Чирмешән районы
Югары Кармалка белем биру учереждениесе
Мәшһүр мәгърифәтче-галим,педагог
Ризаэддин Фәхретдиннең
мирасын
тәрбия процессында файдалану.
Ризаэддин Фәхретдин-күренекле тарихчы,журналист һәм әдип. Шулай да ул үз эшчәнлеген укытучы һәм педагог буларак башлый.Р.Фехреддиннең педагогика караган 77 хезмәт авторы. Моңа өстәп, үзе баш мөхәррир булган “Шура” журналында чыккан мәкаләләре дә тирән эчтәлекле һәм тәрбия фәненең бар якларын да колачлавы белән аерылып тора. Мәгърифәтче галим үзенең “Тәрҗемәи хәлем”ендә педагогик карашлары, төшенчәләре формалашу турында болай яза: “Бу урында ишарә иткән вакыйгалар соңгы вакытларым өчен ботенләй үк файдасыз булмаган, чөнки болардан үз балаларымны тәрбия итәр өчен ошбу кагыйдәләрне чыгардым”:
1.Балаларның сораган нәрсәләрен камил игътибар белән тыңлап, мөмкин кадәр җитди сурәттә дөрес һәм кыска, я ачык итеп аңлатырга тиешле икән.
2.Яшь балаларны иң элек укыта башлаганда, зиһеннәре төшенеп җитмәслек нәрсәләрне аңлату дөрес түгел икән .
3.Балаларга дәрес бирә башлау белән үз акыллары илә төшенерлек дәрәҗәдә җәгрәфия вә тарих фәннереннән мәгълүмат бирү фарыз икән”.
Күренә ки, Р.Фәхреддин педагогикага җитди карый һәм яшьтән бирелгән тәрбиянең шәхес формалашуга йогынтысын аңлый.Югарыдагы кагыйдәләр –пәдагогика фәне өчен мәңге искермәс кагыйдәләр.
Р.Фәхреддин,халык педагогикасы җәүһәрләренә мөрәҗәгать итеп,педагогик фикерләрен баетуда алардан бик теләп файдалана. Татар халкында булган мондый хасиятләрнең, тәрбия чараларының,традицияләрнең берсе-нәселеңне , буыннар чылбырыңны истә тоту. Кеше, ата –бабалары, аларның эшләре белән горурланып , аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яшәргә тиеш.
Р.Фәхреддин өчен тәрбия эшендә әһәмиятсез нәрсә юк. Ул һәр мөмкинлекне, һәр юнәлеш һәм өлкәне олуг максатка -җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләүгә юнелтәргә омтылган. Күренекле шәхесебез яшәгән чор һәм яның хезмәтләре –безнең тарихыбыз. Без аны онытмаска тиеш.
Р.Фәхреддин мирасы минем өчен зур табыш булды. Бары шул юнәлештә тәрбия эшен оештыру нәтиҗәсендә сайлаган юлымны дөрес дип бәяли алдым һәм моннан күп еллар элек Ризаэддин Фәхреддин әйткән фикерне бераз үзгәртеп, болай дияр идем: “ Тормыш өчен фәнни беләмнәрне өйрәнү,үзләштерү генә җитми, ә дин гыйлемен дә өйрәнү кирәк. Чын кеше булу өчен ,гыйлем белән бергә, күркәм холык, кешелекле булу кирәк”.
Мәшһүр галим шәхесе үзе дә күпләргә үрнәк. Нинди генә кыенлыклар, хаксызлык, кыерсыту, югалтулар кичерсә дә, кешелеклелеген, гадилеген һәм шул ук вакытта даһилыгын да саклап кала алган. Балаларына булган җылы мөнәсәбәте, хатынына булган хөрмәте мине сокландыра. Балаларны дәрес тәрбияләү өчен кирәк булган киңәшләрен китапларына фикер ләйсәннәре итеп тезеп барган.
Р.Фәхреддиннең китаплары җанга дәва булып тора. Балага туганнан соң дөрес тәрбия бирелсә, ата-ана үз бурычын намус белән үтәсә , сукбай балалар, эчкечеләр, наркоманнар булмас иде. Ә минем җанымны өздергәне, өшеткәне исән әти-әниләр балаларының ятим үсүе, балалары исән булган әби –бабайларның картлар йортында яшәве. Барысына да тәрбиядәге хаталар гаепле, дип уйлыйм. Заман да, акчасызлык та гаепле түгел. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә әдәби образларга характеристика биргәндә бүгенге тормышыбыздан гыйбрәтле мисаллар китерәм, Р.Фәхреддин әсәрләрен укыйм, фикер алышулар оештырам, һәр балга үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә тырышам. Балалар аерым әсәрнең укып бетерә алмаган өлешен өйдә дә укый ала, әмма рухи кариплекне төзәтү бик авыр. Укытучы үзе рухи яктан камил зат, укучыларга өлге булырга тиеш. Бу хакта Р. Фәхреддин : “Укытучы-кулын сузса, шәкерт- аның күләгәседер, яки укытучы-бер китап язучы икән, шәкерте дә – аның язган китап нөсхәседер.Язылган китап нөсхәсен күреп , язучының гыйлем һәм гакылда булган дәрәҗәсен тәкъдир итү мөмкин булган кебек, шәкертен күреп, укытучысының кем икәнен белү дә авыр булмас “, - дип бик гыйбрәтле искәрмә ясый.Тормышыбызда әхлак дәрәҗәсенең түбән төшүе, халыкыбызга хас булган сыйфатлар, яшәү рәвеше буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрнең, традицияләрнең онытыла баруы укучыларыбызга да начар йогынты ясый.
