Тема: И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.
Максат: И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре белән таныштыру.
Тургайлар турында мәгълүмат бирү, кызыклы фактлар китерү.
Укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү.
Табигать гүзәллеген тоя, күрә белергә өйрәтү, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: Табигать күренешләре, тургайлар тавышы, әсәрдән өзекләр яздырылган диск, тургайлар турында мәгълүмат бирелгән китаплар.
Дәрес барышы.
Дәресне оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.
Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру.
Кереш әңгәмә.
Туган як... Ни өчен шулай кадерле микән соң ул? Ни өчен шагыйрьләр туган якларына багышлап шигырьләр язалар, язучылар әсәрләр иҗат итәләр?
Ә сез туган ягыгызны яратасызмы? Ни өчен?
Шулай шул... Туган як безгә бик кадерле. Без шунда туганбыз, үскәнбез. Яшәү дәверендә күп нәрсәләр белән танышабыз. Безгә кадерле булган истәлекле урыннар бар.
Күбебезнең туган җире – шәһәр җире, ә кайбер әти-әниләребезнең – авыл җире. Ял көннәрендә, каникуллар вакытында күбегез авылга кайтадыр. Басу-кырларга, урманнарга барганыгыз бармы? Шунда берәр кошның өзми-куймый матур сайравын ишеткәнегез булмадымы?
Менә мин сезгә кошлар күрсәтеп, тавышларын тыңлатам. Бәлки алар сезгә таныштыр. (Тургайлар сайравы. www.youtube.com.)
Бу кошлар тургайлар була инде. Сезнең күбегезнең аларны күргәнегез дә бардыр әле. Ул бик кечкенә була. Күккә күтәрелсә, бик югары күтәрелә. Ул әле язның беренче хәбәрчесе дә, чөнки кырлар кардан арчыла башлау белән очып кайта. Тургайларның төрләре бик күп. Менә бу китапларда алар турында тулы мәгълүмат бирелгән, кызыклы фактлар китерелгән.(Кошлар турында китаплар күрсәтелә.)
Укучылар, уйлап карагыз әле. Ни өчен менә бу тургайлар төркемен сабан тургайлары дип атыйлар икән? Дөрес, чөнки аларның яшәү урыннары – басу-кырлар. Дәресебездә дә шул сабан тургайлары турында сүз алып барырбыз. И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре белән танышырбыз, туган якны ярату хисе турында әңгәмә корырбыз.
И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре.
Сүзлек өстендә эш. Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
Әлсерәп – хәлсезләнеп
Кичкырын – кич якынлашкан вакыт
Шәйли башладым – күрә башладым
Керфек какмыйча – игътибар белән карау, йокламау
Беравык – бераз
Проблемалы сорау кую. Тургайлар лирик геройның күңелендә нинди хисләр калдыра?
Әсәрне сәнгатьле уку, аңлауларын тикшерү.
Сорауларга җавап бирү. Әңгәмә оештыру.
Әсәр ничәнче заттан сөйләнә? Аны әдәби тел белән ничек атыйлар?
Туган ягына кайтып төшкән лирик геройның күңелендә нинди хисләр туа?
Иң беренче итеп кайсы урыннарда була? Ни өчен Олы күлне икенче көнгә калдыра?
Көннең эсселеген ничек аңлата? Ни өчен күл буеннан китәсе килми?
Тургайларның югарыга күтәрелүен нәрсә белән чагыштырып аңлата?
Укытучы сүзе.
Тургайлар, гомумән, искитмәле кошлар. Аларны вертолет белән чагыштырып була. Вертолет урыннан кинәт туп-туры югарыга күтәрелә һәм шул рәвешчә төшеп тә утыра. Тургайлар бик югарыга күтәрелсәләр дә, аларның моңлы, аһәңле тавышлары җиргә кадәр яңгырап ишетелеп тора. Алар төрле кошларның тавышларын кабатлап сайрарга да яраталар икән. Бигрәк тә сандугач тавышын.
Сорауларга җавап.
Лирик герой тургайларның җиргә төшүләрен нәрсә белән чагыштырып аңлата?
Бу вакытта аның башына нинди уй килә?
Өченче тургай белән ни була соң?
Ни өчен лирик герой “...гүя кояш аларның әниләре...” ди?
Укытучы сүзе.
Әйе, кояш – тереклекнең башлангычы, аңа җан өрүче. Барлык тереклекләр дә кояшка мохтаҗ. Шул исәптән, без дә. Шуңа күрә дә кояшны әниседер ди. “Кояш артыннын... Әнкәсе артыннан...” Димәк, кояшның бар нәрсә белән дә бәйләнешен күрсәтә.
Проблемалы сорауга җавап.
Тургайларны күзәтү лирик геройны уйландыра. Гомумән, табигать кешегә уңай эмоцияләр бирә, кәефне күтәрә, күңелне тынычландыра.
Табигать күренешләре сурәтләнгән урыннар язмада тыңлатыла, шул вакытта табигать күренешләре күрсәтелә. (www.youtube.com.)
Укучылар, карагыз әле, берничә юл белән генә автор шундый матурлыкны сурәтләп бирә алган. Бу язучының искиткеч бай телле булуы, аның осталыгы турында сөйли.
Өй эше бирү.
Кошлар белән бәйле халык санамышлары әзерләргә.
Рефлексия.
Билгеләр кую.