Урта гасырлар ?д?бияты
ГАЛИМН?Р К?К Й?ЗЕНД? КОЯШ КЕБЕК.
(М??ла Колыйны? “Галимн?р к?к й?зенд? к?н?ш я?лигъ”хикм?тен? анализ д?ресе)
Фирдания Галимова,Яр Чаллыдагы 58 нче м?кт?пне? татар теле ??м ?д?бияты укытучысы.
Просмотр содержимого документа
«ГАЛИМН?Р К?К Й?ЗЕНД? КОЯШ КЕБЕК. »
Урта гасырлар әдәбияты
ГАЛИМНӘР КҮК ЙӨЗЕНДӘ КОЯШ КЕБЕК.
(Мәүла Колыйның “Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ”хикмәтенә анализ дәресе)
Фирдания Галимова,Яр Чаллыдагы 58 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәреснең максаты:
укучыларның М.Колый иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, ”Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ” әсәренең идея эчтәлеген һәм сәнгати үзенчәлекләрен аңлауларына ирешү;
темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү;
белемле кешеләргә хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү.
Материал:
риф,2005-183-190 б.)
2005-171-172.)
“Гасырлар мирасы”(Авторы:М.Гайнетдин.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2004-60-66 б.)
Җиһазлау:
М.Колый портреты
“ Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ” хикмәтенең тәрҗемәсе
компьютер,интерактив такта ,мультимедиа проекторы.
Дәрес барышы:
- Оештыру.
- Актуальләштерү.
Узган дәрестә без шагыйрь Мәүла Колый иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык. Кабатлап үтәбез.
Мәүла Колый кайсы чорда яшәгән? (17 гасыр ахыры-18 гасыр башында)
Бу чорда нинди вакыйгалар булган? (Халык руслар изүе астында яши. Милли изү, телне, динне кысу, чукындыру, яшәгән җирләрдән куып чыгару, мал-мөлкәтне талап алу дәвам итә. Милли күтәрелешләр, крестьяннар сугышы булган. Халык коточкыч хәерчелеккә төшкән, тормыш түзеп тора алмаслык авыр).
Шушы чорда шагыйрь тормышта нинди авырлыкларга юлыккан? (Ул бер төркем крестьяннар белән 1678 елда Биләр тирәсенә күчә. Петр I әмере белән аларны яшәгән җирләреннән куалар. Ул Лениногорск районы Иске Иштирәк авылына күчә).
Шагыйрьнең нинди жанрдагы әсәрләре билгеле? (100ләп хикмәте, поэмалары )
Алар кайсы төбәкләрдә табылганнар? (1926 елда Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында, 1990 елда Әгерҗе районы Аккуҗа авылында).
Нинди хикмәтләрен беләсез? (“Ата-ана турында” “Яз кебек яшьлек китәр” “Галимнәр күк йөзендә кояш кебек” һ.б.).
Хикмәтләрендә Мәүла Колый нинди фикерләр әйтә? (Игенчелекне бөек эшкә тиңли, ата-ананы хөрмәтләргә өйрәтә, хәрам мал җыюны хурлый һ.б.).
- Яңа материал өстендә эш.
Кереш сүз. Үзенең хикмәтләрендә шагыйрь бик күп тәрбияви, фәлсәфи фикерләр әйтә. Шулай ук безнең хәзерге тормышыбызда да әһәмияте булган күренешләргә,төшенчәләргә, сыйфатларга тукталып китә. Бүген без сезнең белән Мәула Колыйның шул күренешләр чагылган “Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ” хикмәте өстендә эшләрбез.
“Хикмәт” төшенчәсен искә төшерү ( Хикмәт – фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы. Фәлсәфә – тормыш-яшәеш турында уйланулар, тормыш мәгънәсе турында фикерләү. Дидактик әсәрүгет-нәсихәт бирә, акыл өйрәтә. Афоризм- тирән мәгънәле кыска мәкаль).
Сүзлек өстендә эш. (Сүзләрне интерактивтактада күрсәтү)
Шигырьне тәрҗемә белән уку. Тәэсирләр белән уртаклашу.
Хикмәтне уку күнегүләре. (Сораулар: Шигырьдә капма-каршы сыйфатларга ия булган нинди кешеләр турында сүз бара? (наданнар һәм укымышлылар турында).Наданнарны нәрсәгә охшата? (коңгыз-кортка). Галимнәрне нәрсәгә тиңли?(кояшка)).
Шигырьне өлешләргә бүлү:
1 өлеш – 1-5 строфа – гыйлемлелек турында;
2 өлеш- 6-8 строфа- наданлык турында
3 өлеш- 9-10 строфа – нәтиҗә, йомгак өлеше. (Соңгы 10 нчы строфада урта гасырлар шигыренә хас булган күренеш- шагыйрьнең үз-үзенә мөрәҗәгате бар).
Әсәрдә чагылган суфичылык карашлары өстендә эш. (Мәүла Колый иҗатына шулай ук суфичылык хас. Суфичылык- рухи яктан камилләшү аша аллага якынаюны күздә тота торган карашлар системасы. Ул фани дөнья мәшәкатьләрен онытып, аллага хезмәт итү, ягъни гыйбадәт кылып кына яшәүне өстен күрә, дөнья рәхәтләреннән ваз кичәргә чакыра). Суфичылык карашлары чагылган строфаларны аңлатып уку, нәтиҗә ясау (автор фикеренчә, байлык җыю кирәк түгел, ахирәт өчен белем алырга, дога кылырга, намаз укырга кирәк).
Суфичылар фәлсәфәсенә укучыларның мөнәсәбәтен ачыклау.Нәтиҗә ясау: тормышка реаль
карарга кирәк.
Хикмәткә хас үзенчәлекләрне билгеләү.
Әсәр нәрсәгә өнди? (Белем алырга, мал-мөлкәт җыймаска, намаз укырга өнди).
Афоризм булырдай юллар (гыйлемлелек күккә охшаш, наданга хәләл дә, хәрам дә бер, галимнәр күк йөзендә кояш кебек).
Хикмәткә нинди фәлсәфә салынган? (белемле кеше, үлгәннән соң да, халык күңелендә яши).
Тел-сурәтләү чаралары өстендә эш.(Тексттан укучылар үзләре табалар,аннары нәтиҗә ясала)
Чагыштыру: гыйлемлелек күккә охшар, наданлык дөнья кебек, наданнар коңгыз-кортка охшар, шәкертләр тулып торган ай кебек, мөэмин-мөселман күк йөзендә йолдыз кебек һ.б.
Метафора: Гүргә бару, тугры йөрү, күкрәктән иңде, хак рәхмәте күктән иңәр, гүр эченә шәм яктысы булыр.
Антитеза: фани дөнья – ахирәт, галим- надан, хәләл- хәрам, гыйлемлелек- наданлык.
Фразеологизм: йорт тоту, дөнья тоту, көч түгү.
Янәшәлек: коңгыз-корт, пәйгамбәр – әүлия, малы-милке, мөэмин – мөселман.
Өйрәнелгәннәрне йомгаклау.
Әсәрнең идеясе (Белемлелек – зур дәрәҗә, белем кешеләргә,кояш шикелле дөньяны яктыртып, күңелләренә нур биреп тора. Фани дөньяда дөрес яшәргә өйрәтә).
Жанры (хикмәт)
Образлары (Галим –кояш кебек нур бирә,надан- корт сыман җирдә казынып мал җыя, шагыйрь образы белемгә өнди, аллага хезмәт итүне мактый)
Символик образлар (Алла- кодрәтле, коңгыз-корт - наданнар символы,кояш-галимнәр символы,йолдыз- шәкертләр символы).
Шигырь төзелеше (Хикмәт дуртьюллык строфалардан тора. Һәр юлда 12 иҗек, рифма 1-3нче юллар ахырында, 4 нче юл “булгай” сүзе белән тәмамлана).
Иҗат методы (Романтизм- чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп, күтәренке итеп сурәтләү).
Әсәрнең әһәмияте (Халык ул чорда җан саклау уе белән яши. Уку турында уйлый алмый. Мәдрәсәләр бетерелгән, уку тыелган була, шуңа күрә автор халыкны белем алырга өнди).
Әсәрдәгеидеянең (белем алу мөһим) актуальлеге (заманча яңгыравы) турында фикер алышу. Нәтиҗә ясау.
- Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.