kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Шигъриятне? якты йолдызы...

Нажмите, чтобы узнать подробности

8 сыйныфта татар ?д?бияты д?ресенд? куллану ?чен Са?ид? С?л?ймановага багышланган призентация. Са?ид? Гаделша кызы С?л?йманова Башкортстан республикасы Я?авыл районы Я?авыл авылында туган. Урта м?кт?пне т?мамлагач, укытучы булып эшли. Уфа педагогия институтын т?мамлый. 1955 елда ?лм?тк? кил?. Тормышы ??м и?аты шуны? бел?н б?йле.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Шигъриятне? якты йолдызы... »

Шигъриятнең якты йолдызы

Шигъриятнең якты йолдызы

Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортостанда, Яңавыл районы, Яңавыл стансасында туган. Бала чагы әбисе тәрбиясендә Урадыда узган. Мәктәп еллары берничә авылда үтә: Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле, Кыйгы районы...

Саҗидә Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортостанда, Яңавыл районы, Яңавыл стансасында туган. Бала чагы әбисе тәрбиясендә Урадыда узган. Мәктәп еллары берничә авылда үтә: Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле, Кыйгы районы...

1944 елда унынчыны тәмамлый, Шулган авылы (Тәтешле районы) мәктәбендә ике ел рус теле укыта. 1946-1950 елларда Уфа пединститутында тарих факультетында укый.

1944 елда унынчыны тәмамлый, Шулган авылы (Тәтешле районы) мәктәбендә ике ел рус теле укыта. 1946-1950 елларда Уфа пединститутында тарих факультетында укый.

Институтны тәмамлагач, Әбҗәлил районы Аскар авылында башкорт мәктәбендә бер ел тарих укыта. 1952 елда Әдип Маликовка кияүгә чыгып, Татарстанга килә. Минзәләдәге Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә дүрт ел тарих һәм конституция укыта, укытучыларның комсомол оешмасы секретаре вазифасын үти. 1953 елда партиягә кандидат булып керә, 1954 елдан — партия члены.

Институтны тәмамлагач, Әбҗәлил районы Аскар авылында башкорт мәктәбендә бер ел тарих укыта. 1952 елда Әдип Маликовка кияүгә чыгып, Татарстанга килә. Минзәләдәге Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә дүрт ел тарих һәм конституция укыта, укытучыларның комсомол оешмасы секретаре вазифасын үти. 1953 елда партиягә кандидат булып керә, 1954 елдан — партия члены.

Тормыш мизгелләре...

Тормыш мизгелләре...

