Тема: Факил Сафинның тормыш һәм иҗат юлы
(Реферат)
Язды :28 нче урта мәктәбенең
6 нчы “Б” сыйныф укучысы
Сахипҗанова Лилия
Укытучы : Сафина Г.И.
Яр Чаллы
2013 ел
Дөньяда шундый кешеләр була: алар бертуктаусыз яңаны төзү, яңаны булдыру белән шөгыльләнәләр.буш җирдә бар итеп, шәп итеп, ниндидер бер өлкәдә юкны булдырып куялар да кешеләрнең караш офыкларын киңәйтеп җибәрәләр. Әлеге күренешләр бик табигый, бик гадәти рәвешкә кушылып китә: әйтерсең лә, шулай тиеш булган, кирәк булган, шулай уйланылган булган. Факил Сафин шушындый язмышка дучар булган талантлы каләм иясе, зур шәхес, мәгърифәтче әдип.
Күренекле язучы Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла, тик олы әдәбиятка урау юллар аша килә.
Факил кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр, дөресрәге эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге- көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайн ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.
Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, данлыклы Күбәк урта мәктәбендә белем ала. Бик яхшы укыган Ф.Сафинны барлык укытучылар бгары уку йортына керер дип өмет итәләр, ә ул тота да Минзәләгә шоферлар курсына укырга китә. Курсларны тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшли башлый, чәчү чәчеп йөргән җирдән, трактор кабинасыннан армия сафларына алып китәләр, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндәиҗаты активлаша, вакытлы матбугатта шигырьләре еш басылып тора. Армиядан кайткач һәр җирдә актив егетне райондагы иң зур “Мөслим” совхозына комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, бераздан республикада билгеле Иске Карамалы мәдәният йортыдиректоры итеп билгелиләр. Әмма югары белем алу теләге көчле була, Ф.Сафин Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетына уеырга керә. Шактый вакыт Мөслим районы мәктәпләрендә балаларга төрле фәннәрдән белем бирә, мәктәп директоры булып эшли. Кайда гына эшләсә дә талантлы балаларны җыеп, әдәби иҗат түгәрәкләре оештыра, республика яшь язучылары семинарларында катнаша, Сибгат Хәким кебек өлкән әдипләрнең фатихасын ала. Әйтик, 1979 елда Актанышта үткән семинарда йөздән артык яшь язучы катнашты, сүз башлыча Факил Сафин иҗаты тирәсендә бөтерелде. Ул чакта ук Казаннан килгән оста каләм ияләре аңа зур өметләр баглауларын яшермиләр.
Укыту эшчәнлеге Мөслим районы Октябрь авылында башлана. Гаилә корып җибәргәч, туган авылына кайта һәм мәктәптә әдәбият, тарих, хәрби беле нигезләрен укыта, 1981 елда Октябрь мәктәбендә эшләүче укытучылар аны үз мәктәпләренә директор итеп чакырып алалар. Берничә елдан ул райондагы иң зур саналган Татар Бүләр урта мәктәбенә директор итеп билгенә.
Язмыш Факил Сафинны 1984 елда Чаллы шәһәренә алып килә.. Башта “КАМАЗ” ның баш җыю конвейерында слесарь- җыючы, мастер, участок башлыгы вазыйфасын да башкара, заводның Мактау тактасына кертелә, Минавтопром буенча җиңүче була. 1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф.Сафинны укыту эшенә чакырып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта. Шәһәр тарихында беренче мәртәбә рус телле балаларга 8 нче сыйныфларга кадәр “Татар халкының тарихы, әдәбияты, мәдәнияты” дигән яңа фән- дәресләр укыта башлый. Бераздан тукай район мәгариф бүлеге карамагына җибәрелә. Тик иҗат эше тынгылык бирми. Илдә үзгәрешләр башлангач, журналистика хезмәтенә кереп “чума”. Шул елларда аның исеме республика матбугатында да яңгыраш ала башлый. Аның оештыручы- җитәкче буларак та, иҗатчы буларак та танылуы Чаллы белән бәйләнгән.
1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорыныда данлыклы “Таң йолдызы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә. Авыр икътисади буталыш башланган елны газетаның абруен күтәрүгә зур көч куя. 1991 елның февралендә Факил КамАЗрадиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. Беренче Татарстан президентын сайлаган чорда Шәймиев Минтимер Шәрип улыннан шәһәрдә иң беренче татарча интервьюалган кеше ул була.
