яраткан кешеләреннән, дусларыннан аерылып торырга мәҗбүр ителгән шартларда язылган шигырьләрнең чираттагысы – “Аралагыз мине” әсәре. Шигырь буенча түбәндәге сораулар ачыклап үтелә:
Көтелгән җавап: бөтен эчтәлеге диярлек сагыну, юксыну, яратудан гыйбарәт.
Көтелгән җавап: туган яктан аерылу. Әсәрдә юанырга омтылу да бар:
“Яшел шәлең белән күләгәләп
Ял иттер бер, сеңелем аккаен!”
Көтелгән җавап: чагыштыру ысулы белән, әлбәттә.
Көтелгән җавап: сулар,күлләр, гөлләр, агачлар чагыштырыла. Ләкин чит илләдәге табигать турында да шагыйрь начар сөйләми. Табигать чит җирдә дә матур, ягымлы. Ә менә Хәсән Туфан өчен барыбер үз ягының сулары, күлләре, агачлары, гөлләре яхшырак.
Көтелгән җавап: туган як имәннәренең якынлыгы әниләрнекенә, гөлләрнеке исә туганнар якынлыгына тиңләштерелә. Алар лирик геройга әнисе, туганнары дәшкән кебек тоела. Ләкин шулай да:
“Тик берсе дә синең кебек итеп,
“Улым, бәгырем, браматым, җан кисәгем”, - димәде, - ди шагыйрь.
Көтелгән җавап: туган як табигатенең якынлыгын якын кешеләр якынлыгына тиңләү.
Көтелгән җавап: истәлекле, таныш, үз булганы өчен.
Шагыйрьнең туган ягы Ак суга бай як – Аксубай районы. Гомумән, Хәсән Туфан иҗатының кайсы гына чорына күз салсаң да, шигырьләрендә әледән-әле ак каенга, аккошка, ак чәчәкләргә, ак күлмәккә, ак юлга, ак теләкләргә юлыгасың. Әйтерсең лә, шагыйрь дөньяны, җирдәге яшәү бәхетен ак төстән башка кабул итә алмый.
III. Йомгаклау:
а) ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасы ярдәмендә (уйла-яз-аралаш) сорауларга җаваплар алу.
Соңыннан берничә сорау ачыклап үтелә:
Бүгенге дәрестән бигрәк тә нәрсәләр истә калыр?
Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?
Бүгенге дәрес алдагыларына нинди яңалыклар өстәде?
б) укытучы сүзе.
- Җыеп кына әйткәндә, Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын тота. Аның тагын “Тамчылар ни диләр?”, “Җилләр исә”,”Әйткән идең”, “Гүзәл”, “Кояшта тудың микән?” кебек парчаларын, шигыр белән икәүдән-икәү генә калып, кат-кат укыйсы, аерым юлларын мәхәббәт догасы итеп туктаусыз кабатлыйсы килә. Алар бер-берсен дәвам иттергән лирик романны хәтерләтәләр. Кешенең иң изге хисләрен, йөрәк серләрен, омтылышларын гаҗәеп бер осталык, сокланып туймаслык нәфислек белән сурәтләгән бу әсәрләр, безнеңчә, Туфанны XX гасырның бөек лириклары белән бер дәрәҗәгә куялар.
Кеше китә җыры кала... Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк-вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды.
IV. Өйгә эш. ФО БОКС СИНЕКТИКС СТРУКТУРАСЫ ЯРДӘМЕНДӘ күрсәтелгән теманың берсе буенча әзерләнергә.
1. Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы
2. Туфан иҗатында табигать сурәтләре.
3. Туфан иҗатында – Иске Кармәт.