С.Сөләйманова язучылар белән Әлмәттә язучылар киңәшмәсе. 1972 ел

С.Сөләйманова язучылар белән

Әлмәттә язучылар киңәшмәсе. 1972 ел

Язучының әдәби мирасы

Язучының әдәби мирасы

“ Туй җыры” – Ш.Кашапов көе. “ Урсал тауда” – Р.Нәгыймов көе. “ Саубуллашу вальсы” – Мәсгут Имашев көе. “ Җырыңны ишеттем” – Ф.Галәмиев көе. “ Җырчы кызга” – Р.Яхин көе. “ Әниләр бәйрәме” – Р.Вәлиуллин көе. “ Әлмәтем - мәхәббәтем” – С.Садыйкова көе. “ Әлмәт,Әлмәт” – Р.Вәлиуллин көе. “ Яшьлек каласы” – Ә.Бакиров көе. “ Язгы ярсу” – М.Имашев көе. “ Мәңгелек ут” – Р.Бикбулатов көе. “ Нефтьчеләр маршы” – М.Имашев көе. “ Күзләреңдә синең диңгез төсе” - Р.Бикбулатов көе.
  • Туй җыры” – Ш.Кашапов көе.
  • Урсал тауда” – Р.Нәгыймов көе.
  • Саубуллашу вальсы” – Мәсгут Имашев көе.
  • Җырыңны ишеттем” – Ф.Галәмиев көе.
  • Җырчы кызга” – Р.Яхин көе.
  • Әниләр бәйрәме” – Р.Вәлиуллин көе.
  • Әлмәтем - мәхәббәтем” – С.Садыйкова көе.
  • Әлмәт,Әлмәт” – Р.Вәлиуллин көе.
  • Яшьлек каласы” – Ә.Бакиров көе.
  • Язгы ярсу” – М.Имашев көе.
  • Мәңгелек ут” – Р.Бикбулатов көе.
  • Нефтьчеләр маршы” – М.Имашев көе.
  • Күзләреңдә синең диңгез төсе” - Р.Бикбулатов көе.
“ Йөрәк җыры” – М.Имашев көе. “ Диңгезче язы” – Р.Нагыймов көе. “ Егетләр китә солдатка” – М.файзрахманов көе. “ Бәйрәм вальсы” – Р.Яхин көе. “ Без йөргән юлларда” – Р.Яхин көе. “ Аерылсак та...” – ә.Бакиров көе. “ Аланнарда балан” – З.мөхәммәтдин көе. “ Ах, җаныем, Бибисара” – С.Чугунбаев көе. “ Сау бул, язым!” – Р.Нәгыймов көе. “ Серләремне сиңа сөйлим” – М.Исхаков көе. “ Диңгезче язы” – Ә.Шиһапов көе. “ Сабыр канатлары” – М.Исхаков көе. “ Төш” – Ә.Шәрипов көе. Һ.б.
  • Йөрәк җыры” – М.Имашев көе.
  • Диңгезче язы” – Р.Нагыймов көе.
  • Егетләр китә солдатка” – М.файзрахманов көе.
  • Бәйрәм вальсы” – Р.Яхин көе.
  • Без йөргән юлларда” – Р.Яхин көе.
  • Аерылсак та...” – ә.Бакиров көе.
  • Аланнарда балан” – З.мөхәммәтдин көе.
  • Ах, җаныем, Бибисара” – С.Чугунбаев көе.
  • Сау бул, язым!” – Р.Нәгыймов көе.
  • Серләремне сиңа сөйлим” – М.Исхаков көе.
  • Диңгезче язы” – Ә.Шиһапов көе.
  • Сабыр канатлары” – М.Исхаков көе.
  • Төш” – Ә.Шәрипов көе. Һ.б.
Викторина. 1.Шагыйрә кайда туган? 2.Саҗидә Сөләйманованың тормыш иптәше кем? 3.Әлмәткә ничәнче елда килеп төпләнә? 4.Шәһәребездә С.Сөләйманова исеме белән нинди урыннар бар? 5.С.Сөләйманованың нинди шигырьләренә җырлар иҗат ителгән? 6.Кайсы җырын Әлмәтнең гимны дип әйтеп була? 7.”Гөлбадран” повестен кайчан иҗат итә? 8.Мәрфуга, Габбас, Рәиф образлары нинди хикәясеннән? 9.”Ак алъяпкычларда ак канат, күңел оча, гүя акчарлак” юллары нинди җырдан һәм аның көен кем иҗат иткән?

Викторина.

1.Шагыйрә кайда туган?

2.Саҗидә Сөләйманованың тормыш иптәше кем?

3.Әлмәткә ничәнче елда килеп төпләнә?

4.Шәһәребездә С.Сөләйманова исеме белән нинди урыннар бар?

5.С.Сөләйманованың нинди шигырьләренә җырлар иҗат ителгән?

6.Кайсы җырын Әлмәтнең гимны дип әйтеп була?

7.”Гөлбадран” повестен кайчан иҗат итә?

8.Мәрфуга, Габбас, Рәиф образлары нинди хикәясеннән?

9.”Ак алъяпкычларда ак канат, күңел оча, гүя акчарлак” юллары нинди җырдан һәм аның көен кем иҗат иткән?

2006 ел. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең беренче лауреатлары: Казан шагыйрәләре Флера Гыйззатуллина “Күз нурларым” китабы өчен; Роза Кожевникова (С.Сөләйманова шигырьләрен русчага тәрҗемә өчен); Мөслимнән Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете”, “Безнең гомер язлары” романнары өчен;  Кызыксындыргыч бүләккә Лениногорскидан Рәмзия Габделхакова, казанлылар Илсөяр Гарипова һәм Нияз Акмал ия булган.  2007 ел. Әлмәттән Клара Булатова “Әрнү” китабы өчен; Лениногорски язучысы Альберт Хәсәновка “Кан үче” китабы өчен; казанлы Рәниф Шәриповка “Мәңгелек сер” китабы өчен.  Кызыксындыргыч бүләккә Азнакай районыннан Фәйрүзә Исмәгыйлова “Җанымда яз рәсеме” китабы өчен; Казаннан Луиза Янсуар “Болан кызы” һәм “Без җан өргән учак” китаплары өчен .
  • 2006 ел. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең беренче лауреатлары: Казан шагыйрәләре Флера Гыйззатуллина “Күз нурларым” китабы өчен;
  • Роза Кожевникова (С.Сөләйманова шигырьләрен русчага тәрҗемә өчен);
  • Мөслимнән Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете”, “Безнең гомер язлары” романнары өчен;
  • Кызыксындыргыч бүләккә Лениногорскидан Рәмзия Габделхакова, казанлылар Илсөяр Гарипова һәм Нияз Акмал ия булган.
  • 2007 ел. Әлмәттән Клара Булатова “Әрнү” китабы өчен; Лениногорски язучысы Альберт Хәсәновка “Кан үче” китабы өчен; казанлы Рәниф Шәриповка “Мәңгелек сер” китабы өчен.
  • Кызыксындыргыч бүләккә Азнакай районыннан Фәйрүзә Исмәгыйлова “Җанымда яз рәсеме” китабы өчен; Казаннан Луиза Янсуар “Болан кызы” һәм “Без җан өргән учак” китаплары өчен .
  • 2008 ел. Сарманнан Дамир Гарифуллин “Язганнарны укып, уйлар тукып”, “Герантау итәгендә” китаплары өчен; Балтачтан Гарифҗан Мөхәммәтшин “Робагыйлар бакчасы” китабы өчен; Казаннан Асия Юнысова “Сагынырсың әле”, “Алмагач песие” китаплары өчен.
  • Кызыксындыру бүләге Казаннан Марат Закиров “Кояшлы төн”китабы өчен; Фирүзә Җамалетдинова “Догалы корт” китабы өчен; Рифә Харрасова “Айлы күлдәвекләр” китабы өчен.
  • 2010 ел. Ульяновски шагыйрәсе Лена Сабитова-Садыйкова (Иделбикә) “Күңел күккә омтыла” китабы өчен; Казаннан Вакыйф Нуруллин “Әгәр син булмасаң” китабы өчен; Мансур Шиһапов “Энекәш” китабы өчен.
  • Кызыксындыру премиясе Мөслим районы Әхмәт Дусайлы, Әлмәттән Илүсә Нәбиуллина һәм Габдуләхәт Хәбибуллиннар га бирелде.
  • 2011 ел. Казаннан Гөлчәчәк Галиева “Гыйззәбану” китабы өчен; Әлмәттән Нур Әхмәдиев “Мөнирстан” әсәре өчен; Уфадан Ләйсән Кәшфиева “Авыл кызы” китабы өчен.
  • Кызыксындыру премияләре Казаннан татар әдипләре әсәрләренең төрек телендәге җыентыгын әзерләгән Фатих Кутлу белән татар поэзиясе антологиясе өчен татар шигырьлрен рус теленә тәрҗемә иткән Наил Ишмөхәммәтовка; Чаллыдан Айгөл Муллагалиева “Болытта җиләк үсә” китабы өчен.
Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре: “ С.Сөләйманова әзрәк символист та, кебек, әзрәк романтик та, тик ул таш бәгерьле кырыс реалист кына түгел. Аның табигате дә матур, кешеләре дә күркәм, аларның уй-тойгылары да шигъриятле, гүя ул дөньяны сафландырырга, бизәргә генә килгән диярсең.” “ Социалистик Татарстан”, 28 июль, 1974 ел.

Гамил Афзал, Татарстанның халык шагыйре:

“ С.Сөләйманова әзрәк символист та, кебек, әзрәк романтик та, тик ул таш бәгерьле кырыс реалист кына түгел. Аның табигате дә матур, кешеләре дә күркәм, аларның уй-тойгылары да шигъриятле, гүя ул дөньяны сафландырырга, бизәргә генә килгән диярсең.”

“ Социалистик Татарстан”,

28 июль, 1974 ел.

Сибгать Хәким: “ Саҗидә шигырьләре беркемне дә кабатламыйлар. Кабатлана торган шигырьләр – алар кемгәдер охшарга тырышып язылган шигырьләр. Ә Саҗидәнең үз кичерешләре, фәкать үз хисләре. Алар – фәкать хатын-кыз гына тойган, хатын-кыз гына әйтә алган шигырьләр. Алар вак түгел, тар түгел, зур, ачынулы, хәтта усал.”  Гыйнвар, 1975 ел.

Сибгать Хәким:

Саҗидә шигырьләре беркемне дә кабатламыйлар. Кабатлана торган шигырьләр – алар кемгәдер охшарга тырышып язылган шигырьләр. Ә Саҗидәнең үз кичерешләре, фәкать үз хисләре. Алар – фәкать хатын-кыз гына тойган, хатын-кыз гына әйтә алган шигырьләр. Алар вак түгел, тар түгел, зур, ачынулы, хәтта усал.”

Гыйнвар, 1975 ел.

Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы: “ Саҗидә! Мал иясенә охшый дигәндәй, синең үзең кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм.”  8 октябрь, 1986 ел.

Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы:

“ Саҗидә! Мал иясенә охшый дигәндәй, синең үзең кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырьләреңне мин чын күңелдән яратам һәм хөрмәт итәм.”

8 октябрь, 1986 ел.

Гомәр Бәширов, Татарстанның халык язучысы: “ Саҗидә! Шигырҗләреңнән ялкынлы дәрт, эчке бер куәт бәреп тора, әйтелмәгән уйларың әйтелгәннәреннән дә күбрәк, баерак икәнлеге сизелеп тора...”  29 июнь, 1974 ел.

Гомәр Бәширов, Татарстанның халык язучысы:

Саҗидә! Шигырҗләреңнән ялкынлы дәрт, эчке бер куәт бәреп тора, әйтелмәгән уйларың әйтелгәннәреннән дә күбрәк, баерак икәнлеге сизелеп тора...”

29 июнь, 1974 ел.

Мостай Кәрим, Башкортстанның халык шагыйре: “ Җырлы-моңлы, сагышлы Саҗидә! Кайсы чак бик матур сүзләр дә поэзиядә бушка әйтелә. Синең һәр юлыңда тойгы биографияң (эмоциональ биография), атылган бөркет канатларыннан коелган кызыл каурыйлар шикелле, көннәрең, сәгатьләрең, минутларың ята...”  3 октябрь, 1976 ел.

Мостай Кәрим, Башкортстанның халык шагыйре:

“ Җырлы-моңлы, сагышлы Саҗидә! Кайсы чак бик матур сүзләр дә поэзиядә бушка әйтелә. Синең һәр юлыңда тойгы биографияң (эмоциональ биография), атылган бөркет канатларыннан коелган кызыл каурыйлар шикелле, көннәрең, сәгатьләрең, минутларың ята...”

3 октябрь, 1976 ел.

Фәлән вакыт гомрең калган диеп, Син куркытма, доктор, өркетмә,- Күреп торам, язмыш өстәлендә Имза куелмаган беркетмә. (1978)

Фәлән вакыт гомрең калган диеп,

Син куркытма, доктор, өркетмә,-

Күреп торам, язмыш өстәлендә

Имза куелмаган беркетмә. (1978)


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Шигъриятне? якты йолдызы...

Автор: Ахметзянова Эндже Талгатовна

Дата: 07.01.2015

Номер свидетельства: 150973


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства