Җәлилчеләр палач алдында баш имәгән, горур булып калган. Хәтта үлемгә дә алар, надзиратель әйтүе буенча, башларын югары күтәреп, ниндидер татар җырын җырлап барганнар. Бу “азиатлар” ның батырлыгына палачлар да таң калган.
Шпандау төрмәсе. 1944 ел, соңгы көннәр.
Гайнан Кормаш
Син – халыкның батыр улы,
Исемең мәңге онтылмас:
Һәрчак безнең йөрәктә син -
Гайнан абый Кормаш!
Фоат Сәйфелмөлеков
Исемнәре мәңге балкый
Якты йолдызлар кебек.
Кыю иптәш һәм көрәштәш –
Фәрит абый Сәйфелмөлек.
Абдулла Алиш
Муса абый ялгыз түгел,-
Иптәшләре бар ич:
Бер иптәше - әкиятче
Абдулла Алиш!
Фоат Булатов
Көннәр матур, ак кар ява,
Күңелдә дәрт уятып...
Тынычлык өчен көрәшкән
Фоат абый Булатов!
Муса Җәлил
Җыр өйрәткән аны хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомре аның моңлы бер җыр иде,
Үлеме дә яңгырый җыр булып.
Гариф Шабаеф
Кайчандыр безнең шикелле
Булгандыр ул бер сабый...
Һәрчак безнең күңелдә син-
Шабаев Гариф абый!
Әхмәт Симай
Язмыш кайчак бик аяусыз-
Төрле яклап сыный
Сынатмадың, халкым улы-
Әхмәт абый Симай!
Абдулла Баттал
Батырларны барлыйм, дисәң,
Тарих дәфтәрләрен актар:
Шундый батырларның берсе –
Абдулла абый Баттал!
Зиннәт Хәсәнов
Батырлар турында һәр көн
Шигырьләр, җырлар туа...
Җыр булып яши күңелдә
Хәсәнов Зиннәтулла!
Әхәт Атнашев
Дошманнарга каршы батырлар
Көрәшкәннәр берләшеп.
Ул батырларның берсе син-
Әхәт абый Атнашев!
Галләнур Бохараев
Ил – Ватанга ант итә
Газиз халкым уллары...
Антыңа тугры калдың син-
Сәлим абый Бохаров!
Халкыбызның батырлыгы – мәңгелек!
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Бөек Ватан сугышына безнең 500 йөртлы авыл советыннан гына да 426 кеше киткән. Менә шул сугышка алынган ир – атларның нибары 217 се генә туган нигезенә әйләнеп кайта алган. 206 сы еракта яу кырында мәңгелеккә ятып калган,күбесе хәбәрсез югалган.