Техник җиһаз: Смарт такта, компьютер, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фломастерлар
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | |
СЛАЙД № 1 - Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Карины, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.) Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр. -Карина, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Бүген көн нинди? (Бүген көн салкын, кар ява, җил исә, кояшлы түгел). Сыйныфта барысы да бармы? | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү.Текстны укыганга кадәрге эшчәнлек. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |
СЛАЙД № 2 ФОНЕТИК КҮНЕГҮ. Сүзләрне экраннан транскрипция белән уку. СЛАЙД № 3 - Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме? Индивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз. (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.) СЛАЙД № 4 - Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном) СЛАЙД № 5-12 Коллективта эш. - Фотолар буенча яңа сүзләрне ныгыту. Бу нәрсә? Бу кем? Пешекче нишли? - сүзтезмәләр төзегез - Кыска җөмләләр төзегез. СЛАЙД № 13 Парларда эш.(экранда) Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. Спроси у друга, есть ли у них в школе столовая; Узнай у друга любит он кашу, (щи, суп с лапшой, кисель); Узнай у друга вкусно ли готовят в школьной столовой; Скажи что у тебя мама повар; Спроси у Саши, ест ли он в столовой; Спросите у друга, что он ест в столовой. Беседа с гостями -Кто уверен в себе, могут подойти к гостям и спросить у них | Ашханә [ашхәнә], пешекче [пэшекчэ], токмачлы [токмачлы], пешер [пэшэр], төрле [төрлө], ботка [ботка], кәбестә [кәбэстә] - Юк, дөрес түгел. Ашханә – столовая Кәбестә ашы – щи Токмачлы аш – суп с лапшой Ботка – каша Пешекче – повар Кесәл – кисел Пешерә - варит Фотографии: столовой, повар, щи, каша, кисель, суп с лапшой, повар варит - Сезнең мәктәптә ашханә бармы? - Син ботка, (кәбестә ашы, токмачлы аш, кесәл) яратасыңмы? - Мәктәп ашханәсендә тәмле пешерәләрме? - Минем әнием - пешекче. - Саша, син ашханәдә ашыйсыңмы? - Син ашханәдә нәрсә ашыйсың? - Сез ашханәдә ашыйсызмы? - Сез нәрсә яратасыз? - Сез ботка яратасызмы? - Ашханәдә тәмле пешерәләрме? - Сезнең яраткан ашыгыз нинди? | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку. | |
СЛАЙД № 14 - Ә хәзер экранга карагыз. Уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында текст укыйбыз? (А сейчас предлагаю вам посмотреть фотографии и подумать, о чем мы будем читать? Выскажите свои предположения) - Бу фотоларда нәрсә? Бу кемнәр? (безнең мәктәп ашханәсе фотолары) -Сез безнең ашханә турында нәрсә беләсез? Достаточно ли эти предложения, чтобы рассказать о нашей столовой? - Бик аз беләсез. Күбрәк белер өчен нишләргә кирәк? - Димәк, дәрестә нишлибез? - Чему должны научиться? цель урока какая? - Бүген дәреснең темасы нинди? | - Ашханә турында - Пешекче турында - Бу безнең ашханә. Пешекче апалар. Мин ашханәдә ашыйм. - - Текстны укыйбыз. - Тәрҗемә итәбез. - Сорауларга җавап бирәбез. - Ашханә турында сөйлибез. “Ашханәдә” | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV.Текст уку вакытындагы эшчәнлек. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |
- Текстны беренчел уку. Укытучы “Ашханәдә” текстын кычкырып укый. - Текстны үзләре укыйлар. -Текстта яңа сүзләр бармы? - Тәрҗемәне кайдан табарга була? (Сүзлек белән эш) - Яңа сүзләрне сүзлеккә языгыз. - ????????? (Выявление совподений первоначалных предположений учащихся с содержанием.) - Найдите в тексте предложение, где говорится, что в школе есть столовая; - повара готовят вкусные супы; - нам столовая нравится; - нам дают суп с лапшой; - каша с котлетом вкусно; - мы говорим поварам спасибо. - Какие из этих утверждений являются самыми важными для вас? Почему? (Укучылар берәр җөмлә укыйлар) Уен “Ромашка” - Физминут - Укучылар, килегез монда, түгәрәккә басыгыз. Һәр укучы бер таҗны ала һәм сорауга җавап бирә. Сораулар: 1) Безнең мәктәптә ашханә бармы? 2) Пешекче апалар нәрсә пешерәләр? 3) Ботка нәрсә белән тәмле? 4) Без ашханәдә нәрсәләр эчәбез? 5) Көндезге ашны кайда ашыйбыз? | - Әйе, бар: аннан соң, рәхмәт әйтәбез... - Сүзлектән. - 1) Әйе, безнең мәктәптә ашханә бар. 2) Пешекче апалар ботка, кәбестә ашы пешерәләр? 3) Ботка котлет белән тәмле. 4) Без ашханәдә чәй, кесәл, компот эчәбез. 5) Көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. (текстны укыганнан соңгы эшчәнлек) Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | |
Төркемдә эш. Җаваплы кешене билгеләү. - Җөмләләрне “Ашханә” тексты тәртибендә урнаштырыгыз. 48 бит № 6 Бер төркем тактада эшли. Җавапларны тикшерү. Укып чыгу. - Хәзер 10 секундка күзләрне йомыгыз. Кайбер сүзләрне фото белән каплау. - Нинди сүзләр капланды, укыгыз. “Кар йомарламы” уены - Төркемнәрдә эшлисез - Зәңгәр битләрне алыгыз. Буш карточкаларга сүзләр языгыз, җөмләне киңәйтеп укыгыз. - Чыгыгыз, җөмләне укыгыз. (һәр төркем үз җөмләсен укый) | Пешекче | | | пешерә. | Без | | | рәхмәт әйтәбез. | Мин | | | ашыйм. | Без | | | эчәбез. | | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
- Парларда эш. - Дәреслектә 49 бит , 8 күнегүне парларда эшләгез. (Дополни диалог. Поговори с соседом по парте) 2-3 парны тыңлау. | Укучылар парларда эшлиләр. | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | |
- Сюжетлы уен “Ашхәдә” | 1) -Исәнмесез. Кәбестә аша бармы? - Әйе, бар. - Бер тәлинкә аш бирегез әле. - Мә, ал - Рәхмәт. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) |
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | |
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?) - Үзегезгә смайлик алыгыз. ӨЙ ЭШЕ 1) “Ашханәдә” тестын сөйләргә өйрән. 2).”Ашханәдә” темасына диалог яз (4 реплика) Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен зур рәхмәт. | - “Ашханәдә” текстын укыдык. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үз өстеңдә эшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |