Татарстан Республикасы Чирмешән муни ципаль районы
МБ Г У «Чирмеш ә н лицее»
Хәсән Туфан
(1900-1981)
Т өзүче: Хамәтвәлиева Әлфия Сагидулловна
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
алга
...Бирде дөн ь я кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы? –
Бәйлисе бар йөрәкне...
алга
Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле авыл бар, гадәти татар авылы. Менә шушы авылда 1900 елның 9 декабрендә әти-әнисенең соңгы, унынчы баласы булып, Хисбулла исемле малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына “Хәсән” – дип язар, фамилиясен “Туфан” дип танытыр...
кире
Шагы й р ь үзе турында (анкетага җаваплар)
Исемегез – Хәсән
Әдәби кушаматыгыз – Туфан
Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стил ь белән 27 ноябрь)
Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы
Белемегез – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку
Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист
Матбугатта басыла башлавыгыз – 1924 ел
Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел
Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай ис. дәүләт премиясе
алга
Әдәби остазларыгыз – Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий...
Яраткан шагыйрьләрегез – Такташ, Твардовский
Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү
Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән...
Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән
Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы
Укучыга әйтәсе сүзегез –
Ничек икән синең йөрәк? дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең? –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигыр ь ләрдә – минем йөрәгем.
- Ничек икән гомер көннәрең? – Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигыр ь ләрдә – минем йөрәгем.
- Ничек икән гомер көннәрең? – Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигыр ь ләрдә – минем йөрәгем.
- Ничек икән гомер көннәрең? – Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигыр ь ләрдә – минем йөрәгем.
- Ничек икән гомер көннәрең? – Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигыр ь ләрдә – минем йөрәгем.
кире
Шагы й р ь турында замандашлары
1927 ел. Шагы й р ь Һади Такташ:
«Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырь ләре эчендәге сирәк, ләкин яш ь , яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Анда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк җимешле агач булыр ул...»
1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:
«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!»
алга
Х.Туфанның гаиләсе Сулдан – Хәсәннең әтисе Фәхри-Таһир, Зөфәр абыйсы, Мөхетдин абыйсы (1966 елда вафат), Мөхетдиннең кызлары, Фәхри-Таһир хәзрәтнең улы Сәгыйт ь нең улы. Хәсәннең әнисе. Галим Гайнетдин әфәнденең әйтүенчә, бу рәсем Фәхри-Таһир хәзрәтнең Перм ь ягындагы Лыс ь ва төбәгендә имам булып тоткан чагында алынган булуы ихтимал.
кире
Хәсән “Галия” мәдрәсәсе шәкерте 1916 ел
алга
Х. Туфан 1923 ел
алга
1928 елның язында Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп җәяүләп сәяхәткә чыгып китә.
“ 1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә “үзем” белән үзем очраштым. Назыйм Хикмәтнең төрек телендәге мәҗмугасын эзләп китапханәгә кердем. Шуны эзләгәндә “Х.Туфан шигырьләре” дигән китапны күреп хәйран калдым. Кем бу, нинди Туфан икән соң бу? – дип аптырап калдым. Ачып карасам, минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса”.
алга
Ашхабадтан Алтайга таба сәяхәт иткәндә. “Юлның басмачыларда икәнен белгәч, Сырдәр ь я аша чыгып, Ташкентка юнәлдек.” Х.Туфан уртада. 1929 ел
алга
Хәсән Туфанның сөекле хатыны, артистка Луиза Салигаскәрова
алга
Хәсән Туфанның иҗатташлары, дуслары
Шиг ъ рият “арысланнары” Аккош күле буенда. Утырганнар (сулдан): Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи. Басып торалар (уңнан): Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур. 1940 ел, июн ь
алга
Сулдан уңга (утырганнар): Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Бакый Урманче. Басып торучылар: Наҗар Нәҗми, Әмирхан Еники Исәнбәтләрдә кунакта. 1980 ел
алга
Хәсән Туфан образы сәнгат ь тә
алга
Хәсән Туфан портреты. Рәшит Имашев
кире
Хәсән Туфан
музеенда
алга
алга
Хәсән Туфанның киемнәре
кире
Хәсән Туфан китаплары
алга
Шагыйр ь исеме мәңгелек
Яр Чаллы шәһәрендә
Хәсән Туфан проспекты
алга