Рус мәктәбендә бу тагын да катлаулырак.Бу проблеманы чишү максатыннан күп күзәтүләр, нәтиҗәләрдән чыгып, түбәндәге максатлрны куйдым:
-рус сыйныфларында укучы татар балаларны гына түгел, ә аларның әти-әниләренә дә телне, горф-гадәтләрне, йолаларны хөрмәт итә белергә, аларны гаиләдә тәрбияләргә кирәклеген аңлату;
-яшь буынны чын милли рухта, киләчәк шәхесе итеп тәрбияләү.
Тәрбия бирүнең иң әһәмиятле һәм катлаулы юнәлеше – укучыларда милли сыфатлар формалаштыру. Моңа ирешү өчен, әлбәттә, сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләренең әһәмияте зур. Р.Фәхреддинең хезмәтләренә таянып, тубәндегә темаларга тәрбия сәгатьләре, чаралар, әңгәмәләр үткәрәбез: “Сәламәтлек – зур байлык”,”Ашау-эчү әдәпләре”,”Кыз балалар өчен генә”, Тел күрке-сүз”, “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, “Аналар көне”, “Гаилә бәйрәме”, “Татар халык ашлары” һ.б.
Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабына нигезләнеп, кыз балалр белән аерым тәрбия эше оештырдым. Тәрбияле кыз бала, автор фикеренчә, 165 әдәплек кагыйдәсен үтәргә тиеш.Мәсәлән:
-тәрбиясезлеккә вә яки исраф итүчеләргә хас булган киемнәрнне кимәгез , кием турында һичкем белән ярышмагыз;
-киемнәрегезне керле йөртмәгез;
-башкаларның киемнәрен кимәгез, мөмкин булганда үз киемнәрегезне башкаларга кидермәгез, башкаларның саф вә чиста киемнәрне кызыкмагыз, бәлки үз киемнәрегезне саф вә чиста йөртегез)
Шушындый темаларга үткәрелгән сыйныф сәгатьләреннән соң сыйныфта укучы кызлар, башкалардан аермалы буларак , кием әдәбен үзгәрттеләр: кыска итәк, күлмәкләрен алмаштырдылар. Бер генә кыз да хәзерге модага ияреп кендек күрсәтеп йөрми.
“Татар халык ашлары” дигән кичә аеруча күңелдә калды.Кичәдә ашау-эчү кагыйдәләрен өйрәнеп, аларның сәламәтлеккә файдасын аңлаттым. Ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштыруда Р.Фәхреддин хезмәтләре зур ярдәм итә. Чөнки аларны борчыган күп кенә сорауларга җавапны аның хезмәтләреннән табарга була. “Аналар көне”, “Гаилә бәйрәме” дигән кичәләр үткәргәндә, Р.Фәхреддин хезмәтләре минем өчен зур таянч булды.Шушы бурычлрны тормышка ашыруда әдәбият фәне дә үзеннән зур өлеш кертә.Әдәбият – тәрбия фәне. Р.Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият бергә булылар”, - ди.Фән буларак әдәбият курсын укытуда Р.Фәхреддин әсәрләрен куллану – киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара.
Бишенче сыйныфта Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясе өйрәнелә Нәҗип образына харктеристика биргәннән соң, һөннәр белү, кечкенәдән хезмәт яратуның әһәмиятенә басым ясап,Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләрен мисалга китерәм: “Бу дөньядә адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын,һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса- анасы, ир бала булса – атасы дөнья эшләрен һәркайсын бөртекләп өйрәтергә, мәмкин булса берәр һөнәр дә өйрәтергә кирәк, үсеп җиткәндә һәркайсы йорт эшләрен, дәнья көтү юлларын яхшылап өйрәнеп бетәргә тиешләр”. Балалар белән: “Тәрбияле бала нинди булырга тиеш?”- дигән сорауга җавап эзлибез. Ахырдан “Тәрбияле бала” китабындагы сүзләргә игътибар иттерәм. “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә-тәрбияле баладыр.Ата-ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.Тәрбияле бала – дәнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалагы белән дә алмаштырылмас,аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хураларлар вә кимсетерләр генә”.Укучыларның күңеленә “ кешенең матурлыны – аның тәрбияле, намуслы булуында, олыларны олы итеп , кечеләрне кече итеп яши белүендә” икәнлеге дәрестән – дәрескә күчеп кабатлана.
Хәзерге заманның төп афәте-эчкечелек.Яшь буынның яшел еланга үзләренең яшь гомерләрен,гаиләләрен,газиз балаларын хәтта гомерләрен
алыштырулары бик аяныч.Остазыбыз бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы,бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомер буе көрәш алып бара,кешеләрнең бу юлгабасулары аны тирән кайгыга төшерә.
Р.Фәхреддиннең “Аракы-бөтен усаллыкның анасыдыр,аракы эчү шайтан
гамәленнән булган пычрак эш,аңардан сакланыгыз”-дигән сүзләрен һәм
“Адәм баласына үзенең кем икәнлеген,кайдан килеп кая барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын,бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын,үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы
икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал-диндер.Кешелек җәмгыятендә
гаделлек,кыерсыту,изү,золым,азгынлык,үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара әдәп-әхлакны ныгыту сүзләрен китерү урынлы булыр иде.
“Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз һәм тәрбияләгез”,-дигән киңәше һәр педагог өчен маяк булып торсын иде.
Әдәбият.
1.Мәшһүр мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиннең укыту-тәрбия процессында файдалану.5 кисәк –Казан:РИЦ «Школа»2009.-168б.
2.Ризаэддин Фәхреддин:тормыш юлы.Иҗади мирасы:Дәреслек-хрестоматия/Төз:Р.Ш.Шаһиев.-Казан:РИЦ: «Школа»,2005-272б.
3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиннең укыту-тәрбия процессында файдалану.3 кисәк –Казан:РИЦ «Школа»2007.-192б.