kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Казан -Татарстанны? башкаласы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? максаты укучыларны Казан ш???рене? ист?лекле урыннары, ?тк?не ??м х?зергесе бел?н таныштыру. Укучыларны? с?нгатьле с?йл?м к?некм?л?рен камилл?штер?. Сингапур укыту алымнарын кулланып. укучыларны? аралашу к?некм?л?рен ?стер?. берд?м хезм?тт?шлек ит?рг? ?йр?т?. Туган ?иребезг?, Казан ш???рен? м?х?бб?т, горурлык хисе т?рбиял??. Д?рест? Казан  турында презентация, ЦОР,проектор, Р,З,Х?йд?рова, З,Р, Н??ипова.Татар теле (рус бабалары ?чен) кулланылды.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Казан -Татарстанны? башкаласы »




Татарстан Республикасы Әлки районы

муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбе”













Казан –Татарстанның башкаласы”


6 нчы сыйныф, рус төркеме белән әдәбияттан үткәрелгән

ачык дәрес план-конспекты














I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гилязова Гөлназ Рубин кызы





2013 – 2014 нче уку елы




Тема: Казан – Татарстанның башкаласы.

Максат.

1. Укучыларны Казан шәһәренең истәлекле урыннары, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыру.

2. Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү

3. Туган җиребезгә, Казан шәһәренә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.


Җиһазлау: Казан турында презентация. ЦОР. Проектор. Казан шәһәре. Казанның тарихи урыннары. Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Татар теле ,рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен.)

Материал: Роберт Рәкыйповның“Мин яратам сине, Татарстан!” шигыре.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Хай-файв.

  1. Исәнләшү.

- Исәнме , дустым!

- Мин килдем.

-Хәлләрең ничек?

- Мин бик шат!

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

  2. Уңай психологик халәт тудыру.


  1. Үткән дәресне актуальләштерү, өй эшен тикшерү.

  1. Клок Баддис”алымы. Хәзер, сезнең белән сәгать ясыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Өстәлдәге 1 бит ак кәгазьне алыгыз. Зур түгәрәк сызыгыз. Сәгатьтәге 3, 6, 9, 12 вакытларын күрсәтеп билгеләгез. Ясап беттеме? Әкрен генә торыгыз. Сез шушы вакытларда кем белән очрашырга телисез, шуларны сәгатегезгә, билгеләнгән вакытка языгыз.

  • Кем билгеләнгән 4 вакытка иптәш тапты? Урыныгызга утырыгыз.

  • Кем тапмады? Тутырып бетерәбез.

  • Рәхмәт утырыгыз.

  1. Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз. Өй эшен кем эшләгән, кем эшләмәгәнне ачыклар өчен).

Роберт Рәкыйповның “Мин яратам сине, Татарстан!” шигыренең бер яки ике куплетын кем сәнгатьле итеп яттан сөйләргә өйрәнде.

( Өйрәнүче укучылар баса. Өйрәнмәүче укучылар утырып тора. Рәхмәт.)

  • Кем сәнгатьле сөйләргә өйрәнмәде? (Өйрәнмәүче укучылар баса. Өйрәнүче укучылар утырып тора. Рәхмәт.)

  • Кем бөтенләй ятламады?( Ятламаучы укучылар баса. Калган укучылар утырып тора. Рәхмәт.) Менә без сезнең белән дәрескә әзерләнү дәрәҗәсен ачыкладык.


  • Хәзер “Мин яратам сине, Татарстан!” шигырен җилкәдәш партнерларыгызга сөйләгез. (Укучылар сөйлиләр.)

  • Вадим, синең иптәшең шигырьне сәнгатьле сөйләдеме?

  • Максим, синең иптәшең язучының исемен әйттеме?

  • Юля, синең иптәшең шигырьнең исемен әйттеме?

- Иптәшеңә нинди билге куяр идең?

- Үзеңә нинди билге куяр идең?

- Ни өчен?

  • Бик шәп. Рәхмәт.


  1. Ял итү минуты“Микс-пэа-шэа” алымы. Музыка уйный (Туган ягым - Татарстан), укучылар 2 тапкыр стенага, 4тапкыр партага сугып, музыкага биеп йөриләр. Музыка туктагач, парлашалар, сорауларга кыска гына җавап бирәләр (“Рэлли Робин “ алымы кулланыла.)

- Безнең республикабыз ничек дип атала? (Сары чәчле кыз җавап бирә.)

  • Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр? (Кап-кара чәчле малай җавап бирә). Рәхмәт.

- Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Кап-кара чәчле кыз җавап бирә). Рәхмәт.

- Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Иң озын чәчле кыз җавап бирә). Рәхмәт.

  • Урыннарыгызга җайлап кына утырыгыз.



Хай-файв. - Игътибар.

  1. Яңа материал.


Тэйк-оф-тач-даун” алымы . ( Балаларның Казан шәһәрендә булганнары бармы, юкмы икәнен ачыклар өчен үткәрелә. Басабыз, утырабыз).

  • Кемнең Казан шәһәрендә булганы бар? (Басыгыз. Утырыгыз.Рәхмәт.)

  • Кемнең туганнары Казанда яши? (Басыгыз. Утырыгыз.Рәхмәт.)

  • Кемнең Казан шәһәренә барасы килә? (Басыгыз. Утырыгыз.Рәхмәт.)

  • Менә без бүген Казан шәһәре белән якыннан танышырбыз.

Сүзлек өстендә эш.