Ул көннәрдә, аннан соң Чаллыда Факил Сафинның иҗатын яклаучылар, аңа фатиха бирүчеләр арасында танылган әдипләр Газиз Кашапов, Кадыйр Сибгатуллин була. Хәниф Хөснуллин аның шигырьләрен җыйнап Мөдәррис Әгъләмовка Казанга җибәрә. Күп тә үтми, “Шәһри Казан” газетасында шагырь Факи Әмәк исеме пәйдә була, бер бәйләм шигырьләре басылып чыга. Аның республикада таныла башлавы була бу.
1991 елның август аенда Факил Сафин “Аргамак” журналына проза, шигъриятбүлегенә мөхәррир итеп чакырыла. Беренче санны әзерләүдә катнаша, журналны саклап калу өчен зур көч куя һәм, 1993 елның көзеннән җаваплы сәркәтиб итеп билгеләгәннән соң, “Аргамак” ” журналы эчтәлеге, тышкы бизәлеше белән республика басмалары арасында алдынгы урынга чыга.
1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идәрәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия көллиятенә әдәбият укытырга китә. Укыту- тәрбия эшендәге үзгәрешләр, яңа технологияләр, методикалар барлыкка килү, яңалыкка омтылу шәһәр җитәкчеләрен Чаллыда фәнни- методик журнал чыгару фикеренә этәрә. Яңа журналны оештыру Факил Сафин га йөкләнә. “Фән һәм мәктәп” журналы 1996 елның октябрь аеннан чыга башлый.
Әдәбиятка Ф.Сафин бай “күңел тарихы”, тормыш тәҗрибәсе булган хәлдә килеп керә. Беренче әсәрләре белән үк укучыларның игътибарын яулап ала, тиз арада әсәрләрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла.
Факил Сафин – “Соңгы көз”(1989), “Гөлҗимеш”(1994) повестьлары, “Биек тауның башларында”(1999) романы, “Саташып аткан таң ” (2002) роман-трелогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башка әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистикязмалар, шигырьләр, эпигрмма, пародияләр авторы.
2000 елның көзендә ул Казанга “Казан утлары” журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Әмма Чаллыда әдәби-нәфис журнал оештыру уе тугач, шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр (2001). Ул кыска гына вакыт эчендә “Мәйдан.Чаллы” дип исемләнгән, хәзер инде халыкка билгеле әдәби- нәфис, иҗтимагый журнал оештыра, аңа уңышлы җитәкчелек итә.
Факил Сафин җыр- музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Бигрәк тә балалар тырын үстерүгә зур әһәмият бирә. Шәһәр үзешчән композиторлары арасында ул, беренчеләрдән булып, Казанда Татарстан Президенты Аппараты, “Җыен” фонды үткәргән балалар җырлары конкурсында катнашып лауреат булды. Чаллы шәһәрендә ү
Ткәрелә торган Республика “Тургай” җыр фестивален оештыруда турыдан-туры катнашты, бу фестивальнең беренче җиңүчесе булды (үзешчән композиторлар арсында).
Факил Сафин- Чаллыда иң тәүге балалар иҗат түгәрәкләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Шәһәр “Балалариҗат үзәге”ндә шигырь түгәрәге үткәреп йөргән чагында, ул “Көмеш кыңгырау” газетасын оештыру фикеренә килә. Күп каршылыклар аша бу газета оешып , тиз арада балаларның яраткан басмаларына әверелә. Ул балалар әдәбиятында да актив эшли. Аның балалар , яшүсмерләр өчен заман сулышын тоеп, алар психологиясен тирәнтен белеп язган әсәрләре “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәйдан” журналларында даими басылып килә. 1994 елда курчак театры өчен Ю.Чеповецкийдан тәрҗемә иткән “Тычкангали һәм Мыраубәк” дип аталган спектакльне балалар яратып карыйлар.
Чаллы язучылар оешмасы рәисе урыбасары, “Ләйсән” әдәби- иҗат берләшмәсе җитәкчесе (1999-2002)буларак та Ф.Сафин яшьәдәби көчләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Факил Сафин- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре(2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Факил Сафин иҗаты турында язучылар
Бәхеткә, безнең әдәбият- чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде. (Минтимер Шәймиев, 2002 ел)
Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...(Мөхәммәт Мәһдиев, 1990 ел)
Буш шигырьләр язмыйсың син, Факил. Миңа шунысы сөенеч булды. Алга табан да сөенечләр бүлешеп яшәргә язсын. (Фәнис Яруллин, 2002 ел)
Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән “Гөлҗимеш”, “Биек тауның башларында” әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр. (Дания Заһидуллина, 2000 ел)
Кулланылган әдәбият
1. Рәис Даутов “Балачак әдипләре”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2004
2. Факил Сафин. “Гөлҗимеш” Казан, 2013