Татарстан Республикасы
Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”
Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләләре
Баулы-2014
Эчтәлек.
1.Кереш өлеш....................................................................3-4
2.Төп өлеш...............................................................................5-12
1.Әдипнең шәхси язмышы.
2.Р.Фәхреддин хезмәтләрендә тәрбия мәсьәләләре.
3.Йомгаклау.........................................................................13-14
Файдаланылган әдәбият...................................................15
“Дөньяда эшләргә
Һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен
Һәм үз тарихы белән дус булсын!”
Ризаэддин Фахреддин
Кереш өлеш.
Теманың актуальлеге. Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәребез Г. Исхакый, Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.
Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау, өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар.
Фәнни эшебезне язганда түбәндәге максатны куйдык: күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим , язучы, журналист, дин әһеле Риза Фәхреддиннең матур әдәбият әсәрләрен барлау һәм фикер алышу.. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:
1) Риза Фәхреддин тормыш юлына һәм эшчәнлегенә караган материалны барлау, туплау, системалаштыру;
2) Әсәрләре белән танышу,барлау;
3) Әсәрләрендәге тәрбия мәсьәләләрен анализлау.
Иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Без тарихи үткәнебезне белми торып бүгенге яшәешебезне һәм киләчәгебезне күзаллый алмыйбыз. Чын тарих кына теге яки бу кавемнең ничек формалашуы хакында дөрес тәгълимат бирә ала. Ә безнең куренекле шәхесләребез чын тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамастан, хәтта үзләренең гомерләре бәрабәренә, зур тырышлык белән язып калдырганнар.
Без үз тарихыбызның чын асылын, бүгенге көнебезне үткәннәре белән дөрес чагылдыра алабыз икән, димәк, күренекле зыялы шәхесләребезгә бурычлы .
Ризаэддин Фәхреддиновның галим булып җитешүенең чишмә башы аның туган авылы Кичүчат белән бәйле. Ул Әлмәт районына кергән бу авылда Сәйфетдин улы Фәхретдин белән Мәһубә Рәмкол кызы гаиләсендә беренче бала булып 1859 елның яңа стиль белән 17 гыйнварында дөньяга килә. Кечкенә Риза башлангыч белемне әнисе Мәһубә укымышлы гаиләдә үскәнлектән, улы Ризага шактый иртә укырга-язарга өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Мәһубә абыстайның әтисе Рәмкол бик күп кулъязма китаплар күчерү белән шөгыльләнгән. Мәһубә иренә 18 яшьтә кияүгә чыга. Кичүчатта мәктәп ача, балалар укыта. Фәхреддинның әтисе Сәйфетдин укымышлы рухани була. Җиде-сигез яшьләрендә Риза инде тирә-як авыллардагы зуррак мәдрәсәләргә йөреп укый. Иң күп укыган җире Түбән Чыршылы авылында була. Биредә Риза ун ел буе дәрес тыңлый. Уку дәверендә үк инде ул китаплар кучерү белән мавыга, дин, шәригать нигезләрен үзләштерә, гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. ...
Төп өлеш
Ризаэддин Фәхреддин- мәшһүр тарихчы- галим, әдип, педагог, журналист, шәрык белгече, философ,
мәгърифәтче, имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф акыл иясе.
Нигә без соңгы елларда Р.Фәхреддин иҗатына нык итеп игътибар бирә башладык соң?
Чөнки Р. Фәхретдинов - әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек,итагатьлелек , кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык кебек күркүм сыйфатларны эченә алган хезмәтләрне эченә алган хезмәтләрне мирас итеп калдырган олы шәхесебез.
Аның “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Гаилә”, “Нәсихәт”, “Ата әдәбе”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Исерткеч эчүдән котылу чаралары”, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Китап вә уку” һ. б. хезмәтләрен өйрәнү, һичшиксез, бүгенге коточкыч ямьсез - кеше талау, эчүчелек, наркомания, фәхишәлек, үтереш кебек күренешләрне киметер иде дип ышанасы килә.
Бүгенге шау-шулы заманда тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Җәмгыятебез рухи яктан ярлылана, тәртипсез тормыш алып баручылар арта бара, инде бөтенләй кешелек сыйфатларын югалтып баручылар да шактый. Яшь буын кешеләре арасында әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибар югалту, матурлыктан ләззәт алып яшәмәү, ямьсезлекне күреп йөз чөерү урынына битарафлык күрсәтеп калу гадәти күренешкә әверелә бара. Яшьләребез арасында үз-үзен тота белмичә, очраклы кешеләр сүзенә ышанып, фаҗигагә юлыгучылар да аз түгел.
Кая барабыз? Алдашу, урлашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Бернинди тырышлык күрсәтмичә, тир түкми генә байлык туплау төп кәсепкә әйләнде. Алкоголизм, наркомания, эшсезлек, җинаятьчелек чәчәк ата. Яшьләрнең, яшүсмер балаларның күбесе актан караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Күп гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек.бер-береңә таяну, ярдәм күрсәтү, эчкерсезлек, сафлык, үз ихтыяҗларыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.
Менә шундый авыр шартларда бездә таяныр кыйблабызны табу ихтыяҗы туды. Ә илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердән-бер юл, таяну ноктасы - әхлак тәрбиясе бирү. Балаларга тәрбия бирү - тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар - безнең киләчәгебез. Безнең балалар менә дигән кешеләр, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез.Кызганыч, барлык ата-аналар да балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-ана тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә-якны аңларга өйрәнгәч башларга кирәк, дип фикер йөртә. Әлбәттә, бу-тамырдан ялгыш фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Тормыш раслаганча, кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне эшләргә ярамый икәнлеген белергә тиеш. Һәм әлеге бурычлар аңа бәхетле булырга һич кенә дә комачауламый. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе , язучы һәм тарихчы Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең әсәрләрен тәрбия-әхлак мәсьәләләренә багышлый. Үзенең китапларында Ризаэддин Фәхреддин яшь буынны тәрбияләү эшен иң зур мәсьәлә итеп куя . Ата-аналар , укытучылар балаларга даими игътибарлы булырга тиеш ,-ди . Р.Фәхреддиннең “Юаныч “исемле китабы әхлак, гаилә, дуслык, дошманлык, сугыш, яхшы холыклар турында. Китап дәресләрдә дуслык, гаилә , әхлак темалары, үгет-нәсыйхәтләре белән таныштыру бала һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең өлеше зур икәнлегенә басым ясый. “Баланың иң кечкенә вакытында имезү , йоклату , ашату , киендерү юындыру ,ана хезмәтендә булган тәрбиясе - “беренче тәрбия , мәктәптә булган тәрбия –“икенче тәрбия , аннан соң булган тәрбия “өченче тәрбия “ исеме белән билгеләнә. Бу тәрбияләр –әниләрдән, мөгалимнәрдән, укылачак китаплар һәм газеталардан , дуслардан өйрәнелер ,-дип яза ул. Баланы тәрбияләүдә мәктәпнең өлеше бик зур. Белем бирү белән беррәттән без аларга гүзәл гадәтләр, тырышу , эшлеклелек , туганлык ,гүзәл холык , гаделлек , батырлык , җанлылык кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Тәрбия ул–әхлак белеме, сәламәтлек саклау, рух белеме кебек төрле фәннәрдән кушылган бер гыйлем булып тора. Иң гүзәл холыкның берсе –гаделлек . Бу холык безнең мөгаллимнәребезне бизәргә тиеш ,-ди ул. Р.Фәхреддин бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный һәм шуңа күрә, ана булган хатын-кызны тәрбияләүгә күп игътибар бирә. Ул “ бала тәрбияләү -ананың гаиләдәге генә түгел , ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы булып тора,” дип саный. Үзенең биргән киңәшләрендә ул балаларга дөресен сөйләргә, аларны куркытмаска дип әйтә. Әни кеше үз баласы белән тыныч кына сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш . Балага киләчәктә аның ата яисә ана булачагы турында бәләкәйдән үк сеңдерә башларга һәм , аның яшь үзенчәлекләрен искә алып , эшкә , гаиләдәге вазыйфаларга өйрәтә башларга кирәк . Әхлак тәрбиясе бирүнең үз таләпләре бар. Аларны үтәү –һәр ата-ананың изге бурычы. Үтәмибез икән, бозыклыкка юл ачабыз. Бер дә юктан гына атаклы совет педагогы В.А.Сухомлинский : “Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез ,”-димәгән . Моннан чыгып , балада иң беренче, Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Ул бәләкәйдән үк үз-үзенә ышанып, һәр нәрсәне үз көче белән башкарырга өйрәнсен. Бала мәҗбүри өйрәнергә тиеш булган гадәтләр беренче карашка авыр да.катлаулы да, катлаулы да түгел: үз киемеңне үзең киясең, үзң саласың һәм билгеләнгән урынга көн дә элеп куясың. Яткан-торган урыныңны үзең җыештырасың .Үзең ашарга пешерергә өйрәнәсең һәм өстәл өстен дә чиста тотасың . Өлкәннәр белән якты йөз күрсәтеп исәнләшәсең , алар сораганны үтисең. Бу әхлакый сыйфатларга өйрәткәндә ата-анадан түземлелек, сабырлык, салкын канлылык таләп итә. Мәшһүр галимебез Риза Фәхреддиннең: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән васыятен һәр ата-ана үз йортында барысына да күренеп торган урынга алтын хәрефләр белән язып куярга тиеш. Башлангыч сыйныфларда мин дә татар теле һәм уку дәресләрендә тәртиплелек,чисталык , өлкәннәргә игътибарлы булу кебек сыйфатлар тәрбияләү максатын куям.Әдәплелек кагыйдәләре һәм күнекмәләр гаиләдә, башка дәресләрдә, мәктәптән соң эшләрдә, балаларның бөтен эшчәнлегендә үзләштереләләр. Бу дәресләрнең төп максаты –укучыларда халкыбызның буыннардан буыннарга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән . Шулай итеп , мәктәптә шәхес тәрбияләүдә , балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көндә халык традицияләрен , гореф-гадәтләрен , татар халкының кыйммәтләрен эченә алган Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы укытучылар ,ата-аналар өчен өстәл китабына әверелеп бара .