Машина җитештерү –машиностроение

Урта махсус уку йорты – среднее специальное учебное заведение

Дәреслек белән эш.

-Сез тыңларга әзерме?

-Әзер

-101 битне ачагыз (“Казан – Татарстанның башкаласы” текстын укытучы укый).

-Сүзлектә булган сүзләр очрадымы?

-Нинди сүзләр аңлашылмый?

-Ярый.

Таймд-Раунд-Робин”алымы.

- Хәзер бирелгән вакыт эчендә текстны укып чыгабыз. Секундомерны кулланып, 4 минут вакыт бирелә. Текстны 1нче партадан 1нче номер укучы, 2нче партадан2нче номер укучы, 3нче партадан 3нче номер укучы укый. Укып чыкканнан соң, һәр өстәлдән 1нче номер укучы кычкырып укый.

-Текстны аңладыгызмы?

-Вадим, расскажи коротко, очём?

Укучылардан сөйләтү.

-Өстәмәләр бармы?

Дәреслектәге 3 нче күнегүнең биремен укыйбыз.

Клок баддис структурасы.Сәгать 3 тә кем белән очрашырга сөйләшкән идегез, парлашабыз һәм бергә сөйләшеп күнегүне эшлибез.

Җөмләләрне парлап укыйлар.

-Килешәбезме?

Әйе.

Парлар бер –берсенә:

-Миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды.


  • Рәхмәт.

Җавапны тулыландыру өчен, “Казанның тарихи урыннары” дигән видео язма күрсәтелә һәм тыңланыла. ЦОР. Мультимедиа проекторы.

Эй-ар-Гайд” алымын куллану.

  • Өстәлдәге 1 дәфтәр битен алыгыз, урталай бөкләгез дә сул як баганага “караганга кадәр”, уң як баганага “караганнан соң соң “ дип язып куегыз. “караганга кадәр” дигән якка сорауларга җаваплар языгыз. Һәр укучы аерым яза.

  • Казан шәһәрендә нәрсәләр бар?

  • Казанда метро бармы?

  • Казан нинди шәһәр?

  • Рәхмәт. Булдырдыгыз.

ЦОР. Проектордан.”Казанның тарихи урыннары” дигән видео язма карыйбыз. Алдыгызда торган битнең “караганнан соң соң “ дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды?(Әгәр, укучылар беренче тапкыр тыңлагач аңламасалар, тагын бер тапкыр тыңлатырга мөмкин.) Рәхмәт. Шәп булган.

Дәфтәрләрдә эш.Бүгенге числоны язабыз.Сыйныф эше.Казан –Татарстанның башкаласы.

Рэлли Робин” алымы. 4 нче күнегү, биремне укыйбыз.

-Җилкәдәш партнер белән җөмләләр уку, елмаю, рәхмәт әйтү.

Континиус Раунд Робин структурасы.5 нче күнегү,биремне Зоя укый.Бөтенебез бергә аралашып, киңәшләшеп эшлибез.

.

IV. Яңа теманы ныгыту. Белемнәрне тикшерәбез.

ЦОР. Проекторда.”Казан” темасына караган биремнәрен үтибез. Сорауны укытучы укый, балалар төркемнәрдә дөрес җавапны сайлыйлар һәм чиратлап, “дөрес” яки ” ялгыш” дип җавап бирәләр.Эшнең дөреслеген шунда ук тикшерәләр.

  • Булдырдыгыз. Рәхмәт. Хәзер әкрен генә басыгыз, урындыкларны төртеп куегыз да, сәг. 3тә очрашырга сүз биргән дустыгыз белән очрашып парлашыгыз. Казан шәһәренә экскурсиягә барырга әзерләнегез. Экскурсиядә үзегезне ничек тотарга кирәклеген бер-берегезгә сөйләгез.

2 укучыдан сөйләтеп карарга мөмкин.

Укучылар, парлашып урыннарга утыралар.


V. Белем күнекмәсе формалаштыру.

“Казан”турында презентация күрсәтелә.

  • Экскурсиябезне Казанның иң истәлекле урыны-Кремльдән башлыйбыз.

Экскурсия ошадымы? Экскурсия ошаса, мин бик шат.


VI. Йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  • Нинди яңалыклар белдегез?

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • Рәхмәт. Мин дә сезнең җавапларыгыздан канәгать.

Билгеләр куела.

Өй эше. 102 бит ,6 нчы күнегү хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнү.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Казан -Татарстанны? башкаласы

Автор: Гилязова Гульназ Рубиновна

Дата: 17.12.2014

Номер свидетельства: 144837

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) ""Казан- Татарстанны? башкаласы" "
    ["seo_title"] => string(29) "kazan-tatarstannyn-bashkalasy"
    ["file_id"] => string(6) "139949"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1417846220"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "Татарстан  ш???рл?ре. "
    ["seo_title"] => string(21) "tatarstan-sh-h-rl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "148200"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419609608"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(47) "Казанны? тарихи урыннары. "
    ["seo_title"] => string(25) "kazannyn-tarikhi-urynnary"
    ["file_id"] => string(6) "189400"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1426876557"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(68) "Класстан тыш д?рес "Казаным-башкалам" "
    ["seo_title"] => string(38) "klasstan-tysh-d-ries-kazanym-bashkalam"
    ["file_id"] => string(6) "137936"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1417450815"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) "Татарстанны? башкаласы - Казан. "
    ["seo_title"] => string(29) "tatarstannyn-bashkalasy-kazan"
    ["file_id"] => string(6) "210789"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1431500915"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства