Тестлар чирек саен эшл?тел?.Мондый эш т?ре укучыларны? уйлау ??м фикерл?? с?л?тен ?стер?.Укучылар тестлар ярд?менд? белемн?рен тикшер?л?р.Шулай ук ?д?би ?с?рл?рне анализлау ?чен, белемн?рне тикшер? ярд?м ит?.Шуны? нигезенд? имтиханга ??м сочинение язуга да ?зерлек эше алып барыла. Тестларны д?рест? куллану бик у?ышлы.Язма эш д?рес буе эшл?телм?ск? д? м?мкин.
Просмотр содержимого документа
«9 нчы сыйныф укучыларs ?чен ?д?бияттан тестлар»
9 сыйныф өчен (төп төркем) 1 нче чирек буенча контроль тест
1.Нәрсә ул риваять?
А)Элеккедән килгән яисә буыннан-буынга сөйләнгән хәлләр хикәяләнә һәм әкияткә тартым.
Б)Әкияткә корылган тарихи вакыйгалар.
2.Нәрсә ул легенда?
А)Могҗизалыкка һәм фантастикага нигезләнгән проза жанры
Б)Вакыйгалар күп бирелгән проза жанры.
3.Кайсы легендада ятим кыз турында сөйләнелә?
А)”Ана йөрәге”, “Җир ничек яралган?”
Б) “Кәккүк ничек барлыкка килгән?”, “Зөһрә кыз”.
4.Кайсы риваятьтә сүз хыянәтче турында бара?
А) “Утсыз кайный торган казан”
Б) “Хыянәтчегә “бүләк”.
5.Ш.Камал кайда эшли?
А) төзүчелектә,балык тотуда
Б) күмер шахтасында,балык тотуда.
6.Ш.Камал әсәрләре
А) “Буранда”, “Уяну”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”,”Марат”,”Акчарлаклар”
Б) “Уяну”, “Туган ягым-яшел бишек”, “Агыйдел”, “Буранда”, “Марат”.
7. Буранда» әсәре ул-
а)повесть;
б)хикәя;
в)роман.
8. “Буранда” хикәясенең төп герое-
а)Мостафа;
б)Муса;
в)Мөхәммәт.
9. Әсәрдә нинди табигать күренеше зур роль уйный?
а)яңгыр;
б)күк күкрәү;
в)буран.
10. Мостафаның шундый буранлы көндә кайтырга ашкынуы нәрсә белән бәйләнгән?
а)туган ягын сагыну;
б)әнисеннән гафу үтенергә теләү;
в)баласын күрәсе килү.
11. “Акчарлаклар “ җырының музыкасын язган композитор-
а)Х.Вәлиуллин;
б)Р.Яхин;
в) С.Сәйдәшев.
12. Мостафа әсәрдә-
а)солдат;
б)игенче;
в)эшче.
13. “Җан Баевич” комедиясендә Шакирҗанның ялгышы нәрсәдә?
А) Матур тормыш кору, халык белән яшәү, культуралылыкны башкача аңлау
Б) Үз телеңне,гореф-гадәтләрне,йолаларны үзгәртү, культуралылыкны башкача аңлау.
14.Г.Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?
А) Һәркемне аңларга, халыкны якларга, бәхет өчен көрәшергә
Б) Үз милләтеңне,динеңне,телеңне һәм йолаларны сакларга,хөрмәт итәргә.
Барысы 14 балл
“5”-13,14 б.
“4”-10-12 б.
“3”-7-9 б.
“2”-7 б.