“Әсма...” романы басылган елларда үзләрен баларны укытуга багышлаган укымышлы татар кызлары мәйданга чыга. Яңача укыту һәм итешле тәрбия бирү җимеше булып җитешкән идеаль укытучы образы – Әсма иҗат ителә. Ул ана телен дә, рус телен дә белә, гарәп, фарсы китапларын укый. Конфликт искелек белән яңалык, явызлык белән яхшылык бәрелешенә нигезләнгән. Романда капитализм чорының котылгысыз чире булган теләнчелек фәхешханә күренешләре дә чагылыш таба.
Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма, саф килеш калып, бәхеткә ирешә.. Явызларның һәркайсы үз җәзасын ала. Бу әсәрендә Р.Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек кебек гомумкшелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага. Г.Тукай. Р.Фәхреддинне “Әсма...”, “Сәлимә” кебек китаплары белән язу куәтен, хәтта шигъриятен күрсәткән һәм хикәяләве ачык, язу стиле җиңел “вә гүзәл бер язучыдыр” дип югары бәяли.
Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли. Шулай итеп без Ризаэддин Фәхреддинне эзләп таптык та инде. Милләтебез язмышы кыл өстендә калган шушы бер чорда Ризаэддин Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигезгә салып киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алды.
Заманның бозыклыгын Р. Фәхреддин кешеләрдә әдәп-әхлакый сыйфатларның бик түбән дәрәҗәдә булуында күргән.
Р. Фәхреддин бик күп гыйбрәтле сүзләр, хәдисләр язган:
• Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.
• Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру.
• Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә.
• Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз.
• Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.
• Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе - үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез.
• Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез.
Бу сүзләрне бит муенга дога итеп асып йөрерлек.
Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау – белем, тәрбия өлкәсендәге алыштыргысыз ярдәмчебез. Мәшһүр галимнең бу өлкәдәге мирасы бүгенге көн кешесенең юлында маяк булып торырлык.
Безгә Ризаэддин Фәхреддин нигә кирәк?
Олуг галимнең үз сүзләренә мөрәҗәгать итик әле: “Дөрестән дә, дөнья – бәла вә каза, һәртөрле мәшәкать, кайгы вә хәсрәт мәйданы. Адәм баласының гомере монда күбесенчә авыру белән, ризык вә кирәк әйберләр артыннан йөрү вә йөгерү белән үтә. Арада булган рәхәт заманнар йоклаганда төш күргән сыман үтә дә китә.
Бөтен хәле вә тарихы шушы рәвештә булган урынга кешенең фикере, күңеле тукталу вә шуңа канәгатьләнү ихтималы юк, һич юк.
Адәм баласының кыска гына гомере вә санаулы көннәре шушындый вакыйгалар белән уралу, һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән берәр төрле юаныч табуга мохтаҗ булуы табигый.”
Замана баласының һәммә нәрсәсе дә бар: матур кием, тәмле ризык, кыйммәтле уенчык... Ә нәрсә җитми соң яшь кешегә? Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык... һәм башка шундый күркәм сыйфатлар җитми. Шул сыйфатларның һәммәсен үз эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасын, ходайга шөкер, олуг мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин халыкка кайтарып бирде. Аның хезмәтләре яшь буынны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүген мәктәпләрдә Р. Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Без, мөгаллимнәр, Р. Фәхреддингә баш иябез.
Безнең буынның өмете – киләчәк яшьләребез. Максатыбыз – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбыз телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр телгә, тәрбия һәм әхлакка ихтыяҗ булмаса, без күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә шәфкатьле, ихтирамлы, әдәпле булыйк. Шул вакытта гына үзебезгә тәрбияле, тәртипле, милли үзаңлы алмашчылар әзерли алырбыз.
Без камил затыбыз- Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан -буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде дип эшлибез без.
Йомгак .
Тәрбия темасына багышланган әсәрләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Галимнең язган барлык хезмәтләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.
Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. ”Сәлимә, яки гыйффәт”, Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрләре моңа мисал булып тора. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алганнар, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Р. Фәхреддин фикере шундый. Фәхреддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпъяклы эшчәнлек хас. Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләудә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.
Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде! “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”, – дип бөек мәгърифәтчебез ялгышмагандыр дигән теләктә калам. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк.
Алган тема бүгенге көндә дә бик актуаль. Ул ничә еллар элек яшәсә дә, без санап киткән проблемалар ....
Чыннан да, Ризаэддин Фәхреддин мирасы иксез-чиксез диңгез кебек. Безгә әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе...
Чыгышымны Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән тәмамлыйм: “Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз.Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр.”
Кулланылган әдәбият
1. Ризаэддин Фахреддинов: Научно-биографический сборник. – Казань: Из-во «Рухият», 1999. – С. 224.
2. “Акчарлак” газетасы №8, 2006
3. Р.Ф. Фәхреддин “Балаларга нәсыйхәт”, төзүче - мөхәррир Әнвәр Хәйри – Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006
4. Зөләйха Закирова “Шигырьләр җыентыгы”